Развитие коммуникативной компетентности учащихся
материал на тему

Развитие коммуникативной компетентности учащихся.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүдә эш төрләре

                                         Чистай шәһәре МББУ”Гимназия№2”нең            татар     теле   һәм әдәбияты укытучысыЕ.М.Цыганованың чыгышы

      Бүгенге көндә галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм гамәлгә кертелгән коммуникатив компетенция  төп методларның берсе булып тора. Хәзер телгә өйрәтүнең төп максаты итеп укучыларда коммуникатив компетенция, ягъни аралашу осталыгы булдыру билгеләнә. Аралашу осталыгына ия булу өчен, укучылар белемнәрне гамәли үзләштерергә, халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен һәм сөйләм этикеты үрнәкләрен истә тотып, телдән яки язмача аралаша белергә, сөйләмне логик яктан эзлекле итеп оештыра алырга, әңгәмә барышында тел “кытлыгын” җиңеп чыгарга, мәгълүматны сәнгатле итеп бирә белергә тиешләр. Аралашу осталыгына ия булу өчен, халыкның миллли казанышларын, тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятын дә белергә тиешләр.

      Гимназия укытучылары  укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү өстендә күп кенә эш башкаралар, чөнки тел һәм әдәбият дәресләрендә аралашуга өйрәнү беренче урында тора.  Әдәбият дәресләрендә этнокультур  компонентлар кулланып эшләү дә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүгә зур өтәргеч булып тора.

      Дәрестән тыш уку дәресләрен без якташ язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез иҗатына багышларга тырышабыз. Бу дәресләрдә  укучылар белән авторларның тәрҗемәи хәлләрен, әсәрләрен өйрәнәбез, шул әсәрләргә рецензия-бәяләмәләр, отзывлар язабыз.

      Җирле язучыбыз һәм шагыйрәбез Е.Ф.Сидорованың “Яшьлекне сагыну” хикәясен укыганнан соң, укучыларга  рецензия-бәяләмә язарга тәкъдим ителде. Алар берсеннән-берсе матур бәяләмәләр яздылар. 9нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинова Гөлсинәнең бәяләмәсеннән өзекне сезгә дә тәкъдим итәм.

    “ Күңел дөньясы! Никадәр әдәби әсәрләрнең үзәгендә тора ул. Кайбер авторлар күңел дөньясын ярсу диңгезгә, кайберләре тыныч, салмак агымсуга, ә кайберләре җил-давылга тиңли. Ләкин, һич тә икеләнмичә әйтергә була, Чирмешән елгасы буйларында туып-үскән Е.Ф.Сидорова кебек бу төшенчәне тирән һәм мәгънәле итеп ачып бирүчәләр бик сирәктер. Бу ягы белән мин аны Әмирхан ага Еники кебек әдипләребезгә тиңләсәм дә, бер дә ялгыш булмас. Елизавета Федоровнаның кайсы гына хикәсенә тукталсаң да, хис-кичерешләр дөньясына чумасың, берничек тә битараф калып булмый.

       “Яшьлекне сагыну” хикәясе-шуларның берсе. Монда хикәяләү автор авызыннан бирелә. Вакыйга туганнарның җәйге матур бер көнне очрашулары белән башланып китә. Хикәядә гаиләдәге иң өлкән, иң ихтирамлы, кече күңелле кешегә-әбигә зур урын бирелә. Әби, олы яшьтә булса да, һәрберсенә ярдәмче дә, киңәшче дә, сердәш тә. Рәхимсез нужа тарафыннан күпме генә эзәрлекләнсә дә, тыныч, сабыр, тырыш булып кала. Кул һөнәрләреннән тыш, ул шигърият белән дә кызыксына. Шуңа да ул гаиләдә кадер-хөрмәтнең иң зурысына лаек кеше. Тирә-күршеләре дә, гомумән барлык авылдашлары да аны зурлыйлар, хөрмәт итәләр.

