Спорт яратучы гаилә
творческая работа учащихся (8 класс) на тему

Зарипова Рамзия Рашитовна

Творческая работа учащегося 8 класса.Тема: "Спорт яратучы гаилә". Работа на татарском языке.Работу выполнела Белышева Юлия Игоревна. Она написала про свою семью.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isledov.rabota.docx23.1 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы Сәвәләй урта гомуми белем мәктәбе

Спорт яратучы гаилә

                                                              Эшне башкаручы: 8 нче сыйныф                              

                                                              укучысы Белышева Юлия Игоревна

                                                                  Фәнни җитәкче: татар теле укытучысы

                                                              Зарипова Рәмзия Рәшит кызы

2012 нче ел

                                        Эчтәлеге

Кереш ................................................................................................ 3 бит

Төп өлеш:

          1. Дәү әтием- милли көрәш батыры ....................................... 4 бит

          2. Әнием- физик культура укытучысы .................................. 5 бит

          3. Мин- булачак спортсмен .................................................... 5 бит

Йомгаклау ......................................................................................... 7 бит

Кулланылган әдәбият исемлеге ........................................................ 8 бит

                                 

      Кереш.

          “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”дигән әйтем белән бик тә килешәм мин. Нинди генә гасырны алмыйк, спорт темасы һәрвакыт актуаль булган. Шуңа күрә дә мин бу эшемне шул темага багышладым.

          Мин үзем спорт яратучы нәселдән.  Минем максатым-нәселемдәге спорт яратучы, спорт белән шөгыльләнгән һәм шөгыльләнүче кешеләр турында күбрәк белү һәм өйрәнү.

          Теория ягыннан миңа үзем эзләп тапкан газеталар, төрле мактау грамоталары һәм дипломнар булышты. Практик яктан –дәү әниемнең, туганнарымның сөйләве . Дәү әнием белән гаилә альбомнарын карадык, 1980нче елларда чыккан “Светлый путь», «Камские  зори», «Знамя коммунизма», 2007, 2012 нче елларда  чыккан «Зәй офыклары” газеталарын укыдык, Зәй районы Түбән Пәнәче авылы кешеләре белән сөйләштек.

          Мин Зәй районы Сәвәләй авылында яшим. сигезенче сыйныфта укыйм.

Вакытымның күп өлешен спортка багышлыйм. Эзләнә төшсәң, спорт ярату безнең нәселдән килә икән. Исмәгыйль бабам көрәш батыры булган, әнием мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, әтиемә дә спорт җене кагылган: чаңгыда шуа, футбол, волейбол, баскетбол  уйный.

          Төп өлеш.

          Спорт – кешенең юлдашы. Ул кешене терелтә, яшәтә. Спорт белән шөгыльләнгән кеше үзен җиңел итеп хис итә. Андый кеше максатчан, оешкан һәм тәртипкә өйрәнгән була.

          Минем дәү әтием- Баязитов Исмәгыйль Ибраһим улы. Ул 1947 нче  елның 15 нче июлендә Зәй районы Түбән Пәнәче авылында туган. Дәү әтием- танылган көрәшче, спортның милли төрләре буенча РСФСРның спорт остасы, татарча көрәш буенча берничә мәртәбә Татарстан чемпионы.

           Көрәш мәйданына ул мәктәп тәмамлаган елда килә.Тимер-томыр күтәреп, көчен арттыра, үзлегеннән көрәш алымнарына өйрәнә. Ә инде Алабуга дәүләт педагогика институтында укыганда җитди рәвештә көрәш белән мавыга башлый, Сабантуйларда батыр кала. Икенче курста укыганда  үз үлчәү авырлыгында Алабуга  Сабан туе батыры була. Ә 1967 нче елда инде якташ мәртәбәле ярышларда катнаша һәм көрәш мәйданында зур уңыш- казанышларга ирешә.

          1974 нче елда спортакиадада катнашып өченче урын ала, медаль белән бүләкләнә. 1976 нчы елда РСФСР ярышларында икенче урын алып кайта, медаль белән бүләкләнә. 1978 нче елда милли көрәш буенча РСФСР чемпионы була.

          1980 нче елда көрәштә батыр калганы өчен герой- шагыйрь Муса Җәлил призына лаек була, медаль  белән бүләкләнә. Өч ел буена (1978,1979,1980) Яр Чаллы шәһәрендә үткән Сабантуйларда абсалют батыр кала. Дәү әтиемә барлык җиңүләре, тырышлыгы, осталыгы өчен РСФСРның спорт мастеры исеме бирелә.

          Дәү әнием белән бер группада укыганнар алар.Шунысы кызык: бер елны, бер көнне  туганнар алар.Дуслыклары мәхәббәткә әйләнә.Соңгы курста Баязитовлар гаиләсе туа.Бер елдан минем әнием дөньяга килә. Институтны тәмамлагач, дәү әтием  Югары Пәнәче мәктәбендә физика-математика укытучысы булып эшли башлый. Әлеге фәннәр белән бергә, көрәш түгәрәге дә алып бара. Моңа кадәр районның бер генә мәктәбендә дә андый түгәрәк эшләми. Әлеге түгәрәккә укучылар гына түгел, авыл яшьләре дә теләп йөри, күрше авылдан килеп шөгыльләнүчеләр дә була. Үҗәт, максатына ирешүчән дәү әти укучыларына “хезмәт+спорт=сәламәтлек” формуласын төшендерергә тырыша. Иң элек аны сулдан уңга укыгыз, аннан формуланы кирегә уку җиңел була, ди ул.Шулай итеп укучыларда фәненә, көрәшкә кызыксыну уята.

