Татар халык ашлары
творческая работа учащихся

Кашапова Фирүзә Фәнил кызы

Татар халык ашы – кыстыбый

Максат: татар халык милли ризыгы булган кыстыбый тарихы белән танышу, пешерү серләренә өйрәнү.

Бурычлар:

  1.  халкыбызның милли ризыклары турында белемнәрне киңәйтү;
  2. татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, дусларыңа карата игътибарлы була белергә өйрәнү;
  3. күмәкләшеп эшләгән эшнең нәтиҗәле булуына ирешү.

Эшебезнең актуальлеге:  татар халкының аш-сулары - милләтебезнең традицион кухнясы. Ул популяр һәм бөтен дөньяда билгеле. Татар халык ашларының бик күп төрләре билгеле. Минем уйлавымча, кулинар ризыкларны килеп чыгышлары буенча белергә һәм аерырга кирәк, чөнки без башка милләтләр (рус, чуаш, мордва, башкорт һ. б.) арасында дус – тату яшибез.

Нәтиҗәләр: татар милли  ризыклары турында күбрәк белсәк, милли традицияләрне, ата-бабаларыбызның кулинар рецептларын саклап калу һәм үсеп килүче буынга тапшыру мөмкинлеге күбрәк булачак.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_s_video_ochpochmak.pptx2.77 МБ
Файл buklet.docx583.95 КБ
Файл kystybyy_pesherbez.docx169.82 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Милли ризык – өчпочмак

Слайд 2

1.Кереш 1.1. Теманың актуаль леге 1.2. Проектның максаты 2. Төп өлеш 2.1. Алынган мәгъ лүматның теориясе һәм анализы 2.2. Әзерләү технологиясе 2.3. Ризыкны ң әһәмияте 2.4. К улинария эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләре 2.5. Ингредиентлар 3. Нәтиҗә 3.1. Башкарылган эшкә анализ 3.2. Төп нәтиҗәләр Кулланыла торган әдәбият

Слайд 3

1. Кереш 1.1. Теманың актуаль леге Әлеге проектыбыз туклануга каршы көрәш мәсь әләсенә уңай карауга багышланган . Һәр халыкның кулинария сәнгате үзенең милли традицияләренә бик бай . Милли татар ашлары составы бөртекле культуралардан һәм ит-сөт юнәлешендәге продуктлардан тора . Татар милли ризыгы өчпочмак - чүпрәдән , сирәгрәк төче камырдан пешерелгән , бәрәңге , ит , кагыйдә буларак , сарык ите һәм суган эчлеге салынган ризык . Өчпочмак -татар халык ашларының символы . Татарлар борынгыдан игенчелек белән шөгыльләнгәннәр һәм терлек асраганнар . Бөртекле культураларның йогынтысы татарларда һәрвакыт терлекчелек белән бергә барган . Әмма татарларның иң яраткан ите булып сарык һәм сыер ите саналган .

Слайд 4

1.2. Проектның максаты 1 . Өчпочмак әзерләүнең җентекле рецептын булдырырга . 2. Өчпочмак әзерләү буенча белемнәрне , күнекмәләрне киңәйтергә һәм ныгытырга . 3. Татар кухнясы традицияләрен өйрәнергә . 4. Өчпочмак әзерләүдә нинди үзенчәлекләр барлыгын ачыкларга . 5. Татар халкы мәдәниятендә һәм традицияләрендә өчпочмакның ролен тикшерү . 6. Дөнья кулинариясендә өчпочмакның урыны мөһим булуын өйрәнү .

Слайд 5

2. Төп өлеше 2.1. Алынган мәгълүматның теориясе һәм анализы Өчпочмак -татар теленнән тәрҗемә иткәндә өч почмакны аңлата . Әлеге проектта без ике төрле камырдан : төче һәм чүпрәдән әзерләү ысулларын тасвирлыйбыз .

Слайд 7

3. Йомгаклау 3.1. Башкарылган эшкә анализ Татар өчпочмакларын башка пирожкилар , бигрәк тә фаст- фудлар белән чагыштырып булмый . Халыкның гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау бик мөһим . Аларны әзерләү рецептларын югалтырга ярамый һәм алдагы буынга тапшырырга онытмаска кирәк . Башкарылган эшне анализлап , без нәтиҗә ясадык : халык йолалары бик кызыклы һәм безнең ата-бабаларыбыз тарихы турында сөйли алалар ; үз кулларың белән әзерләнгән ризык кибеттәгегә караганда яхшырак , чөнки син аңа мәхәббәтеңне , белемеңне һәм осталыгыңны саласың . Х әзер без бу ризыкны кунакта , туганнарда әзерли алабыз . Э шне башкару барышында кайбер кыенлыклар белән очрашырга туры килде һәм , безгә калса , аларны хәл итә алдык .

