Рабочая программа 7 класс к учебнику Хайдаровой Р.З.Тат.литература.
рабочая программа (7 класс) по теме

Минахметова Гульнур Нуховна

Программа по тат.литературе к учебникам Хайдаровой Р.З. для учащихся 7 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat.lit7_.doc195 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

   1992 елның 8 июлендә «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. 1994 елның 20 июлендә расланган «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы»нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең, икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

              Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларыныӊ мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары (“Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар әдәбиятыннан  гомуми белем бирүнең стандарты” Казан, 2005) салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева «Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар» (Казан, «Мәгариф», 2011 ел), 7 нче сыйныф ѳчен Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2007), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп тѳзелде. Укыту планында 7 нче сыйныфта әдәбияттан атнага 2 сәгать бирелә. Программа тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.Телнең грамматик нигезләрен өйрәнеп, сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә.Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең максатлары, аралашу ситуацияләре, проблемалары буенча сөйләм үрнәкләре, грамматик материал, һәм лингвистика  күләме күрсәтелде.

 Барлыгы-68 сәгать, атнага – 2 сәгать.

   Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы»нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгьлүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2) мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;

3) татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтү;

4) текстагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;

5) татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;

6) татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.

7нче сыйныфтан рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләренең төп максатлары:

1) татар язучыларының әсәрләре белән танышу;

2) аларны интонация белән уку;

4) аерым сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне сөйләмгә кертеп җибәрү;

5) татар әдипләре турында мәгьлүмат бирү;

6) әкиятләр, татар халык әкиятләрен һәм аерым авторлар язган әкиятләрне уку.

Дәреслек - Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. 7 нче сыйныф .Казан, Мәгариф, 2007 ел.

Барлыгы-68 сәгать, атнага – 2 сәгать.

Программаның тематик эчтәлеге. 7 нче сыйныф (68 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Яхшы уку җиңелме? (11 сәг.)

Яңа уку елындагы яңалыклар, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү.

Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту турында сөйләшү.

Яхшы уку серләре турында сөйләшү.

Яхшы уку әчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Быел безнең сыйныф җитәкчесе яңа. <...> Безгә яңа фәннәр керә. <...>





Самат китапны саклап тотмый, теләсә кая ыргыта. <...>

Яхшы уку өчен көн дә дәрес әзерләргә кирәк, ... . <...>


Яхшы уку өчен тырыш, игътибарлы булырга кирәк. <...>

Сыйныф җитәкчесе, фән, имтихан, тикшерә, аеруча, искиткеч, ярыйсы, тутыра,  уртача, фән, уку әсбаплары,  пышылдый, тырыша, көзге, онытырга,   күчерергә, игътибарлы булырга, чирек азагы, үз сүзендә торучан, белем, надан, эшмәкәр.

Мин һәм минем яшьтәшләрем (9 сәг.)

Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү.

Матур киенү серләре турында сөйләшү.

Алдашу– иң яман гадәт, хатаңны тану – батырлык икәне турында сөйләшү.

Минем дустым озын буйлы, ... . <...>  


Мин дискотекага кызыл күлмәк киям. Кызыл төс ... .

Алдашсаң, үзең кыен хәлдә каласың. Бер алддашсаң, сиңа ышанмыйлар ... .Үз хатаңны тану, гафу үтенү өчен ихтыяр көче кирәк.

Ябык, таза, киң җилкәле, кыска буйлы, бөдрә, җирән, тупас, оялчан, киң күңелле, усал, булдыклы, җитез,  заманча, каеш, өр-яңа, игътибар үзәге, аксыл-көрән, тынычлык, универсаль, алдакчы, алдашты, ялганчы, кызарды, кайгы, тынычландырды, үкенде, оялды, гафу үтенде, начарлык, сукыр, нур, җиңелде, җиңде, бата, коткарды, ихтыяр көче.

Безнең ял (5 сәг.)

Үз фикереңне белдерә белү.


Буш вакыт – ул нинди вакыт, аны ничек файдаланырга?

Буш вакытны файдалы,  файдасыз үткәрү ... .

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Кәрәзле телефон, ноутбук, МР3- плеерларны куллану, компьютерга бәйлелек турын-да сөйләшү.

