: Г.Тукайның “Эш” шигырен өйрәнү
материал на тему

Ибраева Ләйсән Расих кызы

: Г.Тукайның “Эш” шигырен өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_syynyf_tatar_torkeme_g_tukaynyn_esh_shigyre.docx36.07 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет: Әдәбият

Сыйныф: 4

Дәрес темасы : Г.Тукайның “Эш” шигырен өйрәнү

Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату

Дәрес барышы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку эшчәнлекләре

(УУЭ)

Базис дәрәҗәсендәге биремнәр

Югары дәрәҗәдәге биремнәр

Мотивлаштыру- ориентлашу.

1) Уку ситуациясе бирү (белем һәм хезмәт – тормыш нигезе җөмләсен аңлатып бирегез)

(Өй эше сорала.)

- Белем һәм хезмәт – тормыш нигезе җөмләсен аңлатып бирегез.

(Өй эше итеп эш, хезмәт темасына мәкальләр табып килергә бирелгән.)

- Белем алган кеше югалып калмый, акыллы була. Эзлекле фикер йөртә, күп белә. Хезмәт итми яшәп булмый. Кеше һәрвакыт эшли, хезмәт яратучы, сөюче кешене хөрмәт итәләр, эшенә карап бәялиләр.

Шәхси эшчәнлек ( баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.)

Регулятив эшчәнлек ( танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша; билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.)

Танып-белү эшчәнлеге ( тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.)

Коммуникатив эшчәнлек(хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән; ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең зш-хәрәкәтеңе партнерныкы белән чагыштыра белүне үз эченә ала.)

2) Габдулла Тукайның “Эш” шигырен бер кат укып чыгарга.

Шигырьнең төп уен (темасын) әйтергә.

(Слайдта шигырьдәге авыр аңлашыла торган сүзләр чыгарыла һәм укытучы тарафыннан аңлатма бирелә.)

- Г. Тукай “Эш шигырендә нинди фикер үткәрә?

-Ярар. Ә эш һәм уку, белем арасында нинди уртаклык бар?

- Дөрес, кешене эше бизи, ә укучыларның төп эше – уку, белем алу. Белем турында шагыйрь Хәкимҗан Халиков болай дип яза:

Бәхет тә ул, көч тә ул,

Җиңел килми һич тә ул.

Үзең җыйган байлык ул,

Әгәр өстәп тормасаң,

Тик бер генә айлык ул.

Килешәсезме?

- Шигырьдә кояш көне буе җирне җылыта, яктырта. Табигатьтәге һәр күренеш – эш нәтиҗәсе. Һәр туар көнне файдалы итеп үткәрергә кирәк. Эшләп, тырышып кына, зур уңышка ирешергә мөмкин.

- Олылар өчен эш ничек мөһим булса, балалар өчен уку нәкъ шулай ук, тырышып эшләгәндә һәм укыганда гына, тормышта зур уңышка ирешергә мөмкин.)

- Әйе.

Регулятив эшчәнлек ( танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша; билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.)

Танып-белү эшчәнлеге ( тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.)

Коммуникатив эшчәнлек(хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән; ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең зш-хәрәкәтеңе партнерныкы белән чагыштыра белүне үз эченә ала.)

3) Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен рольләргә бүлеп укырга.

Шигырьнең исеме эчтәлекне ачуда нинди роль уйный?

- Ни өчен шигырь “Эш беткәч уйнарга ярый” ди атала? Сабый нинди эш башкара?

- Димәк, белем, хезмәт – тормыш нигезе, чөнки дөньядагы матурлык, гүзәллек – кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе.

- Сабый укый. Укучылар өчен уку үзе хезмәт дидек. Эшне башкарганнан соң, тынычлап уйнарга да мөмкин. Һәр эшне җиренә биткереп эшләү мөһим.

Регулятив эшчәнлек ( танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша; билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.)

Танып-белү эшчәнлеге ( тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.)

Коммуникатив эшчәнлек(хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән; ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең зш-хәрәкәтеңе партнерныкы белән чагыштыра белүне үз эченә ала.)

