Эндәш сүзләр
план-конспект урока (7 класс) по теме

Хабирова Майсара Фаисовна

План-конспект открытого урока по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл endsh_suzlr.docx31.59 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:       Эндәш сүзләр

Максат:1.Белем бирү максаты.

                Җөмләләрдә билгеләнгән синтаксик берәмлекнең нәрсә  

                икәнен ачыкларга тырышып,дәрескә уку мәсьәләсе(УМ)

                кую.Эндәш сүзләр турында төшенчә формалаштыру.

                Аларны дөрес интонация белән укырга һәм сөйләмдә

                кулланырга өйрәтү.

            2.Фикерлəүне үстерү максаты.

                Эндәш сүзләрне сөйләмдә куллануны

                практик яктан ныгыту.

               3.Тəрбияви максат.

                  Райондашларыбыз иҗаты аша,туган авыл,туган якны    

                  ярату  хисе тəрбиялəү.

Җиһаз: 1.Ф.С.Сафиуллина,С.М.Ибраһимов.Татар теле.7.Казан. “Мəгариф” нəшрияты.2007. 85-86нчы битләр.

                   2.Р.Г.Хәсәншина.Татар теле.7.Казан.“Мəгариф” нəшрияты. 2010.125-127нче битләр.

                  3.Проектор.(Дидактик материаллар,презентация.)

                  4.Райондашларыбыз китапларыннан күргәзмә.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсе(УМ) кую,чишү.

Дəрес барышы.

(1нче слайд. Хәерле көн, укучылар! Талгын музыка.)

1.Оештыру моменты.

-Исəнлəшү.

(Исәнмесез,хәерле көн укучылар!Кәефләрегез ничек?Дәресне башларга әзерме? Барыгызга да яхшы кәеф телим )

-Дежур укучының рапорты.

-Уңай психологик халəт тудырып,яңа материалны аңлауга әзерлек.

(Укучылар,безнең бүгенге дәрес гадәти түгел. “Ел укытучысы-2012” конкурсы өчен ачык дәрес күрсәтәбез.Дәрес үткәрүгә 20 минут бирелгән.Шулай булгач, сездән активлык таләп ителә)

2слайд.                  (Экранга чыга. Укытучы үзе укый.)

Синдә узган балачакны

Искә төшереп яшим.

Әнкәемнең туган авылы

Син ул,Иске Җияшем.

Шәҗәрәмә күз төшерсәм,

Затлылар күп нәселдә,

Горурлык хисе кичерәм

Мин Иске Җияшемдә.

Бабаларның туфрагына

Килә башны иясем.

Җаным тыныч,кальбем нурлы,

Синдә,Иске Җияшем.

                        (Фәнәвис Дәүләтбаев)

Якташыбыз, бер үк вакытта минем якташым(Үзем Иске Җияшнеке. Фәнәвис Дәүләтбаевның нәсел җебе туган авылыма тоташа) Аның шигырендә калын хәреф белән күрсәтелгән синтаксик берәмлекне ачыклап карыйк?

Җ:Иске Җияшем.(Сөйләм төбәлә.Мөрәҗәгать итәбез.Эндәшәбез.)

3 слайд.      

Дәрескә УМ кую.

Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

Әйе,укучылар, эндәш сүзләр темасын үтәбез.

4 слайд.(Дәрес максаты белән таныштыру)    

2.Яңа белемнəр бирү.

5слайд.

- Яңа теманы үзлəштерү максатыннан дәреслектәге 313нче күнегүне төркемнәрдә  эшлəү.

(Күнегүнең биремен бер укучыдан укыту.Эшне җиңеләйтү өчен,таблицадан файдалану)

6слайд.

Эндәш сүзләр

Җыйнак

эндәш сүз

Җәенке

эндәш сүз

Исем белән белдерелгән

Җөмлә башында килгән

Җөмлә уртасында килгән

Җөмлә ахырында килгән

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7слайд

Эндәш сүзләр

Җыйнак

эндәш сүз

Җәенке

эндәш сүз

Исем белән белдерелгән

Җөмлә башында килгән

Җөмлә уртасында килгән

Җөмлә ахырында килгән

1.Бәбкәм

+

+

+

2.Егетләр

+

+

+

3.Кадерле Сөмбел сеңлем.

