Эш тәҗрибәсе
статья
Бүгенге көндә милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше булган туган телне яклау, аны саклап калу, үстерү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Мәгариф өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар һәм эш алымнары кулланыла, алар тагын да камилләшә бара. Татар телен фән буларак урта мәктәптә укыту барышында заманча технологияләр кулланып кына ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Чөнки без яңача эшләргә омтылган, заманнан калышмыйча алга баручы буын белән көндәлек эш алып барабыз.
Укучыларда татар теленә хөрмәт уяту, аларның аралашу осталыгын үстерү, телне гамәли кулланырга өйрәтүне мин үземә максат итеп куйдым. Методик темамны да шуны истә тотып билгеләдем:”ФДББСшартларында укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”.
Дәресләрдә аралашу ихтыяҗын тудырырлык актив формалар кулланып, укучыларның танып белү эшчәнлеген оештырам, шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып, методик алымнарны, заманча технологияләрне сайлыйм; укучыларда тел дәресләренә уңай караш булдырырга тырышам.
Яңа технологияләргә нигезләнгәндә, укучы эшчәнлеге продуктив, иҗади, эзләнү характерын ала. Мин күбрәк үстерелешле технологияне кулланам. Әлеге технология һәрбер укучыны эшкә этәрә. Шулай ук парларда һәм төркемнәрдә эшләп, укучылар үзара аралашырга, бер-берсенә бәя бирергә өйрәнәләр. Дәрес башында куелган уку мәсьәләсен адымлап чишәләр һәм модельгә киләләр.
Уку-укыту нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, дәресләремдә компьютер технологияләрен дә кулланам. Нәтиҗәдә пассив укучыларымда да дәрескә кызыксыну уяна, телне өйрәнүгә теләк арта.
- Әдәби әсәрләрне электрон вариантта тыңлыйбыз;
- электрон сүзлекләр, энциклопедияләрне кулланабыз;
- вертуаль музейларга экскурсия ясыйбыз.
Укытуның актив формаларын укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен , белем дәрәҗәләрен исәпкә алып сайларга тырышам. Алар миңа дәресләрне эшлекле атмосферада үткәрергә, укучыларны тикшеренү-проект эшчәнлегенә җәлеп итәргә булышалар, иҗади активлыгын формалаштыруда ярдәм итәләр. Татар теле дәресендә актив формаларны куллану аралашу компетенцияләрен үстерү белән бергә укчыларның эзләнү активлыгын да арттыра. Аралашу компетенциясе формалашуның иң югары ноктасы – укучының иҗади эшләрдә катнашуы, фәнни-гамәли конференцияләрдә үз эшләрен тәкъдим итә алуы.
Яңа технологияләр куллану укуга кызыксыну уята, иҗади эзләнүне активлаштыра, фикерләү сәләтен үстерә. Иң мөһиме: укытучы үзенең эш нәтиҗәсен укучыларның уңышлары аша күрә.
ФДББСларына күчү шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда нинди генә алдынгы технилогияләргә нигезләнсәк тә, төп таләп ул – нәтиҗәгә ирешү.
Минем укучыларым һәр елны регион, республика, шәһәр күләмендә уздырылган төрле фәнни-гамәли конференцияләрендә призлы урыннар яулыйлар. “Татар егете”, “Татар кызы”, “Илһамият” һәм төрле даталарга яки бәйрәмнәргә багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә бик теләп катнашалар һәм уңышларга ирешәләр.
Укытучы заман белән бергә атлап, үз белемен үстерү өстендә эшләсә һәм тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашса гына бүгенге көн укытучысы була ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Шуңа күрә мин дә укучыларым белән бергә өйрәнәм, үсәм, нәтиҗәлеккә омтылам. Методик темам кысаларында эш тәҗрибәмне төрле мәйданнарда уртаклашам: конференция, семинар, конкурсларда катнашам, төрле мәгълүмат чараларында эшләремне бастырам.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.24 КБ |
Предварительный просмотр:
Эш тәҗрибәм