10 класс рабочая программа по татарскому языку (русскоязычная группа)
рабочая программа (10 класс) на тему

Салимова Минзиля Шамсрахмановна

Коммуникативная технология

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 10_kl_rus_gr.2.doc576 КБ

Предварительный просмотр:

“Килешенде”                                               Милли мәсьәләләр буенча  директор урынбасары  ТР Зәй муниципаль районы

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

__________  Л.М.Хабибрахманова

 ___________     2012 нче ел                                                                                                                                                                                                                              

“Раслыйм”

ТР Зәй муниципаль районы

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” директоры  

 ___________________В.А.Данилова                                                          

  Приказ № ___

____________________2012 нче ел                                                                                                                                                                            

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

10 нчы сыйныфның рус төркеме буенча татар теленнән эш программасы

Төзүче

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Салимова Минзилә Шамсрахман кызы




       2012 – 2013 нче уку елы



Аңлатма язуы.

             

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теленнән вакытлыча дәүләт стандарты, Казан, 2008.
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 — 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)  
  3. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре 5 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең урта тулы гомуми белем өчен төп белем программасы нигезендә төзелде.
  4. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Р.З Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: “Мәгариф”, 2009.

Татар теле филология өлкәсенә керә. Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү турындагы Законын, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.

Әлеге эш программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  11 нче сыйныф рус балалары өчен, атнага 0,5 сәгать татар теле, 0,5 сәгать әдәбият исәбеннән төзелде. Программа 1 елга исәпләнгән.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

  1. башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын көчәйтү;
  2. татар халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү;
  3. татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү  аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү, ягъни татар телен дәүләт тел буларак өйрәнүнең сыйфатын яхшырту;
  4. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;
  5. укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
  6. укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;
  7. укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру;
  8. укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;
  9. тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;
  10. татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

дәресләрдә алган белемнәрне сөйләм телендә куллана белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау

Әңгәмәдәшеңнең татарча сөйләмен тулысынча аңлау;

теле-радио тапшыруларын тыңлап, өлешчә аңлау.

Диалогик сөйләм

Аралашу процессында төрле репликаларны кулланып, үз фикереңне әңгәмәдәшеңә аңлата белү;

конкрет проблема буенча әңгәмәдәшең белән бәхәсләшә һәм үз фикереңне дәлилли белү;

программада тәкъдим ителгән проблема буенча әңгәмәдәшләрең белән  аралашуга чыгу.

Монологик сөйләм

Җанлы сөйләмнең төп фикерен атый, аңа үз карашыңны әйтә, яңа мәгълүматны чагыштыра һәм бәяли белү;

гади һәм программада күрсәтелгән кушма җөмләләрне кулланып, тормышта булган хәлләр, ишеткән яңа

мәгълүматлар, үзеңне борчыган проблемалар турында хәбәр итә белү;

программада тәкъдим ителгән әхлакый проблемалар буенча үз фикереңне белдерә белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

укыган текстның эчтәлеген логик бөтеннәргә бүлә белү, план төзи белү;

Язу

Укылган әсәр герое турында үз фикереңне язу;

күргән һәм ишеткән турында хикәяләп язу;

рәсми кәгазьләрне (гариза, автобиография, характеристика, резюме) яза белү;

әхлакый проблемага карата үз фикерләреңне язу, иҗади биремнәр эшләү.

            

Укытуның эчтәлеге.

Коммуникатив компетенция

Сөйләмдә аралашу өлкәләре һәм ситуацияләре. Аралашу ситуацияләренә бәйле тел һәм сөйләм берәмлекләре. Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен(тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) камилләштерүне дәвам итү.

Аралашуның төрле өлкәләренә караган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Төрле характердагы текстларны укып аңлау, төп мәгълүматны дөрес кабул итү.

Функциональ стильләр һәм аларның үзенчәлекләре.

Фәнни һәм рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллну. Доклад, реферат, тезис, бәяләмә, ышаныч кәгазе, резюме кебек төрле жанрдагы эш кәгазьләрен язу күнекмәләрен камилләштерү.

Лингвистик компетенция

Тел турында гомуми мәгълүмат

Телнең иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы булуы. Аның төп функцияләре.

Төрки телләр һәм татар теле. Татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше. Татар диалектлары. Татар әдәби теле, аның нормалары һәм сөйләмдә алардан урынлы файдалану. Икетеллелек һәм күп теллелек.

Фонетика. Графика. Орфоэпия. Орфография.

Татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик нормаларын үзләштерүне дәвам итү. Татар халкының язу тарихы (рун, уйгыр, гарәп, латин, кирилл алфавитлары). Орфографик принциплар, орфографиянең кыен очраклары.

Татар орфоэпиясе . Әйтелеш һәм язылыш арасында аерма булган очраклар, әдәби әйтелешне бозу очраклары һәм сәбәпләре.

        Лексикология  Татар теленең сүзлек составы һәм алардагы үзгәрешләр. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланыш даирәсе ягыннан татар теленең сүзлек  составы. Кулланыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Фразеологик әйтелмәләр, аларның лексик мәгънәсе. Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.

Сүз төзеленше һәм сүз ясалышы

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Сүз төзелеше. Сүз ясалыш ысуллары. Сүз һәм форма ясалышын аеру.

Морфология

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз ияртемнәре. Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлек, теркәгеч. Модаль сүз төркемнәре: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.

Синтаксис. Пунктуация

Синтаксисның төп берәмекләре. Гади һәм кушма җөмләләрнең төрләре.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

Тел һәм мәдәниятнең үзара бәйләнеше. Татар халкының матди һәм рухи дөньясы чагылышы буларак тел. Сүз мәгънәсендә милли- мәдәни үзенчәлек чагылышы.

Татар теленең төрле милләтләр мәдәнияте белән бәйләнеше.  

           Укучыларның белем дәрәҗәсенә карап, ел дәвамында бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләрне түбәндәгечә алдым:

Программаның эчтәлеге буенча тематик бүленеш.

Тема

Тема 1.

Белем һәм тормыш.

Тема 2.

Иң зур байлык — күңел матурлыгы.

Тема 3.

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз.

Тема 4.

Дустың булмаса—эзлә,  тапсаң —югалтма.

Тема 5.

Саф хисләр — беренче хисләр.

Тема 6.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

    Татар теле буенча 11 нче сыйныф өчен эш программасының эчтәлеге:

Коммуникатив компетенция

Сөйләмдә аралашу өлкәләре һәм ситуацияләре. Аралашу ситуацияләренә бәйле тел һәм сөйләм берәмлекләре. Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен(тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) камилләштерүне дәвам итү.

Аралашуның төрле өлкәләренә караган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Төрле характердагы текстларны укып аңлау, төп мәгълүматны дөрес кабул итү.

Функциональ стильләр һәм аларның үзенчәлекләре.

Фәнни һәм рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллну. Доклад, реферат, тезис, бәяләмә, ышаныч кәгазе, резюме кебек төрле жанрдагы эш кәгазьләрен язу күнекмәләрен камилләштерү.

Лингвистик компетенция

Тел турында гомуми мәгълүмат

Телнең иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы булуы. Аның төп функцияләре.

Фонетика. Графика. Орфоэпия. Орфография.

Татар халкының язу тарихы (рун, уйгыр, гарәп, латин, кирилл алфавитлары). Орфографик принциплар, орфографиянең кыен очраклары.

Татар орфоэпиясе . Әйтелеш һәм язылыш арасында аерма булган очраклар, әдәби әйтелешне бозу очраклары һәм сәбәпләре.

Лексикология

Татар теленең сүзлек составы һәм алардагы үзгәрешләр. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

 Фразеологик әйтелмәләр, аларның лексик мәгънәсе. Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.

Сүз төзеленше һәм сүз ясалышы

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Сүз төзелеше. Сүз ясалыш ысуллары.

Морфология

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз ияртемнәре. Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлек, теркәгеч. Модаль сүз төркемнәре: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.

Синтаксис. Пунктуация

Синтаксисның төп берәмлекләре. Гади һәм кушма җөмләләрнең төрләре.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

Тел һәм мәдәниятнең үзара бәйләнеше. Татар халкының матди һәм рухи дөньясы чагылышы буларак тел. Сүз мәгънәсендә милли- мәдәни үзенчәлек чагылышы.Татар теленең төрле милләтләр мәдәнияте белән бәйләнеше.  

                         Татар теле һәм әдәбияты  буенча  тематик план

Сәгатьләр саны:   – 35 (атнага 1 сәгать),  

                                     

 

Дәрес

темасы

Сәг. саны

Дәреснең тибы

Укучылар һәм укыту эшчәнлеге төрләре 

Контроль төре

Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Имтиханга әзерлек

Үткәрү вакыты

Лексика

грамматика

план

факт

1нче яртыеллык.

 I. Белем һәм тормыш.           Мәхмүт Хөсәен. "Китап"

1.

Кереш. Мәхмүт Хөсәен. "Китап" шигырендәге лексик-грамматик материал

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

ГКК

киңәшчем, илһамым, яктырсын, белмәгәнең

туры сөйләм

Китапның тормышта белем чыганагы, киңәшче, ярдәмче булуы турында сөйләшү

“Минем яраткан китабым” хикәя төзеп язу.


04. 09

Китапка сак караш

2.

Хикәя фигыль. Китапка сак  караш

К.Насыйри.


1

ГКК

ертма,керле, бөкләмә, кул,

тотма

ия белән хәбәр арасында сызык кую

Китапны саклап тоту буенча киңәшләр бирә белү

 Ия белән хәбәр арасында сызык кую


11.09

Хикәя фигыльнең формалары (искә төшерү)Казан дәүләт университеты

3.

Исемнәрнең ясалышы.Казан дәүләт университеты.

1

ГКФ 

мөнәсәбәт, халыкара, бәйләнеш,

хокук.

исемнәрнең ясалышы

карточкалар

исемнәрнең ясалышын истә калдыру һәм куллана белү


     тест


18.09

4.

Тест. Белем алу.

тест

25.09

5.

Сан  төркемчәләре

Татар халкы турында.

1

ГКФ

мәгълүмат, ислам, төбәк, өлкә

сан төркемчәләре

сан төркемчәләрен аеру һәм кулана белү

        Сан төркемчәләрен

аера белү


02.10

6

Сыйфат фигыльнең заман  формалары.

Ф.Әмирхан”Ах,Хәят,нин

ди матур син”

1

ГКК

сыйфат фигыльнең заман формалары

карточкалар

сыйфат фигыльнең заман формаларын аера  һәм җөмләләр төзи белү

Тестлар чишү


09.10

Галиәсгар Камал "Беренче театр"

7

Җөмлә кисәкләре, җыйнак, җәенке  җөмләләр. Г.Камал.Биография.

1

ЛГКК

җөмлә кисәкләре, җыйнак, җәенке

җөмләләр

карточкалар

җөмлә кисәкләре, җыйнак, җәенке җөмләләрне аера һәм төзи белү

Җөмлә кисәкләрен аера белү


16.10

8

Галиәсгар Камал "Беренче театр".Исем фигыль.

1

ЛГКК

ачуланыр, тизрәк, киен, тар, юри генә, ояла, кияү

Якташыбыз Наил Дунаев турында


23.10

Киенә белү - үзе бер һөнәр"

9

"Киенә белү –  үзе бер һөнәр" текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ГКФ

карточкалар

Киенә белү проблемасы буенча сөйләшү

Диалог төзү


30.10

10

Мөстәкыйль эш Үзем турында

1

тест

III. Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!          

