Статья "Дистанцион уку - яңа тәҗрибә"
статья

Гималтдинова Гузелия Галимзяновна

Статья "Дистанцион уку - яңа тәҗрибә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл distantsion_uku.docx21.81 КБ

Предварительный просмотр:

Дистанцион укыту – яңа тәҗрибә

Әле кичә генә баланы «компьютер каршында озак утырма» дип ачулана идек, бүген инде ачуланып булмый, чөнки бала компьютер каршында белем алып утыра. Дистанцион уку диләр моны.

Беренче мәртәбә дистанцион уку белән 2020 елның язында таныштык. Укучылар мәктәпкә йөрмичә генә өйдән дәрес укыдылар. Мондый форматта уку күп кыенлыклар тудыра, бигрәк тә ата-аналар зарлана – я Интернет начар тота, я сайтка кереп булмый, өйдә 2-3 укучы бала булса, аларга техник җиһаз табу авыр. Укытучыларга да җиңел түгел – укыту программасын үзгәртергә туры килә, читтән торып балаларны тыңлатып булмый, онлайн укыту бик күп вакытны ала. Шулай да язгы каникул вакытында укытучылар яңача укытуга әзер иде. Пандемия вакытында ике айга сузылган онлайн уку Google Classroom аша оештырылган иде. Бу очракта укучыларга һәр дәрескә видеоурок, биремнәрне укытучы төрле сайтлардан сылтама итеп  алдан әзерләп куйды. Укучылардан килгән  җаваплар да шул ук ресурска  җыела барды. Укучылар алган билгеләр дә күренеп тора, сыйныф журналындагы кебек уңайлы. Онлайн дәресләр күбесенчә “Учи.ру”, “РЭШ”, “ЯКласс” челтәрләрен кулланып Zoom  аша укытылды. Zoom онлайн платформасы укучыларны күреп укыту өчен бик җайлы ресурс. Хәзер аңа охшаш Сферум платформасы эшли башлады.

Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә, укытуны Google Classroom аша оештыру уңайлы. Бу очракта бер ресурс кына түгел, һәр дәрес өчен үзеңә кулай  булган сайтны  кулланып була. “РЭШ” сайтына сыйфатлы видеодәресләр урнаштырылган. Бу платформада бар дәрес тә юк, шуңа өстәмә “Инфоурок”, “Videouroki.net” видеодәресләрен дә кулланып була. “LearningApps”, “Купидония”, “My Test” ресурсларындагы кызыклы биремнәрне укучылар бик теләп башкаралар.

Быел мәктәп укучылары, чир таралу сәбәпле,  өч атна дистанцион рәвештә белем алды. Бер атна гына дистанцион укыйбыз дип, биремнәрне WhatsApp челтәре аша гына бирергә булдык. Ә укучылар үзләренең җавапларын телефонга төшереп укытучысына җибәрделәр. Нәтиҗәдә, укытучыларның телефоннары укучылар җибәргән биремнәр белән тулды. Әле ул эшләрне шул телефоннарга карап тикшерергә дә кирәк бит. Икенче атнадан, компьютер каршында озак утыру зыянын искә алып, көнгә ике  дәрес Zoom  аша бирергә булдык.

Дистанцион укуның иң авыры ул – үздисциплина. Укучыларның 20-30% ты гына мөстәкыйль укырга өйрәнгән. Калганнары, ата-ана басым ясамаса, контроль аз булу сәбәпле ялкауланырга да күп сорамыйлар. Ә уку җиңел бирелмәгәннәр өчен юнәлеш бирүче укытучы булмаганда, белем үзләштерүдә кыенлыклар туарга мөмкин. Дистанцион уку укучыдан гына түгел, өйдәгеләрдән дә дисциплиналы булуны сорый. Бүгенге заман белән бергә атлап, аның таләпләренә җавап бирердәй ысуллар кулланып, укытуга һәр укытучы гына түгел, ата-ана һәм балалар да әзер булырга тиеш.

Дистанцион укуга вакытлы гына дип карарга кирәкми. Башка илләрдә онлайн укыту тәҗрибәсе күптән оештырылган һәм оста файдаланыла.  Дистанцион уку белән беррәттән электрон уку да еш кулланыла. Мәктәптә уку барышында укучыларга өстәмә биремнәр электрон әсбаплардан да бирелә. Соңгы ике елда дистанцион уку буенча платформаларда сыйфатлы материаллар шактый өстәлде. Татар теленнән кала, башка фәннәрне укыту өчен “Учи.ру”, “ЯКласс”, “Российская электронная школа” кебек платформалар аша темаларны үзлектән һәм дистанцион үзләштерү мөмкинлеге бар. Онлайн дәрес материаллары дистанцион уку өчен генә түгел, балаларның төрле сәбәпләр аркасында мәктәпкә килә алмаган очракта, шулай ук, киләчәктә дәресләрдә дә кулланып булачак.

Кайбер югары уку йортларында читтән торып уку белән беррәттән, дистанцион уку да оештырылган. Яшьләр өчен  икенче югары белемне дистанцион рәвештә алу  мөмкинлеге тудырылган. Интернет укучыларга компьютер ярдәмендә электрон китаплар, энциклопедияләр, гомумән, күп төрле мәгълүмат белән эшләргә мөмкинлек тудыра.

Педагоглар өчен, үзбелемеңне күтәрү, үз белемең өстендә эшләү - заман таләбе. Укытучылар өчен дистанцион белем алу  иң кулай вариант. Соңгы ике елда белемне арттыру курсларын үтүче укытучылар барысы да дистанцион рәвештә белем алдылар.

Дистанцион уку һич кенә дә мәктәпкә йөреп укуны -  «мәктәп, парта, укытучы» режимын алыштыра алмый. Укытучының баланың күзенә карап дәрес бирүенә җитәме соң? Дөньялар тыныч, кешелек дөньясы исән-имин булып, гасырлар буе килгән ысул белән белем алырга булсын. Ә дистанцион белем алу - белем алуның бер юнәлеше булып калсын.

Гималтдинова Г.Г., Тукай урта мәктәбе