Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе
методическая разработка по теме

Платонова Дамира Данияловна

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.Укучыларны эзләнү-тикшеренү эше  белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укучы үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен белдерергә өйрәнә, публика алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә, иҗади сәләте үстерелә.
Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру этаплары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fenni_eshne_oeshtyru.docx63.28 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү проблемасы уйландыра. Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бу аеруча мөһим. Ник дигәндә, мондый мәктәпләрдә белем алучы балалар арасында татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларның саны артык күп түгел. Ә укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыруда аеруча нәтиҗәле. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен, әсәрләрен эзли, иҗади фикерли.

Икенчедән, укучының төрле сүзлек, тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Укучыларда мондый күнекмәләр булдыруга игътибарны көчәйтергә кирәклеге ачык. Торган саен күбәя барган фәнни мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә.

Эшне башкару барышында кайбер укучыларда киләчәктә фән дөньясын ныклап үзләштерү теләге уяну ихтималын да күз алдыннан югалтырга ярамый. Дәресләребездә утыручы егет һәм кызлар арасында киләсе көн галимнәре дә утырырга мөмкин бит.

Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе

Узган атнада мәктәбебез үзендә зур кунакларны кабул итте. Район мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бергә безгә кунакка Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты проректоры, филология фәннәре кандидаты Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев килде. Алар “Укучыларның фәнни тикшеренү эшчәнлеген оештыру” дигән темага булган семинар эшендә катнаштылар. Бу темага шундый зур семинар үткәрү очраклы түгел. Укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү проблемасы уйландыра. Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бу аеруча мөһим. Ник дигәндә, мондый мәктәпләрдә белем алучы балалар арасында татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларның саны артык күп түгел. Ә укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыруда аеруча нәтиҗәле. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен, әсәрләрен эзли, иҗади фикерли.

Икенчедән, укучының төрле сүзлек, тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Укучыларда мондый күнекмәләр булдыруга игътибарны көчәйтергә кирәклеге ачык. Торган саен күбәя барган фәнни мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә.

Эшне башкару барышында кайбер укучыларда киләчәктә фән дөньясын ныклап үзләштерү теләге уяну ихтималын да күз алдыннан югалтырга ярамый. Дәресләребездә утыручы егет һәм кызлар арасында киләсе көн галимнәре дә утырырга мөмкин бит.

“Укымак - фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак - үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак”,- дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай. Фәнни-эзләнү эшчәнлеге барышында алынган күнекмәләр укучыга башка фән нигезләрен үзләштергә, бердәм дәүләт имтиханнарына, олимпиадаларга әзерләнгәндә зур ярдәм булачак.

Соңгы елларда республикада төрле дәрәҗәдәге күптөрле фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр еш үткәрелә. Сайлап алынган темасы буенча бай мәгълүмат туплаган, тикшеренүләр үткәреп, нәтиҗәләр ясаган баланы андый бәйгедә катнаштыра алу бик уңай күренеш. Укучы үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен белдерергә өйрәнә, публика алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә, иҗади сәләте үстерелә. Ә баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү безнең мөһим бурычыбыз булып тора.

Шуңа күрә бу юнәлештә тупланган тәҗрибәне уртаклашырга, уңышлы эш алымнары турында фикер алышырга булдык. Семинар эшен рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Шәйдуллина Ландыш Камил кызы башлап җибәрде. Аннан кунаклар мәктәбебездә эшләүче укучыларның фәнни җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштылар. Бу җәмгыятьнең җитәкчесе Әлфия Миргасыйм кызы Әхмәтова укучылар катнашкан конкурслар, фәнни-гамәли конкурслар, укучыларның эзләнү – тикшеренү эшләре турында сөйләде, эшләрнең презентацияләре белән таныштырды.

Бистәдә укучыларның сәләтләрен ачу өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Дәресләрдә, мәктәпләрдә эшләүче төрле фән түгәрәкләрендә, электив курсларда фән нигезләрен төптән өйрәнергә, эзләнү эшләре алып барырга мөмкин булса, бистәнең спорт сарайларында физик күрсәткечләрне яхшыртырга, сәламәтлекне ныгытырга, сәнгать учреждениеләрендә иҗади сәләтне үстерергә була. Татнефть ААҖнең сәләтле балалар белән эшләүче махсус фонды да бар. Фондның киң колачлы эшчәнлеге белән кунакларны бистәнең Дан музее хезмәткәре Альмира Әнәс кызы Галиәхмәтова таныштырды.

Мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе Г.С.Нуртдинова мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, Ә.И.Газизова, Д.Р.Ильина үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинарда укучылар да чыгыш ясады. 8нче сыйныф укучысы Зарипов Илназ, 10 нчы сыйныфтан Рафыйкова Лилия һәм Галләмова Гөлназ республикакүләм конкурсларда катнашулары, анда алган тәэсирләре турында сөйләделәр.

Галимнәр укучыларның фәнни тикшеренү эшләренә булган таләпләр турында сүз алып бардылар, укытучыларның һәм семинарда катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларының сорауларына җавап бирделәр, үзләре эшләгән югары уку йортлары эшчәнлеге хакында сөйләделәр.

Ландыш Шәйдуллина

Сарман районы икенче санлы Җәлил мәктәбе

ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕН ОЕШТЫРУ

Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына кирәк мондый ярдәм.

Шушы максатны күздә тотып, мин иң элек 7 нче сыйныф укучыларын әдәби түгәрәккә тупладым. Шигырь, хикәя язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү эше белән ике ел дәвамында шөгыльләнгәннән соң, 9 нчы сыйныфта укучы бу балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тартырга уйладым. Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм татар әдәбияты белән кызыксынган, китап укырга яраткан балаларны гына тупладым. Шул рәвешле укучыларның фәнни оешмасы барлыкка килде.

Фәнни оешма зур сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү максатын куя. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, фәнни хезмәтләр – докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак. Фәнни оешманың актуальлеге нәкъ менә шуннан гыйбәрәт. Шулардан чыгып, фәнни оешма төп бурычларны билгели:

  1. Фәнни хезмәтнең темасын сайлау, максат-бурычларны билгеләү.
  2. Чыганаклар белән эшләү тәртибен аңлату.
  3. Фәнни хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләрен язарга өйрәтү.
  4. Аны бәяләргә өйрәтү: бәяләмәне кыскача гына тезислар ярдәмендә яза белү күнекмәләрен булдыру.
  5. Фәнни хезмәткә презентация ясау һәм аны якларга өйрәтү.

