Төбәгем йолдызы
статья по теме

Творчество поэта Хусаина Ягфара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tobgem_yoldyzy.docx37.63 КБ

Предварительный просмотр:

             

Төбәгем йолдызы

                               

                                                                                 

Эчтәлек

  1. Кереш өлеш.................................................................................................3

2.Иҗат юнәлешләре.........................................................................................4

  1. Туган җиргә мәхәббәт шигырьләре................................................4

2.2Аналарга мәдхия җырлаучы шигырьләр..........................................8

2.3Багышлаулар......................................................................................  10

2.4Җырга әйләнгән шигырьләр............................................................  12

3.Иҗат җимешләре......................................................................................     13

3.1.Китаплары.......................................................................................    13

3.2.Газета журналларда басылган шигырьләре.............................        13

3.3.Аның турында................................................................................     15

4.Йомгаклау...................................................................................................   17

5.Кулланылган әдәбият......................................................................              18

Кереш өлеш

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шагыйрьләре, язучылары, сәнгать эшлеклеләре була. Безнең Түбән Кама шәһәрендә дә андый кешеләр бик күп. Мин аларның тормышлары, иҗатлары турында укырга яратам.Үзем шәһәрдә яшәсәм дә, әти-әниемнең туган авылы миңа бик кадерле.Минем әти-әнием Тукай районы Иштирәк авылында туып үскәннәр. Шуңа күрә мин дә аны үземнең туган авылым дип саныйм. Авылыма атна саен, бәйрәм саен кайтып йөрим. Иштирәк авылының гүзәл табигатенә, аның тырыш, эшчән халкына гашыйк мин. Бу авылда шәһәребезнең күренекле шагыйре Хөсәен Җәгъфәр дә туган. (Кушымта 1). Аның  шигырьләре мине дә үзенә җәлеп итте, укыган саен укыйсы килеп тора, шуңа күрә Хөсәен Җәгъфәр иҗаты белән тирәнрәк танышырга булдым. Аның турында күбрәк беләсем килде. Бу теманы сайлавым бик мөһим, дип уйлыйм, чөнки безнең татар әдәбиятыбыз үзенең бөек язучылары, шагыйрьләре белән дан тота. Без, хәзерге буын укучылары, аларның иҗаты, татар әдәбиятының үткәне, анда булган яңалыклар белән хәбәрдар булырга тиешбез.

Эзләнү-тикшеренү эшемнең төп максаты:  Хөсәен Җәгъфәрнең шигърият дөньсы, иҗатының үзенчәлекле яклары белән танышу, өйрәнү. Максатыма ирешү өчен мин түбәндәге бурычларны куям: шагыйрь иҗатының төрле юнәлешләрен билгеләү, аның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнеп, яңалыклар табу, тупланган материалларны системага салу, әсәрләренең тәрбияви әһәмиятен ачу. Эзләнү эшемне башкарганда, мин төрле чыганаклардан файдаландым. Үземә кирәкле материалны Габдулла Тукай, Кол Гали исемендәге китапханәләрдән алдым.  Хөсәен абыйны бик якыннан белүче, авылда аның күршесендә генә яшәүче  Фәнүсә  әбием һәм Миңлевәли бабам  белән сөйләшүләр, шагыйрьнең китаплары, шигырьләре аны, шәхес буларак, төрле яктан ачарга ярдәм иттеләр.

Хөсәен Җәгъфәрнең шигырьләре һәр укучыны саф күңелле, нечкә хисле мәхәббәтне, гүзәл табигатьне, туган якны, газиз әниләрне бөтен барлыгы белән кадерли белүче кешеләр дөньясына алып керә.

Шушы тема өстендә эшли башлагач, бик күп кызыклы материалларга тап булдым: Х. Җәгъфәр төрле юнәлешләрдә язучы шагыйрь. Мин шулар арасыннан 4 юнәлешне билгеләп үтәм.

  1. Туган җиргә мәхәббәт турындагы шигырьләр
  2. Сөекле аналарга мәдхия җырлаучы шигырьләр
  3. Багышлаулар
  4. Җырга әйләнгән шигырьләр

Сезне дә Х. Җәгъфәр иҗатының шушы юнәлешләре белән таныштырып китәм.

Иҗат юнәлешләре

Туган җиргә мәхәббәт

Х. Җәгъфәр иҗаты хакында сүз башлаганчы, аның тәрҗемәи хәлен сөйләп үтәсем килә, чөнки иҗат чишмәсенең башы шунда.

Җиргә гашыйк булып туганмындыр,

Шуңа күрә йөреп туялмыйм.

Бу дөньяның сихри матурлыгын

Һич кенә дә күреп туялмыйм.

( “Их син, дөнья»)

        Х. Җәгъфәр 1952 елда Татарстан  Республикасының элеккеге Чаллы, хәзерге Тукай районы Иштирәк авылында дөньяга килә. Аның ерак бабасы бу авылга бер көтү атлары һәм дөяләре белән узган гасырның урталарында Кыргызстан якларыннан күчеп килгән була. Мал-туар тоту, йортта терлек асрау хирыслыгы нәселдән-нәселгә күчә, буыннан-буынга тапшырыла. Менә шуңа күрәдер, ахры, ул артык уйлап, баш ватып тормастан, Казан дәүләт ветеринария институтына барып керә. Моңа, әлбәттә, әтисенең гомер буе көтү көтүе, үзенең исә, бәләкәйдән үк мал-туар арасында кайнашып үсүе дә сәбәпче булгандыр. Институтны тәмамлап, белгечлек дипломы алып чыккач, аны Армия сафларына чакыралар. Хәрби хезмәтне ул ерак Кытай чигендә урнашкан Даурия станциясендә үтә. Солдат хезмәтен тутыргач, туган төбәге аны яңадан үз улы итеп каршы ала. Шул көннән башлап Хөсәеннең тормышы Түбән Кама районы белән өзелмәслек булып бәйләнгән. Хәрби хзмәттән кайтуга ук, аны райондагы совхозларның берсенә баш ветеринария врачы итеп билгелиләр. Бу вазифаны сигез ел буе башкара.

Аннан соң ике ел Түбән Кама совхозында бүлекчә җитәкчесе булып эшли. Шуннан Түбән Камадагы 2 нче ТЭЦның ярдәмче хуҗалыгы директоры итеп күчерелә. Лилия исемле укытучы кызга өйләнеп,  гаилә кора. Гөлназ һәм Эльмира исемле кызлары туа.

Хөсәен мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлый. “Шагыйрьне аңларга теләсегез, туган илен барып күрегез”, - дигән Гете. Иштирәк авылының табигате искиткеч гүзәл, матур. Төньяктан таулар, урманнар, көньякка таба чем-кара туфраклы басулар. Туганаш болыннары , Арыслан сазлыгы, Алан сулары, Ишкәй күле, Керәч-тавы. Керәч-тауга менеп карасаң, кырлар, болыннар, манарасы киселгән мәчете булган, ике инеш арасына калкулыкка урнашкан авыл - барысы да уч төбендәгедәй күренәләр. Шушындый хозурлык Хөсәен абыйны иҗат дөньясына этәргәндер. Ул бөтен күңеле белән иҗат дөньясына чума. Шагыйрь иҗатының төп өлешен туган авыл, туган туфрак, авыл кешеләре турындагы шигырьләр тәшкил итә. Х. Җәгъфәр күктән очмый, җирдән атлый. Туган авылы, Керәч-тау, Ишкәй күле, ялгыз нарат, гомумән, табигать, туган туфрак турында язган шигырьләрен укыганда үзең дә аңа ияреп Керәч-таудан ургылып кар суы агуын күргәндәй, инде юкка чыккан ялгыз нарат күләгәсендә ял иткәндәй буласың.

Чиратлашып аваз сала әнә

Әтәчләре, үрдәк-казлары.

Шушы микән әллә табигатьнең

Җырлар белән җирне назлавы.

Шагыйрьнең беренче җыентыгы “Адаштырмас мине юлларым” дип атала Татарстан китап нәшриятында ул 1997 нче елда басылып чыкты. Бу җыентыктагы “Туган авылым”, “Керәч-тау”, “Ялгыз нарат хатирәсе”, “Дуслар гафу итсен”, “Туган туфрак” һәм башка шигырьләрьдә кешеләрнең тормышка, туган җиргә мәххәбәте сурәтләнә. Миңа бу җыентыктаны “Керәч-тау” шигыре бик ошады.

Керәч-тау ягына карасаң,

Нурыннан күзләрең чагыла.

Үзең дә сизмисең, шул яктан

Җаныңа якты моң агыла.

Керәч – тау, Керәч – тау, мин сиңа

Китәргә ниятләп килмәдем.

Йомшак соң таңнарда чәчемнән

Иркәләп исүче җилләрең.

