Укучыларымның иҗади эшләре
творческая работа учащихся по теме

Укучыларымның иҗади  эшләре.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                               Беренче укытучым.

                                                                    Балачагым хатирәсе итеп,                                            

                                                                    Саклыйм әлифбалы дәфтәремне.

                                                                    Шуны ачсам,күз алдыма китерәм

                                                                    Укытучым белән мәктәбемне

      Дөньяда һәрбер кешенең иң газиз, иң кадерле кешеләре була. Бу – әти  бе- лән әни. Безнең өчен тагын бер кадерле, газиз кеше бар – беренче  укытучы-быз Әһлиуллина Гөлнур апа.

     “ Укыткан кеше укытучы түгел ”,- диелә борынгы мәкальдә. Чын укытучы  булыр өчен баланың күңелен аңларга, бер карауда аның ни уйлаганын төше-нергә, аның шатлыкларын бергә уртаклашып, кайгыларын бергә бүлешергә, сабыйларга эчкерсез, чын күңелдән бирелеп, алар белән уйнарга, шаярырга, нәрсәләр белән шөгыльләнүен, кызыксынуын ачыкларга, кыскасы, аның дөньясында кайнарга тиеш. Шулай булганда гына, укытучы үз укучысы өчен – Чын укытучы була ала.

      Минем беренче укытучым Гөлнур апа менә шушы мактаулы, горур яңгы-раучы, зур исем – Чын укытучы исеменә лаеклы. Ул минем күңелемнең тү- рендә якты нур булып урнашкан һәм аны башка беркем дә алыштыра алмас. Укытучы кеше ул яктылык таратучы, нур чәчүче, үз артыннан ияртеп, әйдәп иң алдан юл ярып баручы кеше, мәктәп бусагасын атлап керүгә безне мөлаем карашлы, шат күңелле, ачык көләч йөзле, ягымлы елмаюлы апабыз каршыла-ды. Колачларын киң итеп җәеп, безне үз канаты астына алды да, иркәләп, назлап кына, ипләп, әкренләп кенә белем дөньясына алып кереп китте. Ул безне укырга-язарга да, санарга да, шигырь сөйләргә, матур итеп биергә, җырларга да өйрәтте. Һәрбер дәрес безнең өчен бер әкият иде. Өйгә без очы-нып кайта идек тә “Әни, без бүген менә шушыларны өйрәндек”- дип, апа сөй-ләгән әкият-дәресне әнигә тагын бер сөйләп күрсәтә идек. Апа безне ничек чын дус булырга, иптәшләр белән гел тату гына уйнарга , авырлыкларны бер-гә җиңәргә, алга таба дөрес яшәргә, чын кеше булырга өйрәтте. Ә кирәк чакта тәртипкә өйрәтеп, шелтәләп тә ала белде. Безгә ул икенче әниебез кебек якын да, кадерле дә булган кешегә әйләнде. Күңелле итеп бәйрәмнәр оештырды. Әниләребез белән бергә мәркәзебез Казанга алып барып, шәһәрнең матур, ис-тәлекле урыннары белән таныштырды. Табигать ямьләнеп, язга аяк атлагач, апа безне төрле урыннарга экскурсияләргә йөртеп, туган ягыбызның матур-лыгын күрергә, табигатьне сакларга, әйләнә-тирәбездәге хозурлыкны күрә, аңа соклана белергә өйрәтте.

     Менә шушы башлангыч сыйныфта укыган дүрт ел безнең өчен ай кебек кенә үтте дә китте. Без бүген дә апабыз төзегән белем юлыннан курыкмыйча гизәбез. Болар барысы – беренче укытучыбыз Гөлнур апаның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

     Нәрсә ул бәхет? Бу сорауга берәү дә төгәл генә җавап бирә алмый торган-дыр, мөгаен. Берәүләр кешене кызыктырырлык чибәрлегеннән, нечкә зәвык-лы кыйммәтле киемнәреннән тәм таба. Икенчеләре гаилә җылысы, гаилә ма-турлыгына канәгатьләнеп яши. Өченчеләренә бәхетне хезмәт китерә. Миңа туры юлга чыгарга юл күрсәтүче олы йөрәкле укытучым Гөлнур апаны мин шушы соңгылары рәтенә кертер идем.

     - Гомеремнең иң бәхетле чаклары, иң күңелле еллары балалар белән эшлә-гән чакларым. Укучыларымның үз күреп, якын күреп Гөлнур апа дип елмаеп эндәшүләре бөтен кайгы-борчуларымны оныттыра, арыган-талган вакытла-рымда йөрәгемә көч-хәл бирә,- ди ул.

     Аларның өендә беркайчан да кеше өзелеп тормый. Бәйрәм белән котлау өчен, аның белән күрешү өчен киләләр. Киңәшләшер өчен, яшәүгә көч һәм дәрт алыр өчен... Шулай ук олы йөрәкле, каһарман рухлы булуы өчен рәхмәт-ле хисләрен әйтергә киләләр аңа.

     Укытучы язгы кояш кебек, яктырта да, назлап җылыта да. Гөлнур апа да һаман тормышның эчендә кайный. Аның өстәлендәге шәкертләреннән килгән хатлар, открыткаларда мондый юллар бар:

               Бүләк итәр идем, мөмкин булса,

               Сезгә язның барлык гөлләрен,

               Сез үзегез безнең иң матур гөл,

               Халкыбызның гүзәл үрнәге.

     Үзең канат куйган шәкертләреңнән шундый җылы сүзләр ишетүдән, матур хатирә калдырудан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме?

     Шулай, һәр сүзең кешегә тәэсир итсә генә чын педагог булып була торган-дыр, ә бу сәләт кешегә табигать тарафыннан бирелә торгандыр, дип уйлап утырам мин. Әлбәттә, тырышлык, омтылыш булганда.

     Ул безнең өчен һәр яктан да үрнәк. Бу бәхет түгелме укытучы өчен!

                Укытучы... Якты уйлар белән

                Син мәктәпкә таба үтәсең.

                Күңелләрдә, ачы, киң юлларда

                Каршылыйсың еллар иртәсен.

     Минем хыялым – укытучы булу. Мин инде бу олы бәхетне татыр өчен әзерләнә башладым. Мин Туган илебезгә бик кирәкле кеше булырга телим. Яхшы һәм кирәкле һөнәрләр аз түгел, бик күп. Әмма мин укытучы һөнәрен сайладым. Укытучы булу – минем бәхетем.

               “ Шул бәхетемне эзләп, юлга чыгам,

                 Юлым сикәлтәле, әремле.

               Җиңел килгән бәхет – бәхет түгел,

               Эзләп тапкан бәхет кадерле”,- дип җырлыйлар бит.

     Тормышның иң бөек шатлыгы – үзеңне кешеләргә кирәкле һәм якын итеп тою. Моның өчен әле миңа бик күп төрле сынаулар үтәсе бар. Юлымда нин-ди генә киртәләр очрамасын, минем белән янәшә укытучым Гөлнур апа ат-лый, ул миңа гүя үзенең бетмәс-төкәнмәс акыллы киңәшләрен бирә, мине бә-хетле юлга алып чыгарга тырыша...

               Еллар, юллар... Үткән саен еллар,

               Сиздермичә гомер кыскара.

               Тик үкенмә: меңнәр күңелендә

               Син уяткан олы хис кала.

     Көн саен мин иртән торып, тау башында утырган туган мәктәбемә барам. Бу изге урынга аяк басуга, күңелемне чиксез бер дулкынлану хисе биләп ала, ниндидер бер моң сара. Анда минем шатлыкларым, хыялларым, өметем.

     Укытучыдан да зуррак, дәрәҗәлерәк зат юктыр. Әгәр бу дөньяда нәрсә дә булса аңлыйм һәм беләм икән, мин укытучыларыма бурычлы! Мин хөрмәтле укытучыла-рыма авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар, нык сәламәтлек телим.