Дәреснең темасын билгеләү

- Бүгенге дәреснең темасын ничек дип атар идегез?

- Хезмәт сөю, белем алу – яшәү чыганагы.

Регулятив эшчәнлек ( танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша; билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.)

Танып-белү эшчәнлеге ( тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.)

Коммуникатив эшчәнлек(хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән; ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең зш-хәрәкәтеңе партнерныкы белән чагыштыра белүне үз эченә ала.)

Өйрәнгәннәрне ныгыту һәм тирәнәйтү.

4)Актуальләштерү.

Өйрәнгәннәрне камилләштерү.

- Сезгә өй эше итеп эш, хезмәт турында мәкальләр табып килергә иде.

- Мәгънәсен аңлатып үтегез.

- Бу мәкальләрне нәрсә берләштерә?

- Сез эш сүзе кергән тагын нинди сүзләр беләсез?

- Татар телендә алар нинди сүзләр?

- Дөрес, бу сүзләрдә эш сүзе сүзнең тамыры булып килә. Эш, хезмәт яраткан кеше генә бәхетле була ала. Ә үз эшеңнең остасы булу өчен, күп укырга, күп белергә, күп көч куярга кирәк.

- Хезмәт төбе – хөрмәт.

- Эш яраткан кешене генә халык хөрмәт итә.

- Кешенең асылы эштә беленер. (Кешене эшенә карап бәялиләр.)

- Эш эшкә өйрәтә. (Нинди дә булса бер эш башкарганда, аны ничек эшләргә кирәклегенә өйрәнәсең.)

- Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап. (Матур эшләр башкарган кеше генә матур була.

- Эш кешенең көзгесе. (Эше буенча кешегә бәя бирелә.)

- Алар барысы да эш, хезмәт турында.

- Эшле, эшчән, эшче һ.б.

- Тамырдаш сүзләр. (Метапредмет нәтиҗәләре – уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.)

Регулятив эшчәнлек ( танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша; билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.)

Танып-белү эшчәнлеге ( тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.)

Коммуникатив эшчәнлек(хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән; ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең зш-хәрәкәтеңе партнерныкы белән чагыштыра белүне үз эченә ала.)

Рефлексия, бәяләү. “Дәрестә ни белән шөгыльләндек?” соравына тулы җавап бирү.

Үтелгән дәрескә нәтиҗә

Сораулар бирү

(Укытучы төрле сораулар биреп укучылар белемен тикшерә.)

- Г. Тукай шигырьләрендә күтәрелгән бу темаларның бүгенге көндә дә актуальлеге бармы?

- Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп гыйбарәсенә карата сезнең фикер.

Укучылар җавап бирәләр.

Регулятив эшчәнлек ( танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша; билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.)

Танып-белү эшчәнлеге ( тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.)

Коммуникатив эшчәнлек (хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән; ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең зш-хәрәкәтеңе партнерныкы белән чагыштыра белүне үз эченә ала.)

Өй эше

- Г. Тукайның “Эш” шигырен ятлап килергә.

Укучылар өйдә шигырьне ятлап киләләр.

Шәхси эшчәнлек ( баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һади Такташ “ Иптәшләр “ шигыренә анализ

Лирик геройның үз халкына,башка милләт вәкилләренә карата хөрмәтләү һәм аларга карата шагыйрьнең ягымлы мөнәсәбәте...

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

Ф.Яруллинның "Ялкау ялы" шигыренә нигезләнеп "Яшәү яме" дигән темага үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.гән

6 нчы сыйныфта Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү һәм анаың шигырьләрен укып анализлау. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....

Г.Тукайның “Пар ат” шигырен өйрәнү.

Г.Тукайның  “Пар ат” шигырен өйрәнү(беренче дәрес)....

Г.Тукайның “Ана догасы” шигырен өйрәнү.

Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында “Татар мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан программа” да (Казан, Мәгариф, 2003 ел)  Бу программага Г. Ту...