11

Инфинитив. .Сәламәтлек- зур байлык

1

ГКФ

инфинитив

инфинитивны аера  һәм җөмләләр төзи белү

Зарарлы гадәтләр

"Ак үлем"нән саклан

12

Теләк белдерү формалары.Тәмәке тартуның зарары.

1

ГКК

тормыш, яшүсмер, зыян, мәжбүри, ямьсезләнә, хәлсезләнә

теләк белдерү формалары

карточкалар

теләк белдерү формаларын сөйләмдә актив куллана белү

13

Аракы кешене нишләтә?”тексты

1

ЛГКК

Диалогик,монологик сөйләм

14

 “Ак үлем"нән саклан”

текстындагы лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

тормыш, яшүсмер, зыян,начарлык

презентация

төзергә


                                                                                                       IV. Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.            

15

Төзелеше ягыннан фигыль төрләре"Дус була белү серләре" текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ГКФ

төзелеше ягыннан фигыль төрләре

төзелеше ягыннан фигыль төрләрен аера  һәм җөмләләр төзи белү

Көрд халык әкияте "Өч дус"

16

"Өч дус" әкиятендәге лексик-грамматик материал.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

1

ЛКФ

ил гизә, шакыган, сьшамакчы, табак, кыяфәт, шаккатты, мактыйлар, сөяк, печән

бәйлек һәм бәйлек сүзләр

бәйлек һәм бәйлек сүзләрне

аера  һәм җөмләләр төзи белү

Һади Такташ. "Мокамай"

17

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль.Ф.Хөсни”Кабак”хикәясе.

1

ГКФ

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль

карточкалар

Фигыльнең заман формаларын аера белү

18

Һади Такташ. "Мокамай" шигырендәге лексик-грамматик материал

1

ЛГКФ

хыял, үрмәли, югалдың, кайгы, бернәрсә, һәлакәт, бурыч, һәлакәт

Һади Такташ иҗаты турында сөйли белү

Эчтәлек сөйли белү

19

И.Юзеев”Мин телим дусларга”

1

Дуслыкны саклап калу турында киңәшләр бирә белү

 Хикәя төзеп яза белү

V. Саф хисләр – беренче хисләр.    

20

Габделхай Сабитов

"Ярсулы яз" хикәясендәге лексик-грамматик материал. Фразеологик әйтелмәләр

1

ЛГКФ

каш жыеру, чишү, үч алу, кое казу, сак булу,өмет итү, юлны бүлү

Хәл фигыль

Әсәрнең эчтәлеге буенча план төзи  белү.

“Туган ягыбызда –яз”

Турында әңгәмә

Алмаз Гыймадиев. "Зөлфия + мин"

21

Җөмлә төрләре Кушма җөмләләр

1

ЛКФ

җөмлә төрләре

Тезмә, иярченле кушма җөмләләр

карточкалар

Җөмлә төрләрен аера  һәм җөмләләр төзи белү

Кушма җөмләләрне  аера  һәм җөмләләр төзи белү

Төрләрен аера белү,схемаларын төзү

22.

Тезмә кушма жөмлә төрләре.А.Гыймадиев”Зөлфия+...мин”хикәясе.

1

ГКФ

тат. теле

Тезмә кушма жөмлә төрләре

Сораулар һәм биремнәр

Вил Казыйханов. "Йөрәк киңәш көтә"

23.

Иярченле кушма җөмлә төрләре.Йөрәк киңәш көтә”

1

ГКФ тат. теле

иярченле кушма җөмлә төрләре

карточкалар

иярченле кушма җөмлә төрләрен аера  һәм җөмләләр төзи белү

Әмирхан Еники. "Кем җырлады?" 

24

Иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре.

1

ГКФ 

иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре

карточкалар

иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аера белү

VI. Беркем дә, бернәрсәдә онытылмый.          

25

Шарт фигыль,

 иярчен шарт җөмлә

Ә.Еники”Кем җырлады?”

1

ГКФ

шарт фигыль,

 иярчен шарт җөмлә

карточкалар

шарт фигыль,

иярчен шарт җөмләләрне аера  һәм җөмләләр төзи белү

  тест

26

Ә.Маннур.”Әсирлектә туган дуслык”

1

ГКФ

27

Гариф Ахунов”Шагыйрьнең каһарманлыгы”

1

    ГКФ

Таблица өстендә эш.

28

Габдрахман Әпсәләмовнын "Газинур" әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

 

һөҗүм, тирән, чокыр, явыз, сакчы, шуыша, курку, кан, җиңү, ату

кушма җөмлә төрләре

Матросовчылар турында

29

“Газинур”әсәре буенча диалогик,монологик сөйләм.

1

ЛГФ

тест

30

М.Мәһдиев.Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

      ЛГКК

Биография

31

М.Мәһдиев.”Бәхилләшү”

1

   ЛКФ

План төзү

План буенча эчтәлек сөйләү.

32

Үлемсезлеккә бер адым

1

ДМС 

Зәй төбәгенең

Бөек Ватан сугышы каһарманнары белән танышу

33.

Контроль эш. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

1

34.

Контроль эшкә анализ ясау.

1

Тестлар чишү

35.

Үткәннәрне кабатлау, йомгаклау.

1

 тест

Файдаланылган әдәбият:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теленнән вакытлыча дәүләт стандарты, Казан, 2008.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 — 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)  

Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Р.З Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: “Мәгариф”, 2009.

Хәйдарова Р.З., Малафеева Р.Л.  Татар теле дәресләре: 10 нчы сыйныф: Рус телендә сөйләшүче балалар белән   эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2009.

-Электронное образованиеэ

-Электрон сайтлар.

  Искәрмә. Укучыларның белем дәрәҗесенә карап, ел дәвамында бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш керергә мөмкин.

101нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем – күнекмәләр

Татар теле

  1. татар теленең һәм әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны турында мәгълүмат бирү;
  2.  татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;
  3. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктицион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;
  4. аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;
  5. татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;
  6. гади һәм кушма җөмләләрнең төрен белү;
  7. татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;
  8. татар һәм рус телләре арасындагы тарихи, мәдәни бәйләнешләр турында белү;
  9. төрле чыгаганклардан (фәнни-популяр текстлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б.) файдаланып, кирәкле мәгълүматны таба һәм башкаларга телдән яки язмаса җиткерә алу;
  10. мәдәниара аралашу ситуацияләрендә әңгәмә кора алу;
  11. тиешле (3500 - 4000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белеп, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү.

Татар телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

10-11 нче сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

10

11

1.

Тыңлап аңлау

1,5-2,0 минут

2-2,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

 13-14 реплика

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

12-14 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

5

5

5.

Уку

95-100 сүз

95-100 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

25-27 сүз

28-30 сүз

сочинение

12-15 җөмлә

13-15 җөмлә

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистика фәне координатив типтагы (ана телендә һәм өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралашу), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Программа авторлары  рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында белемнәрне контрольгә алу өчен  “коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Үк = а : р, кайда Үк – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8 була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре нинди дә булса грамматик категорияне үзләштерү дәрәҗәсе белән генә билгеләнми, ә программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

“Каралды”

МБ җитәкчесе

_______________Хабибрахманова Л.М.

Беркетмә №

 _____________2012 нче ел

 “Килешенде”                                               Милли мәсьәләләр буенча  директор урынбасары  ТР Зәй муниципаль районы

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

__________     Г.Г.Абдукаева  

 ___________     2012 нче ел                                                                                                                                                                                                                              

“Раслыйм”

ТР Зәй муниципаль районы

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” директоры  

 ___________________В.А.Данилова                                                          

  Приказ № ___

____________________2012 нче ел                                                                                                                                                                            

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“ 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

10 нчы сыйныфның рус төркеме буенча татар әдәбиятыннан эш программасы

Төзүче

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Салимова Минзилә Шамсрахман кызы




       2012 – 2013 нче уку елы



        Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар әдәбиятыннан вакытлыча дәүләт стандарты, Казан, 2008.
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 — 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)  
  3. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре 5 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең урта тулы гомуми белем өчен төп белем программасы нигезендә төзелде.
  4. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Р.З Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: “Мәгариф”, 2009.

Татар теле филология өлкәсенә керә. Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү турындагы Законын, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.

Әлеге эш программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныф рус балалары өчен, атнага 2 сәгать татар әдәбияты исәбеннән төзелде. Программа 1 елга исәпләнгән.

        

          Татар әдәбияты өйрәнүнең  максатлары:

- башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын, ягъни уку мотивациясен көчәйтү;

- рус телендә сөйләшүче балаларны татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләр белән таныштыру;

 - татар халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү;

- татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү, ягъни дәүләт телен өйрәнүнең сыйфатын яхшырту;

- татар классик әдәбияты, балалар әдәбиятының, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү; татар халкының әдәбияты, тарихы,  мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу.

                Программа авторның иҗаты, тормыш юлы турында тулы биографик материал бирүне күздә тотмый, бары тик кыскача белешмә бирүне күрсәтә.  

Программага әсәр сайлаганда эчтәлекнең укучыларның үзләштерү мөмкинлекләренә туры килүенә игътибар ителгән.Бирелгән   текстның эчтәлеген үзләштерү цикллылыкка корылган. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле.

                                                                                                   Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау

Әңгәмәдәшеңнең татарча сөйләмен тулысынча аңлау;

теле-радио тапшыруларын тыңлап, өлешчә аңлау.

Диалогик сөйләм

Аралашу процессында төрле репликаларны кулланып, үз фикереңне әңгәмәдәшеңә аңлата белү;

конкрет проблема буенча әңгәмәдәшең белән бәхәсләшә һәм үз фикереңне дәлилли белү;

программада тәкъдим ителгән проблема буенча әңгәмәдәшләрең белән  аралашуга чыгу.

Монологик сөйләм

Җанлы сөйләмнең төп фикерен атый, аңа үз карашыңны әйтә, яңа мәгълүматны чагыштыра һәм бәяли белү;

гади һәм программада күрсәтелгән кушма җөмләләрне кулланып, тормышта булган хәлләр, ишеткән яңа

мәгълүматлар, үзеңне борчыган проблемалар турында хәбәр итә белү;

программада тәкъдим ителгән әхлакый проблемалар буенча үз фикереңне белдерә белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

укыган текстның эчтәлеген логик бөтеннәргә бүлә белү, план төзи белү;

Программаның эчтәлеге:

Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә:

      А) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традиөияләре, горф- гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи, мәдәни асылы тулырак чагылганәсәрләрне анализлау; в) татар һәм рус әдәбиятының аерым әсәрләрен чагыштырып өйрәнү.

Коммуникатив компетенция

Сөйләмдә аралашу өлкәләре һәм ситуацияләре. Аралашу ситуацияләренә бәйле тел һәм сөйләм берәмлекләре. Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен(тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) камилләштерүне дәвам итү.

Аралашуның төрле өлкәләренә караган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Төрле характердагы текстларны укып аңлау, төп мәгълүматны дөрес кабул итү

       

 Укучыларның белем дәрәҗәсенә карап, ел дәвамында бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләрне түбәндәгечә алдым:

Программаның эчтәлеге буенча тематик бүленеш.

Тема

Сәгатьләр саны

Татар әдәбияты

Татар теле

Тема 1.

Белем һәм тормыш.

15

7

Тема 2.

Иң зур байлык — күңел матурлыгы.

8

5

Тема 3.

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз.

7

4

Тема 4.

Дустың булмаса—эзлә,  тапсаң —югалтма.