Мин бу фикер белән риза. Мин дә шулай уйлыйм. <...>

Буш вакыт – ул ... . <...>

Минем буш вакытым аз, чөнки ... . Әгәр буш вакыт булса, ... . <...>


Минем яраткан шөгылем - ... . <...>


Кәрәзле телефоннан күп сөйләшү сәламәтлеккә зыянлы.  <...>

Риза (түгел), фикерем башка, файдалы(сыз), файдаланырга, теләгәнчә, ирекле, кайберәүләр, көнозын, төкерә, сыра, бушка гомер үткәрә, тик йөрү, кул чабу, тамаша, шөгыль, тапшырулар, кәрәзле телефон, зыян, беррәттән, бәйлелек, акча туздыру, җитди, мавыгу.

Өлкәннәр һәм без (10 сәг.)

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте турында сөйләшү.

Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү.

Дусларыңа үз-үзеңне әдәпле тоту буенча киңәш бирә белү.

Кечкенәләр үзләренчә яшәргә тели, ә өлкәннәр моңа риза түгел . <...>


Әни, миңа дискотекага барырга рөхсәт ит әле.

Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. <...>

Әниләрне борчырга ярамый. <...>

Үзләренчә, өлкәннәр, кечкенәләр, мөнәсәбәт, ялгышу, хаклы, һәркем, кыланыш, рәнҗи, ояла, модада түгел, шәфкать, борчу, борчыла,  хөрмәт итү.

Табигать һәм кеше (8 сәг)

Татарстанның территориясе, аның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.


Татарстанның табигате, аны саклау.

Урман – кешенең якын дусты

Татарстан республикасының территориясе ... . Ул Башкортстан, Оренбург өлкәләре белән чикләшә. Республикада  ... климат. Республика ... кебек файдалы казылмаларга бай.

Казан тарихи истәлекләргә бик бай. <...>

Затлы, мул, уңдырышлы туфрак,  кара алтын,  ком, газлаштыру, файдалы казылмалар.

 Тарихи, үзәк, борынгы, вакыйга, гасыр, кайгыртырга, буыннар, бурыч, кими, терлек, кешелек

Дүрт аяклы дусларыбыз (7 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек турында сөйләшү.

 Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары турында сөйли белү.

Дүрт аяклы дустым сагына белә, ... .

Дүрт аяклы дусларга мәрхәмәтле булырга кирәк, чөнки ... .

Этләр яхшы элемтәче булганнар, басуларны миналардан чистартканнар. <...>

Тугры, таный, Бөек Ватан сугышы, батырлык, элемтәче, хәбәр, яралы, алып чыга.

Әдәбият – сәнгать дөньясында (7 сәг.)

Татар җырчылары, компози-торлары  турында сөйли белү.

Татар сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә бирә белү.

Татар рәссамнары, сәнгать эшлеклеләре турында сөйли белү.

С.Сәйдәшев татар халкының беренче композиторы. <...> С. Садыйкова – танылган композитор. <...> Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова татар халкының яраткан җырчылары. <...>

Харис Якупов – портрет һәм пейзажлар остасы. <...>

Ирек Мөхәммәдев – бөтен дөньяга танылган биюче.

Остаз, мәңге, сердәш, ышанычлы, тәҗрибәле, фикердәш, моңлы, төбәк, хыяллана, ягымлы, сынлы сәнгать, рәсем сәнгате, гашыйк, күргәзмә, пейзаж остасы, халыкара фестиваль, ия була, төп партия, атказанган артист, талантлы шәхес.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый (5 сәг.)

Бөек Ватан сугышында катнашкан очучы хатын- кызлар. Очучы Мәгубә Сыртланова.

Язучы Фатих Кәрим иҗаты.

Мәгубә Сыртланова – очучы кыз.

Фатих Кәрим – күренекле шагыйрь. Бөек Ватан сугышында разведчик була.

Бөек Ватан сугышы, сугышчан, очыш, очучы, куркыныч, данлыклы, дошман, дәһшәтле

Юл йөрү кагыйдәләре (3 сәг.)

“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгермәч” республика конкурсы  турында сөйләшү.

Мин яшь юл хәрәкәте инспекторы. Хәзер рейдка чыгам. <…> “Имин тәгәрмәч” республика конкурсында Тимур җиңде. Ул беренче урын алды.<…>

Тәгәрмәч, юл хәрәкәте, имин, штраф салу, тизлек, эшчәнлек, җәрәхәтләнде, туктатты,  исерек, ашыгыч ярдәм машинасы.

