9 май бәйрәме
классный час на тему

Резеда Т.Ф.

Бүген, 9 май көнне, безнең илебез Җиңү көнен бәйрәм итә. 9 май ул- һәр кеше өчен дә, барлык буыннар өчен дә изге көн. Җиңү көне- бөтен халыкның да күз яшьләре аша бәйрәм ителә торган бәйрәме. Бу бәйрәм кайгы белән шатлыкны берләштерүче,  үткәнебез өчен горурлану һәм сугыш кырларында башын салган батырларыбызны искә алу бәйрәме.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас  муниципаль  районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе”

“Безгә тынычлык кирәк!”

Әзерләде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Төхвәтуллина Резедә Фарис кызы

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий

                        (Җиңүнең 72 еллыгына багышлана)


1 а.б.Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана- Бөек Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз.Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада.

2 а.б. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык. 

Резедә Безнең бүгенге бәйрәмебездә җитәкчеләребез дә катнаша.Алар белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез:

Сүз укучыларга:



1. Бу хәтәр көн. Юк, хәтәр көн таңы

Безнең өскә фашист ташланды

Чиктә идек. Хәтта тел әйләнми-

Әйтеп булмый: сугыш башланды

2. Кем үрмәләп кемнәр аягурә-

Бөтенебез утка ташланды.

Каршыланды бер көн таңы шулай...

Безнең җиңү шулай башланды.


1 а.б. 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр
һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды!
Илебез халкы 1418 көнгә сузылган
дәһшәтле Бөек Ватан сугышына
күтәрелде. 
(Җиңеп кайт).

2 а.б .Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.



1а.б. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак.

2 а.б сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

3.Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, 

Комсыз сугышны... 

Алай икән, ник соң ул сугышны 

Уйласаң да кыса сулышны?


4. Йөздән артык солдат 

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң? 

Яшь хатыннар- ирсез, 

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң? 

5. Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!

6.Ватан-ана!

Шушы сүзгә сыйды яшәү көче,

шушы сүздә бөтен теләкләр.

“Ватан”,-диеп кеше утка керде

“Ватан”,-диеп типте йөрәкләр.

җыр- Ветераннар маршы

7. Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде. 

Утлы еллар, поход юллары.

Туган якка кире кайтмадылар, 

Һәр авылның күпме уллары. 

8. Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды, 

Бу тормышның барлык назыннан. 

Исемнәре һәйкәл күкрәгенә, 

Авыл саен тезеп язылган.

9. Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан 

Күпләр илгә кире кайтмады. 

Алар өчен бары җилләр генә 

Ачып-ябып йөрде капканы. 

10. Югалтулар алып килде сугыш, 

Күпме дуслар кайтмый калдылар. 

Шул дусларның йокыларын саклап, 

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Бию “__________________________”

11. Каберең кайдадыр, билгесез, 

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан 

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.

12.Кайтмаганнар 

Уйда сакланалар, 

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар...

Исемнәре данга төрелгәнгә

Һәйкәл булып басты 

Кайтмаганнар!

Баш иябез сезгә, каһарманнар! 

13. Карагыз да уйланыгыз, 

Мәңгелек ут каршында. 

Илен яраткан батырлар 

Яши мәрмәр ташында! 

Җыр. "Һәйкәлләргә чәчәк куябыз".

1 а.б. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.

2 а.б.
 Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

14. Сугыш тавышлары күптән тынды, 

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

15.Сугыш тавышлары тынды, ләкин 

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.


1 а.б. Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.

2 а.б. Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

16. Мәңгелек ут булып яна хәтер, 
Сүнмәс ялкын булып кабына;

Үткәннәргә тарта бүген күңел

Батырларын илен сагына.

17. Җиңү көне...,

Күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный кагынып.

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

Җыр "Һәрвакыт булсын кояш".