Фәнни-тикшеренү эшенә керешкәнче, бер-ике утырышта әзерлек эшләре алып бардым, аннан соң фәнни-тикшеренү эшчәнлеге башланды. Шундый бер эшемнең тәҗрибәсен тәкъдим итәм.

Беренче утырышта мин фәнни-тикшеренү эшен башкару юлларын, кайбер кыен якларын (мәсәлән, чыганакларны эзләп табу), үз фикереңне ачык итеп аңлата белү һәм башка кешеләрнең (галимнәрнең) фикерен үзеңнеке итеп тәкъдим итүнең (плагиатлыкның) фән этикасы нормаларына каршы килүе турында төшендердем. Чыганакларны туплау, системага салу юлларын аңлаттым.

Икенче утырышта әдәби, тарихи характердагы темалар тәкъдим иттем. Алар уннан да артмый. Һәр теманың чыганаклар белән эшләү мөмкинлекләре, актуальлеге белән танышканнан соң, укучылар үзләренә ошаган теманы сайлап алдылар. “Идел Болгары. VII-X гасырлар” темасын сайлаганнан соң, төп эш – чыганаклар эзләп, материаллар туплау эше башланды. Бу эш китапханәдә эзләнүләр белән бәйле булганга күрә, алдагы утырышыбызны китапханәдә уздырдык.

Өченче утырышта укучыларны картотека, журнал төпләнмәләре белән эшләргә өйрәттем. Теманы ачу өчен кирәк булган төп материалларны таптык. Тарихи романнар авторы М. Хәбибуллинның “Ханнар тарихы”н нигез материал итеп алдык. Аның бу хезмәтендә исемнәре телгә алынган ханнарның төсле рәсемнәре “Мирас” журналының төрле саннарында басылып чыккан иде. Бер укучы аларны туплап, рәсемнәрнең копияләрен әзерләү эшен башкарырга теләвен белдерде. Шулай ук рәссам Рушан Шәмсетдиновның Кубрат хан хәзинәләрен (бу хан Идел Болгарына нигез салучы Кодрак ханның атасы буларак телгә алынды) чагылдырган төсле рәсемнәрне дә ул әзерләде. (Рефератның тулы тексты сайтта урнаштырылды, рәсемнәрне урнаштыру эше дә планлаштырыла).

Дүртенче утырышта фәнни эшнең планы төзелде һәм материаллар белән танышу башланды. Укучылар бу утырышка кадәр “Кубрат хан” романын укып чыктылар, чөнки Идел Болгарына килеп утыручы Кодрак хан аның улы буларак билгеле. Гомумән, Бөек Болгарның (Кубрат хан дәүләте) гореф-гадәтләрен, көнкүреш тормышның күп якларын болгарлар Идел-Чулман буена да алып килгәннәр. Бу роман турында фикер алышу болгарлар турында тулырак белү өчен кирәк иде. Соңыннан укучылар М. Хәбибуллинның Идел Болгарына багышланган “Ханнар тарихы” әсәре белән таныштылар. Тарихыбызның бу чоры белән кызыксыну арта төште, укучылар өйрәнеләчәк теманың актуальлегенә тагын да ныграк ышандылар.

Бишенче утырышта фәнни хезмәтнең кереш өлеше язылды: актуальлек, төп максатлар, бурычлар билгеләнде; бу өлкәдә эшләгән тарихчы галимнәр, аларның хезмәтләре күрсәтелде.

Алтынчы һәм җиденче утырышларда картотека буенча табылган фәнни хезмәтләрне укып анализлау эше башкарылды. Ш. Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар...”ен бергәләшеп анализладык. Укучылар тиешле урыннарны билгеләп бардылар, аларның кайберләрен язып та алдылар (болары аерым фикерләрне раслау һәм конкретлаштыру өчен кирәк булачак), нәтиҗәләр чыгардылар.

Алга таба һәр хезмәт шул рәвешле анализланды. Моңа, әлбәттә, шактый вакыт кирәк булды. Моннан соң һәр көн диярлек укучылар белән эш алып барылганга күрә, язмамда аерым утырышларны билгеләп тормадым, чөнки бу – озак дәвамлы эш. Һәр укытучы аны үзе теләгәнчә билгели ала.

Шулай итеп, укылган фәнни хезмәтләр, үзебездә булган журнал материаллары буенча эш башланды: һәр укучыга аерым сораулар буенча конкрет эшләр бирелде. Эш төрле юнәлештә барды, шуңа күрә укучылар белән атна саен очрашып, тиешле фикерләремне җиткерә бардым. Һәр укучы берничә хезмәтне берьюлы тикшереп, чагыштырулар ясады, аннан соң гомумиләштереп, төп фикерләрен (резюме) чыгара барды. Укучылардан эшләгән эшләрен яза баруларын таләп иттем. Һәр атна саен мин язмаларны укып, киңәшләр бирдем, кайбер урыннарга төзәтмәләр кертергә дә кирәк булды.

Фәнни хезмәт язган чорда бәхәсле мәсьәләләрне дә чишәргә туры килде. Теге яки бу фикер буенча каршылыклар да килеп чыккалады, дөресрәге, галимнәрнең хезмәтләрендә очраган каршылыклы фикерләр сәбәпче булды боларга. Һәр укучы да үзе өйрәнгән галимнең фикерен дөрес дип саный, шуңа күрә бәхәсне чишү өчен, башка галимнәрнең дә хезмәтләрен чагыштырып, уртак фикергә килергә ярдәм иттем. Мондый ситуацияләр эшне тагын да кызыклырак иттеләр. Күргәнегезчә, укытучы фәнни хезмәтнең җитәкчесе буларак, даими рәвештә укучылар белән элемтәдә торырга һәм ярдәм итәргә тиеш.

Төп эшләр башкарылганнан соң, укучылар тупланган материалларны берләштереп, рефератны компьютерда җыйдылар. Рефератны шуннан соң да кат-кат тикшереп, аның бизәлешен (титул битенең язылышы, кулланылган әдәбият исемлеге һ.б.) җентекләп караганнан соң гына, эшне төгәлләнгән дип санап була.

Фәнни хезмәтне яклау кайчакта аны язуга караганда да кыенрак, диләр кайбер укучылар. Монда беркадәр дөреслек тә бар, әмма укытучы ярдәме белән алар бу эшне дә җиңел башкарачаклар. Әзер хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән төп фикерләрне кыска гына итеп язып алырга туры киләчәк, моны абзацларга бүлеп эшләгәндә тагын да җиңелрәк булачак икәнлеген аңлаттым.

Гомумән, фәнни хезмәт язарга алынган укучы белән эшләгәндә укытучыдан тактлылык, осталык һәм, әлбәттә, эрудиция таләп ителә. Беркайчан да аның эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый. Теманы кулына тоттырып, мә, яз, диеп кенә укучыны фәнни эш эшләргә өйрәтеп булмый. Укучыга вакытында ярдәм итеп, аны эшкә өйрәтсәк кенә, без татар халкының зыялы элитасын (сәләтле, сайлап алынган дигән сүз) үстерүгә өлеш кертә алачакбыз. Сәләтле баланың берсен дә югалтырга хакыбыз юк, чөнки без – укытучылар!

Одаренные дети

план, положение

 Сәләтле балалар белән эш ПРОГРАММАСЫ Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү - ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр - җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы. Ләкин һәр укучы да үзенең сәләтен мәктәп программасы кысаларында гына гамәлгә ашыра алмый. Еш гына укучылар теләсә нинди фән буенча тирәнтен белем тупларга телиләр яки аларны интегральләштерелгән ике-өч фән материалы кызыксындыра. Икенче яктан, кайвакыт укучыларның тикшеренү эшчәнлеге, үлчәмнәр алу, анкета үткәрү, класстан тыш вакытта күзәтүләр оештыру, фәнни китапханәләрдә эшләү кунекмәләренә ия булу һәм ирешелгән нәтиҗәләрне анализлау мөмкинлеге кызыксындыра. Менә шуларны истә тотып “ Сәләтле бала” программасы төзү һәм эшчәнлек алып бару зарур. Программа 5 елга исәпләнеп авыл муниципаль белем бирү мәктәпләренең 1-11 сыйныфлары өчен төзелде. Программаның максаты: Сәләтле балаларның омтылышларын үстерүдә ярдәм итү, бугенге көннең иң актуаль проблемалары буенча эш оештыру, татар телле мохиттә фәннәр өйрәнүне яхшырту, яңа информацион технологияләрне үзләштерүдә ярдәм итә, акыл-зиһен төшенчәләренең инсан иң төп сыйфатлардан булуын алга сөрү. Бурычлар: 1. Сәләтле балалар һәм яшүсмерләрне диагностикалау. 2. Укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшчәнлеге белән кызыксынуын һәм нәрсәгә сәләтле булуын алданрак ачыклау. 3. Район, республика күләмендә үткәрелә торган фәнни гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиаларда катнашу. 4. Нәширлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү. Программа түбәндәге эш формаларын куллануны күздә тота: • Укытучыларның һ.б. белгечләрнең мәктәп, мәктәптән тыш учрежденияләр, югары уку йортлары базасында укучылар белән индивидуаль һәм төркемләп эш оештырулары; • Юнәлешләр буенча түгәрәкләр эшен җайга салу; • Белемнәрнең төрле өлкәләре буенча олимпиадалар уздыру; • Танып белү, кызыксынуын һәм иҗади сәләтен үстерү өчен интеллектуаль уеннар оештыру. Мәктәп академиясенең эш планы. Чаралар Үтәү вакыты Җаваплы 1. Академиянең һәм укучыларның эзләну – тикшеренү эше планы төзү.  Академия президиумы әгъзалары. 2. Теоретик әзерлек, яңа әсәрләргә күзәтү ясау Фәнни җитәкчеләр 3. Гамәли тикшеренү эшләре алып бару, нәтиҗәләрне статистик эшкәртү Фәнни җитәкчеләр 4. Реферат, докладлар язу, стендлар төзү, чыгышларга әзерләнү Фәнни җитәкчеләр 5. Укучыларныңэзләнү-тикшеренү эше белән танышу, аларга рекомендацияләр бирү Фәнни җитәкчеләр 6. Докладларга өстәмәләр кертү. Район, республика конференцияләрендә катнашу Фәнни җитәкчеләр 7. Сәләтле балаларны премияләү положениясен эшкәртү Академия президиумы әгъзалары. 8. Фән олимпиадаларында катнашу ММБ җитәкчеләре, фән ияләре 9. Район күргәзмәләрендә катнашу: • Яшь рәссамнар эшләре; • Кулланма сәнгать эшләре. педагог-организатор 10. “Алтын каләм” әдәби эшләр конкурсы Рус, татар теле укытучылары 11. Район конкурсларында җиңүчеләрнең эшләрен нәшир итүче (язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, конференциядә катнашучылар) Администрация 12. Академиянең йомгаклау конференциясе Администрация Положение Об учреждении премии имени Н. Думави 1. Цели и задачи: А) Выявление мало известных страниц жизни и деятельности писателя Б)повышение интереса учащихся к изучению творческой деятельности писателя; В)поддержка и поощрение творчески работающих учителей и учащихся; 2. Соискатели премии. Учащиеся НДСШ и других школ, учителя, родители. 3.определение соискателей награждение: А) победители определяются ежемесячно комиссией по проведению юбилея. Б) сумма премии составляет 100 рублей 4.финансовые расходы. Премии оплачиваются из прибылей полученных из продукции фермы и пришкольного опытного участка

Фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру

 

КТУ дәресләре, фәнни-эзләнү һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү күнекмәләре булдыру, иҗади эшләргә өйрәнү өчен җирлек булып торалар. Лицейда беренче ел эшләгән елны ук миңа фәнни-тикшеренү эшләренә тотынырга туры килде. Башта укучыларымны барлап чыктым һәм татар әдәбияты фәненә ныклы әзерлек белән йөреп, аны чын күңеленнән яратучы 10нчы сыйныф укучысы Сарварова Эльмирага бергәләп эшләргә тәкъдим ясадым. Ул бик теләп риза булды. Безгә беренче киңәшләрне лицейның фәнни-тикшеренү эшләре җитәкчесе Каранаева Наталья Николаевна бирде. Лицейда башка фәннәрдән фәнни хезмәтләр күптән язылып килсә дә татар әдәбиятыннан эшне без башлап җибәрдек.

Без Эльмира белән бөтен методик әдәбиятны, эш тәртибен өйрәнә башладык. Иң четерекле мәсьәләләрнең берсе – тема сайлау иде. Эльмирага татар халык авыз иҗаты әсәрләре ошый иде, ул бик күп әкиятләр, мөнәҗәтләр, әйтемнәр белә, аларны үзе да уйлап чыгара. Ә тема укучыга якын һәм аңлаешлы булырга тиеш. Без фольклор буенча тема сайладык. Фикеребез халкыбызның энҗе-җәүһәрләрен җыеп туплаган Каюм Насыйрига барып тоташты. Хәзерге көндә актуальлеге ягыннан да ота,бүгенге көн белән искиткеч аваздаш, чөнки иң мөһим проблемаларның берсе – яшь буынны халыкка якынайту, миллилекне саклап калу һәм киләчәккә тапшыру. Алдагы адымыбыз план төзү булды.

План төзегәндә алда торган максатны, килеп чыгарга тиешле нәтиҗәне күздә тоттык, ул гипотеза яки алдан күрүчәнлек принцибы белән төзелде. Эш барышында укучының үсеше, фикер тирәнлеге ачыклана барды, ул төрле идеяләр әйтеп, мөстәкыйль рәвештә планга өстәмәләр кертте. Мәсәлән, хәзерге вакытта басылып чыккан кайбер бәет һәм әкиятләрне, Каюм Насыйри җыеп бастырган шундый ук фольклор әсәрләре белән чагыштырып анализ ясау идеясе шулай туды. («Рус - француз сугышы бәете» һәм «Салам-Торхан» әкияте).

Алдагы этап – җыйган материалны эшкәртү этабы. Бу иң авыр һәм иң кызыклы этапларның берсе, чөнки материалны берләштереп, кыскартып, төп фикерне чыгара барырга кирәк иде. Менә шул чыга барган төп фикерләр инде беркемнеке дә түгел,фәкать синеке генә. Ул укучыга омтылыш бирә, иҗат дәрте уята. Биредә цитаталарга да игътибар итәргә кирәк, төп фикерне ачуда аларның әһәмияте искиткеч зур.

Өченче этап – йомгаклау этабы. Бу этапта килеп чыккан нәтиҗәләрне бик кыска формада дәлилләргә кирәк.

Без бу фәнни хезмәт белән биш айга якын шөгыльләндек һәм эшләребезне Казанга җибәрдек, һәм безгә Н.И.Лобачевский исемендәге 6 Идел буе конференциясеннән чакыру килде . Эльмира апрель аенда чыгыш ясап кайтты. Шулай ук «Фән җилкәннәре» («Паруса науки») исемле 6 республика фестивалендә 3 призлы урынны яулады.

Хәзер быелгы уку елындагы фәнни хезмәткә әйләнеп кайтыйк. Белгәнебезчә, 2006 нчы ел Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителде. Иң актуаль тема – театр. Аңа 100 ел. Кайсы укучыны сайларга? 9 нчы А классыннан туган телебездә иң матур сөйләшүче Гарипова Ринага тукталдым. Темабызны конкретлаштыру озакка бармады: « Татар театры үсешендә хатын-кыз артисткалар иҗатының роле».

Без I буын артисткалары С.Гыйззәтуллина-Волжскаялардан башлап 100 ел буе театрны сүндермичә саклап, фидакарь хезмәтләрен куйган Щепкинчы хатын-кызларга чаклы иҗат юлларын яктыртып чыктык, 30-40 лап санда  хезмәт өйрәнеп, чагыштырмача анализ ясадык һәм нәтиҗәләр чыгардык. (берничә нәтиҗә әйтелә).

Ринабыз шушы фәнни хезмәтебез белән чыгышлар ясады һәм нәтиҗәләребез да куанычлы:

1. Н.И.Лобачевский исемендәге VIII  Идел буе конференциясендә   мактау бүләге (поощрительный приз) алып кайтты. Тезислар китабына кертелде. (китап күрсәтелә, 214нче бит).

2. «Фән җилкәннәре» ( «Паруса науки») VIII республика фестивалендә II дәрәҗәле Дипломга лаек булды.

3. Яр Чаллы  шәһәре мәгариф идарәсе оештырган «Милләтемнең тирән тамырлары мәңгелеккә барып тоташа» дип аталган II фәнни-гамәли конференциядә II дәрәҗәле Диплом алды.

4. «Болгар илем – гүзәл җирем» региональ программасының «Театр кичә, бүген, иртәгә» фәнни эшләр бәйгесендә I дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. (сүз Гарипова Ринага бирелә).

Фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, алдагы нәтиҗәне күреп эшләргә өйрәтә, ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабына.

Чыгышымны академик Әбрар Кәримуллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

«Китабына хөрмәте булмаган халыкның киләчәге өметле булуына мин ышанмыйм. Андый халыкның милли әдәбияты да озын гомерле була алмый. Китап –  телнең сакчысы, китап язмышы халык язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән» дип язган иде ул.

Әйе, әгәр укучыдан программага кертелгән, югары сыйныфларда монографик өйрәнелә торган әсәрләрне генә булса да уку таләп ителми икән, гомумән, китап укыту, КТУ дәресләре хакында сөйләп торуның да кирәге калмый. Балаларда иҗади сәләт һәм интеллект үстерүне һич кенә дә үз агымына куярга ярамый, чөнки кызыксынучанлык, яңалыкка омтылу, эзләнүчәнлек, иҗади фикер йөртү кебек мөһим сыйфатлар нәкъ менә балачакта формалаша.

Әдәби әсәрне күнекмәләр нигезендә мөстәкыйль тикшерергә һәм бәяләргә өйрәтү - әдәбият фәненең төп максаты. Бу максатка ирешүдә КТУ дәресләренең өлеше зур.

Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

Чыганак: http://belem.ru

Уңышлы укыту серләре

2011-06-01

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм:татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.. Тел бетә икән – милли мәдәният күргәзмә формада гына яшәп калачак. Әдәби әсәрләр белән кызыксынучылар кимесә, милли тел дә кухня теле дәрәҗәсенә төшәчәк. Бүгенге укучыбыз – милләтебезнең киләчәге. Үз милләтенә файда китерерлек бер шәхес булырга омтылырмы ул яки оялып, паспортына башка милләт исем-фамилиясе куярмы, үзен «дөнья кешесе» дип игълан итәрме, я булмаса гомер буе «икенче сортлы» мескен кеше дәрәҗәсендә йөрерме? Болар арасындагы билгеләмәләрдән безнең лицей балаларына «дөнья кешесе» дигәне ныграк туры киләдер кебек, чөнки алар киләчәк тормышның элитасы, интеллигенциясе, укымышлы галимнәр чыгасы кешеләр. Хәзерге вакытта Пушкин лицеен тәмамлап чыккан укучыларыбыз Россиянең 35 шәһәрендәге югары уку йортларында белем алалар һәм алганнары арасында да күренекле фән эшлеклеләре бар. Аларның даирәләре киң булачак, Татарстан чикләреннән чыгып олы җирләрдә эшләячәкләр, шуңа күрә татар баласы үз милләте өчен нәрсә дә булса эшләргә тиеш: иң беренче чиратта үз балаларын туган теленә өйрәтергә, милләтен һәм мәдәниятен саклау өчен меценантлар булырга, гомумән милләте белән горурланып яшәргә тиешләр, горурланып яшәргә генә түгел, туган телләрен кухня теленнән фәнни югары дәрәҗәгә җиткерергә һәм сакларга тиешләр. Шушы олы максатларга ирешү өчен алар туган телне чын күңелдән яратырга тиешләр. Дөресен әйткәндә, безнең Пушкин лицеена балалар татар телен һәм әдәбиятын өйрәнергә дигән максат белән килмиләр, эшне оештыруның кыенлыгы да шунда.

Телне яраттырырга кирәк, дидек. Ә ярату өчен бала күңелендә җиңү шатлыгы, нинди дә булса ачыш ясау шатлыгы булырга тиеш. Җиңү шатлыгын кичерсен өчен, мин үз алдыма эшне нәрсәдән башларга дигән сорау куйдым һәм күп уйландым. Әлбәттә китаптан, татар китабыннан. Карасаң, безнең халкыбызның күп гасырлык бай мирасы бар. Шулай итеп, мин эшне класстан тыш уку (КТУ) дәресләреннән башлап җибәрдем һәм бүген үземнең тәжрибәм белән уртаклашырмын, шулай ук мондый дәресләрнең фәнни хезмәтләр язуга да тәэсирен сөйләрмен.

Башта һәр класска әдәбият исемлекләрен күрсәтеп, программа төзеп чыктым. Шуны әйтергә кирәк: 2003нче елгы әдәбият укыту программаларында бирелгән КТУ китапларының барысын да балаларга укытып булмый, аның сәбәпләре күптөрле: я аларны китапханәләрдән табып булмый, я барлык китаплар да логик фикерләү сәләтен арттыра торган, укучы күңелендә ышанычны баета торган була алмый. Мин иске һәм яңа программаларны чагыштырганнан соңүбрәк кул астында булган, бигрәк тә классик әсәрләрне калдырдым. Мәсәлән, 7нче класста Г. Тукай «Исемдә калганнар», Г.Ибраһимов «Алмачуар», Г.Кутуй «Рөстәм маҗаралары» әсәрләре.

Программаларны 5нче класстан алып 11нче класска кадәр төзедем һәм чирек саен бер генә китап калдырдым. Мәсьәләгә реаль карарга кирәк,чөнки бер уку елында рус классындагы балага дүрт китаптан да артыгын укытып булмый, минем принцип: бер чиреккә - бер китап. Укучылар чирек саен бер китапны тулы килеш укып, анализга әзерләнергә кирәклегенә өйрәнделәр. Башта лицей китапханәсендәге китапларның исемлеген булдырдык, безгә бигрәк тә һәр класска аерым басылып чыккан өстәмә хрестоматия китаплары ярдәм итте. Ул китапларны бүлеп биреп җибәрәм, һәр укучыга өчәр көн, яки зур роман булса, биш көнгә чаклы срок бирелә.Лицейда башка фәннәрдән нагрузка зур, шуңа күрә аларның күбесе китапханәлардән китапларны эзләмиләр. Мин үзем шәһәрнең дүрт китапханәсенә язылдым һәм шулардан алып кайтып таратам – бу да проблемадан чыгуның бер юлы (китаплар түләүле булуын искәртергә). Беренче этап тәмам. Сезнең алдыгызда шул программалар ята.

КТУ исемлекләрен һәр алдагы класс өчен май ахырында көндәлекләренә яздырып җибәрәм, җәй көне табып укырга кушам һәм сентябрьдән ничек укуларын тикшерәм. Әдәбият дәфтәренең беренче битенә һәр класс өчен КТУ китаплары исемлеген яздырып куям, укучылар алдагы укыйсы китапның исемен шуннан ачып карыйлар.

Беренче чирек башлана. Һәр укучының беренче чиректә үтәсе КТУ дәресенә нинди әзерлек белән киләсен даими тикшереп торам, индивидуаль чакырып алам. Гомумән нәрсәләр аңлашылмаганын белешәм.Һәр татар төркемендә китапның эчтәлеген бөтенләй аңламаучы балалар була, аларга да ситуациядән чыгу юлы бар: шул ук китапларның русча тәрҗемәсен, ә аннан соң татарчасын укырга тәкъдим итәм. Мәсәлән, үткән уку елында 8 нче В сыйныфындагы Анисимова В., Абзалова Р.,Сабиров Рамилләр Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле китапларын, ә 9 нчы А сыйныфындагы Нуркаева Алинәләр А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» китабын башта русча укыдылар, аларга китаплар бик ошады, соңыннан татарчаларын да аңларга тырышып укып чыктылар. Әгәр дә русча тәрҗемә булмаса, китапны укыган балалар эчтәлекне кыскача русча сөйләп бирәләр, образлар белан таныштыралар; сөйләүче балалар үз чиратында тәрҗемә өстендә эшләп, сөйләмнәрен камилләштерәләр.

Анализ дәресенең конспектын алдан ук төзеп куям, анда биреләсе сораулар һәр баланы уйландырырлык та, логик фикерләү сәләтен үстерерлек тә, бигрәк тә әсәрнең «тәмен» белеп тә әңгәмә корырлык итеп төзелергә тиеш дип уйлыйм һәм һәр баланы иҗади фикерләүгә этәрәм.

Әсәргә анализны башлар алдыннан, аның авторы турында фикер алышу була. Автор турында истә калырлык эпизод белән таныштыру уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, Атилла Расихның «Ишан оныгы» әсәрен анализлау алдыннан, авторның бу автобиографик әсәре икәнлеген әйтеп, аны ничек итеп институттан кугандагы  кичерешләрен сөйләп, балаларда кызыксыну уятырга тырышам һәм китапны тәкъдим итәм. Һәр әсәргә анализ ясау өчен, аның автор әйтергә теләгән фикерен, төп идеясен төгәл билгеләргә кирәк, югыйсә анализның ялгыш юнәлеш алуы да бар. Моның өчен өч таяну ноктасына игъ тибар итәбез:

1. Чорга характеристика.

2. Әсәрнең язылу тарихы.(берничә мисал, мәсәлән,Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы.)

3. Язучының бу әсәрне язгандагы иҗат югарылыгы.

Әсәргә анализ юнәлешен сайлаганда, аның төзелешенә игътибарны күбрәк бирергә кирәк. Мәсәлән,Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек»исемле автобиографик әсәре конференция формасында үткәрелсә, М.Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәрендәге төп фикерне образлар аша, аларны чагыштыру юлы белән табабыз. Ә драма әсәрләрендә монологларга игътибар итәргә кирәк, монологта образ тулысы белән ачыла- төп эчтәлек шуларда була.

Беренче чиректәге беренче КТУ дәресе бик мөһим, аңа ныклы әзерлек кирәк. Әгәр бу дәрес баланы башка дөньяга – иҗади фикерләү дөньясына алып кереп китә икән,иптәшләренең фикерләрен, матур сөйләмнәрен тыңлап, әсәрне тулы килеш укымаган бала 45 минут буе уңайсызлык кичереп утыра икән, ул инде икенче чиректәге КТУ китабын, һичшиксез, укыячак.

Конкрет дәресләр белән таныштырганчы, укучыда китап уку ихтыяҗы тәрбияләүдәге эш алымнары турында әйтеп үтәрмен.

1. КТУ ның анализ дәресе алдыннан бәйләнештә тору: я укучы белән турыдан-туры, я КТУ почмагы аша. Анда безнең конверт бар, шунда укучылар аңламаган сорауларын язып салалар, алар белән индивидуаль эш бара.

2. Сүзлек белән эш. Кабинетта һәр балага җитәрлек татарча- русча сүзлекләр бар, балалар аңламаган сүзләрен язып алып киләләр дә шул сүзлекләрдән карыйлар. Бу эш тәнәфес вакытларында башкарыла.

3. Китапны укып чыкканнан соң, нәрсә ошады һәм ни өчен ошады дигән сорауларга җавап әзерләп киләләр, үзләренә ошаган урыннарын сөйләргә яки укырга әзерләнеп килергә мөмкин, шулай ук ошамаган урыннарын да бала дәлилләп бирергә тиеш (берничә мисал китерелә). Әсәрдәге иң тәэсирле моментларның рәсемнәрен ясап та, шул рәсемнәр буенча сөйләргә әзерләнәләр, ә дәрес вакытында шул рәсемнәрдән күргәзмәләр ясала. Рәсемнәр күп нәрсә турында сөйли, баланың эчке дөньясын ачып сала, аларны аңлый белергә генә кирәк.(Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» әсәре буенча балалар ясаган рәсемнәргә аңлатмалар ясала.)

4. Әсәрне укыганда бөтен «вак»лыкларга да игътибар итәр өчен уен оештырыла. Бу уен төрле сораулардан тора, аларны баштагы дәресләрдә укытучы әзерли, ә соңга таба укучылар бер-берсенә дә әзерлиләр. Сораулар шуның белән кызыклы, ул укучыдан әсәрне укыганда зур игътибарлылык сорый, әсәрне уку культурасына өйрәтә. Уенда кем иң күп балл җыя, шул укучы җиңүче була. Мәсәлән, А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәре буенча Бибинур Галикәйгә балаларыннан килгән посылкадан нәрсәне  үзе сорап ала дигән сорау (солы печеньесын). М.Акъегет «Хисаметдин менла» әсәрендә: Хисаметдин менла үзенең Хәнифәгә язган беренче хатын ничек тапшыра соравы. (Сарай артыннан егерме биш казык санап барып таш астына кыстыра). Г.Кутуй «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә: Искәндәр үзенең кызы Кадрияне беренче мәртәбә кайчан кулына ала? (10 ай, 20 көн тулгач).

5. Кайбер КТУ дәресләре алдыннан балалар сюжетны сөйлиләр, аларга бүлекләп алдан биреп җибәрергә дә була. Зур күләмле әсәрләрне сөйләү күп вакытны ала, шуңа күрә балалар кыскартып сөйләргә әзерләнәләр. Таләпләр шундый:сөйләм эмоциональ, кыска, төп эчтәлек ачылып, авторның тел - стиль үзенчәлекләрен кулланып, укучыларның игътибарын алырлык кызык һәм аңлаешлы булырга тиеш. Болай сөйләү безнең татар халкында элек-электән булган, бигрәк тә оста әкиятчеләр тыңлаучының авызын үзләренә каратканнар, аларны тын да алмыйча тыңлый торган булганнар. Укучылар әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыкканнан соң, группага сорау куела: сезгә кемне тыңлау рәхәт булды? Бу – укучыларны күләмле өлештән төп фикерне аерып чыгарып,  идеясен ачыкларга этәрә, үз чиратында  мөстәкыйль тикшеренү эшләренә нигез сала.

6. Укытучының матур тәэсирле сөйләме. Ул әсәрнең бер кискен сюжетлы өлешен алдан сөйләп куя һәм кызыксындыру тудыра. Бу алым көчле тәэсир итә һәм әлбәттә балалар вакыйганың дәвамын белергә тырышалар. (Г.Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә кечкенә Габдулланың усал Шәрифә карчыктагы тормышын сөйләү.)

7. Дәрестә компьютерлар файдалану да җанлылык кертә, анда дәресләрдәге эпиграфлар, сюжет элементлары схемасы, әдәбият теориясе язылырга мөмкин. Ләкин КТУ дәресләрендә техник чаралар белән күп мавыгырга ярамый, чөнки биредә укучының җанлы сөйләме, бәйләнешле җаваплары, логик фикерләү нәтиҗәләре зур урын алырга тиеш, аларны бернинди компьютерлар да алыштыра алмый.