Предварительный просмотр:

Кукмара муниципаль районы

Мәчкәрә гомуми урта белем бирү мәктәбе

Инша

“Нур өләшүче күңел”

                                                                     Эшне башкарды:

8 нче  сыйныфы  укучысы

                                                                        Шәфигуллина Индира

    Җитәкче: татар теле

                                                                                     Һәм әдәбият укытучысы

    Сабитова Ания Фәрхәт кызы

                                                       

                                       

                                             

 2010 ел

                             Ул җирдә иң шәп кеше ,

                             Шәп кеше , гаҗәп кеше.

                          Ул зирәк тә , шаян да ,

                       Акыллы да , әйбәт тә.

                            Кем дисезме ? Ул кеше –

                        Ул укытучы , әлбәттә.

Нур өләшүче күңел.

Балачакта һәркемнең тормышына килеп кереп, озак еллар буена аның белән бергә булып, үзенең йөрәгендә аңа да урын табып, кирәк вакытта ярдәм итеп, белемле иткән кеше кем ул? Әлбәттә, ул — укытучы. Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле. Кеше тормышында бу илаһи затлар бердәнбер һәм мәңгелек булалар. Кешелек яши башлаганнан бирле остаз –укытучы булган.Гади генә «абый», «апа» дип йөртелүче мөгаллимнәр балаларга белем бируче генә түгел, изгелек орлыклары салучы мәрхәмәт ияләре дип әйтеп була. Тормышта бар яктылык алардан – хакыйкатькә, зирәклеккә, туганлыкка , яхшылыкка , тынычлыкка хезмәт иткән укытучыдан башлана.Укытучы үзенә игелеклелек хисләрен, сабырлыкны ,тыйнаклыкны ,гадилек һәм олылыкны алган. Укытучы! Бар нәрсәнең, һәр эшнең башлангычы ул.

Минем уйлавымча, укытучы булу хәзерге заманда - зур җаваплылык. Ә сыйныф җитәкчесе булу өчләтә батарлык һәм җаваплылык.Хәзерге заман балалары алдында чын батырларча үзеңне тотырга кирәк.Чөнки без мәңгелек кыйммәтләр башкача төс алган заманда яшибез.Һәм шушы заманның авырлыгы иң беренче чиратта укытучыга, сыйныф җитәкчегә кагыла. Без,XXI-нче гасыр балалары, көн саен үзгәрәк төсле.Күңелләребез тулы сер. Кайсыбыз йомшаклык белән әйткәнне аңлый һәм тиз генә төзәлергә тырыша, икенчеләре кырыслыкны, ягъни корырак мөгамәләне аңлый төшә.

Сыйныф җитәкчесе...

Көзге ачы җилләрдә дә, күз ачкысыз бураннарда да, кышкы салкыннарда да мәктәпкә ашыга. Иңнәрендә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәте булса да, ул сиздерми, йөзендә – елмаю. Менә минем укытучым Ания Фәрхәтовна шундыйлардан.    Андыйлар турында: укытучы булып туган ул, диләр. Үз эшенең остасы, дип тә өстиләр. Безнең укытучыбыз  безгә белем генә бирми, бу болганчык тормыш дулкынында батып калмаска, дөрес юл табарга да өйрәтә.  

Сыйныф җитәкчем! Нинди генә рәхмәт сүзләрен әйтсәм дә аз булыр төсле. Сез безнең тормышыбызның якты маягыбыз. Әлбәттә, һәр сыйныфташымның күңелендә аңа түрдән урын    бирә дип уйлым.

Төн йокыларын калдырып “Укучыларым!” дип өзгәләнүче, яшь буынның әхлак-әдәбе өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы хөрмәтле укытучым Сез. Көн  дә сыйныфка кереп уйларымны укыган кебек, күзләремә карыйсыз. Ә мин сезнең карашыгызда халкыбызга хас түземлелек, ягымлылык, һәм шул ук вакытта таләпчәнлек тә сизәм. Мин сезгә шак катам, күпме сездә сабырлык һәм түземлелек: кирәк вакытта мактап, кирәк чакта әрләп үгет-нәсихәтне безгә сеңдерәсез. Авыр мизгелләребездә ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүче дә Сез. Әни кебек назлы, ягымлы да Сез. Бездә якты тойгылар тәрбияләүче, олыны – олы, кечене кече итәргә, игелек һәм мәрхәмәтлелек кебек асыл сыйфатларны булдырырга өйрәтәсез. Тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакырасыз. Туган җиребезгә, телебезгә һәм табигатебезгә мәхәббәт хисләрен уятучы зат дип әйтәсем килә сезгә. Хакыйкатьнең үзе – Сез кадерле укытучым, сыйныф җитәкчем!  

 Һәр елның билгеле бер исем астында узуы гадәткә кереп бара. Узган ел Спорт һәм яшьләр елы буларак, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап узса, быелгысы президент Дмитрий Медведев Указы нигезендә иң белем һәм тәрбия биргән, мәгърифәт нуры тараткан һөнәр иясе – Укытучы елы буларак игълан ителде. Кадерле Укытучым! УКЫТУЧЫЛАР ЕЛЫ МАТУР УЙ-ХЫЯЛЛАРЫГЫЗ, ӨМЕТ-ЫШАНЫЧЛАРЫГЫЗНЫ АКЛАСЫН, ҮЗЕ БЕЛӘН ЗУР МАКСАТЛАР, ЯҢА ҖИҢҮЛӘР АЛЫП КИЛСЕН!!



Предварительный просмотр:

                    Н.А.Самигуллин ис.Мәчкәрә урта мәктәбе

                             Туган авылым - горурлыгым

                                                     Язды:Хаматдинова Әдилә Ринат кызы

                                     

                                                 2016

                              Туган авылым - горурлыгым

Нәкъ Тукай абый  язганча, тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар якын безнең авылга ул. Минем авылым иң гүзәл авылларның берседер. Исеме дә бик матур  - Мәчкәрә. Бер ягыннан бормаланып Бөр елгасы ага. Искиткеч минем авылымның табигате! Кышын бигрәк тә җәйге иртәләрне сагынам. Талгын  гына салкын җил исә, кояш нурлары тәрәзәдән күзне чагылдыра. Бар җиһанга кошлар җыры тарала. Нинди генә авазлар чыгармыйлар алар. Менә кәккүк тә нидер санап ала. Бары тик шушындый табигатьтә яшәүчеләр генә туган ягының кадерен белеп яшидер төсле.

  Туган як, туган авыл, туган җир – иң кадерле, изге сүзләр ул. Туган якны кем генә яратмый да, кем генә аның белән бәйләнешле истәлекләрне  яңартып, сагынып, аның данлы шәхесләре белән горурланып яшәми икән. Безнең Мәчкәрә авылы – тирән тарихлы авыл.Ул Ишмән иле дип йөртелгән, байларның һәм шәкертләрнең күплеге ягыннан күренекле бер авыл. Мәчкәрә авылының 18-19 гасырлардагы үсеше күп яктан  татар дөньясында эз калдырып киткән билгеле затлар – Үтәмешевләр эшчәнлегенә бәйле.Үтәмешевларның революциягә кадәрле берничә буыны тынгысыз һәм тәвәккәл  эшкуарлар булган. Татарларны төрлечә кысу, тыю, чикләүгә  карамастан, аларның танылу дәрәҗәсенә ирешүләре хәзерге буын өчен дә уңай, хөрмәтле күренеш. Үтәмешевлар атаклы сәүдәгәрләр  булып кына  түгел, татарларның  мәдәни һәм  рухи үсешенә дә өлеш кертүләре белән танылганнар.