Слайд 8

3.2. Төп нәтиҗәләр Кеше тормышында туклану-сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим өлеше . Болгарларның , русларның кулинария традицияләрен үз эченә алган татар халык ашлары көндәлек һәм бәйрәм өстәлләренең төрле ризыкларына бай. Татар халкының кунакчыллыгы шулай ук аларның кулинар традициясенең мөһим өлеше булып кала.

Слайд 9

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

C:\Users\Мустафины\Desktop\Downloads\IMG-20250920-WA0071.jpg

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре  7-нче урта гомуми белем мәктәбе

«Татар милли                  ризыгы

- өчпочмак»

C:\Users\Мустафины\Desktop\Downloads\IMG-20251012-WA0107.jpg

              2025 ел

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

— Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

Эчпочмак, рецепты на RussianFood.com: 8 рецептов

Тәэсирләр

2016 елда «Туган авылым» милли комплексында өчпочмак һәйкәле куелган. Иң атаклы татар бөккәне скульптурасы зур булмаган постаментта тора, аның биеклеге һәм киңлеге - ике метр чамасы. «Тәмле Казан» фестивалендә 91 см зурлыгындагы 24 килограмм өчпочмак пешерделәр. Пирог биш сәгать әзерләеләр, аңа 13 кг тест, 9 кг бәрәңге, 6 кг сыер ите һәм 4 кг башлы суган әзерләнде. Татарстанда экстремаль машина йөртү буенча “Өчпочмак”

«Өчпочмак» исеме ике татар теленең «өч» (өч) һәм «почмак» (почмак) сүзләреннән килеп чыга. Сүз сүзгә-сүз "өчпочмак" дип тәрҗемә ителә. Символик әһәмияткә ия: Өчпочмаклы формада берничә аңлатма булырга мөмкин: Семья: Һәр почмакны гаилә әгъзалары - ата, ана һәм бала тәшкил итә. Борынгы символ: Шулай ук өчпочмак борынгы тормыш, үлем һәм яңарыш символын аңлата ала. Эчлекнең үзенчәлеге: Ит, бәрәңге һәм өчпочмак эчлеге өчен суган эчкә чи килеш салына. Бульон белән өстәмә: Үзәктә пирожка бар, тишек аша кайнар шулпа сибәләр. Булыр алдыннан, бульонны эчкә сеңдерер өчен пөхтә итеп пирожок кисәләр. Тарих: кайбер чыганаклар XIII гасырда өчпочмак барлыкка килүнең фаразланган чорын хәтерләтә



Предварительный просмотр:

Татар халык ашы – кыстыбый

Максат: татар халык милли ризыгы булган кыстыбый тарихы белән танышу, пешерү серләренә өйрәнү.

Бурычлар:

  1.  халкыбызның милли ризыклары турында белемнәрне киңәйтү;
  2. татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, дусларыңа карата игътибарлы була белергә өйрәнү;
  3. күмәкләшеп эшләгән эшнең нәтиҗәле булуына ирешү.

Эшебезнең актуальлеге:  татар халкының аш-сулары - милләтебезнең традицион кухнясы. Ул популяр һәм бөтен дөньяда билгеле. Татар халык ашларының бик күп төрләре билгеле. Минем уйлавымча, кулинар ризыкларны килеп чыгышлары буенча белергә һәм аерырга кирәк, чөнки без башка милләтләр (рус, чуаш, мордва, башкорт һ. б.) арасында дус – тату яшибез.

Нәтиҗәләр: татар милли  ризыклары турында күбрәк белсәк, милли традицияләрне, ата-бабаларыбызның кулинар рецептларын саклап калу һәм үсеп килүче буынга тапшыру мөмкинлеге күбрәк булачак.

Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын:
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янына — чәкчәк,
бавырсак һәм кош теле,
Ризыклар төрле-төрле:
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
гөбәдия һәм коймак.
 Һәркемгә чыгар өлеш:
Бар кыстыбый һәм бәлеш!

      Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның яшәешенә бәйле булган. Татар халкы милли ашларга бик бай һәм алар бөтен дөньяга танылган.  Ләкин без кайвакыт үзебезгә таныш һәм яраткан ашамлыкларның чын мәгънәсендә татарча булуын сизмибез. Әкренләп без ата-бабаларыбызның искиткеч милли традицияләрен һәм кулинар рецептларын онытабыз, чөнки татар халкы мәдәниятенә башка культураларның йогынтысы бүгенге көндә бик көчле. Без, чын татар кешеләре булуыбыз белән горурланып, үз милләтебезнең гореф-гадәтләренә сак карарга тиешбез. Шуңа күрә без тормышыбызда үз халкыбызның ризыкларын кулланырга тиеш кенә түгел, ә аны тәмле һәм файдалы итеп әзерләргә дә тиешбез. Ризыклар мәхәббәт белән әзерләнергә, матур итеп бизәлергә һәм файдалы булырга тиеш. 

