Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса
календарно-тематическое планирование (5 класс) по теме
Планнар түбәндәге программа нигезендә төзелде: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан программалар, 1-11 нче сыйныфлар”, 23-51 битләр ( Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел).
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 309.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Педагогик киңәшмә тарафыннан расланды,
Беркетмщ №1, 28 август, 2012 ел.
№203 боерык нигезендә кабул ителде,
29 август, 2012 ел.
Мәктәп директоры _________ Лысюк Р.М.
имза
V Б сыйныфы (татар төркеме) өчен
татар теленнән
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
(атнага 3, уку елына 105 сәгать исәбеннән төзелде)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәйфеева Рәйсә Нурлыгаян кызы
“Килешенде”
Директор урынбасары ________ Хафизова Л.М.
имза
МБ утырышында каралды һәм кабул ителде, беркетмә №1, “28__” август, 2012 ел.
МБ җитәкчесе __________ Гәрәева З.С.
имза
Яр Чаллы шәһәре
2012 ел.
Эш программасының эчтәлеге
1. Титул бите
2. Эш программасының эчтәлеге.
3. Аңлатма язуы
4. Татар теленнән уку-укыту курсының эчтәлеге
5. Укучыларның белем, осталык, күнекмәләренә таләпләр
6. Календарь – тематик план
7. Укучыларның белем, осталык, күнекмәләрен бәяләү нормалары
8. БСҮ, контроль, язма эшләр графигы
9. Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
Аңлатма язуы
5 нче рус сыйныфының татар төркеме өчен татар телен уку-укыту курсының Эш программасы түбәндәге төп документларга нигезләнеп төзелде:
1. “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”
2. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан программалар, 1-11 нче сыйныфлар”, 23-51 битләр ( Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел).
3. “Рус урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек”, ( Ф. Харисов, Ч. Харисова, Казан:Татар.кит.нәшр., 2012 ел).
4. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2012-2013 уку елына уку планы.
5 нче сыйныфта татар телен укыту Эш программасында атнага – 3, уку елына 105 сәгать исәбеннән төзелде. Тел белеменең фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексикология, лексикография, сүз төзелеше, сүз ясалышы бүлекләре буенча темалар программадагы темалар һәм сәгатьләр бүленешенә туры китереп планлаштырылды. Эш программасында 28 бәйләнешле сөйләм үстерү (БСҮ), 2 милли региональ компонент (МРК) дәресләре каралган. Контроль төре буларак язма эшләр планлаштырыла: сочинение – 4 (1), диктант – 6 (2), изложение – 5 (2).
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты – укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру.
Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.
Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.
Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:
1. Татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
5. Туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.
8. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен истә тотып, укуга кызыксыну уяту
9. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
10. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
5 нче сыйныфта татар теленнән уку-укыту курсы программасының эчтәлеге
Тәртип саны | Бүлекләр һәм темалар | Темалар буенча сәгатьләр саны | Бәйләнешле сөйләм үстерү |
1. | Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. | 4 | 3 |
2. | Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография | 33 | 11 |
3. | Лексикология һәм лексикография | 14 | 7 |
4. | Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы | 19 | 5 |
5. | 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау | 7 | 2 |
Барлыгы. | 77 | 28 |
5 нче сыйныфта укучыларның татар теленнән белем, осталык, күнекмәләренә төп таләпләр
I. Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык
Фонетика буенча:
1. Татар телендәге сузык һәм тартык авазлар классификациясен, алардагы үзгәрешләрне белү. Сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен сөйләмдә дөрес куллану.
2. Татар телендә иҗек калыпларын белү, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән әйтү.
3. Сүзләргә фонетик анализ ясау.
5. Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру. Алфавитны белү.
Лексикология һәм фразеология буенча:
1. Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм активлыгы буенча бәяли белү.
2. Сүзләрне һәм фразеологик әйтелмәләрне урынлы куллану. Синоним, омоним һәм антонимнарны дөрес куллану.
3. Төрле типтагы сүзлеләр белән эшләү.
Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча:
1. Сүздәрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү. Тамыр һәм кушымчаларга аңлатма бирү. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
2.Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.
Морфология буенча:
1. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера, таный белү. Морфологик анализ ясау.
2. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр, текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.
3. Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.
Синтаксис һәм пунктуация буенча:
1. Сүзтезмәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.
2. Җөмләдә сүз тәртибен билгеләү.
II. Сөйләм эшчәнлеге буенча.
1.Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
2. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.
3.Бирелгән план буенча сочинение язу.