Мәчкәрә - бай тарихлы, илгә бик күп укымышлы кешеләр биргән авыл. Авылдагы  атаклы байлар – Үтәмешевларның нәсел тамырлары тирән. Мәсәлән, Үтәмешев Исмәгыйльнең Рөстәм исемле улы Ю.Гагаринны очышка әзерләгән галим. Мәчкәрәдә туган. Аның улы Илдар да олы галим-техник, фәннәр докторы, академик. Димәк, данлыклы Үтәмешевлар нәселе  фән өлкәсендә үзләрен танытырга өлгергәннәр. Алар бүгенге көндә үзләренең шушы укымышлы нәсел тамырларыннан булулары белән горурланалар. Ә без, Мәчкәрә төбәгендә яшәүчеләр, тагын бер күренекле шәхес белән горурлана алабыз. Әлеге шәхеснең нәсел җепләре дә Мәчкәрә кешеләре буыннарына килеп тоташа. Бу дөнья әдәбияты һәм җәмәгатьчелекнең олы шәхесе Чыңгыз Айтматов нәселе. Аның бабасы Хәмзә нәкъ  менә Мәчкәрә авылыннан. Димәк, Чыңгыз аганың әнисе Нәгыймә Хәмзә кызының нәсел тамыры шушыннан икән. Чыңгыз - академик, исеме дөньяга танылган язучы, Илгизе дә академик, кызлары –Люция – инженер, ә Розасы –педагог булып, илдә зур казанышларга ирешәләр.  

  Әйе, Мәчкәрә - бай тарихлы, илгә бик күп укымышлы кешеләр биргән авыл. Ә тарихи истәлекләр - ата-бабаларыбызның йөзе, туган ягыбызның алыштыргысыз хәзинәсе. Әйе, мәгърифәт нуры иңгән авылыбыздан, чын мәгънәсендә олы шәхесләр, олуг затлар чыккан шул. Шунысы куанычлы, мәгариф-мәгърифәт өлкәсендә аларның сызган юллары дәвамлы, мактаулы  һәм уңышлы булуы. Үткәннәргә күз салсаң чал тарихлы авылыбызга, аның дәрәҗәле халкына,  данлы шәхесләренә карата горурлану катыш кызыксыну хисләре уяна.  

Тирән тарихлы авылыбыз,  данлы Үтәмешевлар нәселе - авыл халкы горурлыгы гына түгел, ул Татарстаныбыз, илебез горурлыгы, барлык кешелек дөньясына  үрнәк, чын мәгънәсендә олы исемгә лаек нәсел.  

      Туган як, туган җир, туган авыл... Һәркемнең дә балачактан күңелгә сеңеп калган, кая гына китсә дә үзенә чакырып тора торган урыннары, изге урыннары бар. Әйе, кайда гына яшәсәң дә, туган яктан ерактамы, я булмаса чит төбәкләрдәме, барыбер күңелеңә якын булган туган авылыңны, мәктәбеңне сагынып кайтасың. Һәм хәтер хәзинәңне яңартасың. Авылның тирән тарихы, күренекле шәхесләре белән горурланасың. Ә туган якның шушы тирән тарихын, ядькарләрен, кадерле истәлекләрен саклаучы, мәгърифәт нуры иңгән авылыбызның олуг шәхесләрен барлаучы, өйрәнүче, милли  йола, сәнгатьләрне саклаучы урын- музейларыбыз бар. Безнең мәктәптә дә бар ул “Туган якны өйрәнү” музее. Ә мин үзем шушы данлыклы, тарихи Мәчкәрә авылында яшәвем белән бик тә бәхетле.



Предварительный просмотр:

                           Н.А.Самигуллин ис.Мәчкәрә урта мәктәбе

                             

                                   Туган авылым - горурлыгым

                                                   

                                                    Язды:Фәхертдинова Айсылу Фердинанд кызы

                                     

                                             

                                                             2016

        Туган авыл...Туган җир ...Туган як...

         Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты һәм нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп.

         Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт  тәрбияли. Кая гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра  алмый . Туган ягыбызның  һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

                              Тау башына салынгандыр безнең авыл,

                              Бер чишмә бар якын безнең авылга ул.

