Открытый урок по родному языку на тему:"Моя семья"
план-конспект по теме

1.Организация урока.

2.Введение в новую тему.

3.Работа над новым материалом.

4.Физкультминутка.

5.Работа над стихотворением Резеды Валиевой  "Дәү әнием".

6.Игра  "Вкусные слова".

7.Итог урока.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_moya_semya.docx29.28 КБ

Предварительный просмотр:

               Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

                      «Параньгинская средняя общеобразовательная школа».

                Открытый урок по родному языку на тему:

                                  «Моя семья»

                                                      Урок разработан учителем

                                                                      родного языка и литературы

                                                                      Мингазовой Розалией

                                                                      Радиковной

                                         

                                                       п.Параньга

                                                      Республика Марий Эл

-1-

Тема:             Моя семья (Минем гаилә)

Максат: укучыларда әти-әни,әби-бабай,туганнарга карата олы      

               ихтирам,хөрмәт,мәхәббәт хисләре тәрбияләү,аларның

               кадерен белү теләге уяту;укучыларның иҗади сәләтлә-

               рен үстерү;сөйләм телен баету.

Җиһазлар: балаларның иҗади эшләре,магнитофон,татарча китаплар.

                               Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

-Хәерле көн,укучылар,кунаклар!Дәресебезне башлыйбыз.

Мәктәп бүген гөрләп тора

Шаулап тора,күрегез.

Без бит дәрескә җыелдык

Әллә шуны белмисез.

Нигә бүген мәктәптә

Бик күңелле,бик ямьле?

Чөнки бүген дәрескә

Әти – әниләр килде.

2.Яңа тема өстендә эш.

Һәр мизгелне ямьле-якты итеп

Әти-әни атлый янәшә

Кирәк чакта юл күрсәтеп безгә

Назлы итеп алар эндәшә.

-Бүген безнең дәрестә сүз гаилә турында,туганнар турында барыр.Дәреснең темасы “Минем гаилә”.

-Гаилә дигән сүзне ишеткәч,сез кемне күз алдына китерәсез?

                                             -2-

-Нәрсә соң ул гаилә?

-Сез аны ничек аңлыйсыз?(әти,әни,әби,бабай,мин)

-Балалар,сез бик дөрес уйлыйсыз.Мин дә сезнең белән килешәм.

Ә менә хәзер тактага карагыз әле.Нәрсәләр күрәсез?

әни         әти        әби        бабай        бала        онык        оныкчык

-Барлыгы ничә кеше була?

-Ә русча ничек була?

-Рус телендә гаилә – семья була.

-Үткән дәрестә без 7 гаилә әгъзасы турында бик кызыклы шигырь укыган идек.Шуны искә төшереп алыйк.(яттан Адилия сөйли).

Безнең гаилә

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул, 
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

-Молодец!Шигырьне кем язган?(Г.Тукай)

-Балалар,гаиләбезнең иң якын кешесе кем?

-Дөрес,әниләр.

Дөньяда иң якын кеше

Әниләр,һәркем белә.

Аларның җылы сүзләре

Җанга рәхәтлек бирә.

-Әйе,әниләребез безне якты дөньяга китерәләр,иркәлиләр.Алар – иң якын кешебез.Шул иң якын кешебез турында шигырь тыңлап үтик әле.

                                               

                                                -3-

«Әниемә бүләк»

Иртән торып юындым да

Чәчемне тарап үрдем.

Матур күлмәгемне киеп,

Мин мәктәпкә йөгердем.

Үстергән гөлләрем күп тә,

Кайсын сайлап өзәргә?

Әниемә буләк итеп

Бәйләм итеп төзәргә?

Ал чәчәкләрне өздем дә,

Әниемә мин бирдем.

Йөзләрендә балкып торган

Шатлык нурлары күрдем.

-Без бу дәрескә алдан әзерләндек,кадерле кешеләребез турында иншалар яздык,рәсемнәр ясадык.Хәзер әниләр турында бер сочинениены укып китәбез.

-Амира безнең кадерле әниләргә бүләк итеп җыр җырлый.(“Туган көнең белән әнием”)

-Рәхмәт.

-Ә икенче кадерле кешебез – әтиләр.Авырлыклардан,җил- яңгырлардан саклаучылар.Алар өебезнең ныклы терәге.

Шигырь «Кочагына чумабыз”

        Кулыннан килмәгән эше юк,                      

        Булдыра ул барсын да.                                      

        Ничек шома бармасын                                      

        Әти кулы тисен дә.

        Безне яраткан чагы да,

        Сүккән чагы да була.

        Нинди сорау бирсән дә

        Әти җавабын белә.

        Кайчакларда сиздермичә,                              

        Башыңнан сыйпап үтсә,                                    

        Рәхәт булып китә шунда                                    

        Әтинең кулы тисә.                                              

                                               -4-  

        Барыбыз да яратабыз,

        Кочаклыйбыз,үбәбез.

        Эшеннән кайтып керсә,

        Кочагына чумабыз.

-Әтиләребез турында бер инша һәм шигырьләр тыңлап  үтик.

 1)    Әти янымда булганда                                                                            

        Бернәрсәдән курыйкмыйм мин.

        Аның сүзе миңа закон-

        Әтиемне тыңлыйм мин.

 2)    Әти – безнең терәгебез,

       Әти безне яклаучы.

       Авырлыклар китермичә

       Давыллардан саклаучы.

3)    Яшәсен әти-әниләр,

       Сәламәт һәм шат булып

       Кызларының, улларының

       Кадерлеләре булып.

4)    Бәхетле без бу дөньяда

       Әти – әни булганга

       Туган җирем күкләренең

        Күге аяз булганга.

5)     Бәхет кайда?Безнең өчен

        Ул бары янда гына

        Әти – әниле булу

        Зур бәхет була безгә!

3.Физкультминутка

Матур сүзләр уйладык.

Ял итәргә туктадык

Җилкәләрне турайттык

Тирән итеп суладык.

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннан соң сикердек.

Сузылдык – киерелдек.

                                             -5-

Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Дәресне дәвам иттек.

4. Резеда Вәлиеваның «Дәү әни» хикәясен уку.

   Хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә кору.

5. Гаилә турында сөйләшүне дәвам итү.

                                               

-Балалар,әти белән әнине кем дәньяга китергән?Кем үстергән?Кем тәрбияләгән?(әби-бабайлар)

-Әйе балалар,әби-бабайлар,икенче төрле без аларны олылап дәү әни,дәү әти дип әйтәбез.

Дилия «Әбиемә» дигән шигырь сөйли.

         “ Әбиемә”.

Ап – ак чәчле ачык йөзле

Бик кадерле кешем бар.

Мин кайтканда, өстәл тулы

Тәмле – сые, чәк – чәк бал..

Әниемне үстергән ул,

Минем сөйгән әбием.

Арсам, талсам сыенырга

Якын кешем бар минем .

Ул үзе дә эреп китә,

Әбием , - дип эндәшсәм.

Серләремне яшермичә

Аның белән сөйләшәм

Әбиләр турында иншалар тыңлап китәбез.

«Әбиемә хат» җырын сыйныфтагы балалар җырлый.

1.Алдым кулыма кәләм

   Ни язарга мин беләм

   Авылдагы әбигә

   Хат язам әйтеп сәләм

                                             -6-

   Кушымта(2 тапкыр):

   Әбием бәгърем,хәлен ничек

   Мине сагынасыңмы?

   Озакламый җәйләр җитә

   Кайтам каршыларсыңмы?

2.Бигрәк озак үтә кыш

   Көткән чакта җәйләрне

   Төшләремдә эчәм гел

   Җиләк салган чәйләрне.

3.Күчтәнәчкә чикләвек

   Җыеп җибәргән иде

   Әйбәт итеп укырга

   Файдасы тияр диде.

Бабайлар турында иншалар тыңлау.

6. «Тәмле сүз» уены (алмадан шырпы алып якын кешеләргә матур сүзләр әйтергә).

7.Дәрескә йомгак ясау.

- Гаилә нык булсын өчен бер-берегезне,ата-ананы хөрмәт итәргә,яратып яшәргә кирәк. Әби, бабай, дәү әти, дәү әниләрнең хәлләрен белешеп торыгыз, хөрмәт итегез, бәйрәмнәр белән котлап үзегезнең кечкенә генә бүләкләрегезне дә бирергә онытмагыз.

- Сез әти-әниләрегезне куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы, чөнки киләчәктә аларның ышанычы, таянычы сез.

Дәресебез бетеп килә

Гаиләләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка открытого урока по английскому языку по теме "Семья"

        Данный урок разработан по теме "Я и моя семья" к УМК: «Английский с удовольствием»/”Enjoy English” для 2 класса. На базе новой лексики (члены семьи) учащиеся учаться...

План-конспект открытого урока по родному языку (кумыкский) в 6 классе на тему:"Склонение имён существительных по падежам","Атлыкъланы гелишлеге гёре тюрлениши"

План-конспект открытого урока по родному языку (кумыкский) в 6 классе на тему:"Склонение имён существительных по падежам","Атлыкъланы гелишлеге гёре тюрлениши"...

Открытый урок по английскому языку по теме "Моя семья" в 5 классе

Цель урока- закрепление лексики, обучение коммуникативному чтению и развитие устной речи. Урок проводится в форме путешествия по стране знаний учащихся с использованием ИКТ....

Открытый урок по французскому языку по теме "Моя семья"

Разработка открытого урока по теме: "Моя семья"" Класс: 4Оборудование: компьютер, мультимедийная презентация, раздаточный материал....

Открытый урок по английскому языку на тему "Моя семья" в 5 классе

p { margin-bottom: 0.25cm; direction: ltr; line-height: 120%; text-align: left; widows: 2; orphans: 2; } Урок обобщения и систематизации «My family»Обучающие: - систематизировать знан...