"Кайнар сәлам" тапшыруы
творческая работа учащихся (5 класс) по теме

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

Кәшифә Тумашевага багышланган кичәгә әзерләнгән тапшыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл diktor.docx17.41 КБ

Предварительный просмотр:

                      “ Кайнар сәлам” тапшыруы

(Бишек җыры яңгырый, сәхнәгә алып баручы чыгып утыра.)

Бурычларның моң чылбыры булып

Бишек җыры яңгырый колакта.

Сабый бала бик бәхетле була

Назлап кочар Ана бар чакта.

     Хәерле көн, исәнмесез хөрмәтле тамашачылар! Балтач ТВ се тапшыруын башлыйбыз.Тапшыруны алып баручы мин Ильвира Халил кызы Галимуллина булам.  Яңа гасыр каналында турыдан –туры эфирда “Кайнар сәлам ” тапшыруы. Бу тапшыруыбыз җир  йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган кадерле әниләребезгә багышлыйбыз.

    Тапшыруыбызга бик күп хатлар килде, хәзер мин сезне шуларның берничәсе белән таныштырып үтәм.

Исәнмесез, “Балтач ТВ ”сендә  эшләүчеләр!

Бу хатны сезгә Пыжмара авылында яшәүче 10 сыйныф укучысы Алисә яза. Хат язуымның сәбәбе, әнием Диләрәне якынлашып килүче  Аналар көне белән котлап үтәсем килә.

 Әнием- кечкенәдән тормышның ачысын-төчесен күргән кеше.Мәктәп яшеннән   әти дип әйтергә тилмереп үскән кызчыкка бүгенге көндә безгә, үз балаларына, әти дә, әни дә булырга кирәк. Ул без ятимлек ачысын татымасын өчен кулыннан килгәннең бөтенесен эшли. Әнием, тормыш авырлыкларына сынмыйча-сыгылмыйча безне үстерүең өчен, булганың өчен мең рәхмәт сиңа. Киләчәгеңдә без сиңа изгелекләр эшләп, рәхәт  тормыш бүләк итә алсак иде.

Әни бөек көч ул!

Бирә безгә барсын-барсын да.

Без һәрвакыт шушы барсы өчен,

Бурычлыбыз Әни каршында.- дип төгәлли үзенең хатын тамашачыбыз.

  Хөрмәтле телевизор караучылар, алдагы хатыбыз 15 балалы гаиләгә багышлана.

 “Кайнар сәлам” тапшыруына кайнар сәлам!- дип башланып китә әлеге хатыбыз.

 Без гаиләдә 17 кеше: 9 малай, 6 кыз һәм әти белән әни. Мин үзебезнең нигезне кырмыска оясына  тиңләр идем, чөнки безнең өйнең шау-шудан, бала-чага тавышыннан тынып торганы юк. Әти белән әни  безне кечкенәдән  ук тырыш булырга, тату яшәргә, олыларны-олы, кечеләрне -кече итәргә куштылар.  Алар безне бу тормышка яраклашып яшәргә өйрәтте.  Тормышта яшәүнең мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый. Кемдер үзе өчен генә яши, ә без бер-беребез өчен   кайгыртып , борчылып яшибез.

Мин инде хәзер үзем әти булдым. Әти булгач кына әти-әни кадерен ныграк аңлыйсың икән, сезгә булган хөрмәтем тагы да арта төште.

 Кадерлеләремнең  тормыш итә башлауларына быел_____ел була. Әтием, әнием сезгә алдагы тормышыгызда исәнлек-саулык, мул тормыш телим. Гөрләп  торган гаиләбез бәхетле, нык нигезле булсын!    Матур итеп яшәп, игелекле гамәлләребез белән шатландырсак иде үзегезне.  

                                                                                                          Иң өлкән  улыгыз Хәлил.

       Хөрмәтле телевизор караучылар! Хатлар арасында иң нәни хат язучыбыз да бар.Ул Пыжмара урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Дилә Латыйповадан килгән.Без аны бүген бирегә чакырдык. Ул үзенең кайнар сәламнәрен  газиз әнисенә тапшыра.

И:    -Дилә, студиягә рәхим ит.

Д: -Исәнмесез, хәерле имин көннәр сезгә!

И:-Дилә, син бүгенге “Кайнар сәлам”тапшыруына хат язучы иң нәни тамашачыбыз. Хатыңдагы шигъри юлларңны тамашачыларга үзең җиткер әле.

Д: шигырь “Иң тынгысыз әнием”

И: Рәхмәт, Дилә.Хатыңдагы бу шигъри юллар безгә дә бик ошады.Тамашачыларны да әниең белән якыннанрак таныштырып үт әле.

Д:Минем әнием Пыжмара урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул үз эшен бик ярата, намус белән башкара. Гаиләдә абыем белән миңа зур ярдәмче, ныклы терәк.Без аны бик яратабыз.

И:Дилә, син бүген студиягә килгәч, әлбәттә, котлаусыз килмәгәнсеңдер. Әниеңә нинди сәлам тапшырасың.

Д: Кадерле әнием, мин сине бик яратам . Синең өчен бию башкарам.

И:Рәхмәт,Дилә, безгә килгәнең , биюең өчен.Бик матур булды.

 И: Кадерле тамашачылар. Тапшыруыбыз ахырына якынлышты , сүземне шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә.

Бала-җаның,

Бала-уртак каның,

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала-назың,

Бала-гүзәл язың

Бала-ачылачак ут чәчәк.

Бала-бәгырь,

Бала- татлы сөенеч.

Бала –күтәрүче күкләргә.

Кулдан китсә, кайчак кайгы-хәсрәт

Күз яшьләре була күпләргә.

Бала-җылың,

Бала-йөрәк җылың,

Гасырларга барыр тавышы.

Бала,бала

Барлык аналарның

Бәхетле һәм ...ачы язмышы.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кремль – Казанның кайнар йөрәге.

Тема: “Казан Кремле”тексты өстендә сөйләм үстерү дәресе. Максат: 1. “Казан Кремле” тексты өстендә эш;Казан шәһәренең иң зур бизәге һәм тарихи урыны – Кремль белән таныштыру.  2. Укучыларның...

Кремль – Казанның кайнар йөрәге.

Тема: “Казан Кремле”тексты өстендә сөйләм үстерү дәресе. Максат: 1. “Казан Кремле” тексты өстендә эш;Казан шәһәренең иң зур бизәге һәм тарихи урыны – Кремль белән таныштыру.  2. Укучыларның...