          Дәү әтиемнең дөньядан киткәненә инде күп еллар үтте. Аны искә алу уңаеннан, ел саен Түбән Пәнәче авылында  көрәш үткәрелә. Анда авылдашлары , дуслары,  милли көрәш белән кызыксынучылар җыела.

          Минем әнием- Разида Исмәгыйль кызы 1969 нчы елның 11 нче ноябрендә туган. Ул мәктәптә яшь буын тәрбияли. Аларны сәламәт яшәргә өйрәтә. Физкультура укытканы өчен генә дә түгелдер дип уйлыйм мин. Чөнки дәресләрен укытып өйгә кайткач та ул мәктәп турында кайгырта. Кич җиткәнен дә көтми, тагын мәктәпкә ашыга. Спорт залында безнең өчен  төрле спорт түгәрәкләре оештыра. Укучылар бик теләп йөриләр. Алар гына да түгел, укып чыгып, студент булган укучылар да килә. Ул аларны волейбол, баскетбол уйнарга өйрәтә. Шуңа күрә безнең призлы урыннарыбыз бик күп.

          Мин  үзем дә спортка үлеп гашыйк. Мәктәптәге, райондагы барлык спорт ярышларында катнашам. Мәктәптәге  баскетбол, волейбол, җиңел атлетика түгәрәкләренә йөрим. Былтыр районда үткән “Кэс Баскет” ярышларында беренче урын алдым. Волейбол буенча да безнең кызлар командасы авыл мәктәпләре арасында беренчелекне алды. Бу миңа да, әниемә дә җиңү булды инде.

          Иң истә калган җиңү- Бөгелмә шәһәрендә үткән “Президент уеннары”. Без әле 7 нче сыйныфта укый идек. Шундый ярыш була дигәч, без сыйныфташларым белән төнгә кадәр мәктәптән кайтмыйча, җиң сызганып шушы ярышка әзерләндек: кемдер гимнастика ясый, кемдер шахмат уйный,кемдер волейбол. баскетбол уйнарга әзерләнә. Көне килеп җиткәч, җыендык та чыгып киттек Бөгелмә шәһәренә. Ул ике көн минем өчен ике сәгать кебек кенә үтеп китте. Без барлык уеннарда да катнаштык, призлы урыннар да эләкте үзебезгә. Мин шахмат буенча беренче урын алдым. Күңелебез булып кайттык. Быел да, алла теләсә, шушы уеннарда катнашырбыз дип өметләнәбез.

          Алардан кала әле мин йөгерергә дә яратам. Былтыр үткән  Республика йөгерү көненә багышланган “Кросс Татарстана  2011” ярышында 2 нче урын алдым. Быел беренче урын алып булмасмы дип уйлыйм һәм шуңа әзерләнәм.

          Кыш җиткәч, без гаиләбез белән чаңгы шуарга яратабыз.Бездән 4-5 чакрым ераклыкта Бакыр тавы урманы бар. Минем әтием шунда умарталык тота. Без шунда барабыз. Тауда чаңгы шуабыз. бик күңелле була.

          2011-2012 нче уку елында мин “Ел спортсмены”булдым. Димәк, мин бабамның истәлеген тугры саклыйм дигән сүз!

         

 Йомгаклау.

          “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль бар татар халкында. Чынлап та, әгәр кеше үз алдына нинди дә булса максат куя икән һәм тырышып аңа бара икән, андый кеше үз гомерендә нәрсәгә булса да ирешә. Моның өчен зур тырышлык, үз-үзеңз таләпчәнлек, түземлек кирәк. Бу сыйфатларны мин үземнең нәселемдә бик яхшы тоям. Дәү әтием дә, әнием дә тормышларын балалар укытуга багышлаганнар.Шуның белән бергә күренекле спортсменнар тәрбияләгәннәр һәм тәрбиялиләр. Мин бик горурланам үземнең нәселем белән. Ходай исәнлек бирсен безнең барыбызга да!

 

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.    Зәй офыклары. 2012 ; 4 бит.

2.     Зәй офыклары.2007; 4 бит.

3.     Камские зори. 1980; 3 бит.

4.     Знамя коммунизма. 1980; 4 бит.

5.     Светлый путь. 1980; 3 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Газета класса на тему "Спорт! Спорт! Спорт!"

Газета 9 класса на тему "Спорт! Спорт! Спорт!"...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Программа проведения спортивного праздника «Спорт-всегда, спорт-везде, спорт в твоей, моей душе!» под девизом «Спорт любить - здоровыми быть!»

Программа проведения спортивного праздника«Спорт-всегда, спорт-везде, спорт в твоей, моей душе!»под девизом «Спорт любить - здоровыми быть!» 1.  Цель- пропаганда здорового образа жизни,...

Дөньяда песиләрне иң нык яратучы кеше

Ю.Куклачев турында презентация. Нигматуллина дәреслеге буенча төзелгән...

Методическая разработка Неделя спорта и здоровья «Мы со спортом дружим, спорт нам очень нужен».

СПОРТ - ОДНО ИЗ ВАЖНЕЙШИХ НАПРАВЛЕНИЙ В ВОСПИТАНИИ ПОЛНОЦЕННОГО СОВРЕМЕННОГО ГРАЖДАНИНА, И НАША ШКОЛА СТАРАЕТСЯ ПРИЛОЖИТЬ ЗНАЧИТЕЛЬНЫЕ УСИЛИЯ ДЛЯ ПРОПАГАНДЫ ЗОЖ И СПОРТА СРЕДИ НАШИХ УЧЕНИКОВ....

Әти,әни һәм мин - спорт сөюче гаилә

Гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү...