Яз килэ, яз колэ
материал по теме

Гайзуллина Ландыш Раилевна

план урока для 1 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaz_kile_yaz_kole.docx314.68 КБ

Предварительный просмотр:

I класс өчен укудан

“Яз килә, яз көлә...”

темасына  дәрес  эшкәртмәсе.

              Төзеде:  Гайзуллина Ландыш Раил кызы      

                                 башлангыч класслар укытучысы   

                                           

Тема: Яз килә, яз көлә...

Максат: 1. Әсәрдәге катнашучыларны таба, аера белергә өйрәтү.

               2. Сөйләм теле күнекмәләрен үстерү.

               3. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

 Дәрес төре:    иҗади  - эзләнүле     

Төп төшенчәләр: күчерелмә мәгънә

                                чагыштыру

Предметара бәйләнеш: татар теле, әйләнә-тирә дөнья, рәсем

 

Җиһазлау:  С.Г.Вагыйзов, Р.Г. Вәлитова, М.Ш. Галләмова “Туган тел” дәреслеге, 1класс, 84-86 б.;  темага карата  күрсәтмә һәм таратма  материаллар (тест).

                                        Дәрес барышы.

I.Укучыларны дәрескә оештырып, уңай психологик халәт булдыру, дәреснең максаты белән таныштыру.

Исәнмесез, балалар. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, хәерле көн телик.

Табышмак әйтеп, дәрес темасын ачу.

Ак күбәләк очып китте.

Кара карга килеп кунды.  (Яз килү)

II. Уку мәсьәләсен кую. Кереш әңгәмә.

- Әйе балалар, без бүген  елның шушы фасылы турында сөйләшербез. Дәресебезнең темасы да “Яз килә, яз көлә...”. (Укытучы Н.Арслановның ”Яз” шигырен яттан сөйли.)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

- Укучылар, сезгә шигырь ошадымы?

Әйе,ошады.

Бу шигырьне  Н.Арсланов язган. Бүгенге дәрестә без аның шигырен өйрәнәбез. Әйдәгез хәзер үзегез гөжләп укыгыз.

Илзирә шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтер.

Балалар, шигырьнең эчтәлеге аңлашыламы? Яз ишекләрдән керә, тәрәзәдән көлә, кар суында йөгерә, яшеллеккә төренә аламы? Сез моны ничек аңлыйсыз?

1.Күчерелмә мәгънәдәге сүзләр белән эш.

Яз ишекләрдән керә,тәрәзәдән көлә – җылы нурларын сибә;

Кар суында йөгерә – карлар эри;

Яшеллеккә төренә – агачлар яфрак яра, үләннәр чыга.  

Шигырьгә анализ ясау.

Катнашучыларны табу.

2) Әсәрне өлешләргә бүлү.

3) Өлешләр арасындагы бәйләнеш аша эчтәлекне табу.

4) Авторны табу.

 Физкультминут “Язгы урманда”.

Язгы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Ак каеннар –уңда,

Яшел чыршылар-сулда.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән йөгерә.

Аю бабай ял итә.

Сыерчыклар очалар,

Бигрәк тә матур алар.

Урманда ямьле булса да,

Мәктәпкә кайтыйк дуслар.

- Барыбыз да тактага игътибар итик әле. Биредә сез нәрсәләр күрәсез?

                           

                               

         - Чәчәкләр.

- Сез бу чәчәкләрне таныйсызмы?  

- Энҗе чәчәк, умырзая, миләүшә чәчәге.

- Бу чәчәкләрне елның кайсы вакытында күрергә мөмкин?

- Яз көне.

- Кояш җылысы ярдәме белән, табигатьне матурлап, беренче чәчәкләр пәйда була. Беренче булып умырзая чәчәк ата.  Шушы чәчәк турында безгә Эльвина Ә. Бикчәнтәеваның “Умырзая” шигырен укып  күрсәтер.

- Ә безнең якларда беренче язгы чәчәкләрдән – миләүшә, үги ана яфрагы чәчәге  санала.  Иртә яздан чәчәк атучы шушы үсемлекләр, үзләренең матурлыклары белән безне куандыралар. Безнең илебездә иртә чәчәк атучы күп кенә үсемлекләрне өзү тыелган, ә аларның кайберләре хәтта “ Кызыл китап”ка да кертелгән. Шуларның берсе ландыш - икенче төрле энҗе чәчәк дип атала. М. Фәйзуллинаның энҗе чәчәк турында шигыре бар. Аны безгә Айзат укып күрсәтер.

- Балалар, бу шигырьләрдә шагыйрь чәчәкләрнең сыйфатларын чагыштырып, тагын да матурлап күрсәткән. Без дә шуларны, ягъни чагыштыруларны табыйк әле. (Балалар китаптан укып, табып әйтеп баралар, укытучы шул чагыштырулар язылган карточкаларны тактага куя).

- Күксел төсле, ак сыман.

- Әйдәгез әле, хәзер кроссворд чишеп алыйк. Мин сезгә чәчәк, гөл  рәсемнәрен күрсәтәм, ә сез кул күтәреп  аларның исемнәрен әйтерсез.

                           

                           

                                                 

                                         

 

т

у

з

г

а

н

а

к

 

 

 

м

и

л

 ә

 ү

 ш

 ә

к

ы

ң

г

ы

р

 а

 у

 

р

о

м

а

ш

к

а

 

р

о

з

а

 

 

л

а

н

д

ы

ш

 

 

  я

  р

  а

   н

- Нинди сүз килеп чыкты? Ни өчен?

- Умырзая. Чөнки ул яз  килүне белдерүче беренче чәчәк.

Музыкаль пауза ”Яз җитә”.

- Яз килү белән  үләннәр генә түгел,  агачлар да , барлык тереклек ияләре дә уяна. Хәзер шул турыда  М. Мазуновның “Яз килә” шигыре белән танышыйк.

- Шигырьне укый башлаганчы, күчерелмә мәгънәдә алынган сүзләр белән танышып үтик.

Җәйге шатлык

Көзге бәхет

Шигырьдә нинди яз билгеләре сурәтләнгән, укыганда шуңа игътибарлы булыгыз.(Гөжләп уку)

Шигырьне сәнгатьле итеп  Ландыш укып күрсәтер.

Ә хәзер биремнәр үтик.

I рәт:  Шигырьдән яз билгеләрен табып әйтегез.

     II рәт: Язның матурлыгын сурәтләгән урыннарны табып укыгыз.

Белемнәрне үзләштерүгә контроль. Тест.

М.Мазуновның “Яз килә” шигырендə язга хас төп билгеләр:

А)  көннәр аяз, кояш көлә, көмеш тамчы тама

Б) гөрләвек ага, бозлар китә, кошлар кайта

В) кошлар оя ясый, күк күкри, яз көлә

   2. Яз чәчәкләренә керә:

     А) умырзая, миләүшә, энҗе чәчәк

     Б) роза, кашкарый

3. Н.Арслановның “Яз” шигырендә сүз нәрсә турында бара:

А) Яңгыр яву, күк күкрәү

Б) Яз килүе

V. Үзбәя.

- Табигатьне саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?

- Агачларны сындырмаска, кошларны рәнҗетмәскә, чәчәкләрне өзмәскә, чүпләмәскә һ.б.

VI. Рефлексия.

- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Кайсы ягы ошады?

- Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? ( Җаваплар).

- Бу дәрес нинди тәрбия бирә? Сез ничек уйлыйсыз?

-  Яз фасылы, табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында бик матур, мәгънәле, күп мәгълүматлар  алдык. Дәрес безне табигатьне яратырга, аны сакларга өйрәтә.

- Бүген сез барыгыз да бик актив булдыгыз. Рәхмәт балалар.

VII. Өй эше.

Иҗади эш.

                           

                           

                                                 

                                   

 

 

 

 

 

 

- Нинди сүз килеп чыкты? Ни өчен?

- Умырзая. Чөнки ул яз  килүне белдерүче беренче чәчәк.

Музыкаль пауза ”Яз җитә”.

- Яз килү белән  үләннәр генә түгел,  агачлар да , барлык тереклек ияләре дә уяна. Хәзер шул турыда  М. Мазуновның “Яз килә” шигыре белән танышыйк.

- Шигырьне укый башлаганчы, күчерелмә мәгънәдә алынган сүзләр белән танышып үтик.       Җәйге шатлык

                                    Тест

         

            “Авазлар һәм хәрефләр”

1.Йолдыз сүзендә ничә сузык аваз бар?

а) 2    б) 3.

2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар?

а) 3    б) 4

3. Дәрес сүзендә ничә нечкә сузык бар?

а) 2    б) 0

4. һава сүзендә ничә калын сузык бар?

а) 2    б) 0

5. Казан сүзендә ничә яңгырау тартык бар?

а) 3    б) 2

6. Азнакай сүзендә ничә саңгырау тартык бар?

а) 1     б) 3

7. Укытучы сүзе юлдан – юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә?

а) у – кы – ту – чы    б) укы – ту – чы

8. Укучы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?

а) у – ку – чы    б) уку – чы

9. Ык сүзенең дөрес язылышы ничек?

а) ык елгасы    б) Ык елгасы

10. Азат сүзенең дөрес язылышы ничек?

а) азат   б) Азат

11. Эт сүзенә сорау куй.

а) кем?    б) нәрсә?

12. Умартачы сүзенә сорау куй

а) нәрсә?    б) кем?