Еллык йомгаклау

1 сәг.

7 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар түбәндәге белем -күнекмәләрне үзләштерергә тиешләр:

   Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

  Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

   Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

   Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

  Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

2.

Диалогик сөйләм

5-6 реп-лика

6-7 реп-лика

7-8 реп-лика

3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

8-10 фра-за

8-10 фра-за

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

4

4

4

5.

Уку

55-60сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

   Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

- Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

- Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән , 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

- Тыңланган текстның эчтәлеген  өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелмәгән , 5 орфографик, 5пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

- Тыңланган текстның эчтәлеге буенча  тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы  дөресбулмаса , 6 орфографик, 6пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

     Диалогик сөйләмне бәяләү

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда,  репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында2-3 хата җибәреп ,эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

- Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда “2” ле куела.

Татар әдәбияты

7 нче сыйныф (68сәг)

Дәрес

Тема буен

ча



Тема

Дәрес

тибы


Лексика


Грамматика

План

Искәрмә

Яхшы уку җиңелме?(11 сәг.)

1

1

Мин җәйне ничек үткәрдем?

ЛГКК

д/м сөйләм

Белем көне, ял итү, тырыштым, булыштым, сагындым

3.09

2

2

“Иң күңелле көн”

ЛГКК

д/м сөйләм

Көтә, төгәл фән, иртүк

7.09

3

3

“Көндәлек-документ, көндәлек-көзге”

ЛГКК

Уртача, сирәк

10.09

4

4

З.Туфайлованың “Самат” шигыре

ЛГКК

Тема буенча лексика

Фигыль формаларын кабатлау

14.09

5

5

Ш.Маннур. Биография

ЛГКК

Тема буенча лексика

Шуларның берсе конструкциясе

17.09

6

6

Ш.Маннурның “Киңәш” шигыре

Д/м сөйләм

Җитез, тиз, ялгыш, дөрес

Боерык фигыль

21.09

7

7

М.Мәһдиев турында белешмә

ЛГКК

Коелып төште, харап булды, бөтене

белән

24.09

8

8

М.Мәһдиев. “Рус теле дәресендә”.      

Д/м сөйләм

28.09

9

9

Разил Вәлиев. Биография.

ЛГКК

Лаек була, җәмәгать эшлеклесе

1.10

10

10

Р.Вәлиев. “Ике”ле шигыре

ЛГКК

Тема буенча лексика

5.10

11

11

Казанда Милли китапханәгә нигез салу

ЛГКК

Сирәк басма, тупланган, тантаналы төстә

8.10

Мин һәм минем яшьтәшләрем (9 сәг.)

12

1

Синеңчә ничек?

ЛГКК

Аралашу серләре, киресенчә, кимчелек

Шарт фигыль формалары

12.10

13

1

“Синеңчә ничек?” тексты цстендщ эш

д/м сөйләм

15.10

14

3

Ш.Галиев “Рәхмәтләр хакында”

ЛГКК

Тема буенча лексика

19.10

15

4

“Кешеләр белән бик авыр аралашсагыз...” Психолог киңәшләре

д/м сөйләм

Дәрәҗә, мөһим, аралашу шартлары

Исем фигыль

22.10

16

5

“Велосипедлы Мөнир” хикәясе

ЛГКК

Текст буенча лексика

26.10

17

6

“Велосипедлы Мөнир” хикәясе өстендә эш

д/м сөйләм

29.10

18

7

“Ал кирәк, гөл кирәк, безгә нинди кыз кирәк? хикәясе

ЛГКК

Җир йөзе, иң саф, иң сөйкемле

12.11

19

8

“Минем төсем – яшел. Ә синеке?” тексты

д/м сөйләм

Текст буенча лексика

16.11

20

9

Х.Гарданов хикәяләре

д/м сөйләм

Текст буенча лексика

19.11

Безнең ял (5 сәг.)

21-22

1-2

Буш вакыт

ЛГКК

д/м сөйләм

Текст буенча лексика

Шарт фигыль

23.11

26.11

23

3

“Циркта” тексты

ЛГКК  

Шаярту, кылана, онытмаслык, тамаша

Хикәя фигыльнең заман формалары

30.11

24

4

Музыка дөньясында

ЛГКК

Халык көйләре, төркем, кызыксына

3.12

25

5

Безнең музейларыбыз

ЛГКК

Мәдәният, сынлы сәнгать, затлы, гореф-гадәт, халык иҗаты

7.12

Өлкәннәр һәм без (10 сәг.)

26

1

Өлкәннәр һәм без” тексты

ЛГКК

Узара мөнәсәбәт, яшьтәшләр, өлкәннәр, хөрмәт итү

Кереш сүзләр

10.12

27

2

Р.Мингалим. “Иң зур кеше”

ЛГКК

Күптән-күптән, олы

14.12

28

3

Вил Казыйханов. “Вөҗдан газабы”

ЛГКК

Вөҗдан, газапламас, бермәлгә

17.12

29

4

Вил Казыйханов. “Вөҗдан газабы”тексты өстендә эш

д/м сөйләм

21.12

30

5

Тәрбиялелек турында

ЛГКК

Тәрбиялелек, ихтирам, әдәплелек, булырга тиеш, сыйныфташ

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

24.12

31

6

Ш.Галиев. “Тагын бер рәхмәт”

ЛГКК

Тема буенча лексика

14.01

32

7

Фатих Хөснинең биографиясе.

“Сөйләнмәгән хикәя”(1 өзек)

ЛГКК

Текст буенча лексика

Фразеологизмнар

18.01

33

8

Фатих Хөсни.

“Сөйләнмәгән хикәя”(1 өзек) өстендә эш

ЛГКК

21.01

34

9

“Сөйләнмәгән хикәя”(2 өзек)

ЛГКК

Текст буенча лексика

25.01

35

10

“Сөйләнмәгән хикәя”(2 өзек) өстендә эш

д/м сөйләм

28.01

Табигать һәм кеше (8 сәг.)

36

1

Син табигать баласы» тексты

ЛГКК

д/м сөйләм

Кешелелек, бурыч, казылма байлыклар, кайгырта

1.02

37

2

Безнең өй” тексты

ЛГКК

Тема буенча лексика

4.02

38

3

“Безнең өй” тексты өстендә эш

д/м сөйләм

8.02

39

4

Урман” тексты

ЛГКК

Файдалы, дым, сумала, кирәкле, сакларга кирәк, киләчәк буын

11.02.

40

5

“Урман” тексты өстендә эш

д/м сөйләм

15.02

41

6

Л.Лерон “И ямьле дә соң дөнья !»

ЛГКК

Куышлы, соклангыч, бәс, шифалы

18.02

42

7

“Табигать һәм без” тексты

ЛГКК

д/м сөйләм

Тема буенча лексика

22.02

43

8

Табигать серләре

ЛКК

Тема буенча лексика

25.02

Дүрт аяклы дусларыбыз (7 сәг.)

44

1

Һади Такташ. “Караборынның дусты. Соңгы саубулашу”

ЛГКК

Күз яше, сизгән кебек, ауный, улый башлады, булдыра алмады

Бәйлекләр

1.03

45

2

“Соңгы саубуллашу” әсәре өстендә эш

д/м сөйләм

4.03

46

3

“Караборын аны хәтерләмәде”

ЛГКК

Кояш баеп килә, якынлашты, шуышып килә

11.03

47

4

“Караборын аны хәтерләмәде”

әсәре өстендә эш

д/м сөйләм

15.03

48

5

“Караборын шәһәргә бармады. Әйдүкнең эзе буенча”

ЛГКК

Хис итте, әллә ничек, минут үткән саен, кузгалды (кузгалмады)

Хәл фигыль

18.03

49

6

“Караборынның дусты” әсәре өстендә эш

д/м сөйләм

1.04

50

7

“Юлдаш” хикәясе

ЛГКК

Сизгер, көчле, йонлач, тәпи, тугрылык, томырылып чаба

Хикәя фигыль формалары

5.04

Әдәбият – сәнгать дөньясында (7 сәг.)

51

1

Туган ягым турында

ЛГКК

Икътисади, мөнәсәбәт, кырыс, чын күңелдән, уңдырышлы туфрак

8.04

52

2

Туган ягым – Татарстан

ЛГКК

Тема буенча лексика

12.04

53

3

Сара Садыйкова турында белешмә

ЛГКК

Тартылган, сердәш, остаз, ышанычлы, фикердәш, аяк баскан

15.04

54

4

Илһам Шакиров турында белешмә

ЛГКК

Моңлы, төпчек, хыяллана, төбәк

19.04

55

5

Ирек Мөхәммәдев

ЛГКК

Килешү, уздырыла, тәүлек, дөньяга килә

22.04

56

6

Ирек Мөхәммәдев-талантлы артист

д/м сөйләм

26.04

57

7

Харис Якупов иҗаты

ЛГКК

Сынлы сәнгать, хөкем алдыннан, гашыйк

Сыйфат һәм сан

29.04

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый (5 сәг.)