       Хикәядә табигать күренешләре дә мул итеп, матур итеп сурәтләнгән. Автор җәйге табигатьне бик матур итеп күрсәткән, ә бу  юкка гына түгел. Белгәнебезчә, җәй көне һәркем шат, һәркем ягымлы, һәркем дәртле, әйләнә-тирәдәге һәрнәрсә үзенчә бик матур, бик гүзәл, бик купшы...

       Хикәядә сурәтләнгән вакыйгалар табигать күренешләре белән бәйләнеп бирелгән.

       Кунакларны озатканнан соң, автор яңадан яшьлегенә әйләнеп кайта: яшьлек сукмакларыннан сөйгән яры белән вәгъдәләшкән әрәмә аланнарына, җиләкле аланнарга  юл ала һәм, үзе дә сизмәстән, моңлы итеп көйли башлый.

      Дөрестән дә, гомерләр узган саен, кеше җырга-моңга, хискә тирәнрәк бирелә торгандыр, чөнки ул яшьлеген сагына бит һәм кешенең, сизмәстән, күзләре яшькә чылана.

    Күзләр-күңел көзгесе, диләр. Е.Сидорова “Яшьлекне сагыну” хикәясендә исеменә салынган күңел дөньсының матурлыгын, рухи халәтне, нәсел чылбыры арсындагы тирән мәхәббәт дәрьясын һәркем аңлый алырлык, үзе аша уздырып тоемларлык итеп ача алган.

    2001нче елда язылган бу хикәя, минем уйлавымча, бүген дә, иртәгә дә, киләчәктә дә яратып укылыр, чөнки әсәрнең мәгънәсе тирән. Биредәге фикер тирәнлеге күңелгә хуш килә. Шуңа да хикәяне укый башласаң, аерыла алмыйсың. Озын гомер телим мин сиңа, “Яшьлекне сагыну” хикәясе”.

   Программа буенча үтелгән әсәрләрдән соң, укучылар отзывларын шигъри формада да язалар. Мондый эш төрләре шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен камилләштерә, укучылар үзләренең фикерләрен матур итеп рифмаларга салалар. Сафина Ландышның Ф.Әмирханның”Кобан”әсәренә карата язылган отзывы-шундый эшләрнең берсе.

Казан дигән зур калада                                                      

Фатих Әмирхан туа.

“Мөхәммәдия”дә белем алып,

Самарага юл ала.

Татар телен яхшы белә,

Рус телен дә өйрәнә,

Халыкка аң таратырга,

Кулына каләм ала.

Мәкалә, хикәяләре

Газеталарда басыла.

Әсәрләре бер-бер артлы

Дөньяга туып тора.

Гасыр башы...13нче елда

“Корбан” әсәре туа.

Бүгенгесе көндә дә

Бик яратып укыла.

Хикәядә бәтиләргә

Шактый урын бирелә.

Сабый баланың да ул

Күңеленә бик хуш килә.

Бәтиләрнең матурлыгы-

Күңелләр хозурлыгы.

Арада шуларның берсе

Кап-кара бөдрә йонлы.

Малайның аны сөясе,

Иркәлисе бик килә.

Бәти исә бик куркак,

Аннан качасы килә.

(Берничә строфасы кыскартылды)

Бу әсәрдә малайның

Хаксызлыгы күренә.

Яраткан әти-әнисенең

Хыялларын җимерә.

Хуҗа малай үз теләге,

Үзе турында уйлый.

Аның бөтен хаксызлыгы

Миннән җаваплар сорый.

(Берничә строфасы кыскартылды).

Әниләрне рәнҗетергә

 Беркемнең дә хакы юк.

Әсәрдәге малайның да

Үпкәләргә урыны юк.

 

Мин бер дә хупламыймын.

Инде начар гадәтләре

Төзәлер дип уйлыймын.

Язучыбыз Фатих ага

Кешеләргә ышанган.

Намуслылык сыйфатларын

Изге диеп санаган.

Яшьлек үтә, картлык җитә,

Чир китә, гадәт кала.

Яхшы, намуслы кешеләр

Оҗмахка таба бара.

   Гимназиябезнең күп кенә укучылары үзләрен каләмдә дә сынап карыйлар. Аларның тирән эчтәлекле шигырьләре, хикәяләре “Чистай хәбәрләре” газетасында гына түгел, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Ялкын” битләрендә дә басылып тора. Бу шигырьләр конкурсларда да призлы урыннарны яулап тоалар. Бу төр эш, һичшиксез, балаларның коммуникатив компетенцияләрен үстерә.

   Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре укучыны мөстәкыйль фикерләргә, үзенең фикерләрен телдән яки язма рәвештә матур итеп әйтеп бирергә өйрәтә. Мондый эш төре, һичшиксез, укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерә. Гимназия укучыларыбызның күп кенә сочинениеләре муниципаль һәм республика күләмендә үткәрелгән иҗади эшләр конкурсларында призлы урыннарны һәрдаим яулап торалар. Шулар арасыннан 11нче сыйныф укучылары Ишмөхәммәтова Лилиянең, Гафурова Ләйсәннең, 10нчы сыйныф укучылары Есина Дарьяның, Шамазова Лилиянең, 8а сыйныфы укучылары Фәтхетдинова Ильвинаның, Сибгатуллина Миләүшәнең, 6б сыйныфы укучылары Сабирҗанова Эмилиянең, Корюкина Таняның, 5нче сыйныф укучысы Хикмәтуллина Алсуның эшләре җиңүчеләр дип табылды.

   Укучылар белән китаплар турында сөйләшкәннән соң, “Иң якын дускаем, сердәшем ул-китап” дигән сочинение язылды.. Гыйльманова Кәримәнең сочинениесеннән өзекләр тәкъдим итәм. Укучының бу эше Республика “Ялкын” балалар журналы үткәргән сочинениеләр конкурсында I урынга лаек булды.

                                                                         Синдә-шатлык җиңеллеге,

                                                                         Кайгылар авырлыгы.

                                                                         Ата-бабам батырлыгы,

                                                                         Аналар сабырлыгы.

                                                                                                           З.Насыйбуллин.

  Китаплар... Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган, кайсы бөек шагыйрь аларга дан җырламаган. Олы кеше дә, кайгы-хәсрәт баскан карт кеше дә китаптан җанына юаныч эзли, яшь кеше китапны сердәш итә, сабый бала да мең дә бер соравына китаптан җавап эзли.

   Китап-кешенең гомере буена аерылгысыз юлдашы.Ничәмә-ничә гасырлардан бирле дәртләргә-дәрман, күңел сырхауларына шифа булып, зиһеннәрне сугара-сугара “ашлап” килә китап.(...)

   Китап-кеше акылының җимеше. Ул адәм балаларынберсен икенчесенә куша, халыклар белән халыкларны табыштыра, буыннар белән буыннарны кавыштыра. Хәтта бер бөек чор белән икенчесе арасында олы күпер сала, кешелек тарихының өзелмичә күчә баруын тәэмин итә. Шуңа да китапны элек-электән олылаганнар, аңа табынганнар.(...)

    Язучыларыбыз, шагыйрьләребез нинди генә китаплар бастырмыйлар! Кайсыларын кат-кат укып чыксаң да, укыйсы гына килеп тора. Ә, кызганычка каршы, безнең буын китап укырга бик яратмый, чөнки без-зур үзгәрешләр заманы яшьләре. Китапларны телевизор, DVD,  компьютер алмаштыра. Ә анда... Без шулар арасында. Бу ямьсез күренешләргә каршы торырга уйлап та карамыйбыз, әйтерсең лә , бу хәлләрне күрмибез. Әхлагыбыз бозылган, эш яратмаган, матурлыкны тудырырга түгел, күрергә дә, аңларга да теләмәгән яшьләр үсәбез. Идеалсыз, югалган буын без. Бу –минем өчен бик авыр күренеш. Менә шундый авыр минутларда кулыма китап алам, аның битләреннән өмет кабызырлык сүзләр эзлим мин. (...)

    Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Ә.Еники кебек язучыларыбызның әсәрләре сокландыра мине. (...)

