Оҗмах ишекләре ачылгандыр…
статья на тему

Хабирова Майсара Фаисовна

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбиров Мөдәссир турында хатирәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ozhmah_isheklre_achylgandyr.hbirova_m.f.docx21.22 КБ

Предварительный просмотр:

Оҗмах ишекләре ачылгандыр…

Мәйсәрә Хәбирова, Актаныш районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Бер җирлектә яшәсәк тә, кешеләрнең чын асылын аралашканда гына  беләсең. Үзем Теләкәй авылына килен булып килдем:  шушы авылның билгеле нәсел вәкиле  – Газинур Хәбиров белән  1992 нче елда гаилә кордык. Казан университетын тәмамлауга, яшәвем гади авыл тормышы белән дәвам итте. “Исәнмесез, әти –әни?!”- дип, бусаганы атлап кергән көннән бирле, төп нигезгә килен булдым. Кайнатам да, кайнанам да бик тәртипле, укымышлы кешеләр иде. Кайнанам авылда абыстай вазифасында яши. Кайнатам сигез ел элек бакыйлыкка күчте. Килен генә булсам да, бик сагынам үзен. Үз әткәем кебек иде. Аның белән теләсә нинди темага гәпләшеп тә булды. Хуҗалыктагы эшне дә бергә эшләдек. Бик ипле, акыллы иде. Буш сүз сөйләмәде, гадел булды. Бу йортта мин килен сүзен ишетмәдем. Биш  малай үстергән кайнатам белән кайнанама алтынчы бала – кыз булып яшәдем. Алар өлгесендә малайлар да акыллы булып үскәннәр. Төрле югары уку йортларында белем алып, үз белгечлекләре буенча эшлиләр.   Һәрберсе гаиләле. Биш малай да ил алдындагы хәрби бурычларын үтәгәннәр. Илгә - көнгә файдалы булып, тыныч тормыш алып баралар. Менә шундый затлы кешеләр булып яшәүләре каян килә соң? Әлбәттә, гаиләдән, нәселдән. Адәм баласы тәпи китеп, үзен белә башлауга, эшкә тартылырга тиеш. Бары тик эш - кешене кеше итеп формалаштыруга этәргеч бирүче гамәл. Ә кайнатам – Әнҗәп – шундый эшчән гаиләдә туып үскән дә. Алар бертуганнар өчәү – Мөдәсир абый, әти,  Фарис абый. (Бик кызганыч, бүген берсе дә исән түгел.Урыннары оҗмахта булсын!) Аларның һәрберсе турында зур күләмле әсәр язып булыр иде. Фикеремне кайнатамның абыйсы – Мөдәсир Хәбировка юнәлтәсем килә. Мөхетдинов Хәбир гаиләсендә туган бу өч ир – атны берләштерә торган тагын бер сыйфат бар. Ул – сабырлык. Илне дер селкетеп башланган Бөек Ватан сугышы аларны әтисез калдыра. Сугыш аларның татлы хыялларын җимерә, балалык чорын урлый. Сугышка киткән әтиләренең хезмәте, эстафета булып, аларга тапшырыла. Сөякләре ныгырга да өлгермәгән малайларны авыр тормыш алдына бастыра. Сугыш башланганда, иң олысы – Мөдәсир абыйга ундүрт яшь булса, аңа да әтисе артыннан  хәрби бурычны үтәргә вакыт җитә.1944 нче елның ноябрь аенда авылдан 13 ир - егетне, шул исәптән Мөдәсир абыйны яу кырына озаталар. Бер ай чамасы Бөгелмәдә булгач, Тәтеш станциясенә җибәрәләр. Биредә 6 ай буе хәрби хезмәткә өйрәтәләр. Әзерлек курсы тәмамлангач, Себер ягына, Кемерово өлкәсенә юллыйлар. Ул якларда сугыш бармаганлыктан, атышлар булмаса да, корал тотарга өйрәтәләр. Мөдәсир абый укчы - минометчы булып хезмәт итә. Сугыш бетеп, Җиңү әләме күтәрелгәч тә, солдатларга тиз генә өйләренә кайту насыйп булмый. Алар эчке гаскәрләрдә хезмәт итәләр. Бу еллардагы төп эшчәнлекләре:  хәрби әсирләрне саклау һәм  судка алып бару. 1944 нче елда хәрби бурыч үтәргә чыгып киткән Мөдәсир абый 1951 нче елда гына туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Кайткач та,  2 ел МТС та комбайнчы булып эшли. Аннары авылда тимерчелеккә урнаша. Хуҗалыкның ихтыяҗын, авылдашларының үтенечен канәгатьләндереп яши: туң  тимергә җан өреп, төрле эшләнмәләр ясый. Соңыннан агач яру цехына күчә. Лаеклы ялга да шуннан китә.