58

1

Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматлар

ГКК

Тема буенча лексика

Төп һәм тәртип саны

3.05

59

2

Л.Ихсанова. “Лачын кыз”

ЛГКК

Беренче тапкыр, кыю, утка тоту, дошман, дәһшәтле

6.05

60

3

Л.Ихсанова. “Лачын кыз”хикәясе өстендә эш

д/м сөйләм

10.05

61

4

Ф.Кәримнең биографиясе


ЛГКК

Тема буенча лексика

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

13.05

62

5

Ф.Кәрим. “Ватан өчен” шигыре

ЛГКК

Тема буенча лексика

17.05

Юл йөрү кагыйдәләре (3 сәг.)

63

1

“Светофорның матур кызга күзе төште...”

хикәясе

ЛГКК

Вәгъдә, күздән югала, туктый

20.05

64

2

Вил Казыйханов. “Ашыкма” шигыре

ЛГКК

Тема буенча лексика

24.05

65

3

“Солтания  белән күбәләк” хикәсе

ЛГКК

Тема буенча лексика

27.05

66

Үткәннәрне кабатлау дәресе

ЛГКК

Үткән лексиканы ка-батларга

31.05

67-68

Резерв дәресләр

8.03

9.05

   Укыту-методик комплекты

1. Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. «Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар» (Казан, «Мәгариф», 2011 ел).

2. Рус мәктәпләрендәге рус тѳркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнеӊ дәүләт стандарты (Казан, 2005).

3.  Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнеӊ 7 нче сыйныфы ѳчен дәреслек (рус телендә сѳйләшүче балалар ѳчен).

4. Татар теле дәресләре. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма. Казан,2007 ел.

   Кулланылган әдәбият һәм укыту чаралары

1. Гыйләҗетдинова А.И. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. Казан, Мәгариф, 2004

2. Казыйханов В. Уроки нравственности. Казань, 2004

3. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты.Казан, ТаРИХ, 2009

4 Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан, ТаРИХ, 2003

5. Нигъмәтуллина Р.Р. Татар телен өйрәнүчеләргә. Казан, Мәгариф, 2004

6. Сафиуллина Ф.С. Татарский язык в диалогах. Казан, Магариф,1994

7. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез. Казан, Мәгариф, 2006

8. Хайдарова Р.З. Научно – педагогические аспекты билингвального образования в РТ. Наб.Челны, 2006

9. Харисова Ч.М. Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению. Казан,  Магариф, 2001

10. Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку, как неродному. Санкт – Петербург, Просвещение, 2001

11. Хәбирова Ф. Татар әдәбияты дәресләрендә сәламәтлеккә өйрәтү. Казан, 2005

   12. “Мәгариф” журналы , “Ачык дәрес” гәзите.

      Интернет – ресурслар:

    httr: // www akzegit. narod .ru> meropr.htmI,

    httr: // www kubjaschooII.narod.ru..>ukitut.htm


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа 3 класс к учебнику Хайдаровой. Уку.

Программа по литературному чтению для учащихся 3 класса по учебнику Хайдаровой......

Рабочая программа 7 класс к учебнику Хайдаровой.

Программа по тат. языку в 7 классе....

Рабочая программа 8 класс к учебнику Хайдаровой.

Программа по тат.языку к учебникам Хайдаровой Р.З.  для учащихся 8 класса...

Рабочая программа для 9 класса к учебнику Хайдаровой Р.З.

Рабочая программа в 9 классе к учебнику Хайдаровой Р.З....

Рабочая программа по русскому языку 5-9 классы .Разработана на основе: - программы: « Русский язык. Рабочие программы. Предметная линия учебников Т. А. Ладыженской, М. Т. ,Л. А. Тростенцовой и других. 5—9 классы »

lt;>Аннотация к рабочей программе по русскому языку для 5-9 классов. Рабочая программа по русскому языку для 5-9 классов составлена в соответствии с нормативными документами: - Федеральный Закон ...