Бәяләмә
материал на тему

Халитова  Лейсан  Хамитовна
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халитова Ләйсән Хәмит кызына бәяләмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon byalm.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Бәяләмә

Яшел Үзән шәһәре 3нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Халитова Ләйсән Хамитовна

Яшел Үзән – 2017

Бәяләмә

 Халитова Ләйсән Хәмит кызы Татарстан Республикасы  Яшел Үзән муниципаль  районы  3 нче гимназия муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесендә татар теле һәм  әдәбияты укытучысы булып 2001 нче елдан бирле эшли. Хезмәт стажы -  15 ел. Әлеге мәктәптә эшләү дәверендә  ул үзен сәләтле, зиһенле, тырыш, үз эшен яратучы укытучы,  тәртипле хезмәткәр итеп танытты.  Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Ләйсән Хамитовна  дәресләргә бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә.  

Аның эшчәнлеге рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасына нигезләнеп корылган. Үз эшендә коммуникатив –үстерелешне технология, проек технологиясе, ИКТ, сәламәтлек саклау технологиясе кебек заманча педагогик технологияләр куллана.  Укытуның  интерактив методларын да уңышлы файдалана: кечкенә төркемнәрдә эш,  дискуссия, иҗади эшләр, тестлар.  Дәресләрдә укучыларның яшь һәм педагогик үзенчәлекләрен истә тота.   Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның грамоталы язулары өстендә, ә әдәбият дәресләрендә сәнгатьле аңлап уку, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү өстендә актив эшли.  Укучыларның иҗади үсешен булдыру, программага иҗади биремнәр кертү белән алып барыла. Бу биремнәр индивидуаль һәм төркемдә дә эшләнә.  Укучылар үз фикерләрен, идеяләрен әйтә беләләр. Укытучы  укучыларның рухи һәм физик халәтенә игътибар итә. Укытучы   эшли торган сыйныфларда уңай, тыныч климат хөкем сөрә. Халитова Ләйсән Хамитовна педагогик эшчәнлектәге яңалыкларны бик тиз кабул итә, үз эшчәнлегендә куллана, үзе өстендә эшли һәм югары нәтиҗәләргә дә ирешә. Республика һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән конфенцияләрдә, семинарларда чыгышлар ясый, педагогик тәҗрибәсе белән уртаклаша . Дәрес эшкәртмәләре “Мәгариф” журналында “басылып чыкты.        Укучылар, коллегалары, әти-әниләр арасында авторитеты бар, хөрмәт итәләр. Укучылар олимпиада, конкурс, фәнни- практик конференцияләрендә катнаша.

     Татар тел белеме  буенча ачык шәһәр (республика) «Без Булдырабыз!» олимпиадасы нәтиҗәләре:

1.Минкина Алия, 1 нче сыйныф- җиңүче  ( татар теле,  Казан 2015)

2.Минкина Алия, 2 нче сыйныф- призер  ( татар теле,  Казан 2015)

     Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара дистанцион олимпиада нәтиҗәләре:

  1. Минкина А.Л., 1 нче  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)
  2. Ахметшин Р. А., 1нче сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

3.  Рахимова Р. Р., 1нче сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

4. Булатова К.Д., 6 нчы сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

5. Хыдырова З.А.,  6 нчы сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

6. Лутфуллин А.Р., 1нче сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2016)

7. Николаева Л.Д., 1нче сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2016)

    Укучыларның конкус, фәнни-практик конференцияләрдә катнашуы:

1. Хәйрутдинова Р., 8 нче сыйныф, III урын, 2011 ел («Шагыйрь, фикер иясе, патриот» дип исемләнгән Тукай укулары)

2. Сафиуллина И., 8 нче сыйныф, җиңүче, 2013 ел ( Каюм Насыйри исемендәге төбәкара XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары)

3. Сафиуллина И., 9 нчы сыйныф, грамота,  2014 ел ( Каюм Насыйри исемендәге төбәкара XII яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары)

4. Сафиуллина  И.,  8 нче сыйныф,  җиңүче,  2013 ел (Фәнни-практик укулар «Белем көне-2013» )

5. Андреева П., 5 нче нче сыйныф,  җиңүче,  2013 ел (Фәнни-практик укулар «Белем көне-2013»)

6. Боровкова М., 6 нчы сыйныф, сертификат, 2015 ел (Фәнни-практик укулар «Белем көне-2015»)

       Ләйсән Хамитовна үзенең педагогик осталыгын үстерү өстендә даими эшли. 

