Буыннардан буыннарга хат...
занимательные факты

Тухватуллина Ильхамия Минхатибовна

Буыннардан буыннарга хат...    (Сугыштан кайтмаган бабама хат)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл buynnardan_buynnarga_hat.docx18.37 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

                                                                   72нче урта мәктәбенең

                                                                               туган тел укытучысы

Төхвәтуллина Илһамия Минхатиб кызы

Буыннардан буыннарга хат...

Кадерле бабам,  сиңа күптәннән үземнең күңелемдә йөрткән уй-фикерләремне җиткерәсем килгән иде. Шул көн килеп җитте.

Бабам, син хәтта балаларыңнан “әти” сүзен дә ишетә алмыйча, дошманга каршы көрәштә һәлак булгансың. Шушы сүзне алар гомер буена әйтергә тилмереп яшәделәр. Синең турында сөйләшкәндә, әтинең күзләре яшьләнсә дә, синең белән горурлануы сизелеп тора иде. Горурланырлык та шул...

“Әтине гадел, намуслы булганы өчен авылда, авылда гына да түгел, тирә-күрше авылларда да хөрмәт итәләр. Сугышка кадәр колхозда “счетовод” булып эшли. Хәзерге хисапчы кебек булгандыр инде ул. Берничә генә сыйныф белеме булган килеш, шундый җаваплы эш башкара. Хисап эшенә сәләт безгә әтидән күчкәндер”. Шундый истәлекләре белән бүлешкән чаклары күп булды...

Дошман яу белән килгәч, беренчеләрдән булып Ватанны сакларга фронтка китеп бара. Дошман ядрәсе тиеп, яраланып кайта бабам. Барырга тиеш булмаса да, үзе теләп янәдән сугышка китеп бара. Намусы кушкандыр инде. “Әгәр китмәгән булса, ...”, дип гел сөйләвеннән туктап кала иде әтием.

Шулай шул, язмыш бик иртә сыный аларны. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән аның балачагы. Әтиле балалар, әтиләренә карап куанышсалар, ятим балаларга кемгә әти диеп дәшәргә белмичә сугыш китергән газап-михнәткә түзеп яшисе генә кала. Сугыштан соң беркемгә дә рәхәт булмаган, ә ятимнәргә икеләтә авыр. Яшьтәшләре уенга чыкканда, авыл инешенә ташбаш, кызылканат тотарга йөргәндә, ул кызыгып карап кала торган булган. Әти дә алар белән йөгергән, уйнаган булыр иде, ләкин аның әнисенә булышасы- бакча казыйсы, дөм сукыр, көн яктылыгын да күрмәгән апасына күз-колак буласы бар. Ул бит әнисенең уң кулы, бердәнбер терәге, таянычы. Әтисезлекне тормыш гел искәртеп торган. Яшүсмер чакта да “әтилеләр” арасында аларны кыерсытучылар аз булмаган. Әбине борчымас өчен, качып елаган чаклары күп булган аның. “Их, әти исән кайткан булса”, - дип күпме яшь түккән икән ул? Ничек кенә язмыш сынамасын, әтием сынмаган, сыгылмаган.

Бабам, әтием гомере буе синең кебек гадел, харәмгә кермичә, намуслы булып яшәде. Син сугышка киткәндә әбием балалары белән авылның бер ялгыз яшәүче карчыгында “өйдәш” торып калган бит. Әти һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач, колхозның төрле эшләрендә эшли. Казанга барып  кирпеч, тире эшкәртү заводларында авыр эшләрдә хезмәт куеп,  йорт җиткереп, авылның үзе кебек гади, тырыш матур кызы белән тормышын бәйли. Бабам, мин үземне белә башлаганнан бирле, әти ятим балаларны гел яклап, аларга ярдәм итеп яшәде. Бу – ятимлек ачысын татыган кешенең йөрәк кушуы,  изге гамәле булгандыр.

Бабам, син ятып калган җирләрдә кабат тыныч түгел, тарих кабатлана. Якташларыбыз, яшь ир-егетләр, илебез тынычлыгы өчен аяусыз көрәшкә китте.  Кем уйлаган, безнең хәзерге тормышта, балалар әтиләрен сугыштан көтәр дип. Шул сабыйларга карагач, йөрәк әрни. Алар да әтием кебек ятимлек ачысын  татымасыннар иде. Дөньялар имин булсын, җир йөзендә тынычлык урнашсын иде!

Бабам, улыма да синең турында сөйлим, һәр ел аның белән “Үлемсез полк” акциясендә катнашабыз. Синең фотосурәтеңне алып шәһәр урамнарыннан үтәбез.

         Тыныч йокла, бабам, синең исемгә тап төшермичә яшәргә сүз бирәбез. Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, урамнар буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән - барысы өчен дә без сезгә бурычлы.

Киләчәккә изге теләк телик,

Ятим үсмәсен безнең балалар!

Шатлык белән яшәү насыйп булсын,

Күкләребез аяз булсыннар!