10

7

Тема 5.

Саф хисләр — беренче хисләр.

14

6

Тема 6.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

16

6

Программада бирелгән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” бүлеген дәреслектәге  “Иң зур байлык – күңел матурлыгы” бүлеге белән алмаштырдым. Бу бүлектә бирелгән әдәби әсәрләр, текстлар аша татар халкының тарихы, мәдәнияте турында белешмә бирелә.

                       Татар әдәбияты атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгать  

 

                         

                                                                                                                                                                  Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Белем һәм тормыш 15 сәг

Киләчәккә минем сайлаган юлым. Теләк һәм мөмкинлекләр.


Казан дәүләт университеты турында сөйли белү.

Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсе турында сөйли белү.

Төрле телләр өйрәнү кирәклеге турында сөйләшү.






Чит илләрдәге татарлар тормышы турында сөйләшү.

Син кем булыр идең? Ни өчен алай уйлыйсың?  ... булу өчен нинди булырга кирәк? Син бүген киләчәккә ничек әзерләнәсең?  

Казан дәүләт университеты 1804 нче елда ачыла.

Н.И.Лобачевский исемендәге китапханә Казан университетында урнашкан. <…>

Татар телен һәм чит телләр белү бик кирәк, чөнки ... .

Телләр белгән – илләр гизгән фикерне ничек аңлыйсың? Конкурент шәхес булу өчен телләр белү кирәкме? Синең тормышыңда татар теле нинди роль уйный? Син кайсы телне күбрәк беләсең, ни өчен?

Туры килә, мөмкинлек, әрәм итү, сердәш, кыйммәтле, мәгънәсез, хәсрәт, ялгызлык, алыштырыла, иркен сөйләшә, гарәп әлифбасы, латин графикасы, төбәк.

Таралган, зыялы, хөрмәт яулый, түзә, көчле ихтыярлы, фәлсәфи.

Иң зур байлык – күңел матурлыгы 8 сәг.


Татар халкының күренекле язчысы Фатих Әмирханның тормыш юлы, иҗаты белән танышу. “Хәят” әсәреннән өзек уку.Әсәрдә күтәрелгән проблемалар.

Күренекле драматург Г.Камал турында белешмә бирү. Комедия ңанры белән танышу.

“Беренче театр” комедиясеннән өзек уку.

Татар халкының мәдәнияте белән танышу.

Кием әдәпләре турында сөйләшү. Милли киемнәрнең үзенчәлекләре


Татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкальләр белән танышу.

Киенә белә – үзе бер һөнәр.


.

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! (7 сәг.)

Сәламәт булу – үзе бер бәхет.



Зарарлы гадәтләр, алардан ничек котылырга?




Модага ияреп киенү һәм сәламәтлек.

Сәламәт булу өчен, беренче читратта ... . Дөрес туклану организм өчен бик файдалы, чөнки ... .

Зарарлы гадәтләрне булдырмас өчен ... .  Синеңчә ничек? Тәмәке тарту, сыра эчү кафеда утыру – заманча яшәүме?

 Хатын-кызлар – булачак аналар, шуның өчен... .

Ничек уйлыйсың, кием сайлаганда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәбез? Кием матур булып күренү өчен генәме, әллә ... . Еш авыру сәбәпләренең берсе – дөрес киеммәү.

Яхшырта, спорт төрләре, акыл хезмәте, физик хезмәт, туклану, кыздырылган, агулы матдә, күңел болгану, баш әйләнү, һуштан язу, яман шеш, бозыла, шәраб, сыра, аракы, исерткеч эчемлекләр, томалый, агулана, татып карау, кешелексезлек, кәсеп, кулланучы, керем, мәҗбүри, укол кадау, күнегә, хәлсезләнә,  начарлык, дару кабул итү.

Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла (10 сәг.)

Дустым, аның уңай һәм тискәре сыйфатлары, яхшы һәм начар гадәтләре, дус була белү, дуслар белән аралашу серләре.


Минем дустым эшчән, ләкин ул бик тиз кызучан ... . Әгәр дустыңның кайгысы бар икән, аны уртаклаша бел, ярдәм ит ... . Исәп-хисапка, алдашуга корылган дуслык ... . Бер-береңне хөрмәт итүгә, саклауга корылган дуслык ... .




Тәэсир итә, хыянәт итә, буйсына, уртаклаша, тиз кызучан, битараф, ялагай, үзсүзле, тугры, яхшылык, мәкерле, исәп-хисап, мавыгу, теркәлү, горурлык, кочаклашу, үбешү, дорфа, вак җанлы, ризалык, бозыклык, сафлык, хис, гадәтсез.

Саф хисләр, беренче хисләр... (14 сәг.)

Кызлар-малайлар дуслыгы, үзара аралашу әдәбе буенча сөйләшү.

Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш турында сөйләшү.

Бергә ял итү турында сөйләшү.

Без Оля белән 8 нче сыйныфта дуслаштык. <...>

Миңа ... кызлар ошый.

Ул миңа бик ошый. Мин аның ... сыйфатларын яратам.


Син дискотекага барырга телисеңме?

Минем театрга барасым килә.

Горур, горурлык, җитди, тәмле телле, сүгенү, әшәке сүз, аз сүзле, шаян, мин-минле, мәхәббәт, саклау, танышу, ышану, ышанмау, гашыйк булу, бер-береңә тартылу.

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый (16 сәг.)

Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан кызлары һәм улларының батырлыгы.

Муса Җәлилнең куен дәфтәрләрен илгә алып кайтучы кеше – Андре Тиммерманс. <...>

Муса Җәлилнең көрәш биографиясен Константин Симонов, Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин өйрәнә.

Мәгънә, куен дәфтәре, тентү, хыянәтче, үкенечле, сер эзләүче, көрәштәш, тоткынлык, васыять, каһарманлык, күмелгән, илчелек, мәрмәр, үлем ярасы, ыргытты, каплады, капланды, талаучылар, тәүлек.