4. Караган фильм, спектакль буенча хикәя төзү.
5. Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләү яки язу, үз фикереңне белдерү.
6. Әдәби геройларны сурәтләп бирү.
7. Эш кәгазьләреннән гариза, белдерү, ышаныч кәгазе һ.б. язу.
8. Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү, күнегүләрне эшләү.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәйфеева Рәйсә Нурлыгаян кызының 2012-2013нче уку елына календарь-тематик планы
Планнар түбәндәге программа нигезендә төзелде: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан программалар, 1-11 нче сыйныфлар”, 23-51 битләр ( Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел).
предмет | сыйныф | сәгать саны | БСҮ (шул исәптән) | Контроль, язма эшләр (шул исәптән) | дәреслек |
Татар теле | 5б | 105/3 | 28 | диктант – 6 (2) сочинение – 4 (1) изложение – 5 (2) | “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек”, (Ф. Харисов, Ч. Харисова, Казан: Татар.кит.нәшр.,2012.) |
2012-2013нче уку елына методик тема:
шәһәр | мәктәп | укытучы |
Яңа стандартларга күчү шартларында методик хезмәт күрсәтүне яхшырту аша укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү. | Яңа стандартларга күчү шартларында мәгълүмати чаралар куллану аша белем бирү сыйфатын күтәрү | Халык авыз иҗаты әсәрләрен яңа технологияләргә нигезләнеп өйрәнү аша укучыларның иҗади фикерләвен үстерү. |
5 нче рус сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән календарь-тематик план
Т/с | Бүлекләр һәм темалар | Сәгать саны | Календарь вакыт | Фактик вакыт | Көтелгән нәтиҗәләр | Контроль-тикшерү материаллары |
Махсус белем, күнекмәләр | Гомуми күнекмәләр |
I чирек |
1. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (4+3) |
1 | БСҮ-Туган телем – иркә гөлем. | 1 | 03.09 | Телнең төрле функцияләре. Язучылар туган тел турында. | Дәреслек, төп чыганаклар белән эш итә белү. Телдән һәм язма сөйләмне аера белү, темага бәйләп алардан дөрес файдалана белү. | БСҮ-1, Хикәя төзү |
2 | Тел белеме бүлекләре. Сүзләрнең лексик мәгънәсе | 1 | 04.09 | Тел белеме тар маклары. Лексикологиянең өйрәнү объектлары | Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
3 | Сүзнең мәгънәле кисәкләре. | 1 | 05.09 | Татар телендә сүзнейң мәгънәле кисәкләре буларак тамыр, нигез һәм төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар. | Кабатлау максаты белән уку төрләрен үзләштерү, камилләштерү. |
4 | Сүз төркемнәре | 1 | 10.09 | Исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль сүз төркемнәре. | Логик алымнар, нәтиҗә ясау, дәреслек белән эш күнекмәләрен үстерү. |
5 | Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмлә кисәкләре. | 1 | 11.09 | Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре, иярчен кисәкләрдән аергыч. | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
6 | БСҮ- Җөмлә төрләре. Аңлатмалы диктант | 1 | 12.09 | Җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация | Яңгыраган текстның төзел.-н, мәгънәви берәмлекләрен билгеләп язып бара белү. | БСҮ-2, Кереш аңлатмалы диктант (№1) |
7 | Хаталарны төзәтү БСҮ- Хикәя һәм сорау җөмләләрне куллану. | 1 | 17.09 | Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре | Сәнгатьле сөйләм, сәхнә техникасын камилләштерү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү. | БСҮ-3, Аудио-тыңлау буенча план төзү (татар халык әкияте “Шомбай”) |
2. Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография. (32+11) |
8 | Фонетика, орфоэпия турында гомуми мәгълүмат. | 1 | 18.09 | Фонетика һәм орфоэпия турында фән буларак информация. Авзларны язуда күрсәтү юлы (квадрат җәяләр) | Өстәмә чыга- наклардан фай далану. План белән эш итә белү. |
9 | Авзларның ясалу урыннары һәм ысуллары. | 1 | 19.09 | Сөйләм органнары: үпкәләр, тавыш ярылары, бугаз, тамак, авыз һәм борын куышлыклары, каты һәм йомшак аңкау, тел һәм кече тел, тешләр, иреннәр. | Танышу, өйрәнү, эзләнү, карап чыгу максаты белән уку төрләрен үзләштерү. |
10 | БСҮ-Минем шаян песием | 1 | 24.09 | Авазларның ясалу урынныры һәм ысуллары. | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү, уку төрләрен ирекле куллану. | БСҮ-4, Изложение язуга әзерлек |