         Бу шигырь юллары минем туган авылыма туры килә. Татарстан җиренең иң матур ягы кайда дисәләр, ул бездә – Күкшелдә. Авылымның бер ягыннан бормаланып Бөр елгасы ага. Искиткеч минем авылымның табигате! Кышын бигрәк тә җәйге иртәләрне сагынам. Талгын  гына салкын җил исә, кояш нурлары тәрәзәдән күзне чагылдыра. Бар җиһанга кошлар җыры тарала. Нинди генә авазлар чыгармыйлар алар. Менә кәккүк тә нидер санап ала. Бары тик шушындый табигатьтә яшәүчеләр генә туган ягының кадерен белеп яшидер төсле. Икенче ягыннан авылымны таулар әйләндереп алган. Чөнки борынгы бабаларыбыз белгән: таулар аларны яман күзләрдән саклаган. Ул тауда нинди генә агачлар һәм чәчәкләр үсми! Җирләр ачыла башлау белән, монда умырзаялар калкып чыга. Ә умырзаялардан соң ландышлар чәчәк ата. Беренче ландышлар нинди матур, нинди нәфис һәм иркә алар. Аларның җанга якын икәнлеген язып та, аңлатып та бетерә торган түгел. Үзе шушы матурлыкны күрмәгән кеше моны бервакытта да аңламаячак. Алар һәр язда беренче май бәйрәменә чәчәк аталар.  Әйе, тауларда һәм болыннарда нинди генә чәчәкләр үсми. Бу вакытта безнең болын әкият бакчасына охшап кала. Без, балалар, барыбыз да шушы матурлыкны күреп калырга ашыгабыз. Нинди генә бөҗәкләр, бал кортлары юк анда. Ә ничек матур итеп кошлар сайрый, әйтерсең алар берсен-берсе уздырырга тырышалар. Ул кошларның  җылы яктан  туган якларыбызга кайткан вакытта авылымның матурлыгын, гүзәллеген күрсәгез сез! Мондый вакытта минем авылым бер сихри утрауга охшап кала. Без, авыл балалары, шушы гүзәл табигатьнең бишегендә туып-үскән гади табигать балалары – бәхетле балалар.

        Әйе, табигать – безнең туган йортыбыз, безне туендыручы, безгә ләззәт бирүче. Мин туган ягымның урман-кырларына, тал-тирәкләренә, елгаларына, чишмәләренә гашыйк бер авыл баласы.  Авылыбыз уртасыннан шаулап чишмә ага. Аны “Зөлфәрит”  чишмәсе диләр. Бу чишмә элек-электән бөтен авылны үзенең тәмле, шифалы суы белән туендырып торган. Бүгенге көндә дә чишмәбез авылыбызга ямь биреп челтер-челтер килеп агып ята.

       Чишмәләр, газиз чишмәләр! Чишмәләр кечкенә генә булсалар да табигатькә җан бирүчеләр,  елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. “Башы –тауда, аягы диңгездә” дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш,  елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар зур елгаларга әвереләләр. Табигать безнең туган йортыбыз. Без аны сакларга, якларга һәм яратырга тиешбез.

          Туган як, туган җир, туган авыл... Һәркемнең дә балачактан күңелгә сеңеп калган, кая гына китсә дә үзенә чакырып тора торган урыннары, изге урыннары бар. Әйе, кайда гына яшәсәң дә, туган яктан ерактамы, я булмаса чит төбәкләрдәме, барыбер күңелеңә якын булган туган авылыңны сагынып кайтасың. Һәм хәтер хәзинәңне яңартасың. Авылның тирән тарихы, күренекле шәхесләре белән горурланасың. Мин чын күңелемнән туган ягымны яратам һәм аның белән горурланам!                                      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс_Укучыларымның нәтиҗәләре

Укучыларымның нәтиҗәләре...

Укучыларымның уңышлары.Олимпиада нәтиҗәләре.

Укучыларымның уңышлары.Олимпиада нәтиҗәләре.2014-2015 учебный год, муниципальный тур олимпиады по татарскому языку, Гарипова Айгуль, 9 класс, победитель; Фахрутдинова Гулия, 9 класс,призер; Митюшкина ...

Укучыларымның уңышлары.Конференцияләр һәм төрле конкурс нәтиҗәләре

кучыларымның уңышлары.Конференцияләр һәм төрле конкурс нәтиҗәләре...