Хәзер сезгә  ике төрле дәреснең кыскача конспектларын тәкъдим итәм. Беренчесе 8 нче класста үткәрелгән Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повесте. Бу КТУ дәресе ике дәрескә көйләнгән, безнең лицейда дәресләр парлы, шуңа күрә ул кыенлык тудырмый. Дәрескә зур әзерлек эшләре башкарылды. Әлбәттә, иң беренчесе – әсәрне тулысынча укып чыгу. Әсәр күләмле генә, ул язучы Н.Дәүлинең сугыш вакытында концлагерьларга эләгеп газап чиккәне, фашистларның ерткычлыгын үз күзләре белән күргәннән соң язылган автобиографик әсәр. Мондый әсәрләр реаль тормышны сурәтли, аларда идея, сюжет элементлары, кульминацион нокталарны табып булмый һәм икенче юнәлеш белән анализ ясарга кирәк була. Мин башта әсәрнең төп эчтәлеген эченә алган сорауларны КТУ почмагына урнаштырдым. Балаларны кызыксындыру өчен индивидуаль эшләр бирелде, ул эшләрне мин китапны ахырынача укырга яратмаганрак балаларга бирдем. Мәсәлән, төп геройның нинди концлагерьларда газап чигүләренең карта-схемасын төзү, киләчәк буын яшь кешегә атап, васыять язылган плакат ясау, концлагерь күренешләрен алып килү һәм башкалар (бүгенге көндә Россиядәге неофашистлар оешмасы турында әйтеп китү).

Әсәрне укымыйча бу биремнәрне үтәп булмый, шуңа күрә алар укуга ихтыяҗ тудыруда ярдәм итәләр. Балалар аңламаган сорауларын укытучыдан яки бер-берсеннән сорыйлар икән, димәк, боз кузгалган, ә хәзер дәреснең кайчан үткәреләсен билгелисе генә кала.

Икенче бер дәрес – 11нче класста М.Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча. Аңа беренчесенә бөтенләй ошамаган юл белән анализ ясала. Повесть зур. Авторның язу үзенчәлекләреннән башлыйбыз. М.Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Аның күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Хәзерге көндә социалистик реализм методы һәм аның таләпләре белән иҗат ителгән әсәрләргә булган мөнәсәбәт тирәсендә кызу бәхәсләр бара. Шушы җәһәттән М.Мәһдиев әсәрләренең идеясе тирәндә, укучы әле аны бер уку белән генә аңлап та бетермәскә мөмкин, ул авторның оста теле белән ерак яшерелгән. Минем укучыларым бу әсәрне гади карандаш тотып укыдылар, авторның тел - сурәтләү чараларына игътибар итеп, битенә кәгазь кыстыра бардылар. Эшне образларга характеристика бирү аркылы алып бару отышлы булды. Әсәрнең исеме үк метафора, укучылар фикеренчә, кешеләрдән эз, якты исем калуы турында сүз бара, кеше үз гомерен ничек яшәсә дә – ул барыбер кала.

Әсәргә анализ дәресенә укучылар образ исемнәрен «Татар исемнәре ни сөйли?» (Г.Саттаров) китабыннан карап табып килделәр. Мәсәлән, Шәяхмәт-иң данлыклы хуҗа, Васфикамал-төгәл сыйфатлы, Заһри- ялтырап торучы һ.б. Һәрбер образны исбатлап бардылар. Шәяхмәт – үзе өчен түгел, коллектив өчен яшәүче, ул чорда кеше коллективка хезмәт итсә генә яхшы кеше була, бу – чор таләбе. Васфикамал – ачы телле,ул эшне оештыручы ныклы авыл хатыны, гомер буе авыр эш эшләп ватылып беткән, хезмәт ударнигы, ә бит хезмәт кешесенең киләчәге матур булырга тиеш иде. (башка образлар турында да әйтелә).

Иң мөһиме – укучылар үз фикерләрен исбатлап әйтергә өйрәнәләр. КТУ дәресләре аерым-аерым үткәрелсәләр дә, алар бербөтен, баланы иркен итеп фикерен әйтеп, дәлилләп күрсәтү ягыннан иң отышлысыдыр.  Аларны  практикада күбрәк файдаланып, кирәкле шартлар тудырырга кирәк.  юнәлешләр акыллы консерватизмга нигезләнеп кенә үсәргә тиеш, алар бер-берсен инкарь итәргә тиеш түгел. Белем бирү системасында күп еллар буе тупланып килгән уңай тәҗрибәне югалтырга ярамый, ә аларның алтын урталыгын табып эш итәргә кирәк.

з-үзләрен реализацияләү шартларының берсе буларак, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге (УФО эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсеннән)

2011-05-03

(Яр Чаллы шәһәре МАГББУ “47 нче кадетлар мәктәбе”нең 

 1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Әзһәрия Рафис кызының 

 УФО эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсеннән)

“Кошлар тумый канатсыз. Кеше тумый талантсыз”, - диелә татар халык мәкалендә. Чыннан да, һәр кешедә нинди дә булса бер шөгыльгә сәләт булмый калмый.Тик аны ачыклый, таба белергә һәм үстерергә генә кирәк.

Шуның өчен без, татар теле укытучылары, дәрес вакытында да, дәрестән тыш та укучыларның сәләтләрен ачарга, үстерергә ярдәм итәргә тырышабыз.

Башлангыч сыйныфларда өйрәнгәннәрне нигез итеп, урта сыйныфларда укучыларның эшчәнлекләре хикәя төзеп язулар, диалог, хикәягә план төзү, хатлар, мәкаләләр язу, сүзлекләр белэн эш, әдәби геройларга характеристикалар бирү кебек эш төрләре белән катлауландырыла. Ә инде югары сыйныфларда бәяләмә, мәкалә, характеристика, конспект, доклад, тэзислар язу, чыгышлар ясау, интервьюлар алу, конференцияләр, семинарлар үткәрү, рефератлар яклау була. Шулай итеп, без укучыларның төрледән – төрле эш төрләре аша милләтебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны, кызыксынып, хөрмәт итеп үстерүен, киләчәк буыннарга тапшыруларын өмет итәбез. Шушы эш төрләре аша укучылар үзләре кызыксынган һәм сәләтенә туры килгән түгәрәктә, факультатив, электив курсларда, студияләрдә, оешмаларда шөгыльләнәләр.

Безнең Яр Чаллы шәһәренең МАГББУ “47нче кадетлар мәктәбе”ндә дә төрледән-төрле оешмалар, түгәрәкләр эшли. Хәзерге вакытта мәктәбебездә эшләүче татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның фәнни оешмасы турында әйтеп үтәсем килә. Бу оешма иҗади эшчәнлеккә тартылган, белемнәрен камилләштерергә теләгән, интеллектын үстерергә омтылган югары сыйныф укучыларын берләштерә. “Фән дуслары” исемендәге оешмабыз 4нче елын эшли. Фәнни тикшеренү юнәлешендә шәһәр, республика күләмендә бераз гына уңышларыбыз да бар. Инде 2 нче ел оешмабыз түгәрәк булып эшли. Аны түгәрәк итеп оештырырга мәктәбебез директоры Марсель Юрий улы Мөхәммәдиев һәм директор урынбасары Нәҗипова Зөлфия Равил кызы ярдәм итте. Түгәрәккә атнасына 4 сәгать хисабыннан 15 укучы йөри. Алар – 10-11нче сыйныф укучылары. Түгәрәкнең үз программасы, тематик планы, максат һәм бурычлары, көтелгән нәтиҗәләре, бәяләү чаралары бар.

