Доклад2
план-конспект урока (10 класс) по теме

Тема:  «Әдәбият дәресләрендә иҗади шәхес тәрбияләү»  (чыгыш)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad2.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Субаш урта гомуми белем мәктәбе

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Васильева Гөлназ Фазил кызы

Тема:  «Әдәбият дәресләрендә иҗади шәхес тәрбияләү»  (чыгыш)

 Татар әдәбияты дәресләрендә  һәм   түгәрәктә иҗади шәхес тәрбияләү эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан чыгыш.

Чыгышымны мин татар әдәбияты аксакалы, татар халкының күренекле халык язучысы Гомәр ага Бәширов сүзләре белән башлап җибәрәм:

                             « Әдәби тел белән эш итүчеләрне, журналист, язучы, тел галиме, әдәбиятчы, тел һәм әдәбият укытучыларын мин тәҗрибәле бакчачыга тиңләр идем. Бакчасы күкрәп үссен, игелекле булсын, уңышны мул бирсен өчен, бакчачы нинди генә әмәлләр кулланмый, ул аның әледән-әле туфрагын йомшарта, чүп үләннәрдән арындыра, ашламалар куллана, зәгыйфь үсемлекләр урынына тазаларын утырта, кирәк чагында ялгап та җибәрә, сугара, тукландыра, корткычлардан саклый.»

    Әдәбиятны юкка гына «кешелек хәтере», «тормыш дәреслеге» дип атамыйлар. Сүз сәнгате аша яшь буын һәм , гомумән, кеше үз-үзен танып белә, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә, яшәешкә, тереклеккә дәрт, стимул ала. Әдәбият- элеккеге, хәзерге һәм киләчәк буыннарны ялгаучы, бербөтен итүче чара да. Әдәби ядкәрләр кешеләрне фикер йөртергә, хисләнергә, хыялланырга, иҗатка өйрәтәләр, башкаларның кайгы-шатлыкларын, рухи халәтен аңларга ярдәм итәләр. Баланын язма һәм сөйләм телен, гомуми культурасын үстерүдә дә сүз сәнгатенең әһәмияте зур. Укучы әдәби әсәрләр аша  тормышның «ак һәм кара якларын» маңгай күзе белән түгел, ә «күңел» күзе белән  күрә башлый, геройлар тормышы белән яши һәм үзе дә шул җирлектә иҗатка тартыла.

    Мәктәптә уку чорында баланың тумыштан килгән иҗатка ихтыяҗын төрле яктан канәгатьләндерү, аның иҗади сәләтен мөмкин кадәр үстерү- һәммәбезнең көндәлек бурычы.

    Яшь буынга белем бирү, аны милли рухта тәрбияләү, балаларның милли аңын үстерү-мөгаллимнең төп бурычы. Менә шуларны истә тотып, мин дәресләрдә, класстан тыш эшләрдә балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куям. Толерант шәхес тәрбияләүнең зарурлыгын аңлап эш итәм. Бу- заман таләбе. Иҗади шәхес тәрбияләү- мәңгелек һәм катлаулы проблема. Минемчә, иҗади кеше:

- яңа проблемаларны куя һәм чишә алучы;

-яңалыкка сизгер;

-булган идеяләрне үстереп, яңаларын тудыручы;

-интеллектуаль һәм иҗади инициативалы;

-һаман яңа идеяләр эзләү процессында яшәүче;

   -конкуренция шартларында яшәргә сәләтле шәхес дигән мәгънәдә алына.                       Педагогик эшчәнлектә иҗади активлык, танып- белү активлыгы, танып-белү мөстәкыйльлеге, иҗади сәләт, иҗади эшчәнлек, новаторлык дигән сүз.

   Иҗади укучыны ничек тәрбияләргә? Гомумән, иҗадилыкны тәрбияләргә, үстерергә мөмкинме? Галимнәр фикеренчә, теләсә нинди эшчәнлеккә  өйрәнеп булган кебек иҗат итәргә дә өйрәтеп була. Әдәбият- мәктәптә шәхес формалаштыручы төп фәннәрнең берсе.  Фән буларак, әдәбият- укучыга әдәбиятны сүз сәнгате итеп аңларга, аның әдәби культурасын, зәвыгын, сөйләмен, иҗади мөмкинлеген үстерергә ярдәм итүче. Әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәтү аша без укучыларның иҗади сәләтен, интеллектуаль мөмкинлеген, дөньяви күзаллавын үстерү хакында сүз алып бара алабыз.

  Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү дигәндә, беренче чиратта, әдәби әсәрләрне бергәләп иҗат итү рәвешендә укырга өйрәтү күз алдында тотыла. Белүебезчә, укучы әдәби әсәрне турыдан-туры, автор язганча кабул итми, ә үзгәртә, чагыштырмача яңа әдәби чынбарлык барлыкка китерә. Шунысы мөһим: бары тик югары зәвыклы, интеллектуаль яктан үсеш алган, киң күзаллаулы, иҗади укучы гына әдәби әсәрне тулы итеп, анда язылганча кабул итәргә сәләтле. Димәк, сәнгатьне тулы канлы итеп кабул итәргә өйрәтү укучыларның зәвыгына да бәйле. Ул укучының интеллектын, күзаллавын, иҗади фикер йөртүен дә үстерү дигән сүз. Бу бигрәк тә татар укучыларын тәрбияләүдә әһәмиятле, чөнки хәзерге чорда татар укучысының күзаллавы, нигездә, рус телле чыганаклар ярдәмендә формалаша. Әлбәттә, моның ачык сәбәпләре бар: татарча фәнни- популяр әдәбият, укучылар өчен интеллектуаь-күзаллаулы телетапшырулар, газета-журналлар булмау һ.б.- болар тиз арада чишелешне таләп итүче проблемалар.

     Һичшиксез, әдәбият дәресләренең төп максаты- әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, эстетик һәм интеллектуаль ләззәт алырга өйрәтү. Әмма моның белән генә чикләнергә ярамый. Шул ук вакытта әдәби әсәрләр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын, аңлау- фикерләү сәләтен үстерү, әхлакый тәрбия бирү максатын да онытырга ярамый.

    Әдәбият дәресләрендә иҗади шәхес тәрбияләүнең төп бурычы- укучыларны катлаулырак сорауларга мөстәкыйль рәвештә үзләренең акыл көче белән җавап табарга өйрәтү.  Шулай ук куелган проблемага күпсанлы оригиналь чишелешләр табу, иҗади хыялларын үстерү, әдәби әсәрне беренчел, ягъни хисси(эмоциональ) катламда кабул итү мөмкинлеген үстерү.

Теләсә кайсы әсәрне укучы башта эмоциональ кабул итә. Беренче тапкыр бу кабул итү ошау-ошамау рәвешендә, икенче тапкыр әсәр тудырган хис-кичерешләр рәвешендә күзаллана. Төрле укучы бер үк әсәрне төрлечә кабул итәргә мөмкин, ягъни бер үк әсәр төрле эмоцияләр тудыра ала.  Шулай ук өлешләп бүлеп бирелгән әдәби әсәрне һәрбер бала үз фикере белән аңлатып бирә. Нәтиҗәдә бер-бер артлы дәвам ителеп, бербөтен әсәр барлыкка килә. Һәрберсенең фикере дәлилләнеп, аңлатылып барыла.  

    Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта Максимовның «Кыр чәчәкләре» картинасы буенча инша язганда, чәчәкне тартмага салып өстәлгә куям. Укучыларга ул чәчәкнең ниндилеген фаразларга тәкъдим ителә. Барлык укучыларнын да җаваплары тыңланыла.  Һәр укучыдан берничә вариант әйтүе сорала. Биредә аң һөҗүме алымы кулланырга була. Җаваплар тыңланып беткәч, тартманы ачам, чәчәкне алам. Укучыларнын биргән җаваплары искиткеч бай, эчтәлекле булды. Белгән һәрбер төр кыр һәм декоратив чәчәкләрен атадылар. Аларга хас сыйфатларны билгеләделәр. Ни өчен шундый җавап биргәннәренә аңлатма, анализ ясадылар. Әлеге төр алымда укучының бай фантазиясе күренде, кыш уртасында ямьле җәйне, чәчәк белән тулы хуш исле болынны хәтерләттеләр. Ә тартмада гап-гади ромашка чәчәге иде. Укучыларның җаваплары, чәчәкне күргәннән соң туган реакцияләре сорау-җавап алымы белән дәвам ителә.