11 | БСҮ- Авазларны сөйләмдә һәм язуда белдерү. Изложение | 1 | 25.09 | Логик эзлеклелектә орфографик һәм пунктуацион нормаларга туры китереп язу. | Язма сөйләм формаларын куллана белү. Текст эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып сөйләү. | БСҮ-5, Изложение язу (№1) |
12 | Хаталарны төзәтү. Авазларны төркемләү. Сузык авазлар. | 1 | 26.09 | Авазларны төркемләү үзенчәлекләре. Сузык авазлар классификациясе. | Анализ, таркату, синтез, гомумиләштерү алымнарын куллану. |
13 | Сузыкларда рәт (аңкау) гармониясе | 1 | 01.10 | Алгы һәм арткы рәт (калын, нечкә) сузыклар. | Анализ, таркату, синтез, гомумиләштерү алымнарын куллану. |
14 | Сингармонизм. | 1 | 02.10 | Рәт гармониясе. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү, уку төрләрен ирекле куллану. |
15 | Сузыкларда ирен гармониясе | 1 | 03.10 | Иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыклар. А авазының ярым иренләшү роле. | Текстның мәгънәви берәмлекләрен билгели белү |
16 | БСҮ-Көзге табигать | 1 | 08.10 | Табигатьтә ел фасылына бәйле үзгәрешләр, көзге матурлык, муллык.: | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү. | БСҮ-6, Сочинение язуга әзерлек |
17 | БСҮ-Көзге табигатьне тасвирлап язу. Сочинение | 1 | 09.10 | Логик эзлеклелектә орфографик һәм пунктуацион нормаларга туры китереп язу. | Язма сөйләм формаларын куллана белү. Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру. | БСҮ-7, Сочинение язу (№1) |
18 | Хаталарны төзәтү. Тартык авазлар | 1 | 10.10 | Тартык авазлар классификациясе | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү. |
19 | [w] һәм [в] авазлары | 1 | 15.10 | [w] һәм [в] авазларын ишетеп аера белә | Төрле чыганаклар белән эш итә белү. |
20 | [Һ] һәм [х] тартыклары | 1 | 16.10 | Һ] һәм [х] тартыклары | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү. |
21 | [Г], гъ] һәм [к], [къ] тартыклары | 1 | 17.10 | [Г], гъ] һәм [к], [къ] тартыклары | Анализ, таркату, синтез, гомумиләштерү алымнарын куллану. |
22 | [Ч], [ц], [щ] тартыклары | 1 | 22.10 | [Ч], [ц], [щ] тартыклары | Текстның мәгънәви берәмлекләрен билгели белү |
23 | БСҮ- Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерә торган хәрефләр. Диктант | 1 | 23.10 | Сузык һәм тартык авазларны язуда чагылдыру | Яңгыраган текстның төзел.-н, мәгънәви берәмлекләрен билгеләп язып бара белү. | БСҮ-8, Тикшерү диктанты (№2) |
24 | Хаталарны төзәтү [М], [н], [ң] тартыклары | 1 | 24.10 | [М], [н], [ң] тартыклары | Анализ, таркату, синтез, гомумиләштерү алымнарын куллану. |
25 | . [*] (һәмзә) тартыгы | 1 | 29.10 | [*] (һәмзә) тартыгы, аны ь, ъ, э хәрефләре белән белдерү | Үзбәяләмә,һәм иптәшеңнең эшен бәяләү |
II чирек |
26 | Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре. | 1 | 30.10 | Охшашлану, охшашсызлану күренешләре | Белемнәрне гомумиләштерү, бәя бирү |
27 | Чиратлашу күренеше. | 1 | 31.10 | Чиратлашу күренешенең язуда чагылышы | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү |
28 | БСҮ –Авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре. Диктант | 1 | 12.11 | Сузык һәм тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләрен язуда чагылдыру | Яңгыраган текстның төзел.-н, мәгънәви берәмлекләрен билгеләп язып бара белү. | БСҮ-9, Иҗади диктант (№3) |
29 | Хаталарны төзәтү. Ижек. Иҗек калыплары. | 1 | 13.11 | Татар телендә алты иҗек калыбы | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү |
30 | Ачык һәм ябык иҗекләр. | 1 | 14.11 | Ачык һәм ябык иҗекләр. | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
31 | БСҮ-, Казан - безнең башкалабыз. Хикәя | 1 | 19.11 | Республика башкаласы турында мәгълүмат. Сүзләрне юлдан-юлга аеру. | Язма сөйләм формаларын куллана белү. Аралашу өлкәсенә һәм сөйләм ситуациясенә бәйле алардан дөрес файдалана белү. | БСҮ-10, Бирелгән текстны файдаланып, хикәя язу |
32 | Басым, аның төрләре. | 1 | 20.11 | Сүз басымы, логик басым | Белемнәрне гомумиләштерү күнекмәләрен тикшерү |
33 | Сүз басымы, аның үзенчәлекләре | 1 | 21.11 | Татар телендә сүзләргә басым төшү үзенчәлеге, искәрмә очраклар | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
34 | Интонация һәм аның өлешләре.
