Праздник "Навруз"
методическая разработка на тему

Якупова Зиля Хамзеевна

Данную разработку урока можно использовать на уроках литературы и на внеклассных занятиях.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon prazdnik_navruz.zip16.73 КБ

Предварительный просмотр:

“Нәүрүз”  бәйрәме    

Максат: халкыбызның милли гореф-гадәтләре белән таныштыру;

               бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

                                     Алып баручы

Исәнмесез,саумысыз,һәрбарчагыз!

Бүген бездә бәйрәм көн.

Уйнап,күңел ачам дип.

Мәктәпкә килде һәркем.

Бүген бездә “Нәүрүз” бәйрәме.Элгәре заманда безнең бабаларыбыз,бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар.Аны “Нәүрүз” дип атаганнар.Ошбу көнне малайлар вә кызлар, һәр өйгә кереп,хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр. Аларны бәйрәм белән котлаганнар.

         (Бүлмәдә “Шома бас” көе яңгырый).

Чү әнә үзләре дә киләләр бугай!

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме,җир яме!

Рәхим ит,түрдән уз,

“Нәүрүз” бәйрәме!

(Бүлмәгә кызлар һәм малайлар керә.Бер малай гармун тотып алда бара.Барысы да җырлый)

Уйнат,уйнат гармуныңны,

Авазлары чыңласын

”Нәүрүз”бәйрәменең җырын

Иптәшләрем тыңласын.

Эх,шома басабыз

Ничек күңел ачабыз.

                            1нче кучы

Кыш китте,яз килде,

Үрдәк белән каз килде,

Былбылдан аваз килде-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

                                     2нче укучы

Абзый эшең уң булсын,

Теләгәнең юш булсын,

Күңелләрең хуш булсын,

 -Нәүрүз мөбарәк булсын

                           3 нче укучы

Нәүрүз хакы 5 алтын,

Бирсәң ярый 2 алтын,

Карама ялтын-йолтын,-

Нәүрүз мөбарәк булсын.

                                4нче укучы

Казанга бармак кирәк,

Балыкка кармак кирәк,

Ә безгә бәйрәм кирәк.

-Нәүрүз мөбарәк бад.

                              5нче укучы

Нәүрүз әйттек без сезгә.

Хакын бирегез безгә.

Яшегех җитсен 100гә.

Малыгыз артсын көзгә,

-Нәүрүз мөбарәк бад.

              Барысы бергә

-Нәүрүз мөбарәкбад.

                           Алып баручы

-Нәүрүз  бәйрәме мөбарәк булсын,

Яз саен кабатланып торсын.

                          Барысы бергә

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз.

-Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз мөбарәкбад!

                             Алып баручы

Котлап сәлам бирдегез,

Әйдәгез,сыйланыгыз.(сый өләшә)

 

Нәүрүз Яңа ел,яңа көн дигәнне аңлата.Ул көнне көн белән төн тигезләшә.Менә шуннан соң көн озыная башлый.

Ә Нәүрүз нинди бәйрәм ул

Кышны озату,язны каршылау бәйрәме.

(Кошлар сайраган тавыш ишетелә, балалар “Яз җитә” җырын башкаралар. Җыр ахырында бүлмәгә Яз-Нәүрүзбикә керә.)

             Нәүрүз

Исәнмесез,балалар!

                Балалар

Исәнме,Нәүрүзбикә!

                   Нәүрүз

Гайбәт бетсен телегездә,

Орыш бетсен илегездә,

Ачу китсен йөзегездән-

Шулай икән киләм сезгә!

              Балалар

Нәүрүз мөбарәкбад

          Нәүрүз

Бурычлыны кичерегез,

Дошманнарга кул сузыгыз,

Шуның белән мәрхәмәткә,

Йөрәгемә юл сызыгыз!

Шулай икән киләм сезгә!

         Балалар

Нәүрүз мөбарәкбад

        Нәүрүз

Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз-

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз.

Нәүрүз мөбарәкбад!

          Алып баручы

Әй, дуслар,килегез,

Күңел ачыр көнебез.

Татарча матур итеп

Без биибез,күрегез!

Әй,дуслар,килегез.

Күңел ачу көнебез.

Әйдәгез, күмәкләшеп,

“Бишле” уены уйныйбыз

(Җырлар,биюләр,уеннар дәвам итә)

Бәйрәм шуның белән тәмамлана.