    Укыган китаплар шактый гына... Тик аларның барысы турында да язып бетереп булмый. Китаплардагы геройлар-минем дусларым. Китап укыганда,мин алар белән бергә кайгырам, алар белән бергә шатланам, алар белән серләремне уртаклашам. Димәк, иң якын дускае, сердәшем ул-китап. (...)

      “ Китап-бакча, андагы язулар-шул бакчаның гөлләре”,- дигән К.Насыйри.

      Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы-уку.

       Китап-белем чишмәсе. Китап бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернеә соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Х.Шабановның “Анам сүзләре” шигыре моңа бер мисал:

                   Китап-киңәшчең синең,

                   Дустың, ярдәмчең синең.

                   Ул хөрмәткә бик хаклы,

                   Хөрмәтлә син китапны.  

                                       

     Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе, якташыбыз Кояш апа Тимбикованың җыр кебек моңлы, тормышчан әсәрләрен укыганнан соң, проект яклау дәресе үткәрдек. Бу дәрескә без аның “Дулкын баласы” повестен алдык. Дәрестә балалар төркемнәргә бүленеп эшләделәр. Мондый дәресләрдә укучыларның, Һичшиксез, коммуникатив компетенцияләре үсә, чөнки укучылар үзләре чыгышлар әзерлиләр, һәрбер төркем үзенең фикерен әйтә. Бу эш параллель рәвештә алып барыла. Повестьта күтәрелгән проблема буенча әзерләнгән бер төркемнең чыгышы түбәндәгечә:

      “Повестьта күтәрелгән проблема гаять зур һәм актуаль. Төп проблема кырым татарларының гына язмышы түгел, гомүмән, халыклар язмышы дип уйлый безнең төркем. Әйе, Сабрия Рәшидованың фаҗигале язмышы тетрәндерә. Ул гына да түгел әле, Сабриянең апасы Мөслимәнең язмышы, сугыштан бер кулсыз кайткан әтисенең язмышы, әнисенең язмышы-болар барысы да фаҗига. Бу гаиләгә туган якларында, туган җирләрендә яшәргә мөмкин түгел, дөресрәге, мөмкинлек бирмиләр. Монда иле өчен, Ватаны өчен, халкы өчен кан койган кешегә дә сан юк.

     Әсәрнең төп проблемасы-СССР дип аталган империядә милләтләр язмышы дип әйтсәк тә, ялгыш булмас дип уйлыйбыз без”.

      Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин: укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү өчен, эшне эзлекле һәм системалы рәвештә алып барырга кирәк. Иң мөһиме: һәр укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, телне аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә алырбыз, укучыларыбыз, һичшиксез, үзләренең фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәнерләр, аларның коммуникатив компетенцияләре югары дәрәҗәдә булыр.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развитие коммуникативной компетентности у учащихся на уроках истории

В архиве находится доклад в формате docx. "О развитии коммуникативной компетентности у учащихся на уроках истории" + презентация по теме+буклет....

Развитие коммуникативной компетентности учащихся 10-х классов на уроках английского языка

в статье речь идет об отработке аудирования. Даны образцы заданий...

Педагогический проект "Работа над монологической речью на уроках русского языка и литературы на уроках русского языка как средство развития коммуникативной компетентности учащихся"

В даннатериале можно найти приёмы развития монологической речи учащихся, а также цепочку коммуникативных умений с 5 по 11 класс...

Развитие коммуникативной компетентности учащихся.

Коммуникативная компетентность относится к группе ключевых, то есть имеющих особую значимость в жизни человека. Именно дошкольный и младший школьный возраст чрезвычайно благоприятен для овладения комм...

Современные методы обучения иностранному языку и их роль в развитии коммуникативной компетентности учащихся средней школы. Английский язык

Данная статья затрагивает актуальную в настоящее время проблему компетентностного подхода при обучении иностранному языку. Автором приведены методы обучения, способствующие развитию коммуникативных ко...

Круглый стол «Развитие коммуникативной компетентности учащихся в процессе преподавания русского языка и литературы»

Выступление на региональной конференции учителей русского языка и литературы....