"Иҗат берләшмәсе" эшен дәвам итә
статья на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Мәктәбебездә яшь язучылар белән очрашу мизгелләре.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Иҗат берләшмәсе”  эшен дәвам итә

Бер күрешү – үзе бер гомер, дип, халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Менә без дә Әйшә урта мәктәбенең “Иҗат берләшмәсе” студиясенә җыелдык, ә тапшыруыбызны “Әдәби кунакханә”  дип атадык. Чөнки мәктәбебез Татарстан   язучылары  берлегеннән кунаклар көтә иде.  Шушы очрашу мизгелләре турында сезгә дә  сөйләп китмәкче булдым.

        Бу очрашуны Әдәбият елы уңаеннан үткәрмәкче идек. Эшебезнең максаты – язучылар, аларның әсәрләре һәм әдәбият күгенең бер почмагын  ачып карау иде. Әлбәттә, алдан әзерлек чаралары күрдек. Киләсе кунакларыбызның шигырьләрен, әдәби әсәрләреннән өзекләр ятлап куйдык, шулай ук матур җырлар да өйрәндек.

        Ниһаять, көтелгән кунакларыбыз белән очрашу вакыты килеп җитте. Сезгә дә җиткерим инде, алар Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары шагыйрь Ленар Шәех һәм язучы Рөстәм Галиуллин иде. Очрашу гаҗәп җылы үтте, барчабызга да бик ошады. Аннан алган тәэсирләр күңелләребездә бик озак сакланыр әле. Чын балалар шагыйре, прозаикның килүеннән файдаланып, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да таптылар. Минем уйлавымча, алар тарафыннан әйтелгән һәрбер сүз, балаларның күңелләренә барып җитәрлек булды. Ул көнне  “Иҗат берләшмәсе” студиясе эшендә катнашучылар әдәбият дигән олы дөньяның капкасын тагын бер кат ачып карадылар. Соңыннан кунаклар укучыларга үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр, яхшы теләкләр теләделәр, олы тормышта кыю булырга өндәделәр.

        Очрашуыбызның иң күңелле вакыты - язучы һәм шагыйрьнең үз куллары  куелган китаплар алу булгандыр, минемчә. Кулларына матур рәсемле китаплар алуга, үзләре дә сизмәстән аның битләрен актара башладылар, очрашу тәмамланса да, шушы мизгелдән алар тиз генә чыга алмадылар. Бу күрешү турында сөйләшү бик озак дәвам итәр әле.

 “Иҗат берләшмәсе” студиясенең  чираттагы өченче утырышында шигырь  язу серләрен  өйрәнү күздә тотыла.

Эльвира Бачкова,

Яшел Үзән районы

Әйшә урта мәктәбенең

“Иҗат берләшмәсе” студиясе  җитәкчесе