"Сыйфат" темасына ачык дәрес планы
план-конспект урока по теме

Мубаракшина Лейсан Забировна

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә үткәрелгән ачык дәрес планы. Әлеге дәрестә сингапур укыту системасының кайбер структуралары кулланылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_3_klass.docx48.67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат.                    

Дидактик максат: сыйфат, аның мәгънәсе һәм соравы белән таныштыру; сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аера һәм таный  белергә өйрәтү;

Үстерешле максат: укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерү;

Тәрбияви максат: сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә тулыландыру, матурлау мөмкинлекләрен күрсәтү; зәвыклы сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы УУГ

- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;

- үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларыңның, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

- төрле фикерләрне чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Регулятив УУГ

- дәрес бурычын һәм максатын формалаштыру;

- үз фикереңне әйтү;

- эшчәнлекне планлаштыру, контрольдә тоту, бәяләү;

- танып-белү эшчәнлеген формалаштыру.

 Танып-белү УУГ

- булган белемнәрне куллана белү;

- өйрәнгәненнән чыгып сорауларга җавап табу;

- чагыштыру, нәтиҗә ясау.

 Коммуникатив УУГ

-фикереңне телдән әйтә белү, башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

- парларда аралаша, эшли белү.

Кулланылган ресурслар: 1. Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина “Күңелле татар теле” 3нче сыйныф, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013                                                                                                                                                                                                                    

 2. Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гиниятуллина, Г.И. Газизуллина Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 3нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма, 2013

 Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация, ел фасылларын чагылдырган рәсемнәр, таратма материал.

Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

Дәрес структурасы :

I Оештыру өлеше (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру) 3 мин.

II Белемнәрне актуальләштерү (өйгә бирелгән эшне “Инсайд-Аутсайд Секл” структурасы аша тикшерү, күнегүләр аша исем һәм фигыльләрне кабатлау) 5 мин.

III Төп өлеш (яңа тема һәм максатларны тәкъдим итү; күнегүләр ярдәмендә теманы аңлату) 20 мин.

IV Ныгыту (белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту, “Конэрс” структурасын кулланып ел фасылына туры килгән билгеләрне табу) 10 мин.

V Йомгаклау (белемнәрне бәяләү. Рефлекция. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә) 5 мин.

VI Өй эше (өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату. 2 мин.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше

1. Исәнмесез, балалар!

 Матур булсын көнебез!

 Көләч булсын йөзебез!

 Булыйк һәрчак әдәпле,

 Отыйк матур гадәтне

 Дөрес матур утырыйк,

 Дәрестә җавап бирик.

- Күрәм, дәрескә барыгыз да әзер, китап-дәфтәрләрегез парта өстендә, ручка-карандашларыгыз да бар.

2. Дежур укучы рапорты.

3. Бүгенге көн турында әңгәмә.

- Бу елның кайсы фасылы?

- Февраль кышның ничәнче ае?

- Бүген һава торышы нинди?

- Бүген атнаның ничәнче көне (исеме)?

- Бүген сезнең ничә дәрес?        

- Яңа белемнәр алырга әзерме сез?

4. Фонетик зарядка.

- Укучылар, без сезнең белән хәзер парлы сузыкларны кабатларбыз:

А-ә, о-ө, у-ү, ы-е;

Ә хәзер, парлы тартык авазлар кергән сүзләрнең әйтелешен ныгытып китәрбез:    

җиләк-чиләк;

гөл-көл;

Вәлия-Фәния;

Гата-ката;

бар-пар;

дус-туз;

зирәк-сирәк

  1. Белемнәрне а ктуальләштерү
  1. Өй эшен тикшерү. (Инсайд-Аутсайд Секл структурасы)

-Укучылар, сезгә диалогларны тулыландырып сөйләшергә өйрәнеп килергә иде. Хәзер без сезнең белән эчке һәм тышкы түгәрәкләр ясап басырбыз. Мин сезгә сораулар бирәм, сез шул сорауның җавабынча кирәкле адымнар ясап, парлашып басарсыз. Тышкы якта торучы укучы диалогны башлый. (Икенче юлы эчке якта торучы укучы башлый.) Хәрәкәтләр өчен биреләсе сораулар:

- малайлар сүзендә ничә иҗек, шулхәтле адым атлыйсыз;

- ябалак сүзендә ничә аваз, шулхәтле адым атлыйсыз. 

  1.  Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлү.

Укучы, сикерә, туп, җырлый, яза, мәктәп, эшли, әби, ашый, китап.

- Укучылар, бирелгән сүзләрне нинди ике төркемгә бүлеп була?

- Предметны белдергән сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

- Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

  1. Теманы ачыклау

Уен “Бел!” (“Узнай!”)

Куркак, йомшак, ак ...

Явыз, усал, соры ...

Тырыш, эшчән, пөхтә ...

Суык, буранлы, җилле ...