   Әдәбият дәресләреннән тыш иҗади шәхес тәрбияләү эшен мин өч ел элек оештырылган «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгендә дә тормышка ашырырга тырышам. Бу түгәрәккә иҗади эш белән кызыксынучы, каләм тибрәтергә сәләтле балалар тартылды. Эшне балалар өчен чыга торган газета-журналлар белән таныштырудан башлыйм.

   Түгәрәк утырышларында шигырь, әкият, хикәя, мәкаләләр язу серләренә өйрәнәбез, газета-журнал битләрендәге материалларны анализлыйбыз.

    Дәресләрдә, түгәрәк эше барышында шигырь язу күнекмәләре бирүгә игътибар итәм, шигырь төзелешен өйрәтәм. Бу эшләрен туган тел, туган ил, табигать, мәктәп, әниләр, якын кешеләр турындагы темаларга яки ел фасыллары белән бәйләп алып барырга тырышам. Иң элек укучыларга шигырь юлларын башта үзем башлап бирәм, алар аны дәвам итәләр; яки дүрт юллык шигырьнең һәрбер юлындагы соңгы сүзен, рифмаларга туры китереп, үзем язып бирәм, ә балалар аны, иҗек санын югалтмыйча, мәгънәсенә игътибар итеп, язып тулыландыралар. Әлбәттә, һәр укучы да шигырь язарга сәләтле түгел. Шулай да без аларны бергәләп төзәтәбез, тиешле күнекмәләргә ия булу өчен, шигырь төзелешен өйрәнәбез. Югары сыйныф укучылары түбән сыйныфларда белем алучы дусларына ярдәм итәләр. Бер ел шөгыльләнгән укучының алга китеше уку елы ахырында күренә. Кем белә, бәлки бу укучылар арасыннан да киләчәктә менә дигән шагыйрьләр, язучылар чыгар. Ә аларның сәләтен, шигъри хисне күрә белү, үстерү, дөньяга чыгару- безнең бурычыбыз. Һичшиксез безгә, өлкәннәргә, бала күңелендә туган матур хисләрне кәгазьгә төшерү серләрен өйрәтергә кирәк. Кечкенәдән гүзәллекне тойган җаннар, үскәч кем генә булып, кайда гына эшләсәләр дә, киң күңелле, гүзәллекне якын итүче кеше булып калыр.

  «Яшь хәбәрче» түгәрәгенә йөрүче укучылар, «Алтын каләм» конкурсында елдан- ел призлы урыннар яулыйлар, «Борис Полевой» теплоходында өч көнлек сәяхәт итәр өчен путевкага ия  булдылар, Айдар Хәлимнең  «Өч аяклы ат» әсәре буенча район киночелтәре  оештырган «Газиз әнием хакына» иншалар конкурсынада Беренче дәрәҗә дипломына лаек булдылар. Шигырьләре, мәкаләләре  «Хезмәт», «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй» газеталарында басылып килә, мәктәптә чыгарыла торган «Яшьләр тукталышы» газетасының даими хәбәрчеләре дә.  Укучыларымның ңышына куанып яшәу даими эзләнергә, яңа алымнар куооанырга ярдәм итә.

     «Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп иҗади эшли белү сәләте кыйммәт», -дип әйтелә  татар халык мәкалендә. Әгәр дә балада ижади эшли белү сәләте формалашса, ул үз гомерендә меңләгән әйбер эшли алачак һәм нәрсәләр иҗат итәргә кирәклеген ул үзе дә билгеләячәк. Бигрәк тә тәнкыйть ягына да өстенлек бирәчәк. Шуңа да укучыларда иҗадилыкны формалаштыруга, үстерүгә һәм камилләштерүгә җитди игътибар кирәк.

   Шуны әйтергә кирәк: татар әдәбияты дәресләрендә иҗади фикерләүне үстерү көндәшлекккә каршы торырлык милли рухлы иҗади шәхес тәрбияләүне күз алдында тотарга тиеш.

     Күренә ки, иҗади шәхес тәрбияләү- хәзерге мәктәп алдында торган төп бурычларның берсе.  Бу бурыч төрле яссылыкта тормышка ашырыла. Әмма киләчәктә хәл ителәсе мәсьәләләр байтак әле.

 

Кулланылган әдәбият.

1.Д.Ф.Заһидуллина, М.И. Ибрһимов, В.Р.Әминова «Әдәби әсәргә анализ ясау»

1. Д.Ф.Заһидуллина « Татар әдәбиятын укыту методикасы».