                                                                                               

                                                                                     Татар әдәбиятыннан тематик план

Дәрес

темасы

Сәг. саны

Дәреснең тибы

Укучылар һәм укыту эшчәнлеге төрләре 

Контроль төре

Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәр

Имтиханга әзерлек

Үткәрү вакыты

лексика

грамматика

план

факт

1нче яртыеллык.

 I. Белем һәм тормыш.           

1.

Мәхмүт Хөсәен. "Китап" шигырендәге лексик-грамматик материал

1

ГКК

киңәшчем, илһамым, яктырсын, белмәгәнең

туры сөйләм

Китапның тормышта белем чыганагы, киңәшче, ярдәмче булуы турында сөйләшү

2.

Мәхмүт Хөсәен. "Китап"

1

ЛГКК

Ризаэтдин Фәхреддин "Китап һәм уку"

3.

Ризаэтдин Фәхреддин "Китап һәм уку" әсәрендәге лексик  материал

1

ЛКФ

мәгърифәтче, кешелеклелек, җәмгыять, гажәп, көзге, сердәш, ялгызлык,

Ия белән хәбәр арасына сызык кую

4.

Ризаэтдин Фәхреддин "Китап һәм уку"

1

ЛГКК 

хәсрәт, хак, аерылмгыз, мәгънәсез, кыйммәтле.

"Китап –  аз хаклы, күп файдалы нәрсәдер" проблемасы буенча сөйләшү

Ризаэтддин Фәхреддин

турында

мультимедия

карау

Каюм Насыйри. "Тәрбия китабы"

5.

Каюм Насыйри "Тәрбия китабы" әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

галим, тәрҗемәче, тарихчы

хикәя фигыль

К.Насыйри турында сөйли белү

6.

Каюм Насыйри "Тәрбия китабы”

1

д/м сөйләм

реферат

 язарга

Безнең тормышыбызда китапнын роле турында сөйли белү

7.

Хикәя фигыльнең формалары (искә төшерү)

1

ЛГКК

хикәя фигыль

тест

Китапка сак караш

8.

Китапка сак  караш

1

ГКК

ертма,керле, бөкләмә, кул,

тотма

ия белән хәбәр арасында сызык кую

Китапны саклап тоту буенча киңәшләр бирә белү

Китанны саклап тоту буенча киңәшләр бирә белү

9.

Китапханәдә

1

ЛГКК

керле кул белән тотма

хикәя төзергә

"Китапханәдә" темасы буенча диалогик сөйләм

С.Рафыйков исемендәге китапханә турында әңгәмә

                                                                                                                                     Казан дәүләт университеты

10.

"Казан дәүләт университеты" текстындагы лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

кулъязма,

төбәк, икътисади,

Казан дәүләт университеты турында сөйли белү

11.

"Казан дәүләт университеты" тексты

1

д/м сөйләм

юнәлеш, нәшрият, тәшкил итә,

презентация

төзергә

Казан дәүләт университеты турында сөйли белү

Роальд Сәгьдиев –  фән күгендәге йолдыз

12.

"Роальд Сәгьдиев –  фән күгендәге йолдыз" тексты

1

ЛКК

бәхәсләшәләр, таныла

"Роальд Сәгьдиев –  фән күгендәге йолдыз" текстның эчтәлеген сөйли белү

13.

"Роальд Сәгьдиев –  фән күгендәге йолдыз" тексты

1

д/м сөйләм

хикәя фигыль

реферат

"Роальд Сәгьдиев –  фән күгендәге йолдыз" текстның эчтәлеге буенча диалог төзү

Чит илләрдәге татарлар

ЛГКК тат. теле

хикәя фигыль

14.

“Татарлар кайларда яшиләр?” текстындагы лексик-грамматик материал

1

ЛГКК .

таралган,төрки,

дин, әлифба,

алыштырыла,

төбәк, язмыш

тест

Чит илләрдә яшәүче атаклы татарлар турында сөйли белү

15.

“Татарлар кайларда яшиләр?” тексты

1

д/м сөйләм

Татар графикасы тарихы турында сөйли белү

Австралиядә яшәүче якташларыбыз турында

.

II. Иң зур байлык – күңел матурлыгы.  Фатих Әмирхан “Хәят”

16.

Фатих  Әмирхан  тормыш юлы һәм иҗаты

1

ЛГКК

янару, яшәрү, ябык, ераклык, ефәк, калфак, беркатлы, кыска, куе,

Кушма җөмләләр

җөмләләр төзетү

Фатих  Әмирхан   турында сөйли  белү

17.

Фатих Әмирхан "Хәят" әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

гаделлек,

аралашучан,

үзләштерә,

омтылалар

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

18.

Фатих Әмирхан "Хәят"

1

ЛГКК

Бирелгән өзекнең эчтәлеген сөйли белү

Галиәсгар Камал "Беренче театр"

19.

Г.Камал биографиясе

1

ЛГКК 

Г.Камал биографиясен сөйли белү

20.

Галиәсгар Камал "Беренче театр" әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

ачуланыр, тизрәк, киен, тар, юри генә, ояла, кияү

Якташыбыз Наил Дунаев турында

21.

Галиәсгар Камал "Беренче театр"

1

ЛГКК

кире кайтып, сузыбрак

Әсәрне сәхнәләштерү

22.

Галиәсгар Камал "Беренче театр"

1

д/м сөйләм

Әсәрне сәхнәләштерү

Киенә белү - үзе бер һөнәр"

23.

Н. Дереклеева "Тормыш мәгънәсе" (легенда).

1

ЛКК

мәгънә, изге, изгелек, киң күңелле

билгесез үткән заман хикәя фигыль

"Яшәү кыйммәте" проблемасы буенча сөйләшү

III. Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!           Сәламәтлек –  зур байлык

24.