        Татар халкының кулинар сәнгате милли традицияләргә бик бай. Элек –электән татарларның ризыклары төрле-төрле һәм тәмле, туклыклы һәм искиткеч зәвыклы булган. Татар ризыгын ашап  караучыларның барысын да гаҗәпләндергән бу. Гореф-гадәтләр тәэсирендә, чын мөселман, татар ризыклары булып саналган ризыклар башка милләтләргә дә күчкән. Татар милли ризыкларының үзенчәлекләрен саклап калу максатында, шушы темага проект эше алдык.

      Татарлар туклыклы һәм мул ризыклар белән генә түгел, юмарт кунакчыллык белән дә дан тоткан. Борынгы йола буенча, кунаклар алдына һәрвакыт иң тәмле ризыклар  гына куелган. Сөйкемле хуҗалар өстәлгә ширбәт, шикәр, чәкчәк,  бавырсак, кош теле, баллы талкыш каләвә, юкә балы куйганнар һәм хуш исле чәй белән сыйлаганнар .

        Бүген без үзебезнең яраткан милли ризыгыбыз - кыстыбыйга тукталасыбыз  килә. Менә бу инде чын татар ризыгы. Аны мөстәкыйль ризык итеп тә ашарга мөмкин, чәй янына да, ипи урынына, аш янына бирергә дә мөмкин  Кыстыбый - бик тәмле һәм туклыклы, шул ук вакытта әзерләргә артык катлаулы булмаган татар милли ашы. Кайбер җирдә кыстыбыйны  күзикмәк,  якмыш  та диләр. Гадәттә, аны төче камырдан әзерлиләр. Кыстыбый эченә төйгән бәрәңге, тары боткасы, төйгән киндер орлыгы, мәк һ.б. эчлек салалар.

        

Кыстыбый пешерү этаплары:

     Бит каты итмичә генә төче камыр басалар да, бераз тоткач, кисәкләргә бүлеп, юка гына итеп җәяләр, җәемнәрне кызган табада, майламыйча гына, башта бер, аннары икенче  ягын әйләндереп пешереп алалар, суынмасын һәм катып китмәсен өчен, берсе өстенә берсен өеп, тастымал белән каплап куялар. Чөнки суынса, урталай бөкләгәндә сынарга мөмкин.
     Кыстыбый эченә салу өчен, бәрәңге пешереп, кайнар килеш төяләр, тәмләндерер өчен кайнар сөт, сары май, майда кыздырылган суган салып болгаталар.
      Әзер җәемнең яртысына бәрәңге боламыгы ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар. Кыстыбыйны, эрегән май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.
1 кыстыбыйга 75 г камыр, 100 г бәрәңге, 20 г суган, 20 г сөт, эченә салырга һәм тышын майларга 20 шәр г атланмай кирәк.

Нәтиҗә

      Хәзерге вакытта халыкта милли ашларга ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә дә милли кулинариянең искиткеч рецептлары гына түгел, ә халыкның кунакчыллыгы да сакланып калган. Татар милли өстәленең төп сыйфатларын түбәндәгечә: ашау-эчүнең күплеге һәм ризыкларның төрлелеге, икмәк, коймак, пирог, боткалар куллануга ихтыяҗ, беренче сыек ризыкларның он әйберләре белән бизәлеше, камыр ризыкларының төрлелеге, бәйрәм һәм кунак өстәленең муллыгы, варенье, печенье, прәннек, торт һәм башкалар. Татар аш-сулары үзенең гади һәм нәзакәтле  ашамлыклары, аларның гадәттән тыш тәмле һәм туклыклы булуы белән аерылып тора. Халкыбызның гореф-гадәтләре бик кызыклы һәм безнең бабаларыбызның тарихы турында сөйли ала.

    Ә инде кыстыбыйны без, бик яратабыз һәм аны әзерләү безгә авыр булмады. Эшне үтәү барышында кайбер кыенлыклар белән очрашырга туры килде һәм, минемчә, аларны җиңә алдык. Иң мөһим - безнең милли традицияләрне дәвам итүебез, үзебезнең мәдәниятне үстерүебез.

C:\Users\Мустафины\Desktop\1679675546_food-pibig-info-p-tatarskoe-blyudo-kistibii-s-kartoshkoi-obo-1.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык ашлары

Рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Хәзерге компьютерлар заманында дәресләрдә информацион технологияләрне кулланмау мөмкин түгел. Компьютерларны язучыларның тормыш юлын һәм иҗ...

Татар халык ашлары

Татар халык ашларына багышланган "Могҗизалар кыры" уены...

Татар халык ашлары

презентация...

Презентация "Татар халык ашлары"

Иллюстрации с названиями блюд  можно использовать на уроках по темам "Минем туган көнем" в 5 классе, в 6 классе ....

Татар халык ашлары. 1 сыйныф. Рус төркеме. Р.З. Хәйдарова дәреслеге.

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....

Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Б...