+

+

+

4.Фәнияр абый

+

+

+

5.Улым

+

+

+

6.Өянкеләр

+

+

+

8слайд

Димәк,укучылар,белгәннәргә нигезләнеп,эндәш сүзләр турында телдән модель төзик.

  1. Эндәш сүзләр сөйләм төбәлгән зат яки предметларны белдерәләр.
  2. Аерым интонация белән әйтеләләр.
  3. Баш килештәге исем сүз төркеме белән белдереләләр.
  4. Җөмләдә сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдергән,тик җөмлә кисәге булмаган сүзләр модаль сүзләр дип атала.

9слайд

Модаль сүзләргә нәрсәләр керә?

  1. Җ:Эндәш сүзләр һәм кереш сүзләр.

  1. Эндәш сүзләр җөмләнең башка кисәгеннән өтер белән аерылалар.
  2. Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела,җөмләнең дәвамы баш хәрефтән башлана.(Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен аерым дәрес буларак үтәрсез)
  3. Бер интонация астында  әйтелгән И,АЙ,ӘЙ,О ымлыклары белән эндәш сүз арасына өтер куелмый. (Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен аерым дәрес буларак үтәрсез)

10 слайд

Физкультминут

(Музыка астында,физик хәрәкәтләр ясау)

Камыш кебек үсәбез,

Тал кебек бөгеләбез.

Уңга карап елмаябыз,

Сулга карап елмаябыз,

Артка карап алабыз да

Алга таба барабыз.

(Рәхмәт,урыннарга утырабыз).

11 слайд

3.Белемнəрне системалаштыру.

Бирем:эндәш сүзләрне күрсәтергә.

Бик кечкенә булсаң да,авылым,

Язмышымда олы эзең бар.

Яшьлек хисләремне саклый кебек,

Чишмә буе,аръяк урамнар.

                                       (Әмирҗан Моталлапов.Онытма мине.)

12 слайд

Үзең өчен яшәмәдең гел дә

“Балалар” дип. “Әткәләре” диеп,

Гомер иттең.

Рәхмәт сиңа,Әнкәй!

Рәхмәт әйтәм чал башымны иеп.

                                      (Диләрә Хуҗина.Рәхмәт,Әнкәй.)

13слайд

И Сабантуй!Синең бәйгеләрдә

Чыныгу алдык гомер-гомергә.

Мәңге сүнмәс өмет кояшыдай,

Уелгансың безнең күңелгә.

                              (Фәнәвис Дәүләтбаев.И Сабантуй.)

14 слайд

Каеннарым!Шаулыйсыз сез

Гомер агышы булып.

Туган җирдән киткәннәрнең

Күңел сагышы булып.

                       (Тәгъзимә Мөхәммәтдинова.Ак бизәк сез.)

15 слайд

Сиңа кайттым,туган ягым,

Сиңа кайттым,Актаныш!

Әнә берәү дәшә миңа:

-Исәнме,таныш тавыш!

                               (Фәйрүзә Мөслимова.Сиңа кайттым,Актаныш.)

16слайд

Гәрәй энем,халык ихтыяҗы турында бер генә минутка да онытма!Тилмертеп яшәтмә аларны!Авыл кечкенә булса да,үзенең клубы,китапханәсе,мәктәбе,медпункты  булсын.

                                                            (Әмирҗан Моталлапов.Исәнме,авыл.)

17 слайд

Их,балалар!Нигә бәхетегезне читтән юллыйсыз сез?..Барыгызда китеп барсагыз,авылда кем калыр?Аның киләчәге турында кем кайгыртыр?Икмәк үстерергә дә,ит.сөт җитештерергә дә кешеләр кирәк.Авыл үлсә.шәһәр дә юкка чыгачак бит...

                                                            (Әмирҗан Моталлапов.Нигез.)

18 слайд

(Эндәш сүзләрне табып, таблицага урнаштырырганнан соң,экрандагы җаваплар белән үз эшләрен тикшерәләр).

1

..,авылым,..

2

..,Әнкәй,..

3

И Сабантуй!

4

Каеннарым!

5

..,туган ягым,..

..,Актанышым!

..,таныш тавыш!

6

Гәрәй энем,..

7

Их,Балалар!

19 слайд

4. Йомгаклау.

- Дəрескə бəя.

Димәк,без бу дәрестә нәрсә өйрәндек?

Көтелгән җавап:

..............

- Укучыларның белеменə бəя бирү

Өйгə эш:

- Кагыйдә(85-86нчы биттә)

- 137 нче күнегү. (Ф.С.Сафиуллина,С.М.Ибраһимов.Татар теле.7.)

- Сезнең төбәкнең илгә танылган шагыйрь,язучылары бар(мәсәлән,Г.Афзал,Л.Шәех).Аларның әсәрләреннән эндәш сүзле җөмләләр язып алыгыз.

Дәресне Әмирҗан Моталлаповның  “Бул гына” шигыре белән тәмамлыйм.

20слайд.

Авыл кирәк миңа,урман,болын,

Чәчәккә тиң мина яшь әрем.

Язмыш берүк читкә ташламасын,

Туган җирсез ничек яшәрмен?!

Кала урамнары кысан миңа,

Таш йортларда тыным буыла.

Арыш,бодай басуларың белән

И АВЫЛЫМ, бул син ,бул гына!

                                 

Рәхмәт.УКУЧЫЛАР!Туган җиребезнең кирәкле,аңлы кешеләре булып үсегез!

313нче күнегү

Эндәш сүзләр

Җыйнак

эндәш сүз

Җәенке

эндәш сүз

Исем белән белдерелгән

Җөмлә башында килгән

Җөмлә уртасында килгән

Җөмлә ахырында килгән

1.

2.

3.

4.

5.

6.

Эндәш сүзләрне табып, таблицага урнаштырырга

1

2

3

4

5

6

7

Авыл кирәк миңа,урман,болын,

Чәчәккә тиң мина яшь әрем.

Язмыш берүк читкә ташламасын,

Туган җирсез ничек яшәрмен?!

Кала урамнары кысан миңа,

Таш йортларда тыным буыла.

Арыш,бодай басуларың белән

И АВЫЛЫМ, бул син ,бул гына!

                                  (Әмирҗан Моталлапов.Бул гына.)

Бик кечкенә булсаң да,авылым,

Язмышымда олы эзең бар.

Яшьлек хисләремне саклый кебек,

Чишмә буе,аръяк урамнар.

                                       (Әмирҗан Моталлапов.Онытма мине.)

Үзең өчен яшәмәдең гел дә

“Балалар” дип. “Әткәләре” диеп,

Гомер иттең.

Рәхмәт сиңа,Әңкәй!

Рәхмәт әйтәм чал башымны иеп.

                                      (Диләрә Хуҗина.Рәхмәт,Әңкәй.)

И Сабантуй!Синең бәйгеләрдә

Чыныгу алдык гоер-гомергә.

Мәңге сүнмәс өмет кояшыдай,

Уелгансың безнең күңелгә.

                              (Фәнәвис Дәүләтбаев.И Сабантуй.)

Каеннарым!Шаулыйсыз сез

Гомер агышы булып.

Туган җирдән киткәннәрнең

Күңел сагышы булып.

                       (Тәгъзимә Мөхәммәтдинова.Ак бизәк сез.)

Сиңа кайттым,туган ягым,

Сиңа кайттым,Актаныш!

Әнә берәү дәшә миңа:

-Исәнме,таныш тавыш!

                               (Фәйрүзә Мөслимова.Сиңа кайттым,Актаныш.)

Гәрәй энем,халык ихтыяҗы турында бер генә минутка да онытма!Тилмертеп яшәтмә аларны!Авыл кечкенә булса да,үзенең клубы,китапханәсе,мәктәбе,медпункты  булсын.

                                                            (Әмирҗан Моталлапов.Исәнме,авыл.)

Их,балалар!Нигә бәхетегезне читтән юллыйсыз сез?..Барыгызда китеп барсагыз,авылда кем калыр?Аның киләчәге турында кем кайгыртыр?Икмәк үстерергә дә,ит.сөт җитештерергә дә кешеләр кирәк.Авыл үлсә.шәһәр дә юкка чыгачак бит...

                                                            (Әмирҗан Моталлапов.Нигез.)