Тәҗрибә уртаклашу буенча материаллары һәм нәтиҗәләре:

  1. VIII Бөтенроссия Занков укуларында актив катнашкан өчен мактау кәгазе, 2013 ел
  2. «Укытучы»  Бөтенроссия  интерактив проектлар порталы. Бөтенроссия методик конкурсы. Интерактив укытучы – 2013» - 3 урын
  3. «Реализация ФГОС общего образования: опыт, проблемы, перспективы» исемле республика күләмендәге фәнни-практик конференциядә чыгыш, сертификат,  Казан – 2012 ел
  4. Проект “Учитель цифрового века» -сертификат- 2012 ел
  5. «Мин татарча сөйләшәм» республика акциясенең муниципаль туры– 3 урын
  6. «Полиэтнический аспект этнокультурного образования как инструмента формирования толерантности в меңкулҗтурном взаимодействии народов РТ» I фәнни-практик конференциясендә  актив катнашкан  өчен  сертификат, 2015 ел
  7. X Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Развивающее обучение в условиях государственно- общественного управления» дилом, 2015
  8. X Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Развивающее обучение в условиях государственно- общественного управления» сертификат, 2015
  9. Халыкара дистанцион олимпиадада катнашкан өчен мактау кәгазе, 2015 ел
  10.  «Этнос и культура в межнациональных коммуникациях XXI века» исемле халыкара фәнни-практик конференциясендә  актив катнашкан  өчен  диплом, 2016 ел
  11.  «Развитие языковой творческой личности в поликультурном пространстве гимназии»  исемле  төбәкара семинарында ачык дәрес. 2 нче  сыйныф.  “Татарстанга рәхим итегез!”, 2013 ел.
  12. VII Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Системно – деятельностный подход как условие личностного развития обучающихся» исемле семинарында ачык дәрес. 5 нче  сыйныф.  «Мин әнигә булышам»,2013 ел.
  13. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинарында чыгыш «Төрле милләтле сыйныф коллективында тәрбия эше» 2013 ел
  14.  «Рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең IX сыйныф укучыларын татар теленнән дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү. Бердәм Республика тесты.» исемле муниципаль семинарында мастер класс, 2015 ел
  15.  X Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Развивающее обучение в условиях государственно-общественного управления» исемле семинарында ачык дәрес. 1сыйныф. «Ашамлыклар», 2015 ел
  16.  «Актуальные проблемы преподавания татарского языка  татарской литературы в условиях ФГОС ОО» исемле  республика семинарында ачык дәрес. 1сыйныф. «Супермаркетта», 2015 ел
  17.  «Полиэтнический аспект этнокультурного образования как инструмента формирования толерантности в межкультурном взаимодействии народов Республики Татарстан» I фәнни-практик конференциясендә  чыгыш «Укыту –тәрбия  процессында укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү», 2015 ел
  18. Публикация в сборнике «Актуальные вопросы психолого-педагогической практики» исемле җыентыкта публикация. Казан-2013. «Без Татарстанда яшибез!» 2сыйныф, дәрес планы.
  19. IX Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Преемственность и перспективность в системе развивающего обучения» исемле җыентыкта,  «Г.Тукай балалар язучысы» 4 сыйныф, ачык чара, 2014 ел
  20. IX Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Преемственность и перспективность в системе развивающего обучения» исемле җыентыкта,  «Исем» 3 сыйныф,  дәрес планы, 2014 ел
  21. IX Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Преемственность и перспективность в системе развивающего обучения» исемле җыентыкта,  «Если хочешь быть здоров» 6 сыйныф,  сыйныф сәгате, 2014 ел
  22. edukon.ru  сайтында дәрес планын  һәм презентация бастырган  өчен  свидетельство, 2014 ел  
  23. X  Бөтенроссия Занков укуларына багышланган “ Развивающее обучение в услоиях государственно- общественного управления» исемле җыентыкта, «Татарстанга рәхим итегез!»,  2нче сыйныф, дәреснең технологик картасы , 2015 ел
  24. infourok.ru сайтында шәхси сайт булдырган өчен  сертификат, 2015
  25. infourok.ru сайтында дәрес планнарын һәм презентацияләр бастырган  өчен  свидетельство, 2015-2016 ел  

      Яшел Үзән муниципаль районы 3 нче гимназия администрациясе  Халитова Ләйсән Хәмит кызының эшчәнлеген яхшы дип бәяли һәм “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашу өчен тәкъдим итә.

Гимназия директоры                                                                      М.А. Ильина

Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары                           М.К.Минһаҗева