6 нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен контроль биремнәр ( 1-4 нче чирек)
материал (6 класс) на тему

Хайруллина Рамзия Миргазияновна

 

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль төренә карап, үз эшен оештыра. Димәк, рус телле балаларга татар теле укытуны тиешле югарылыкка куйыйк дисәк, рус телендә сөйләшүче балаларның татар теле буенча белемнәрен контрольгә алуны фәнни дәрәҗәдә оештыру зарур.

Түбәндә тәкъдим ителгән контроль – исәпләү материаллары укучыларның белемнәрен төрле яклап тикшерүне күздә тота:

- теоретик материалларны үзләштерү hәм ныгыту дәрәҗәсен;

- тәрҗемә итә белүләрен;

- сөйләм эшчәнлеге үсешен.