Бу сүзләр нәрсәне белдерә? (Признаки предметов. Предметның билгесен)

-    Бу сүзләргә сорау куегыз әле? (Какой? Нинди?)

-    Димәк, бу дәрестә без нинди сүзләр турында сөйләшербез? (О словах, которые обозначают признаки предметов и отвечают на вопрос какой?)

-   Бик дөрес, без сезнең белән бүген предметның билгесен белдерүче сүзләр турында сөйләшербез. Ә ул сүзнең ничек аталуын Ә, Д, У, К хәрефләрен төшереп калдырып белербез.  

ӘДУСКӘЫДУЙКӘФДУАДТУ

  • Сыйфат

III. Тема өстендә эш

  1. Билгене белдергән сүзләргә нинди? соравын кую

         Энәле күлмәк кигән,

    Урманнан безгә килгән. Бу нәрсә? (чыршы)                                      

  • Укучылар, бу җөмләдә билгене белдерүче сүз бармы? (Энәле). Ул сүзгә сорау куябыз? (Нинди?)

Энәле сүзен тикшерү (Әйтелеше ягыннан нечкә сүз, өч иҗектән тора)

  • Чыршы тагын нинди? (Яшел)

 Бирелгән рәсемнәргә нинди? соравын кую слайд

2. Шигырьне укыйбыз, билгене белдергән сүзләрне табабыз.

1нче күнегү, 11нче бит

  • Нинди? (какой?) сорауларына җавап бирүче сүз төркеме ничек атала? (Сыйфат)
  • Русча кагыйдәсен әйтегез.
  • Имя прилагательное - часть речи, которая обозначает признак предмета и отвечает на вопросы - какой?
  • Татарчасын кем әйтә алыр?
  • Предметның билгесен белдереп, нинди? сорауларына җавап биргән сүз теркеме - сыйфат дип атала.

Дәреслектән билгеләмәне уку

3. Тыңлагыз һәм кабатлагыз. (Аудирование)

Кыш, салкын, кыска, кар, ап-ак, йомшак, кыр, болын, кар бөртекләре, куна, Кар кызы, Кар бабай.

- Укучылар, хәзер шушы сүзләрне кулланып җөмләләр төзербез һәм нинди? соравына җавап бирүче сүзләрне табарбыз.

     4. Бирелгән сүзләргә сыйфатлар өстәп язарга, 12нче бит 5нче күнегү

Дәфтәрләрне алыштырып тикшерү

Физкультминут (“МИКС-ФРИЗ ГРУП” структурасы)

Сораулар:

  • бүген атнаның ничәнче көне?
  • Февраль кышның ничәнче ае?
  • 1 атнада ничә көн?
  • Күплек сан кушымчалары ничә?
  • Бүген сезнең ничә дәрес?

IV Ныгыту

1. Ел фасылларына туры килгән билгеләрне аеру. Карточкалар белән эш. (“Конэрс” структурасын куллану).

I карточка

Салкын, чәйник, тышта буран, чәнечке, җир ап-ак, кар ява, балалар чана шуа.

II карточка

Кош теле, кар эри, елгада боз ага, тәлинкә, тамчы тама, кошлар кайта, умырзаялар чыга

III карточка

Эссе, кояш кыяздыра, чәк-чәк, чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча, өстәл, кызыл җиләкләр

IV  карточка

Яфраклар коела, салкын яңгыр ява, тәлинкә-кашыклар, кошлар җылы якка китә, алтын көз, дәреслек, сары яфрак.

- Укучылар, бирелгән сүзләрдән ел фасылына туры килә торган билгеләрне генә сайлап алырга.

- Игътибар белән карагыз әле, һәр почмакта 1әр ел фасылын чагылдырган рәсем эленгән. Сезнең карточкаларда кайсы ел фасылына туры килгән сүзләр язылган, шул почмакка барыгыз. Хәзер, парлашып басып, Релли Робин структурасын кулланып, дөреслеген тикшерербез.

Кемнең чәч төсе ачграк, шул башлый

  1. Ситуатив күнегүләр.

 Спроси у друга:

-любит ли он зиму;

-катается ли он на лыжах;

- какая сегодня погода;

- есть ли у него коньки.

  1. Ты согласен с данными утверждениями?

- Сыйфат предметның билгесен белдерә;

- Сыйфатлар нишли? соравына җавап бирә;

- Нинди бәйрәм? Күңелле бәйрәм.

V Йомгаклау

  1. Дәрескә нәтиҗә ясау, үз бәя бирү
  • Укучылыр, сез бүген нәрсәләр белдегез?
  • Без дәрестә ниләр эшләдек?
  • Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?
  1. Рефлекция
  • Үзбәя

VI Өй эше

1.   Көз һәм кыш турында бер-берегезгә сораулар әзерләп килергә;

2.   Сыйфатлар кертеп, кыш турында хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган "Татарстан - минем ватаным" темасына  ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...