Цитаталар
материал

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

Цитаталар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tsitatalar.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

Цитаталар

  • Гаүһәрне таш дию белән ул – таш булмас, тикмә кеше гәүһәр кадрен белә алмас.  (Кол Гали)
  • Кеше үзенә үзе хуҗа,һәрбер эшеннән үзе мәсьүл. ( Галимҗан Ибраһимов)
  • Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. (Кәрим Тинчурин) 
  • Кешеләр дә хәзинә бит. (Гариф Ахунов)
  • Үзеңне җиңү – иң зур җиңү, монда җиңелүче юк! (Шәүкәт Галиев)
  • Кешедәге көч ул үзе уйлаганнан күбрәк.  (Туфан Миңнуллин)
  • Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. ( Фәнис Яруллин)
  • Кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була ала. (Галимҗан Гыйльманов)
  • Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена .(Флёра Тарханова) 
  • Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев)
  • Бөекләр күп сөйләшми. (Разил Вәлиев)
  • Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә. (Флүс Латыйфи)
  • Могҗизалар балачакта гына була. (Владислав Гжегорчик)
  • Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. (Аристотель)
  • Тәрбияче үзе дә тәрбияле булырга тиеш. (Карл Маркс) 
  • Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. (Долли Партон)
  • Иң яхшы дәресне имтиханнар бирә. (Славомир Врублевский)
  • Фәнне өйрәнгәндә, кагыйдәләргә караганда мисаллар файдалырак. (Исаак Ньютон)
  • Талантның төп билгесе – кешенең үзе нәрсә теләгәнен белүе. (Петр Капица)
  • Кешенең исеме – туган телендә яңгыраган иң татлы һәм иң әһәмиятле аваз. (Дейл Карнеги)
  • Үз-үзеңне хөрмәт ит, һәм сине башкалар да хөрмәт итәчәк. (Александр Дюма)
  • Ялгышка меңәрләгән адымнар илтә, ә дөреслеккә юл бер генә. (Жан Жак Русо)
  • Күңел көрлеге – сәламәтлектә, акыл көрлеге – белемдә. (Фалес)
  • Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт)
  • Кешенең бөеклеге буй белән үлчәнмәгән кебек, халыкның да бөеклеге сан белән билгеләнми. (Виктор Гюго)
  • Балаларны өйрәтергә кирәкми, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк. (Жозеф Жубер)
  • Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег)
  • Китап- акыл баласы. (Джонатан Свифт)
  • Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)
  • Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. (Оскар Уайльд)
  • Һәрвакыт вакыты юклыкка зарланучылар, гадәттә, бернәрсә дә эшләмиләр. (Георг Кристоф Лихтенберг)
  • Азрак сөйләшкән кеше акыллырак булып күренә. (Максим Горький)
  • Үзе башкаларны хөрмәт иткән кеше генә хөрмәткә лаек. (В.А.Сухомлинский)
  • Күралмау – көчсезләр эше. (Альфонс Доде)
  • Яхшылыкның көче беткәндә, ул яманлыкка әйләнә. (Оскар Уайльд)
  • Хәсрәт күрмәгән һәрвакыт бала булып кала. (Никколо Томмазео)
  • Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек.  (Мишель де Монтень)
  • Ахмакларга бер җавап бар - дәшми калу. (Унсур әл Маали))
  • Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми, шуңа күрә бик күп кешеләр бәхетсез. (Франсуа де Ларошфуко)
  • Җанына тынгы тапмаган кеше беркайчан да тынычлык таба алмый. (Франсуа де Ларошфуко)
  • Киңәш бирергә була, ләкин шул киңәшне куллану өчен акыл биреп булмый. (Франсуа де Ларошфуко)
  • Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
  • Дошманнан үч алуның иң яхшы ысулы - аңа охшамау. (Аврелий)
  • Телен тыя алмаган кешегә ышанырга ярамый. (Махатма Ганди)
  • Киңәшне бушлай бирәләр, чөнки аны сатып алучы юк. (Жан Пти-Сенн)
  • Кеше баштан аякка кадәр түгел, баштан күккә кадәр үлчәнә. (Конфуций)
  • Тормыштагы иң зур бәхет - сине яратуларына ышаныч. (Виктор Гюго)
  • Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)
  • Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә, аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк.(Оноре де Бальзак)
  • Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа дае Ларошфуко)
  • Бары тик көчле характерлы кешеләр генә йомшак була ала: калганнарның йомшаклыгы көчсезлектән килә. Ул көчсезлек вакыт белән явызлыкка әйләнә. (Франсуа дае Ларошфуко)
  • Кешеләр барыннан да бигрәк үзләренә кагылмаган әйберләр белән кызыксына. (Джордж Бернард Шоу)
  • Кем беләндер усал шаяртасыз икән, шул ук сүзләрне үз адресыгызга да ишетергә әзер булыгыз. (Джонатан Свифт)
  • Һәркемнән ул бирә алган әйберне генә сорарга кирәк. (А. Сент-Экзюпери)
  •  Артык ышансагыз, сезне алдарга мөмкиннәр, ләкин кешеләргә ышанмау белән сез үзегезне мәңгелек газапларга дучар итәсез. (Ф.Крейн)
  • Бәхетнең чагыштыру дәрәҗәсе юк. (Жорис де Брюйн)
  • Оят һәм намус – күлмәк кебек: пычранган саен кадере кими. (Апулей) 
  • Пыяла йортта яшәсәң, башкаларга таш атма. (Стивенсон)
  • Сәләтең булмаган җиргә тыгылма. (Я.Коменский)
  • Ахмак үзен күрсеннәр өчен алга чыга, акыллы күпне күрер өчен артка кала. (Кармен Сильва)
  • Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, будөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут)
  • Комсызлык белән бәхетнең очрашканнары юк. Алар бер-берсен белмиләр. (БенджаминФранклин)
  • Байлык саранлыкны киметми. (Саллюстий)
  • Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. (Гораций)
  • Чын мәхәббәт – бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. (Франсуа дае Ларошфуко)
  • Кечкенә хәсрәтләр безне чыгырдан чыгара, ә зурлары үз асылыбызга кайтырга мәҗбүр итә. (Жан Поль Рихтер)
  • Һәркем үз өлешенә тигән авырлыкларна дөньядагы иң зур авырлыклар дип саный. (Герман Гессе)
  • Сулышы һәм акылы булган кеше еларга да тиеш. (Жан-Жак Руссо)
  • Иң авыр юлны сайлагыз – анда конкурентлар да булмас. (Шарль де Голь)
  • Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару. (Оноре де Бальзак)
  • Меңәрләгән чакрымга сузылган сәяхәт тә беренче адымнан башлана. (Лао Цзы)
  • Үзебезнең кем икәнлегебезне беләбез, кем булырга мөмкин икәнлегебезне белмибез. (Вильям Шекспир)
  • Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. (Роберт Кеннеди)
  • Кирәкле әйбер һәрчак бик кыйммәт була. (Катон)
  • Үзегезгә үзегез ышаныгыз, ничек яшәргә кирәклеген аңларсыз. (Иоганн Гете)
  •  Яхшы яшәлгән гомер – озын гомер. ((Леонарло да Винчи)
  •  Тормыш белән әңгәмәдә аның сораулары түгел, безнең җаваплар мөһим. (Марина Цветаева)
  •  Үзенең максатын тормышка ашырудан тәм табучы гына ирекле була ала. (Цицерон)
  •  Кемдер безгә яхшылык эшли икән, ул эшләгән начарлыкны да тыныч кына кичерергә тиешсең. (Франсуа дае Ларошфуко)
  •  Кайда өмет, шунда шөбһә. Шөбһә өмет белән тулы. Өмет тә шөбһә эчендә. (Франсуа дае Ларошфуко)
  •  Чама хисен югалтсаң, иң матур әйбер дә иң ямьсезгә әйләнә. (Демокрит)
  •  Яхшылык эшләгәндә сак бул, яхшылыгың үзеңә начарлык булып әйләнеп кайтмасын. (Демокрит)
  •  Ахмакларны мактаучылар аларга зур зыян сала. (Демокрит)
  •  Тән чире кебек үк яшәү рәвешенең дә чире була. (Демокрит)
  •  Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. (Ризаэддин Фәхретдин)
  •  Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ)
  • Сүз – эшнең күләгәсе. (Демокрит)
  • Кәгазь бар нәрсәгә дә түзә. (Цицерон)
  • Дуслык – тигезлек ул. (Пифагор)
  • Дус – сезнең хакта барысын да белә һәм шуңа да карамастан сезне ярата торган кеше. (Джон Аулер)
  • Ул хәл үз башыңнан үткән үткән очракта гына башкаларны аңлыйсың. (Кшиштоф Конколевский)
  • Кагыйдәләр барлык кешеләр өчен дә бер, ташламалар гына төрле. (Данил Рудый)
  • Яхшылык – начарлык эшләмәү генә түгел, ә начарлык эшләргә теләк булмау. (Демокрит)
  • Әгәр кешеләр сиңа комачаулыйлар икән, яшәвеңнең бер мәгънәсе дә юк. Кешеләрдән ераклашу – үз-үзеңне үтерү. (Толстой Л.Н.)
  • Кешеләр, кешелекле булыгыз! Бу – сезнең беренче бурычыгыз. (Ж.Ж.Руссо)
  • Әгәр дә сезне берәү дә яратмый икән, ышаныгыз: моңа сез үзегез гаепле. (Ф.Додридж)
  • Күпне вәгъдә итмичә генә күпне эшлә. (Пифагор)
  • Кирәкмәгәнне оныта белү – иң кирәкле фән. (Антисфен)

афоризмнар

Гаүһәрне таш дию белән ул – таш булмас, 
Тикмә кеше гәүһәр кадрен белә алмас. 
Кол Гали 
*** 
Саф алтынны нәҗескә буяу илән 
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс. 
Акмулла 
*** 
Кеше үзенә үзе хуҗа,һәрбер эшеннән үзе мәсьүл. 
Галимҗан Ибраһимов 
*** 
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. 
Кәрим Тинчурин 
***

Үз фикереңне үткәрергә тырыш, 
Бәхәскә кер, якла, 
Ләкин аны көчләп башкаларга 
Бөти итеп такма! 
Нури Арсланов 
*** 
Кешеләр дә хәзинә бит. 
Гариф Ахунов 
*** 
Үзеңне җиңү – иң зур җиңү, монда җиңелүче юк! 
Шәүкәт Галиев 
*** 
Кешене кеше иткән 
Бер нәрсә – кешелеклелек! 
*** 
Кешедәге көч ул үзе уйлаганнан күбрәк. 
Туфан Миңнуллин 
*** 
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. 
Фәнис Яруллин 
*** 
Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, 
Икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә. 
Флүс Латыйфи 
*** 
Бөекләр күп сөйләшми. 
Разил Вәлиев 
*** 
Кеше матур!Кеше чынлап матур – 
Җуймаганда күңел гөлләрен! 
Нияз Акмал 
*** 
Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә! 
*** 
Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. 
Шәүкәт Галиев 
*** 
Авыр дөньяларда яшәүчеләре... 
Ә шулай да 
Рәхәт! 
Фирая Зыятдинова 
*** 
Бары гүзәл җанда гына 
Бәхет чәчәкләре коена 
Флёра Тарханова 
*** 
Кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була ала. 
Галимҗан Гыйльманов