| 1 | 26.11 | Интонация төрләре | Текстны аңлап , сәнгатьле итеп уку. |
35 | БСҮ-, Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары. Сочинение | 1 | 27.11 | Логик эзлеклелектә орфографик һәм пунктуацион нормаларга туры китереп язу. | Язма сөйләм формаларын куллана белү. Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру. | БСҮ-11, “Беренче кар” темасына сочинение язу (№2) |
36 | Хаталарны төзәтү. Графика һәм орфография. | 1 | 28.11 | Графика һәм орфография, аларның өйрәнү объекты | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү. Сюжетны рәсемгә төшерү күнекмәләрен үстерү. |
37 | Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте. Татар алфавиты. | 1 | 03.12 | Алфавитта сузык, тартык, авазларны белдерүче, аваз белдерми торган хәрефләр. Хәрефләрнең алфавиттагы урыны. | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү |
38 | БСҮ- Китап – белем чишмәсе. | 1 | 04.12 | Алфавит һәм аның практикада зарурлыгы | Телдән һәм язма сөйләмне аера белү, темага бәйләп алардан дөрес файдалана белү. | БСҮ-12, Мәктәп китапханәсендә язма һәм электрон каталоглар белән эш |
39 | БСҮ –Татар теленең төп орфоэпик һәм орфографик нормалары. Изложение | 1 | 05.12 | Логик эзлеклелектә орфографик һәм пунктуацион нормаларга туры китереп язу. | Язма сөйләм төрләреннән файдалану, план төзү, аның нигезендә БСҮ | БСҮ-13, “Бал дәвалый” Изложение язу (№2) |
40 | Хаталарны төзәтү. Сузык аваз хәрефләре. | 1 | 10.12 | Сузык аваз хәрефләре. | Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
41 | Я, е, ю хәрефләре. | 1 | 11.12 | Я, е, ю хәрефләренең икешәр авазга билге булып йөрүләре | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
42 | Й, о, ө, ы, е(э) хәрефләренең дөрес язылышы | 1 | 12.12 | Й, о, ө, ы, е(э) хәрефләренең дөрес язылышы | Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
43 | Тартык аваз хәрефләре. В хәрефенең дөрес язылышы. | 1 | 17.12 | В хәрефенең в һәм w авазына билге булып йөрүе | Танып белү активлыгын үстерү. |
44 | [къ ] [гъ ] авазларының язуда белдерелүе | 1 | 18.12 | К, г хәрефләренең дүрт авазга хәреф булып йөрүләре | Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
45 | БСҮ –Татар орфографиясенең кыен очраклары. К/диктант | 1 | 19.12 | Алфавитта хәрефе булмаган авазлар һәм аларны язуда күрсәтү үзенчәлекләре | Яңгыраган текстның төзел.-н, мәгънәви берәмлекләрен билгеләп язып бара белү. | БСҮ-14, Контроль диктант (№4) |
46 | Хаталарны төзәтү. Ъ һәм ь хәрефләренең функцияләре | 1 | 24.12 | Ъ, ь хәрефләренең куллану үзенчәлекләре | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү |
47 | Ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы | 1 | 25.12 | Ъ, ь хәрефләренең куллану үзенчәлекләре | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
III чирек |
48 | Сүзләргә фонетик анализ ясау. | 1 | 26.12 | Телдән һәм язма фонетик анализ | Өстәмә чыга- наклардан фай далану. |
49 | Татар теленең фонетик закончалыклары | 1 | Татар теленең фонетик закончалыклары | Тел берәмлекләрен сөйләм ситуациясенә бәйле аера белү күнекмәләрен үстерү |
50 | Фонетика, графика, орфография курсын кабатлау | 1 | Фонетика, графика, орфография тел белеме бүлекләре, аларның өйрәнү объектлары | Кабатлау максаты белән уку төрләрен үзләштерү, камилләштерү. |
3. Лексикология һәм лексикография (15+7) |
51 | БСҮ Лексикология һәм лексикография. Изложение | Туган тел культурасы. Логик эзлеклелектә орфографик һәм пунктуацион нормаларга туры китереп язу. | Язма сөйләм төрләреннән файдалану, план төзү, аның нигезендә БСҮ | БСҮ-15, Изложение язу. Бал кортлары һәм яңгыр (№3) |
52 | Хаталарны төзәтү. Лексика турында гомуми мәгълүмат. | 1 | Лексика, лексикология, лексик мәгънә төшенчәләре белән танышу | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
53 | Сүз, аның лексик мәгънәсе | 1 | Сүз, аның лексик мәгънәсе | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
54 | БСҮ- Яраткан ел фасылым. Хикәя | 1 | Сүз, аның лексик мәгънәсе | Телдән һәм язма сөйләмне аера белү, темага бәйләп алардан дөрес файдалана белү. | БСҮ-16, ирелгән планга таянып хикәя язу |
55 | Бер һәм күп мәгънәле сүзләр | 1 | Бер һәм күпмәгънәле сүзләрне аера белә | Текстны аңлап , сәнгатьле итеп уку. |
56 | Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр | 1 | Бер мәгънәле һәм куп мәгънәле сүзләр. | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү |
57 | Синоним һәм антоним сүзләр | 1 | Охшаш һәм капма-каршы мәгънәле сүзләр. Синонимик рәт. Доминанта. | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. |
58 | Омоним сүзләр | 1 | Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре белән бөтенләй башка булган сүзләрнең омоним дип аталуы | Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү. |
59 | Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы | 1 | Татар теленең үз сүзләре. Башка телләрдән алынган сүзләре. | Өстәмә чыга- наклардан фай далану. |
60 | Алынма сүзләр | 1 | Рус теленнән һәм рус теле аша кергән сүзләр. Рус, гарәп, фарсы, европа телләре алынмалары. | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. |
61 | БСҮ –Картина буенча сочинение | 1 | Логик эзлеклелектә орфографик һәм пунктуацион нормаларга туры китереп язу. | Язма сөйләм формаларын куллана белү. Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру. | БСҮ-17, Картина буенча сочинение язу (№3) |
62 | Хаталарны төзәтү. Интернациональ сүзләр | 1 | Татар телендә интернациональ (рус, латин, грек, француз, немец, инглиз, итальян, испан теленнән кергән) сүзләрне истә калдыру | Текстны аңлап , сәнгатьле итеп уку. |
63 | БСҮ –Мин һәм чит ил. Диалог төзү | 1 | Алынма сүзләр һәм аларны куллану ихтыяҗы | Диалогик һәм монологик сөйләмне камилләштерү. Тема белән бәйле диалог үрнәкләрен төзү. Тел берәмлекләрен сөйләм ситуациясенә бәйле аера белү | БСҮ-18, Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзү |
64 | Кулланылу өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы | 1 | Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланышлы сүзләр булуы. Диалекталь сүзләренең билгеле Бер территориядә яшәүче халыкның әәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләр булуы. Профессиональ сүзләр, атамалар. | Текст буенча план төзи белү. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
65 | Кулланылу активлыгы буенча татар теленең сүзлек составы | 1 | Неологизмнар, архаизмнар | Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү. |
66 | Фразеологик әйтелмәләр | 1 | Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәдәге төзелмәнең фразеологик әйтелмә дип аталуы | Китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү |
67 | БСҮ –Фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенчесенә тәрҗемә итү | 1 | Фразеологик әйтелмәләрнең рус телендә эквивалентлары, тәрҗемәләре. | Текстның темасын, төзелешен, төп фикерен таба белү, тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү | БСҮ-19, Тәрҗемә күнегүләре |
68 | Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары | 1 | Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары | Татар әдәби теле һәм аның нормаларын аралашу процессында дөрес куллана белү |
69 | Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану | 1 | Сүзләр исемлеге тупланган китапның сүзлек дип аталуы. Сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуы | Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү. |
70 | БСҮ – Эш кәгазьләре. Белешмә язу | 1 | Эш кәгазьләрен тутыру тәртибе, аларның тормышта зарурлыгы | Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү эшен камилләштерү | БСҮ- 20 |
71 | БСҮ - Лексикология темасын гомумиләштереп кабатлау. К/изложение | 1 | Логик эзлеклелектә орфографик һәм пунктуацион нормаларга туры китереп язу. | Текстның темасын, төзелешен, төп фикерен таба белү. Язма сөйләм төрләреннән файдалану, план төзү, аның нигезендә БСҮ | БСҮ - 21 контроль изложение язу (№4) |
72 | Хаталар өстендә эш. Лексик анализ | 1 | Сүзгә Тулы лексик анализ ясый белү | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү |
4. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (19+5) |
73 | Морфемика. Сүз төзелеше | 1 | Сз төзелешенең өйрәнү объекты | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
74 | Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр. | 1 | Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр, кушымчалар, аларның функцияләре | Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
75 | БСҮ – Кушымчалар, аларның төрләре. Диктант. | 1 | Сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар | Яңгыраган текстның төзел.-н, мәгънәви берәмлекләрен билгеләп язып бара белү. | БСҮ – 22, диктант (№5) |
76 | Хаталарны төзәтү. Төрле сүз төремнәрен ясаучы кушымчалар | 1 | Исем, сыйфат, фигыль, рәвеш ясаучы кушымчалар | Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
77 | Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар | 1 | Кушымчаларның ике төрле булуы: ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче. Сүз ясагыч кушымчаларныңсүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүе; мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмичә, әйберләр, эш-хәл, күренешләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерүе. Тамырга башта ясагыч, аннары мөнәсәбәт (бәйләгеч, модальлекләр) белдерүче кушымчаларның ялгануы | Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
IV чирек |
78 | Бәйләгечләр | 1 | Сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итә торган кушымчаларның бәйләгеч кушымчалар дип аталуы. (исемдә тартым, килеш кушымчалары, фигыльләрдәге зат-сан, хәл фигыль төрләрен ясаучы кушымчалар) | Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
79 | Модальлек белдерүче кушымчалар | 1 | Модальлек белдерүче кушымчалар | Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. |
80 | Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе | 1 | Татар телендә сүзгә башта ясагыч, аннары модальлек, ахырда бәйләгеч к-рының ялгануы | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
81 | Сүзнең нигезе | 1 | Сүзнең нигезе дип бәйләгеч кушымчаларсыз өлеше, тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан торган өлеше аталу. | Дәреслек, төп чыганаклар белән эш итә белү. |
82 | Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр | 1 | амыр белән туры килгән нигезнең тамыр нигез, ә составында ясагыч һәм модальлек белдерүче кушымчалар булганы ясалма нигез дип аталуы | Дәреслек, төп чыганаклар белән эш итә белү. |
83 | Сүз ясалышы. Кушымча ялгану ысулы | 1 | Сүзнең тамырына яки нигезенә ясагыч кушымча ялгап, яңа сүз ясау кушымча ялгану ысулы дип аталу. Әлеге ысул белән исемнәр, сыйфатлар, рәвешләр, фигыльләрнең ясалуы. | Дәреслек, төп чыганаклар белән эш итә белү. |
84 | Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр | 1 | Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуы. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз булуы. | Дәреслек, төп чыганаклар белән эш итә белү. |
85 | БСҮ – Исемең матур, кемнәр куйган? | 1 | Кушма исемнәр, аларның дөрес язылышы | Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү. Китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү | БСҮ – 23, Г.Ф.Саттаровның “Татар исемнәре сүзлеге”ннән файдаланып, кушма исемнәр туплау |
86 | Парлы сүзләр | 1 | Парлы сүзләрнең бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, я аваздаш ике сүзне теркәү яисә кабатлау юлы белән ясалуы. Парлы сүзләрнең сызыкча аша язылуы. | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
87 | Тезмә сүзләр | 1 | Тезмә сүзләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалуы һәм һәрбер сүзнең аерым язылуы. Аларга бер сорау куелу. Тезмә сүзләрнең бер җөмлә кисәге булулары. | Дәреслек, төп чыганаклар белән эш итә белү. |
88 | БСҮ - Сүзләр кушылу ысулы. К/изложение | 1 | Логик эзлеклелектә орфографик һәм пунктуацион нормаларга туры китереп язу. | Язма сөйләм төрләреннән файдалану, план төзү, аның нигезендә БСҮ | БСҮ – 24, контроль изложение язу ( №5) |
89 | Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы | 1 | Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү, лексик мәгънәсе үзгәрүе. Мондый сүзләрнең мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмлә кисәге буллу мөмкинлеге үзгәрүе | Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү. |
90 | БСҮ – “Сүз төркемнәре”. Әкият | 1 | Сүз төркемнәре һәм аларның грамматик билгеләре. | Эшнең жанрына бәйле монологик, диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү. | БСҮ – 25, әкият язу |
91 | Сүзләрне кыскарту ысулы | 1 | Тезмә сүзләрне кыскарту юлы белән ясалган сүзләрнең кыскартылма сүзләр дип аталуы. Сүзләрнең я баш хәрефләре буенча, я беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүзнең тулысынча алынуы, яисә һәр сүзнең беренче иҗеген кушып ясалулары. | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
92 | Фонетик ысул | 1 | Сүзләрнең аваз составын үзгәртү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы сүзләрнең әйтелеше яки басымы үзгәртелеп ясалуы | Дәреслек, төп чыганаклар белән эш итә белү. |
93 | Сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү ысулы | 1 | Сүзнең мәгънәсе үзгәрү юлы белән яңа сүзләр кулланылыштагы сүзләрнең мәгънәләре үзгәртелеп ясалуы (тау итәге – күлмәк итәге) | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
94 | Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү. | 1 | Сүзләрнең төзелеше буенча составы, сүз ясалышы төрләре | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү |
95 | БСҮ – Җиңү бәйрәме. сочинение | 1 | Логик эзлеклелектә орфографик һәм пунктуацион нормаларга туры китереп язу. | Язма сөйләм формаларын куллана белү. Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру. | БСҮ – 26, контроль сочинение №4 (МРК – 2) |
96 | Хаталар өстендә эш. Сүз төзелеше һәм ясалышын кабатлау. | 1 | Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәтү | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү |
5. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (7+2) |
97 | Кабатлау. Фонетика | 1 | Фонетика курсының өйрәнү объекты | Кабатлау максаты белән уку төрләрен үзләштерү, камилләштерү. |
98 | Кабатлау. Лексика. | 1 | Лексика курсының өйрәнү объекты | Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү, камилләштерү. |
99 | Кабатлау. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы | 1 | Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы курсының өйрәнү объекты | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү |
100 | БСҮ - Ел буе үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. К/диктант | 1 | 5 нче сыйныфта өйрәнелгән грамматик материал | Яңгыраган текстның төзел.-н, мәгънәви берәмлекләрен билгеләп язып бара белү. | БСҮ – 27, грамматик биремле контроль диктант (№6) |
101 | Хаталар өстендә эш. Кызыклы грамматика | 1 | 5 нче сыйныфта өйрәнелгән грамматик материал | Китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү |
102 | Фонетик, лексик, сүз төзелеше буенча анализ. | 1 | Грамматик анализ төрләре | Махсус белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү. |
103 | Анализ төрләре. Зачет | 1 | Фонетик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча анализ | Махсус белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү. |
104 | Хаталар өстендә эш. Анализ төрләре | 1 | Грамматик анализ төрләре | Махсус белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү. |
105 | БСҮ -Җәйге ялны оештыру | 1 | Язма сөйләм формаларын куллана белү. Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру.Аралашу процессында татар әдәби теле нормаларын дөрес куллана белү | БСҮ – 28 Каникулларны файдалы һәм кызыклы итеп оештыру (план төзү) |
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен
бәяләү нормалары (5нче сыйныф)
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, из-ложение, сочинение яздырып тикшереп була. Моннан тыш, сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
1. Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, «5» ле куела
(бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).
Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сорауга җавап язганда төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, «3» ле куела.
Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Язма эшләрнең күләме
Сыйныфлар | Эш төрләре |
Сочинение | Диктант | Изложение | Барлыгы |
V | 4(1) | 6(2) | 5(2) | 15(5) |
Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.
Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүз һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.
Сыйныфлар | Суз саны | Хәреф саны |
V | 8—9 | 50—55 |
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Диктант — укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар берничә төрле була: сүзлек диктанты, өйрәтү диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.
Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (бер пунктуа-цион хата булырга мөмкин).
Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.
Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.
Биш орфографик, дүрт—алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Өйрәтү диктантлары 5—7 нче сыйныфларда ешрак язды-рыла.
Сүзлек диктантының күләме һәм аны бәяләү
Сыйныф | V |
Сүз саны | 16—20 |
Сүзлек диктантын бәяләү
Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.
Бер орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.
Өч орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.
Биш орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.
Контроль диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.
Уку елы башында – 50 сүз
Уку елы азагында – 50 – 60 сүз
Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәтелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2—3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.
Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.
Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунклг-у&ОчЛ&ои. таговдпд эшкә «3» ле куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Изложениенең күләме һәм аны бәяләү
Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле сыйныф таләпләренә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга һәм аларны тактага язып куярга кирәк.
Изложение текстының күләме
Сыйныф | Уку елы башы | Уку елы ахыры |
Сүз саны | Язма күләме | Сүз саны | Язма күләме |
V | 70—110 | 55—70 | 110—140 | 70—85 |
Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлекле-легенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.
Изложение һәм сочинениегә ике төрле билге куела. Берсе — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.
Изложениене бәяләү
Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.
Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта 0,5—1 бит
Сочинениене бәяләү
Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып,
сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү (БСҮ), контроль эш, язма эшләр графигы
2012-2013 уку елы,5б сыйныфы
Тәртип саны | Эш төре | Тема | Үткәрү вакыты |
1 | Кереш аңлатмалы диктант (№1) | Җөмлә төрләре | I чирек -12.09 |
2 | Изложение язу (№1) | Авазларны сөйләмдә һәм язуда белдерү. | I чирек -25.09 |
3 | Сочинение язу (№1) | . Көзге табигатьне тасвирлап язу. | I чирек -09.10 |
4 | Тикшерү диктанты (№2) | Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерә торган хәрефләр. | I чирек -23.10 |
5 | Иҗади диктант (№3) | Авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре. | II чирек – 12.11 |
6 | “Беренче кар” темасына сочинение язу (№2) | Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары. | II чирек – 27.11 |
7 | Изложение язу (№2) | Татар теленең төп орфоэпик һәм орфографик нормалары | II чирек –05.12 |
8 | Контроль диктант (№4) | Татар орфографиясенең кыен очраклары | II чирек –19.12 |
9 | Изложение язу. Бал кортлары һәм яңгыр (№3) | Лексикология һәм лексикография. | III чирек –16.01 |
10 | Картина буенча сочинение язу (№3) | Картина буенча сочинение | III чирек- 11.02 |
11 | Контроль изложение язу (№4) | Лексикология темасын гомумиләштереп кабатлау | III чирек – 05.03 |
12 | Диктант (№5) | Кушымчалар, аларның төрләре | III чирек – 13.03 |
13 | Контроль изложение язу ( №5) | Сүзләр кушылу ысулы | IV чирек –22.04 |
14 | Контроль сочинение №4 | Җиңү бәйрәме | IV чирек – 08.05 |
15 | Грамматик биремле контроль диктант (№6) | Ел буе үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау | IV чирек –21.05 |
Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Программа: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан программалар, 1-11 нче сыйныфлар”, 23-51 битләр ( Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел). Дәреслек: “Рус урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек”, (Ф. Харисов, Ч. Харисова, Казан:Татар.кит.нәшр.,2012) | 1.Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт.5-11 нче сыйныфлар өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан:Мәгариф, 2006. 2.Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5-11сыйныфлары өчен: /Н.С.Гыймадиева, Г.Н.Закирова, З.В. Шәйхетдинова. - Казан:”Яңалиф”, 2006. 3. Н.В.Максимов, Э.В.Шайхразиева “Татар урта мәктәбендә синтаксик анализ” К., “Школа”, 2007ел 4. Н.В.Максимов, Э.В.Шайхразиева “Гади җөмлә синтаксисы”, К., 2006ел. 5.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан:Яңалиф, 2006 6.Урта мәктәптә татар теле укыту:Фонетика.Морфология:Укытучылар өчен методик кулланма/Н.В.Максимов.-Казан:Мәгариф, 2004 7. Ф.С.Вәлиева, Г.В.Саттаров “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татартелен укыту методикасы”, К., “Раннур”, 2000ел. | 1.Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Вәлиев.-Казан:Татар китап нәшрияты. 2.Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәк. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф,2007. 3.Татар теленнән тестлар: Уку –укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан:Мәгариф,2008 4. Татар теле. Бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен биремнәр: ТР Фәгариф һәм фән министрлыгы Белем сыйфаты мониторингының республика үзәге. – Школа, Казан, 2008 ел 5. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы: Р.С. Нурмөхәмәтова, Казан, 2011 6. Х.С.Сәлимов “Татар теленнән тестлар”, К., “Яңалиф”, 2005ел. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс
Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс - русская группа....
Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс
Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс...
Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс
Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс, русская группа...
Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс
Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )
Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )...

Рабочая программа по татарскому языка , 9 класс.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 и...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарскому языку для классов
Предлагаю рабочую программу по татарскому языку для 6 классов русскоязычных групп. Тематическое планирование рассчитано на 105 часов- 3 раза в неделю....
