А.Алиш "Алдакчы Наил" хикәясе.
план-конспект по теме

Мухаметзянова Ризида Мухаметзяновна

 

1. А.Алишның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү, хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.

                2. Укучыларның үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешү.

                3. Ялганның төрле булуын һәм ялганларга ярамавын төшендерү, укучылар холкында уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon a.alish_aldakchy_nail.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку. 4нче А сыйныфы, татар төркеме.

Тема: А.Алиш “Алдакчы Наил” хикәясе.

Максат: 1. А.Алишның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү, хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.

                2. Укучыларның үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешү.

                3. Ялганның төрле булуын һәм ялганларга ярамавын төшендерү, укучылар холкында уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: А.Алиш портреты, язучы китапларыннан күргәзмә, әкиятләренә иллюстрацияләр, әкият исемнәре язылган таблицалар, слайдлар, компьютер, хәрефле таблицалар.

Материал: “Мәгариф” 2008 №4,8; “Ачык дәрес” 2008 №7,9; “Ялкын” 2008 №9; “Мәгърифәт” 2008 №42;”Салават күпере” 2008 №8,9; “Мәйдан” 2008 №9, “Сабантуй” 13 сентябрь, 2008 ел. №37.

Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү.

  1. Исәнмесез, укучылар!
  2. Исәнмесез, саумысыз!
  3. Хәерле көн, балалар!
  4. Имин булсын көнегез!
  5. Кәефләрегез ничек?
  6. Кояшлы иртә кебек,
  7. Тукай телен, анам телен
  8. Өйрәнергә дип килдек.

  1. Бүгенге дәрес гадәти дәрес кенә түгел. Безнең дәрескә күп кенә кунаклар керде. Дәрестә актив катнашыгыз, сорауларга уйлап, төгәл һәм тулы итеп җавап бирегез. Игътибарлы булыгыз!

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
  1. М.Җәлил “Дуска” шигыре.
  1. Бүгенге дәресебезне герой шагыйрь М.Җәлилнең “Дуска” шигыре белән башлап җибәрербез. Әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Ул кемгә багышланган? Игътибар белән тыңлагыз.

Нургаязова Алсу сөйли.

  1. Дөрес укучылар, шигырь дус кешегә, иптәшкә багышланган. М.Җәлил бу шигырен үзенең дусты А.Алишка багышлап язган. Укучылар, бүгенге дәресебездә без татар халкының тагын бер танылган, күренекле балалар язучысы Абдулла Алашның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләшербез, аның “Алдакчы Наил” хикәясе белән танышырбыз.

  1. Мәхмүт Хөсәен язган шигырь юллары бүгенге дәресебезнең эпиграфы булыр (хор белән уку.)

Эпиграф:

Язучы да Алиш, батыр да,

Яуда яшен сыман яшьнәгән!

Ил алдында тик бер тапкыр да:

“Мин батыр” – дип гайрәт чәчмәгән.

Мәхмүт Хөсәен.

  1. Биографик белешмә бирү.

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908нче елның 15нче сентябрендә Татарстан республикасы Спас районы Көек авылында туа. Әтисе – Габделбари күбрәк хуҗалык эшләре башкарган: иген иккән, умартачылык белән шөгылләнгән. Әнисе – Газизә авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган, әдәбиятны бик яраткан, шигырьләр чыгарган.

А.Алиш кечкенәдән бик сәләтле бала була, тырышып укый, фәннәрне бик яхшы үзләштерә. Башлангыч белемне ул әти-әнисеннән ала. Ямбакты мәдрәсәсендә укый, Спас җидееллык рус мәктәбен тәмамлагач, Казан җир төзү техникумында белем ала. Биредә укыганда ул әдәбият белән аеруча кызыксына башлый. Иң беренче язган “Капкорсак патша” әкияте “Пионер каләме”( хәзерге вакытта “Ялкын”) журналында басылып чыга. Алиш шушы вакытта укучылар белән тыгыз элемтә урнаштыра. Мәктәпләргә еш бара. Бу еллар – язучының иң күп иҗат иткән чоры.

Бөек Ватан сугышы башлангач, А.Алиш фронтка китә. Ләкин ул 1941нче елның 12нче октябрендә фашистлар кулына әсирлеккә төшә. Бик авыр шартларда да Алиш фашизмга каршы көрәшен туктатмый, аларның ерткычлыгын фаш итә торган шигырьләр яза.

1944нче елның 25нче августында М.Җәлил белән бергә А.Алиш һәм аларның көрәштәш дуслары фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

  1. Китап күргәзмәсе белән таныштыру.

А.Алиш – татар балалар әдәбиятын үстерү өчен зур тырышлык куйган, югалтмас эз калдырган әдип. Аның шигырьләрен, мавыктыргыч әкиятләрен яратып укыйлар. Шуның өчен дә халык аны зурлый, хөрмәт итә һәм горурлык белән искә ала. А.Алиш һәм башка җәлилчеләрнең исемнәре мәңгелек.

  1. Уен “Парын тап”

 - Хәзер без сезнең белән “Парын тап”уенын уйнарбыз. Минем кулымда А.Алиш әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр, ә тактада әкиятләрнең исемнәре. Аларның парларын табып урнаштырырга кирәк.

  1. “Нечкәбил”
  2. “Чукмар белән Тукмар”
  3. “Сертомас үрдәк”
  4. “Капкорсак патша”
  5. “Бикбатыр белән Биккуркак”
  6. “Куян кызы”
  7. “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”
  8. “Койрыклар”
  9. “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”
  10. “Бал корты һәм шөпшә”
  1. А.Алишның бер шигыре белән танышырбыз.

Җиһаншин Әсхәт “Ярканат” шигырен сөйли.

  1. Физкультминутка.
  2. “Алдакчы Наил” хикәясе өстендә эш.
  1. Сүзлек эше.

җем-җем – мерцать

кырый – край

гаҗәпләнергә - удивляться

сай – мелкий

сөйрәргә - тащить

калкырга – всплывать

  1. Укытучының үрнәк укуы.
  2. Эчтәлеге буенча фикер алышу.
  1. Хикәя сезгә ошадымы?
  2. Сез дә эссе җәй көннәрендә су коенырга яратасызмы?
  3. Кайсы сулыкларда коенасыз?
  4. Кукмара районы территориясендә тагын нинди елгалар ага?
  5. Зур елга, тирән сулыклар янына кемнәр белән генә барырга ярый?

  1. Төркемнәрдә эшләү.

1нче төркем. Ниөчен хикәя “Алдакчы Наил” дип атала?

2нче төркем. Наил иптшләрен ничек алдый?

3нче төркем. Шул ялганы аркасында ул нинди хәлгә дучар була?

4нче төркем. Ничек уйлыйсыз: Наил үзенә нинди сабак алыр?

5нче төркем. Наилгә нинди киңәш бирерсез?

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
  1. Мәкальләр өстендә эш.
  1. Наил кебек кызык булганнарга нинди мәкаль кулланып булыр иде?

Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.

  1. Ялганлауның начар гадәт булуы турында халык мәкальләрендә ачык итеп әйтелә. Тагын нинди мәкальләр әйтә аласыз?

Алдыйм дигән үзе алданыр.

Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.

Бер ялганыңны кайтарып алыр өчен кырык дөреслек эшләргә кирәк.

Ялган сөйләсәң – тотылырсың,

Дөресен әйтсәң – котылырсың.

У лжеца загорелся дом – никто не поверил.

Плоха та шутка, в которой нет половины правды.

Мәкальләр проектор аша күрсәтелә, дәфтәрләргә язып куела.

2. Хикәяне сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш.

  1. гөжләп уку;
  2. пышылдап уку;
  3. күз йөртеп уку;
  4. “чылбыр” буенча уку.
  1. Дәресне йомгаклау.
  1. Тест эшләү.

А.Алиш иҗаты буенча тест.

1. А.Алишның туган елы.

а) 1915нче ел;

ә) 1908нче ел;

б) 1906нчы ел.

2. А.Алишның туган авылы.

а) Мостафа;

ә) Кызылъяр;

б) Көек.

3. А.Алишның әнисенең исеме.

а) Габидә;

ә) Газизә;

б) Гайникамал.

4. А.Алишның иң беренче язган әкияте.

а) “Капкорсак патша”;

ә) “Бикбатыр белән Биккуркак”;

б) “Куян кызы”.

5. А.Алишның иң беренче басылып чыккан китабы.

а) “Нечкәбил”;

ә) “Пионер каләме”;

б) “Отряд флагы”.

6. М.Җәлилнең 1943нче елда А.Алишка багышлап язган шигыре ничек атала?

а) “Иптәшкә”;

ә) ”Сабыйга”;

б)”Дуска”.

7. “Нечкәбил” әкиятендәтөп герой кем?

а) Шөпшә;

ә) Черки;

б) Бал корты.

8. Фашист палачлары Абдулла Алишны кайчан гильотинада җәзалап үтерәләр?

а) 1945нче елның 5 маенда;

ә) 1944нче елның 1 июлендә;

б) 1944нче елның 25 августында.

9. Язучыга һәйкәл кайда куелган?

а) Казанда;

ә) Көектә;

б) Спаста.

  1. Нәтиҗә ясау.
  1. Бүгенге дәрестә ялганның соңы яман булырга да мөмкин иеәнлеген белдек. Наил кебекләргә К.Насыйриның “Тәрбия кагыйдәләре” нигезендә тәрбия бирергә киңәш итәм

Ялганчылык белән аты чыккан кеше һәрникадәр тугры сүз әйтсә дә, ышандырмыйдыр. Бер мәртәбә ялганчылыгың сизелсә, чын сүзеңә дә ышанмас булырлар.

Человеку, прослывшему лжецом, не поверят, если даже слова его – чистейшая правда. Соврешь один только раз – а доверия лишишься на всю жизнь.

  1. Билгеләр кую.

  1. Өй эше бирү.

План буенча эчтәлеген сөйләргә.

  1. Саубуллашу.