М.Әмир драмалары.
план-конспект урока (11 класс) по теме

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

Әдәбият дәресендә куллану өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m_mir_dramalary_11_kl.docx17.03 КБ

Предварительный просмотр:

Мирсәй Әмир
“Тормыш җыры” драмасы (1946)

Кыскача сюжеты
Басыйр белән Хәйри урманда күрешәләр. Басыйр үзе чыгарган җырын көйләп утырган була. Ул аның хатыны Фатыймага багышланган.
Арыш басуы янында Халидә белән Фатыйма очрашалар. Фатыйма Фәрид турында сөйли, ә Халидә Фәриднең авылга кайтуы турында әйтә. Шул вакыт Фәрид үзе дә килеп чыга. Яшь чагында Фатыйма белән алар бер-берсен яратып йөргән булалар. Ләкин вакыт үткән, Фатыйма Басыйрда кияүдә. Ул иренең сугыш кырыннан кайтуын тилмереп көтә. Ләкин яшьлек мәхәббәтенең көтмәгәндә калкып чыгуы аны сискәндереп җибәрә. Фәрид тә аны онытмаган, аның йөрәгендә әле һаман да мәхәббәт ялкыны сүнмәгән. Фатыйма аңа өметләнергә ирек бирмәс өчен, үзенең Басыйрны үлеп яратуын күрсәтергә тырыша. Шуның өчен ул Фәридкә үзенең көндәлеген укырга бирә. Фәрид барысын да аңлый.
Фатыйма авылда бригадир була. Ул Шәйхулла картны солы чабарга үтенә. Авылда кеше җитми, шуңа күрә авыл картлары да эшкә тартыла. Шәйхулла карт үзенең эше белән генә гаҗәпләндереп калмыйча, башкаларга булган йогынтысы белән дә таң калдыра. Шәйхулла картның дәртләнеп эшләве – яше-карты өчен үрнәк.
Сугыштан кайткан Шәрәф абый үзе дә белмичә Басыйрның сәлам хатын – Фатыймага багышланган җырын алып кайта. Фатыйма ул җырны ишетеп ала һәм Басыйрдан сәлам икәнен аңлый. Иренең исән икәненә чын күңелдән ышана.
Менә сугыштан Хәйри кайта һәм юлга чыгарга торганда, Басыйрның атып үтерелүен әйтә. Әсәр “сугыш бетте, ләкин тынычлык өчен көрәш дәвам итә” дигән сүзләр белән тәмамлана.


Жанры: драма.
Сюжет-комппозициясе:
Дүрт пәрдәдә, пролог һәм эпилог белән алты картинада.
Төенләнеш: Басыйр белән Хәйринең очрашуы, Басыйрның Фатыймага багышлаган җыры.
Вакыйгалар үстерелеше: Фәриднең авылга кайтуы, Фатыйма белән очрашуы, сөйләшүләр, колхоздагы эшләр, Шәйхулла картның дәртләнеп эшләве.
Кульминацион нокта: Хәйринең сугыштан кайтуы, Басыйрның үлеме турында хәбәр итүе.
Чишелеш: Фатыйманың алга таба яшәргә үзендә көч табуы.

Төп образлар: Фатыйма, Фәрид, Хәйри, Басыйр, Халидә.
Ярдәмче образлар: Шәйхулла карт, Мәргубә, Закир, Хәдичә, Галимә, Сәлим.

Мирсәй Әмир
“Миңлекамал” драмасы (1944)

Кыскача сюжеты

“Яшел алан” колхозына председатель билгеләргә кирәк. Моның өчен райком секретаре Гыйльманов шул колхозда эшләүчеләрнең шәхси делоларын тикшерә, туры килерлек кандидатура эзли. Анкеталарны актарып чыккач, Миңлекамал Сәфәргалиевага туктала. Аны үз янына чакыртырга куша, ләкин, ни гаҗәп, Миңлекамал үзе үк “Яшел алан” колхозына председатель итеп тәкъдим итүләрен сорап килә. Ул председатель итеп билгеләнә.
Беренче көннән үк Миңлекамал җиң сызганып эшкә керешә. Аның үзен үзе кызганмыйча, алны-ялны белмичә эшләве чыннан да “Җенлекамал” булуын дәлилли. Ләкин колхозда эшләр шома гына бармый. Чәчү вакыты җиткәч, орлыкларның чәчәргә яраксыз булуы ачыклана. Җаваплылыкны үз өстенә алып, Миңлекамал чәчәргә куша һәм ялгышмый. Миңлекамалның эшенә аяк чалучылар да табыла. Хәлим һәм Мәймүнә Миңлекамалның һәр адымын тикшереп торалар. Берәр кыек адымы, ялгышлыгы булса, шунда ук райкомга җиткерә торалар.
Миңлекамалның председатель булуы бөтен авылны эшкә дәртләндерә: яшен дә, картын да. Барысы да тырышып хезмәт куялар, колхозларын алдынгылар рәтенә чыгарырга тырышалар.
Бервакыт колхозга, Миңлекамалны тикшерергә дип, Казаннан кешеләр килеп төшә. Ахыр чиктә барысы да ачыклана, дөреслек өскә чыга. Мәймүнә белән Хәлимнең кырын эшләре өскә калка: Миңлекамалны тикшерергә дип килгән кеше аларны тикшерә. Председательгә дип казылган чокырга үзләре төшәләр.

Жанры: драма.

Темасы: Бөек Ватан сугышы көннәрендә авыл хезмәт ияләренең фидакарь хезмәте, сугыш китергән авырлыклар, яхшылыкның начарлыкны җиңүе.
Идеясе: дөреслек һәрвакыт өскә чыгачак, үз көчеңә ышанып, тырышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп булачак.
Сюжет-комппозициясе
Биш пәрдәдә, сигез картинада.
Төенләнеш: Гыйльмановның “Яшел алан” колхозына председатель сайлавы, Миңлекамалга тукталуы, Миңлекамалның шул ук үтенеч белән үзе килүе.
Вакыйгалар үстерелеше: Миңлекамалның председатель итеп билгеләнүе, авыл халкының колхозны аякка бастыру өчен җиң сызганып эшләве.
Кульминацион нокта: Миңлекамалны тикшерергә Казаннан кеше килү.
Чишелеш: барысы да ачыклану, гаепле кешеләрне фаш итү.
Төп образлар: Миңлекамал, Маһинур, Гайни, Өмми, Нәфига, Әхмәдулла карт, Хәлим, Мәймүнә.
Ярдәмче образлар: Гыйльманов, Хаҗи, Хуҗа, Венера, Талип, Ходайбирдин.