Гөлдәбидә апа белән 1951 елның декабрендә өйләнешәләр: ике дистә ел эчендә туган 12 баланың әти – әнисенә әйләнәләр. Зурраклары кечкенәләрен карашып, 6 малай, 6 кыз тормышта мөстәкыйль яшәргә, ашар икмәкнең хезмәт куеп табылганын төшенеп, гаилә башлыгы үрнәгендә бер – берсенә ярдәмчел, түзем, ихтирамлы булып үсәләр.

Сәламәтлеген югалткан карчыгын егерме елдан артык, бер авырсынмыйча, балаларына кыенлык салмый,   үзе карады Мөдәсир абый. Карап торышка кырыс кебек күренсә дә, чынлыкта, ул кеше өчен яшәүче булды. Дәүләттән ярдәм көтмәде, мин дә җиде ел гомеремне хәрби бурычка багышладым, димәде. Йортын салып, яңа ихатага да күчте. Хәләл көче белән яшәде. Байлык җыймады, балаларын сау – сәламәт итеп, ач итмичә үстерде.  

Бәйрәм, ял көннәрендә өй эче гөр килеп тора. Балаларының һәм оныкларның  уртаклашыр серләре бетми. Төп нигезгә һәрчак кайтып, чистартып, бакчаларын карап, бакыйлыкка күчкән әти – әниләрен сагынып, яхшылыкларын хәтердә яңартып, ипле генә яшиләр.  

Күкрәгемә сулышны мул алып, кайнатамның абыйсын мактадым да мактадым. Әйе, алар чын мәгънәсендә мактауга лаек! Бу гаилә кешеләре, Хәбировлар нәселе җәмәгатьчелек өчен,Теләкәй, Актаныш  өчен үрнәк.

Әмма... Таяк ике башлы була, дию хак ул. Шундый тормыш юлы үткән кешенең җиде елга сузылган армия еллары берничек тә бәяләнмәде. Ул сугыш ветераны була алмады. Кече йорттан яңасына күчкәндә, кирәкле кәгазь, медальләр югала. Шушы юлларны елый - елый язам. Беренчедән, мондый тырыш кеше безнең җәмгыятьтә кирәксез булган. Икенчедән, үземнең һәм туганнарның йөреп тә, хәрби комиссариаттан дөреслекне таба алмау, еллар үткәч тә, күңелне әрнетә.(Ә аның белән бер юлда йөргәннәр ветеран иделәр. Ветеран пенсиясенә яшәделәр, хәтта торак – йорт мәсьәләләрен дә уңай хәл иттеләр). Мөдәсир абый Хәбиров үзе артык горур кеше, хәрби комиссариатка барып,  кемнәр белән хезмәт итүен    сөйләде дә бүтән яклау эзләп беркая чаң сукмады. Гафу үтенеп килүләрен, үзенең дә ил язмышында өлеше барлыгын тануларын сабыр гына көтеп яшәде. Әмма сабырлыкның да чиге була. 73 яшендә, гаделсезлек белән көрәшеп яшәгән йөрәге тибүдән туктады. Хәзер аңа берни кирәкми...

Салкын гүрендә ул тынычлык тапкандыр. Якты дөньяда бәяләнмәгән хезмәтенә әҗер булып, оҗмах ишекләре ачылгандыр аның рухы каршында.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китапханә ишекләре укучыларга ачык

Сыйфатлы белем алу, уку- укыту һәм мәдәни мирасны тапшыру чарасы буларак, китапка ихтыяҗ даими саклана.Фәннең һәр тармагы дистәләрчә китап,  журналлардагы мәкаләләр һәм башка материаллар аша тәкъ...