"Сәламәтлек – зур байлык" текстындагы грамматик материал.

1

ГКК

сәламәтлек, саклану

инфинитив

Сәламәт яшәү кагыйдәләрен сөйли белү

Зәй хастаханәсе турында әңгәмә

25.

Сәламәтлек – зур байлык


1

ЛГКК

хикәя язарга

Сәламәт яшәү кагыйдәләрен сөйли белү

Зарарлы гадәтләр

26.

"Тәмәке тартуның зарары" текстындагы лексик-грамматик материал

1

ЛГКФ

күңел болгану, баш әйләнү, косу, йөрәк тибү, ярсыну

исем фигыльнең килеш белән төрләнеше

исем фигыльнең килеш белән төрләнешенөйрәнү һәм куллана белү

27.

"Аракы кешене нишләтә?" текстындагы лексик-грамматик материал

1

ЛКФ 

исерткеч эчемлек, шәраб, бозык

28

Аракы кешене нишләтә?

1

ДМС

җинаять, эчкече, зарар, аек, сыра



реферат

Зарарлы гадәтләрдән саклану турында сөйләшү

"Ак үлем"нән саклан (4сәгать)

29.

“Ак үлем"нән саклан”

текстындагы лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

тормыш, яшүсмер, зыян,начарлык

презентация

төзергә

30.

“Ак үлем"нән саклан”

тексты

1

ЛГКК

Наркотикларның зыяны турында сөйләшү


             IV. Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.            

31.

"Дус була белү серләре" текстындагы лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

сизә, тәэсир итә, саубуллаша, хыянәт итә, кызыксына, тоя, буйсына, гафу итә, уртаклаша битараф,

тезмә фигыльләр

дуслык турында

мәкальләр

табарга

32.

Дус була белү серләре

1

ЛГКК

Уңай һәм тискәре характерны белдерүче сүзләр

Дустын, дус була белү серләре турында сөйләшү

Көрд халык әкияте "Өч дус"

33.

Көрд халык әкияте "Өч дус"

1

ЛГКК

Көрд халкы, хәтәр, кочагы белән, арпа

татар, рус халык

әкиятләре белән

чагыштыру

Мәсәл "Тугрылыклы дуслык"

34.

"Тугрылыклы дуслык" мәсәлендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

елан, йөзә, урала, бергәләп,ялган, буа, кызган, кыса,

инфинитив + тиеш, мөмкин, кирәк, ярый

Г.Тукай һәм М.Гафури мәсәлләре белән таныштыру

35.

"Тугрылыклы дуслык" мәсәле

1

ЛГКК

котылырга, чума, тешли, кылана

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

Мәсәлнең эчтәлеген сөйләү. Ялган һәм исәп-хисапка корылган дуслык турында сөйләшү.

Фатих Хөсни "Кабак" (6 сәгать)

36.

Фатих Хөсни

1

ЛГКК

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу. Ф.Хөсни биографиясен сөйли белү.

37.

"Кабак" әсәренең I өлеше

1

ЛГКК

Әсәрнең эчтәлеген сөйли

белү

38.

"Кабак" әсәренең II өлеше

1

ЛГКК

сәбәпче, шикләнделәр

Әсәрнен эчтәлеген сөйли белү.

Һади Такташ. "Мокамай"

39

Һади Такташ. "Мокамай" шигыре

1

ЛГКК

чикләдек, ант итәм, һичбер, карак, булдыксыз, үрә, хаклы

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

Шигырьнең бер өлешен яттан сөйләү

 Шигырьне яттан сөйләү    

40.

Илдар Юзеев

"Мин телим дусларга"

1

ЛГКК

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

Шигырьнең эчтәлеген сөйли белү.

V. Саф хисләр – беренче хисләр.      

41.

Габделхай Сабитов биографик белешмә

1

ЛГКК 

биография

42.

Габделхай Сабитов

"Ярсулы яз" хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКФ

каш жыеру, чишү, үч алу, кое казу, сак булу,өмет итү, юлны бүлү

Әсәрнең эчтәлеге буенча план төзи  белү.

“Туган ягыбызда –яз”

турындаәңгәмә

43.

Габделхай Сабитов

"Ярсулы яз" хикәясе

Мөстәкыйль эш

1

ЛГКК

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

Образларга характеристика бирә белү. Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү.


Алмаз Гыймадиев. "Зөлфия + мин"

44

Алмаз  Гыймадиев. "Зөлфия + мин" әсәрендәге лексик-грамматик материал

(I өлеш)

1

ЛГКФ

катлаулы, пөхтә, гашыйк, гадәт,

мхәббәт

җөмлә төрләре

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

45

Алмаз  Гыймадиев.

"Зөлфия + мин" (I өлеш)

1

ЛГКК

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

46

Алмаз  Гыймадиев. "Зөлфия + мин"

(I өлеш)

1

ЛГКК

Хат яза белү

Хат язу

47

Алмаз  Гыймадиев. "Зөлфия + мин" әсәрендәге лексик-грамматик материал (II өлеш)

1

ЛГКФ


битараф, саф, кыю, чиста, караягы, ялгыш, эчкерсез, саф, ялгыш

48

Алмаз Гыймадиев. "Зөлфия + мин" (II өлеш)

1

ЛГКК

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

II өлешенең эчтәлеге белән танышу

Вил Казыйханов. "Йөрәк киңәш көтә"

49

Вил Казыйхановнын "Йөрәк киңәш көтә" әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

ЛГКК 

сер, бердәнбер, хис, келәм, кочаклады

50

Вил Казыйханов.

 "Йөрәк кинәш көтә"

1

ЛГКК

 шәраб, эчемлек, гарьләнү, бозыклар

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

51

Вил Казыйханов.

 "Йөрәк кинәш көтә".

Егетләр һәм кызлар арасындагы дуслык турында сөйләшү.

1

д/м сөйләм


"Яшьләр арасындагы әхлаксызлык күренешләре, егетләр һәм кызлар дуслыгы проблемасы буенча сөйләшү

Әмирхан Еники. "Кем җырлады?" 

52

Әмирхан Еники. "Кем җырлады?" әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

ЛГКК 


дәһшәтле, хәрби, яралы, янәшә, тыл, аңга килә, томан, өмет

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу

Бөек Ватан сугышы сурәтләнгән картиналар

53

Әмирхан Еники.

 "Кем җырлады?"

1

ЛГКК  

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

54

Мөстәкыйль эш. Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучылары

1



реферат

VI. Беркем дә, бернәрсәдә онытылмый.          

55

Шәйхи Маннур. "Әсирлектә туган дуслык" әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

ЛГКК 


шигырь, әсир, читлек, тентү, коткару

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

Х.Якупов әсәрләрендә Җәлил образы

56

Шәйхи Маннур.

 "Әсирлектә туган дуслык"

1

ДМС 

Әсәрнен эчтәлеген сөйли белү

57

Гариф Ахуновнын "Шагыйрьнең каһарманлыгы"

 әсәрендәге лексик-грамматик  материал

1

ЛКК 

газап чигә, тоткынлык, илчелек, көрәштәш, җәза, хөкем ителә

иярчен шарт җөмлә

карточкалар

Гариф Ахунов турында сөйли белү

Сәнгатьтә

Җәлил образы  

58

Гариф Ахунов. "Шагыйрьнең каһарманлыгы"

1

ЛГКК

"Җәлил эзләре буйлап"

проблемасы буенча

сөйләшү.

Якташ җәлилче-Мингалин турында материаллар

59

Бөек Ватан сугышында

һәлак булган әдипләр

1

ДМС 

Бөек Ватан сугышында

һәлак булган әдипләр

турында сөйли белү

Зәй төбәгенең

Бөек Ватан сугышы каһарманнары белән танышу

60

Сочинение язу “Җиңү юлларыннан”

1

Сочинение язу

Габдрахман Әпсәләмов. "Газинур"

61

Габдрахман Әпсәләмовнын "Газинур" әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

 

һөҗүм, тирән, чокыр, явыз, сакчы, шуыша, курку, кан, җиңү, ату

кушма җөмлә төрләре

Матросовчылар турында

62

Габдрахман Әпсәләмов. "Батырлык" . "Газинур"романыннан өзек.

1

ЛГКК 

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

63

Габдрахман Әпсәләмов. "Батырлык"  

1


 ЛГКК 

Газинур Гафиятуллаңның батырлыгы турында сөйли белү

Зәй төбәгенең

Бөек Ватан сугышы каһарманнары белән танышу

64

Үлемсезлеккә бер адым

1

ДМС 

Зәй төбәгенең

Бөек Ватан сугышы каһарманнары белән танышу

Мөхәммәт Мәһдиев. "Бәхилләшү"

65

Мөхәммәт Мәһдиевнен "Бәхилләшү" әсәрендәге лексик-грамматик материал

ЛКФ


бәхилләшү, талаучы, урлады, кулсыз

иярчен сәбәп җөмлә

66

 Мөхәммәт Мәһдиев.

Тормыш юлы һәм иҗаты

ЛГКК 

биография

67

Мөхәммәт Мәһдиев.

"Бәхилләшү"

1

ЛГКК

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен тикшерү

Сугыш ветераннарын хөрмәтләү турында әңгәмә

Зәй төбәгенең

Бөек Ватан сугышы каһарманнары белән танышу







68

Класстан тыш уку. Аяз Гыйләҗев “Өч аршин җир” повесте

1

Якташ язучылар турында әңгәмә

69 -70

Ел буена үткәннәрне  кабатлау

1

Әдәби төрләр һәм жанрлар турында әңгәмә

Файдаланылган әдәбият:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теленнән вакытлыча дәүләт стандарты, Казан, 2008.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 — 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)  

Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Р.З Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: “Мәгариф”, 2009.

Хәйдарова Р.З., Малафеева Р.Л.  Татар теле дәресләре: 10 нчы сыйныф: Рус телендә сөйләшүче балалар белән   эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2009

-Электронное образование.

-Электрон сайтлар.

.

  Искәрмә. Укучыларның белем дәрәҗесенә карап, ел дәвамында бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш керергә мөмкин.

10 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем – күнекмәләр

Татар әдәбияты

  1. татар әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны, татар әдәбияты классиклары, аларның әсәрләре турында мәгълүмат;
  2. сүз сәнгатенең образлы табигате турында;
  3. өйрәнгән әдәби әсәрләрнең эчтәлеге;
  4. классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторы;
  5. төп әдәби-теоретик төшенчәләр;
  6. әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп аңлату;
  7. әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләү;
  8. автор позициясен ачыклау;
  9. әдәби бәйләнеш тәләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (яки өзекләрне) сәнгатьле итеп уку;
  10. әдәби әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерү;
  11. рус һәм татар телендәге әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяләү;
  12. татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикерен белдерү, аларга бәя бирү;
  13. татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  14. диалогта яисә бәхәстә катнашып, үз фикерен исбатлый белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по татарскому языку в 1ом классе для русскоязычной группы

Рабочая программа разработана на основании ФГОС. Расчитана для русскоязычной группы. В программе содержится календарно-тематическое планирование....

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся, 7 класс

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 7 класса, составлена по учебнику Р.Р. Нигъматуллиной....

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся, 8 класс

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся, 8 класс...

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 1-11 классы (05.09.2014)

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 1-11 классы (05.09.2014)...

Рабочая программа по татарскому языку (русскоязычным детям) 1 класс

Рабочая программа по татарскому языку (русскоязычным детям)...