Бөек затларга күләгә төшми!
статья

Зиннатуллина Лейсан Вазыховна

"Мәгариф"  журналына язма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boek_zatlarga_kulg_toshmi.docx15.59 КБ

Предварительный просмотр:

Зиннәтуллина Ләйсән Вазыйх кызы

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Инглиз теле укытучысы, эш стажы- 14 ел.

Бөек затларга күләгә төшми.

   Бөек  зат дигәч, зур дәрәҗәләргә ирешкән, бөтен дөньяга танылган шәхесне күз алдына китерәсездер.  Ә минем сүзем  бөтен гомерен, көчен балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган гади генә Кече Болгаер авылының бөек мөгаллиме,  Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Миңнебаев Илдар Хафиз улы хакында.

    Без барыбыз да Илдар Хафиз улы җитәкләгән мәктәптә хезмәт иттек, белем алдык. Илдар абый безнең юлны зур кояштай яктыртып,  маяк кебек алга әйдәп, һәр эшнең нәтиҗәле үтәлүен таләп итә иде. Мәктәп рухы белән яшәгән Илдар Хафиз улын нык имән агачына тиңләр идем. Эшләгән дәвердә без аның  күләгәсендә,  армый-талмый эшләдек, иҗат иттек, зур уңышларга ирешеп килдек. Ул һәрвакытта  да  безнең мәктәп, коллектив  дип янып яшәде.

   Әлбәттә,  укытучылар күп. Үз эшен җиренә җиткереп эшләүчеләр дә аз түгел. Әмма бөтен гомерен, сәламәтлеген, вакытын укучыларын йөзләгән конкурслар, олимпиадаларга әзерләгән, алай гына да түгел, һәр чараның татлы уңышын да татыган укытучыларны чын мәгънәсендә бөек укытучылар дияр идем.

    Кайвакыт укытучылар мәктәпне икенче йортым дип атыйлар. Илдар Хафиз улы өчен беренче урында булды ул белем йорты. Кая гына эшләсә дә, ул эшләгән, җитәкләгән мәктәпләр республикада алдынгылар рәтендә булдылар. Һәр гаиләдә  үрнәк шәхес булып яшәде ул. Укучыларның иң яраткан дәресләре - татар теле һәм татар әдәбияты иде. Алар арасында танылган журналистлар тел белгечләре булу да мөгаллимнең тәҗрибә  җимеше.

    Илдар Хафиз улы татар теле һәм әдәбиятның бөтен нечкәлекләрен өйрәтеп, туган телгә тирән мәхәббәт белән карарга, аны сакларга, якларга, милли телебездә һәр фикерне дөрес итеп белдерергә өйрәтте.

     Көн дә туып торган яңа мәшәкатьләр белән йөгереп йөргән, һәр мәсьәләне уңай якка  чишәргә тырышкан   авторитетлы директор сыйныфтан тыш чараларга да вакыт таба иде. Тел белеме серләрен, язучылар тормышын, аларның әсәрләрен  тагын да тирәнрәк, ныграк  өйрәнү өчен  “Яшь камалчылар” түгәрәген әйдәп барды. Түгәрәккә йөрүче укучылар республика, район конкурсларында алдынгы урыннарны яуладылар.

   Лаеклы ялга чыккач та тынгысыз Илдар Хафиз улы мәдрәсәгә укырга кереп, дин серләренә өйрәнә башлады.

   Бүген мин Апас районы туган якны өйрәнү музеенда Илдар Хафиз улы турында калган истәлекләрне, дистәләгән мактау кәгазьләрен, фоторәсемнәр, аңа багышланган язмаларны карап чыктым.  Тәҗрибәле укытучы, оста оештыручының хезмәтләре югары бәяләнгән.  Ул- “Ел мәктәбе”, “Ел директоры”, “Ел укытучысы” конкурслары лауреаты. Исеме шулай ук “Лучшие люди  России” китабына кертелгән.

     Исемнәре күп иде мөхтәрәм укытучыбыз, җитәкчебезнең. Һәр чыгарылыш бәйрәмендә укучыларга, киләчәк буынга  матур теләкләр әйткәндә киләчәктә баш хәрефтән язылырлык кешеләр булыгыз дип тели иде. Һичшиксез, зур кешеләр булдылар һәм булачаклар алар, Илдар Хафиз улы! Сез бит һәркемне Туган илне, туган телне, тәртипне яратырга, Ватан белән горурланырга, изге гамәлләр кыларга, башкаларның да  уңышлары  өчен  сөенергә, матурлыкны күрә һәм бәяли  белергә, эш белән рухланырга өйрәттегез. Без сезнең исемгә күләгә төшермәбез, хөрмәтле остазыбыз! Сезнең исем безнең күңелләрдә күптән баш хәрефтән язылган инде!