Бәяләмә
материал на тему

Бурганова Гульнара Насимовна

Бәяләмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Бәяләмә18.86 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай  муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе

“Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бурганова Гөлнара Нәсим  кызының

педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

           Бурганова Гөлнара Нәсим кызы Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2009 елдан бирле татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта.  Үзенең эшләү дәверендә ул үзен  эзләнүчән, иҗади укытучы һәм тәрбияче итеп күрсәтте.   Үзенең эшчәнлегендә район һәм республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен куллана, дәресләрне өстәмә әдәбият, методик әдәбият һәм журналлардан күп материаллар белән тулыландырып мавыктыргыч, җанлы, кызыклы, файдалы итеп үткәрә. Дәресләрнең практик өлешләренә зур игътибар бирә. Ул үзенең фәнен тирәнтен белә. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә балаларга әхлак тәрбиясе бирү буенча күләмле эш алып бара. Гөлнара Нәсимовна үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. Укучылар белән бергә татар теле  һәм әдәбияты кабинетын дәрескә җайлы итеп җиһазлады. 2014-2015 уку елында укучыларны олимпиадага әзерләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, мастер класс үткәрде.
     Гөлнара Нәсимовна укучылар белән индивидуаль эшли. Мәктәптә укыган рус телле балалар белән татар теленең үзенчәлекләре өстендә эшләсә,  сәләтле балалар белән иҗади конкурсларда, конференцияләрдә катнашып призлы урыннар яулый. Лотфуллина Гульназ (8 класс) Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70-еллыгына багышланган  сочинениеләр конкурсында 3 нче урынны яулады.

    Лотфуллина Гөлназ “Флера Сафиуллина укулары” конференциясендә катнашты. Садыкова Айсылу 2014-2015 уку елында татар теле һәм татар әдәбияты буенча призер булды, 2014-2015 елда Лотфуллина Гөлназ татар теле олимпиадасының  район этабында призер,  2015-2016 нчы елда Хасанова Әдилә татар теле буенча призер,  2016-2017 нче елда Исламова Диләрә һәм Хасанова Әдилә татар теленнән призер булдылар.

    Гөлнара Нәсим кызы класс җитәкчесе буларак та нәтиҗәле эшли. Ул балаларның психологиясен өйрәнеп һәр укучыга шәхси якын килеп эшли. Аның укучылары мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән чараларда теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. 2013-2014 уку елында 6 сыйныф укучылары  “Без тынычлык сайлыйбыз” (“Мы выбираем мир”) стена газеталары  конкурсында  республика буенча 1 урынны яуладылар. 2014-2015 нче уку елында 7 сыйныф укучылары “Помоги первокласснику безопасно прийти в школу” республика конкурсында “Видеоклип” номинациясендә җиңүче булдылар. 2016 нчы елда “Каждый день горжусь тобой, Татарстан!” конкурсының видеороликлар номинациясендә җиңүче булдылар.  Гөлнара Нәсимовна халык һәм ата-аналар арасында зур авторитетка ия. 2014 - 2015 елны Гөлнара Нәсимовнага беренче квалификацион категория бирелде.

     Гөлнара Нәсим  кызы  чын  мәгънәсендә үз эшенең  остасы. Шулай да – осталыкка  чикләр  юк. Һәрдаим  үсештә, эзләнүдә  булган  укытучы  гына уңышларга  ирешә, заман  белән  бергә  атлый  ала.

Гуманитар фәннәр укытучыларының

методик берләшмәсе җитәкчесе:                                          /Аскарова Р.Т./