Бәетләр
материал по теме

Киямова Роза Минахметовна

 

Аңлатма:

 

   Разия фермада бозаулар карады, 5 баласы бар. Әмил аның тормыш иптәше.

   1982 нче елның 24 нче апрелендә  күрше авылга барганда, аты дулап китеп, Разия арбага сөйрәлеп бара. Алган яраларыннан җайлана алмыйча, 26 нчы июльдә  үлде.

   Кызлары: Ландыш, Сирин, Рушания, Розалия.

   Улы- Җәмил.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon betlr.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

       Билалова Разия бәете

24 нче июнь ае, пәнҗешәмбе көн иде.

Фаҗигале үләсем алдан төшемә керде.

Барлык ферма эшчеләре карап калды киткәнне,

Газраил көтеп торган минем килеп җиткәнне.

Атым дулап киткәчтән белмәдем ни эшләргә.

Әй, дусларым, үләселәр керә икән төшләргә.

Гел кайгыда, хәсрәттә үтте минем көннәрем,

Атым каты дулагач, яраланды тәннәрем.

Буа янына килеп җиткәч, арба астыннан алганнар,

Үзем берни дә белмәдем, больницага салганнар.

22 көн тилмереп, больницада яттым мин.

Төшләремдә күргән идем, агымсуга актым мин.

Өс киемнәрем ертылды атым дулап екканда,

Бигрәк авыр булды миңа газиз җаным чыкканда.

41 яшемә җитеп, суларны буйламадым,

Төшке эшкә киткән чакта, үләм дип уйламадым.

Миннән калган киемнәрне, балаларым, киегез,

Мине сагынган көннәрдә, Розалияне сөегез.

Әмил-дустым киемнәрем ят җаннарга кидертмә,

Өзелеп калган биш баламны ятим диеп тилмертмә.

Өй артындагы шомыртны кемнәр әйтер балан дип,

Инде сезгә, балаларым, кемнәр әйтер балам дип.

Самоварым куйган чакта, кабынмады күмерем.

Бер дә рәхәт күрә алмадым, кыска булды гомерем.

Больницада яткан чакта, тереләм дип көттем мин

Якты дөньяда, дусларым, бик аз гомер иттем мин.

Миннән калган киемнәрне киярсезме, кызларым,

Сезгә диеп җыйган идем кыйммәтле җиһазларым.

Күлмәкләрем, яулыкларым сезгә булыр бүләгем

Сау-сәламәт үсегез, сезгә соңгы теләгем.

Туганнарым һәм дусларым, миңа дога кылыгыз,

Авыр сүзләр әйткән булсам, зинһар бәхил булыгыз.

Ландыш, Сирин, Рушания, Розалияне карагыз,

Әтиегезгә кем килсә дә, “әни” итеп санагыз.

Стенадагы сәгатьнең күтәрегез герьләрен,

Каберемне киң казыгыз, тар булмасын гүрләрем.

Атым дулап барган чакта, ерткаланды күлмәгем,

Буа янына җиткәнче, томаланды күзләрем.

Атым дулап китү белән, аңнарымны җуйдым мин,

41 яшемә җиткәч, дөньяларны куйдым мин.

Әй, дусларым, минем кебек дөньяны күп кумагыз,

Балаларым, гомер буе яшь белән бит юмагыз.

Җәмил, улым, син бер генә, ал гөлләргә тиң генә,

Мин булмагач, “улым” диеп кемнәр әйтер үзеңә.

Әмил- дустым, балаларым, сезгә соңгы сүзләрем

Инде сөйләшә алмабыз шул йомылды бит күзләрем.

Бер-ике атна элегрәк ярсыды йөрәккәем,

Дусларыма ярдәмле идем, изге иде теләккәем.

Туганнарга, дусларыма он алырга килдем мин,

Әй, дусларым, аңлагыз ла, изге юлда үлдем мин.

Тектергән киемнәремне тузганчы кия алмадым,

Әти-әни, туганнарым, “бәхил бул” дия алмадым.

 Уйламыйча кулларыма чорнадым шул дилбегә,

Йөрәгемнең ашкынуы булмады хәерлегә.

Имгәнгәчтән сөйләшергә булмады шул телләрем,

Санаулы гына булган икән дөньялыкта көннәрем.

Башкаема ат типкәчтән китте минем аңнарым,

Чирмешән больницасында чыкты минем җаннарым.

Минем җыйган әйберләрем балалар сезгә булсын,

Мине күргән-белгән кеше барысы да дога кылсын.

Йөреп тә туя алмадым Якты Тау урамнарын,

Мәңгегә бәхил булыгыз, кадерле туганнарым.

Больницада яткан чакта сызлады ла тәннәрем,

Бер сүз дә әйтә алмадым шул авыр булды хәлләрем.

Атым дулап китү белән башым әйләнеп китте,

Яраларымның авыртуы үзәккәемә үтте.

Тормыш кадерен белмәдек шул бергә гомер иткәндә,

Бигрәк авыр булды дуслар йортым ташлап киткәндә.

Минем җыйган әйберләрем берсе дә ярдәм итмәде,

Үлгәндә дә балаларым күз алдымнан китмәде.

Җилләргә элеп калдырдым ябынган юрганнарым

Балаларымны ташламагыз хөрмәтле туганнарым.

Иптәшләрем барыгыз да мәңге бәхил булыгыз

Минем васият шушы сезгә: һәр эштә сак булыгыз!

Аңлатма:

 

   Разия фермада бозаулар карады, 5 баласы бар. Әмил аның тормыш иптәше.

   1982 нче елның 24 нче апрелендә  күрше авылга барганда, аты дулап китеп, Разия арбага сөйрәлеп бара. Алган яраларыннан җайлана алмыйча, 26 нчы июльдә  үлде.

   Кызлары: Ландыш, Сирин, Рушания, Розалия.

   Улы- Җәмил.  

          Бикбов Вәлиәхмәт бәете

Кади дигән авылның күперләре тар икән,

Язгы суның эчләрендә газраил бар икән.

Кади дигән авылның каты ага сулары,

Өч көн яттым салкын суда авыр булды шулары.

Яшьли генә ятим калып, безне үстергән әнкәем,

Үзем үлдем дә котылдым, калды ике бәбкәем.

Кади дигән авылда мин идем председатель,

Суга төшеп үләрсең дип кем генә миңа әйтер.

Исән генә яшәсәм, яхшы иде уйларым,

Суга төшеп вафат булды минем зифа буйларым.

Әнкәй мине укытты кеше булырсың диеп,

Уйламагандыр әнкәем әрәм булырсың диеп.

Суга төшеп вафат булды, әнкәй улың-Вәлиәхмәт,

Әнекәем бик елама исән булсын Миңлеәхмәт.

Минем имгән сөтләремне, әнкәй, зинһар бәхиллә,

Менә шуңа шатлан, әнкәй, күмелдем туган илгә.

Руль тотып баручы бармады туры юлдан,

“Әйдә, чыгыйк, авабыз”,- дип, тартмады минем кулдан.

Калды балам, калды хатыным, калды минем әнкәем,

“Әти кайчан кайта соң?” дип, көтә ике бәбкәем.

Суга чумып алмадылар шул Кадиның яшьләре,

Әй, Фәридәм, авыр булыр миннән башка яшәве.

Урман буе яшел үлән, ашамыйдыр атларым,

Исән булып яшәсәм, килер иде хатларым.

Ашыгып-ашыгып мин агам, каты ага ташулар,

Әй, Фәридәм, хәзер инде булмас безгә кавышулар.

Сабан туеның билгесе, җилферди кызыл флаг,

Ахирәттә күрешер идек, ахыр замана ерак.

Тракторның ишеген сулар бәреп ачмады,

Әнекәем әле ярар мине дуен басмады.

Биек тауның башларында ак куянны мин аттым,

Балаларымны калдырып кабергә кереп яттым.

Машинаның мае бетә, менә алмый үрләргә,

Утыз яшьләремә җитеп кердем кара гүрләргә.

Юлда төшләремә кердең, кара иде өстеңдә,

Сезне сагынып мин ятамын салкын кабер эчендә.

Әй, Фәридәм, ятим калдың яшь кенә көйләреңә,

Киемнәремне карарсың сагынган көннәреңдә.

Фәридәкәем, балаларга “әтиегез” дип сөйлә,

Авыр сүзләр әйткән булсам, зинһар өчен бәхиллә.

Аңлатма:

     Вәлиәхмәт – Иске Кади авылында председатель (рәис) иде. 1980 нче елда язгы ташу суына төшеп үлде. Үзе Бәркәтә авылы кешесе. Фәридә - хатыны, бухгалтер (хисапчы). Бер баласы (улы) үлде, кызы исән. Чирмешән районында яшиләр. Миңлеәхмәт – абыйсы

             Мәхмүтов Зәки бәете

Мәхмүтов Зәки абый бик чибәр кеше булган.

Иртә намаз вакытында йөзлекле булып туган.

Зәки абый бик яшьләй өздереп гармун уйнаган,

Урамнарда ул җырласа, кызлар тыңлап туймаган.

1941 дә әтисе белән икәү сугышка китеп барганнар,

Әнкәсе һәм өч бала өзелеп елап калганнар.

Әтиләре Нәсибулла сугыш кырында калган,

Шулай итеп хат – хәбәрсез мәңгелеккә югалган.

Зәки абыйның сугышта бер аягы өзелгән,

Күп авырлыклар кичергән, язмыш шулай төзелгән.

Ленинград больницасына кергәнемне белмәдем.

Илемә ярдәм итәрмен, әле ярый үлмәдем.

Аягы өзелсә дә солдат түбәнлеккә төшмәгән,

Туган авылына кайтып ул төрле эштә эшләгән.

Маһирә апа белән алар өч бала үстергәннәр.

Кайгыларны, хәсрәтләрне бергәләп кичергәннәр.

Балалары бик булдыклы, өчесе дә бик уңган.

Гөлсирине әтисе кебек чибәр кибетче булган.

Баһадирдай ике егет, тау лачыннары кебек.

Илгә хезмәт итәләр әти - әнисе кебек.

Бик күп кайгылар кичергән әниләре Маһирә,

Аның сөйкемле сүзләре балаларга көч бирә.

1963 тә авылдан чыгып киттем,

67 нче елга кадәр шәһәрдә гомер иттем.

Аягымны төзәтүгә врачлар ярдәм итте.

Төзәлсә дә авыр яра гомерем сызланып үтте.

Шушы сугыш яралары бәгырькәемә үтте.

48 яшьтән мине кабергә алып ките.

Әнекәем, туганнарым, инде бәхил булыгыз,

Исләрегезгә төшкәндә миңа дога кылыгыз.

Хатыным һәм балаларым, минем хәлне белдегез.

Мәңге рәхәттә яшәгез, мине зурлап күмдегез.

Сугышларда йөрегәндә үләсем килми иде,

Сезне калдырып җир астына керәсем килми иде.

Авылымнан чыгып киттем яралы булып кайткач,

Әнекәем дога кылырсың сызылып таңнар аткач.

Үлгән дигән хәбәрем кайтыр туган илләргә.

Минем газиз гәүдәләрем калды шул чит җирләрдә.

Зурайтылган карточкамны стенага куярсыз,

Әтиегез менә шундый булган диеп уйларсыз.

                Аңлатма:

    Мәхмүтов Зәки Нәсибулла улының сугыштан аягы өзелеп кайта. Әтисе үлеп кала. Маһирә - хатыны. Өч бала үстерәләр: ике малай, бер кыз. Кызлары Гөлсирин. Зәки абый 1975 нче елның 18 нче гыйнварында үлә, 21 нче гыйнварда күмелә. Бәет 1985 нче елның 20 нче июнендә хатыны Маһирә апа соравы буенча язылды