“Фән дуслары”ның җитәкчесе буларак, фәнни-тикшеренү эшләрен, ягъни рефератлар язарга, темалар сайларга, материаллар тупларга, максат-бурычлар куярга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтәм. Хезмәтләрен түгәрәк эчендә, оешмалар арасында яклаганнан соң, шәһәргә яисә республика күләменә чыгарабыз. Докладлар, рефератлар, чыгышлар әзерләү күп хезмәт һәм күп вакыт сорый.

Укучыларның фәнни оешмасы эшчәнлеге болар белән генә дә бетми. Укучылар традицион формадагы сәләтле балалар катнашкан олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, тагын да югарырак уңышларга ирешәләр, иҗадилыкка якынаялар. Шуңа күрә барлык чараларда да катнашып, халкыбызның әдәбиятына, мәдәниятенә, сәнгатенә якынайтып, белемнәрен тирәнәйтүне күз алдында тотып эшләргә тырышам. Укучылыр белән эшләүнең төрле эш формаларын кулланам.

1) Индивидуаль (доклад, чыгыш, реферат, фәнни хезмәтләрнең темаларын, әдәбият исемлеген сайларга ярдәм итәм, консультацияләр үткәрәм, киңәшләр бирәм, һ.б.ш.)

2) Төркемләп (тикшерү проектлары күп мәгълүмат таләп иткәндә). Масса-күләм (фәнни хезмәткәрләр, галимнәр, укытучылар белән предмет атналыклары, олимпиадалар, семинар, конференцияләр һ.б.ш.).

Төп максатым:

- укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә тарту

- иҗади сәләтләрен үстерү

- иҗади эзләнүләр һәм эшләү процессында аналитик һәм тәнкыйди фикерләр формалаштыру

- профессия сайлауга булышлык итү

- эшчәнлекләрендә системалылык һәм максатка омтылучанлык сыйфатларын үстерергә ярдәм итү

- алынган нәтиҗәләренә һәм максатларның үтәлүенә карап, үз шәхесен расларга булышу.

Бу эшчәнлек киләчәктә дә перспективалы эш формасы булып тора дип уйлыйм мин. Чөнки укучылар үзләренең эш нәтиҗәләре белән мәктәптә, шәһәр һәм республика конференцияләрендә дә уртаклашалар. Мәсәлән, Арсланова Айсылу һәм Сибгатуллин Рамил Казанда “Сәләт” лагеренда булдылар. Фәнни-тикшеренү юнәлешендә генә дә бик күп уңышларыбыз бар: 2006-2007нче елларда “Чакматаш” балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән укучыларның фәнни-гамәли конференциясендә 1нче урынны 11нче э сыйныфы укучысы Зәйнуллина Миләүшә алган иде. Шул ук укучы Болгар шәһәрендә “Татарстанда меценатлык һәм хәйрия эшенең тарихы” дигән республика фестивалендә 2 нче урынны алып кайтты. 2007-2008 нче елда “Яңа гасыр ерак тарихлардан алып чыкты халкым хәтерен” исемле фәнни-гамәли конференциясендә Нигъмәтуллин Илдар 2 нче урынны яулады. 2007-2008 нче елда “Болгар илем – гүзәл җирем” дигән 4 турда үткән региональ фәнни-гамәли коференциядә Садыйкова Гүзәл 1 нче урын, Әхмәрова Гүзәл 2 нче урын, Зәкиев Динар 2 нче урын, Исрафилова Әлфия 3нче урынны алды.

Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән шәһәр күләмендәге олимпиадаларда Әхмәрова Гүзәл 2нче урын , Арсланова Айсылу 3нче урын, Садыйкова Гүзәл 4нче урын, Сибгатуллин Рамил 6нчы урын, Зәкиев Динар 6нчы урын, Сафина Альбина 8нче урыннарга ия булдылар. Садыйкова Гүзәл һәм Әхмәрова Гүзәл республика күләмендә катнашачаклар.

“Без булдырабыз!” темасы астында үткәрелгән сочинениеләр конкурсында Сибгатуллин Рамил һәм Нәгыймова Резидә катнашып призерлар булдылар.

2006-2007, 2007-2008 нче уку елларында “Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар” конкурсында катнашкан Сибгатуллин Рамил һәм Садыйкова Гүзәл финалга чыктылар. Бу уку елында да Садыйкова Гүзәл катнаша. Шулай ук “Татарстанның шигырь бәйләме” конкурсында катнашкан Сибгатуллин Рамилнең үзе иҗат иткән шигыре күпләрнең күңеленә хуш килде. Садыйкова Гүзәл дә бу конкурста катнашырга теләк белдерде.

Укучыларның фәнни оешмасы “Фән дуслары” исемен йөртә. Киләчәктә дә бу укучылар фәнебезнең дуслары булсыннар, ә оешмабыз эшчәнлеге киләчәктә дә үссен, чәчәк атсын, ләкин шиңмәсен, корымасын иде. Ә корымасын өчен, укучыларыбыз булып торсын. Алар ”сулар сибеп, карап, иркәләп” торсыннар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру күнекмәләре күрсәтелгән. Тема, максат, төп бурычлар һәм җиңел ысуллар ......

Укучыларның фәнни тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе.

Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала.Бүгенге педагогларның бурычы – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, ф...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Укучыларның тикшеренү-эзләнү компетенциясен формалаштыру

         Уку-укыту эшчәнлегендә укучыларны эзләнү, тикшеренү эшләренә җәлеп итү аерым урын алып тора. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльл...

Әдәби тикшеренү эшен оештыру алымнары

Фәнни-тикшеренү эш башкаручыга ярдәмгә...

Проект-тикшеренү эшчәнлеген оештыру

Проект-тикшеренү эшчәнлеген оештыру...

Сәләтле балалар белән эш, мәктәптә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру

Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз – баланың табигатьтән бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү....