Творческая работа учеников.
творческая работа учащихся (8 класс) по теме

Ямалеева Гузалия Нуретдиновна

Мои ученики в свободное время пишут стихи, рассказы. Одну из них хочу опубликовать.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyrlr05.04.12.docx15.2 КБ

Предварительный просмотр:

8 нче сыйныф укучысы

Мөкатдисова Ландыш Исхак кызының иҗаты.

                                                   Укытучыларга.

Бар күңелен укытуга биреп,

Кызганмыйча барлык көчләрен,

Белем бирә безгә укытучылар

Йокламасалар да төннәрен.

Язарга өйрәттегез сез,

Өйрәттегез укырга,

Матур бәйрәмнәр үткәреп,

Күңел ачып торырга.

Мөгаллимнәр,сезнең бу эш

Тиң түгел башкаларга.

Безгә ныклы белем бирү

Әйдәсен сезне алга.

Җәен.

Кармак асып җилкәгә,

Киттем бәләкәй күлгә.

Бу күлдә җәен күп диеп,

Әйттеләр үткән җәйдә.

Кармакны суга ташладым,

Балык тота башладым.

Рюкзакта ипи бар иде,

Шуны тәмләп ашадым.

Кичке алты җиткәнен

Сизми дә калганмын мин.

Бер балык та эләкмәде,

Инде хәзер нишләрмен?

Шулай уйлана торгач,

Шулай карана торгач,

Башка килде бер фикер.

Ул фикерне йөрәк әйтте:

-Суга сикер,ди,сикер!

Йөрәкне тыңламый булмый

Диеп уйладым да мин,

Бар нәрсәгә төкереп,

Суга кинәт сикердем.

Киемнәр юешләнер дип,

Һич тә уйламадым мин.

Тынымны нык кына кысып,

Су астында йөздем мин.

Йөзә торгач су астында,

Бер бүрәнә күрдем мин.

Бүрәнә булмады ул,

Ә бер метрлы җәен!

Җилкәгә астым да аны,

Су астыннан чыктым мин.

Чыккач сорадым җәеннән:

-Яшисең киләме?-дим.

Ул миңа башын селкеде

Һәм кинәт телгә килде:

-Җибәр мине, үтәрмен мин

Теләгән теләгеңне.

Уйларга гына тотындым,

Әни тавышы килде:

-Тор инде,кызым Ландыш,

Мәктәпкә вакыт,-диде.

Үтә кызык җирендә бит

Әни мине уятты.

Мин аңарга соңыннан

Барысын да аңлаттым.

Әни миңа карады да,

Матур итеп елмайды:

-Бер дә борчылма,кызым,

Моңсуланма син юкка.

Дәфтәр битеңне алып,

Язып куй барысын да.

Язып бетергәч,укыдым.

Бик шәп чыккан әкият.

Бу төшемне күргән өчен

Аңа миннән зур рәхмәт.

Әлдә ярый мин күргәнмен

Бу кызыклы төшемне

Һәм су астында тотканмын

Бер метрлы җәенне!

Әниемә рәхмәтем.

Әниемә рәхмәтемне

Ничек кенә аңлатыйм,

Әллә аңа багышлап,

Матур җыр язып куйыйм?

Әниемне котлау өчен

Сигезенче март бар ич.

Үзем язган җырымны мин

Шул көнне җырлармын кич.

Аннары мин аңарга

Чәчәкләр дә бирермен.

Мине үстергәнең өчен

Бик зур рәхмәт,диярмен!

                                          Туган авылым Чүтем.

Купме генә тырышсам да,

Оныталмам бу җирне.

Һәрбер сукмак таныш монда,

Һәркайсы белә мине.

Сызылып алсу таңнар ата

Газиз туган ягымда.

Сандугачлар моң тарата

Өзелеп сайрап талларда.

Чишмәбезнең суы тәмле,

Чиста һәм дә шифалы.

Су буйлары бигрәк ямьле,

Гүзәллек белән тулы.

Биек таулар булмаса да,

Калкулыкка бай Чүтем.

Үсә анда яшел чирәм,

Җиләк,мәтрүшкә,әрем.

Каенлыкта үсә,шаулап,

Зифа буйлы каеннар,

Ә аларны җилдән саклый

Имәннәр-баһадирлар.

Безнең авыл шундый җирдә:

Кышын буран котыра.

Бакчаларга эскерт-эскерт

Таулар күчеп утыра.

Авылым зур түгел зурын,

Зур түгел шул- кечкенә.

Кечкенә генә булса да,

Җәлеп итә үзенә.

Мишәр халкы яши монда,

Көнләштереп барчасын:

Утта янмый,суда батмый,

Алла гына сакласын.

Ә шулай да безнең авыл

Авылларның авылы.

Саклый бит ул,искертмичә,

Минем балачагымны

Казаным-башкалам.

Айлар үтсен,еллар үтсен,

Хәтта үтсен гасырлар.

Җимерелсә,җимерелсен

Мәңгелек таш биналар.

Тик Казаным-туган ягым

Калсын гомерлек булып.

Әллә нинди кара көчләр

Китсен аңардан куркып.

Дуслык хөкем сөрсен иде

Кешеләр арасында.

Таш биналар калкып чыксын

Казан урамнарында.

Мәчетләрдән ишетелсен

Моңлы азан тавышы.

Бик күп гасырга сузылсын

Башкаламның тарихы.

                                                    Бөек Тукайга.

Авыр тормыш,газап чигү,

Ятимлектә үткән балачак

Тукай дигән бөек исем

Мәңге яшәп калачак.

Ул кыска иҗат юлында

Күпме шигырь язып калдырган.

Бер бичара шагыйрь булса да,

Үзен түгел халкын кайгырткан.

                     ***

Шүрәлесе, Су анасы,

Кәҗә белән Сарыгы,

Әнием миңа җырлаган

Тылсымлы бишек җыры.

Балачактан тыңлап үскән

“Туган тел”е – барчасы

Миңа тәрбия биргәннәр,                            

Яшәткәннәр ,ахры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Творческая работа ученика 5 класса "Динозавры"

Развитие жизни на Земле продолжалось несколько миллиардов лет. За это время одни виды и группы организмов давали начало другим. Многие, появившись, исчезали, другие сохранились и живут до сих пор.А чт...

Творческая работа ученика

Сочинение на конкурс "Благодарим за Победу"...

Творческая работа ученика

Сочинение на конкурс "Благодарю за Победу"...

Творческие работы учеников к КВН по басням И.А.Крылова

Творческие работы учеников к КВН по басням И.А.Крылова...

Творческая работа учеников 9 класса "Желудок химический реактор"

Творческая работа учеников 9 класса "Желудок химический реактор"...

Творческая работа ученика совместно с учителем на тему "Английские заимствования в современном русском языке".

Материал для научно-практической конференции для секции" Английский язык"....