Шагыйрь – табигать баласы. Дөньяны ул үз авылы Иштирәк аша танып белергә омтыла. “Авылның матурлыгын Хөсәен  Җәгъфәрдән дә оста сурәтләп булмастыр,” – дип яза аның авылдашы, каләмдәше Рәфкать Муллин.

Иксез – чиксез булып тирә-якта

Җәйрәп ята болын – кырларың,

Бер күрүдә үзенә гашыйк итә

Эш сөючән сылу  кызларың.

(“Туган авылым”)

Зәңгәрлеген җуймас күк йөзендә

Ак болытлар йөзә тын гына.

Һәр тарафта иген басулары

Күмелгәннәр тургай моңына.

(“Китә алмам кебек”)

Кайда гына булмасын, нинди генә җирләрне гизәргә туры килмәсен, үзенең туып үскән якларын, табигаьнең гүзәл почмагына сыенып утырган Иштирәген ул бер генә минутка да исеннән чыгармый, горурлык хисләре ташып торган шигырьләрен яза

Кайда гына булмыйм, синең белән

Горурланам, туган авылым

Сыкранмыйча, җиңеп яшик шулай

Бу тормышның җилен, давылын

(“Горурланып яшим синең белән”)

Шагыйрьнең икенче шигырьләр җыентыгы “Эх, бер урап гомер юлларын” дип атала. Бу җыентык 2003 нче елда басыла. Анда Хөсәен абыйның “Туган як” газетасында басылган шигырьләре тупланган. Бу китабында да туган ягы, туган җире, җор телле, тапкыр, мөлаем кешеләр турында шигырьләре җыйналган. Мәсәлән, “Туган авылыма”, “Тугайлардан күзем алалмыйм”, “Күңелләргә якты нур тулсын” һәм башкалар.

Чыгып килгән кояш нурларында

Иркәләнә басу – кырларым.

Бу җирләргә әллә соң кояш та

Мулрак сибә микән нурларын?

(“Тугайлардан күзем алалмыйм”)

Кырларыңда синең һәрчак шулай

Тук башкалар шаулап утырсын.

Бөеклеген тоеп хезмәтеңнең

Күңелләргә якты нур тулсын.

(“Күңелләргә якты нур тулсын”)

Горурлану, соклану, мәхәббәт хисләре тулган шигырьләре белән беррәттән, Х.Җәгъфәрнең борчылу белән сугарылган шигырьләре дә күп. Бүгенге көндә шагыйрьнең күңеле китек, чөнки аның туган җиренә “химия кул суза”:

Бөтенесе юкка чыкты,

Җимерелде, тапталды.

Химкомбинат гигантының

Аяк астында калды.

(“Чаң сугарга вакыттыр”)

Чынлап та, бүгенге көндә авылның хәле бик аянычлы, чөнки авылга бетү куркынычы яный. Калын урманнарны кисеп, Иштирәк авылыннан 2 км 700 метр ераклыкта гына Түбән Кама нефть эшкәртү заводы үзенең нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексы объектларын төзи. Иштирәк авылы зыян күрә.

Әллә инде җире каһәрләнгән –

Каныктылар шул бер урынга!

Әйтерсең лә башка берәр җирдә,

Урын юктыр завод корырга!

(“Уянырга кирәк, халкым!”)

“Сагынырсыз авылларны” шигырендә Х. Җәгъфәр түрәләрне җитди эшләр башкарырга, авылларны яшәтергә, саклап калырга өнди:

Авылларны яшәтергә

Түрәләр уянсыннар.

Соңармыйча җитди эшләр

Хакында уйласыннар.

Шул ук вакыттда ул халыкны да гомерләрен йоклап уздырмаска, уянырга чакыра:

       Җитәр халкым! Күпме була, түзеп?

Гомерләрне йоклап уздырмыйк!

Изсәләр дә изелмәдек әле,

Уянырга кирәк – соңармыйк!

(“Уянырга кирәк, халкым!”

Сөекле аналарга мәдхия

Х. Җәгъфәрнең шигырьләре ярларына сыеша алмый ташып аккан елганы хәтерләтә. Теле үткен, шул ук вакытта йомшак та, ягымлы да.

Аналарга мәдхия җырламаучы шагыйрь юктыр бу дөньяда Х. Җәгъфәрнең дә андый шигырьләре шактый һәм һәркайсында Ана образының бер ягы ачыла: игезәкләрен ак биләүгә биләүче ана, түгәрәк өстәл артына җыелган балаларын кара чуенда пешкән ашы белән сыйлаучы ана, кытыршыланып беткән куллары белән оныкларын иркәләүче әби, басу юлында карашын олы юлга төбәп басып торучы ана. Шул ук вакытта автор:

Туган якның юмарт табигате

Якын итеп сине үз күргән .

Бөтен тирә-якны  сокландырып,

Бер сылуы итеп үстергән.

дип, укучыларга әнисен табигать тудырган сылу итеп күрсәтергә тели.

Х. Җәгъфәрнең “Алданмасын, дуслар, күңелегез” исемле өченче җыентыгында аналарга багышланган “Рәнҗетмик изге җаннарны” бүлеге урнаштырылган. Бу бүлектә газиз әниләргә багышланган 20 шигырь җыйналган.

Алар түбәндәгеләр:

  1. “Рәнҗетмик изге җаннарны”
  2. “Юк, үкенмәс идем”
  3. “Рәхмәт сиңа барысы өчен”
  4. “Ешрак кайтыйк”

5.“Бер сылуы итеп

6.“Әнкәмнең күзләрендә”

7.“Кадерен белик аналарның”

8.“Күз алдыма килеп басасың”

9.“Һай, гомер итүләре”

10.“Игезәкләрең сине онытмас”

11.“Сугыш булмас иде дөньяда”

12.“Олы җанлы матур кеше”

13.“Каплый кебек әнкәй куллары”

14.“Кошларда да бала  хәсрәте”

15.“Ак теләкләр теләп”

16.“Якты өмет булып балкыдың”

17.“Син бит җирнең иң зур шатлыгы”

18.“Кадерләрен белик”

19.“Тимә, картлык, безнең нигезгә”

20.“Мин бит әле ятим түгелмен”

Шулар арасыннан миңа Хөсәен абыйның газиз әнкәсе Рәсимә Нәбиулла кызына багышлап язылган “Син бит җирнең иң зур шатлыгы” шигыре ошый:

Исән генә була күр син, әнкәй,

Өйдә генә булсаң иде лә.

Син бит, әнкәй, безнең генә түгел,

Олы шатлыгы бит җирнең дә.

“Игезәкләрең сине ташламас” шигырендә, ике бертуган игезәкләр Хәсән белән Хөсәеннең әниләренә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре сурәтләнә. Алар әниләрен беркайчан да ташламаска сүз бирәләр.

Кан кардәшләр соңгы сыныкны да

Бер-берсеннән аерым ашамас.

Нинди хәлләр кичерсәң дә, әнкәй,

Игезәкләрең сине ташламас.

Багышлаулар

Эзләнү эшем вакытында мин тагын бер әйбергә тап булдым. Хөсәен абыйның иҗатында багышлаулар шактый урын алып тора икән. Бу шигырьләре аның тормыш иптәше Лилиягә, әнисе Рәсимә апага,  әтисе Гомәр абыйга, укытучыларга, шәһәрнең күренекле кешеләренә,  туганнарына һәм башка якын кешеләренә багышлап язылганнар.

2006 нчы елда басылып чыккан “Алданмасын, дуслар, күңелегез” җыентыгында бик күп багышлаулар җыйналган. Мин аларның исемлеген төзеп, системага салдым.

Әнисе Нәбиулла кызы Рәсимәгә багышлаулар:

  1. “Рәхмәт сиңа барысы өчен”
  2. “Бер сылуы итеп”
  3. “Игезәкләрең сине ташламас”
  4. “Каплый кебек әнкәй куллары”
  5.  “Ак теләкләр теләп”
  6. “Син бит җирнең иң зур шатлыгы” (Әнисе Нәбиулла кызы Рәсимәне 70 яше белән котлап)

Әтисе Җәгъфәр улы Гомәргә багышлау шигырьләр:

  1. “Әткәй”
  2. “Ярый әле әткәй булган”
  3. “Уңдым, диеп, сездән, улларым” (Әтисе Җәгъфәр улы Гомәрне 80 яше белән котлап)

Сөекле тормыш иптәше Лилия ханымга багышлау шигырьләр:

  1. “Кояш булып балкы”
  2. “Адаштырмас мине юлларым”
  3. “Сине юатырдай сүзләр эзлим”
  4. “Көт син, иркәм”
  5. “Сагынам сине”
  6. “Тормышымның бетмәс назыдыр”

Хезмәттәшләренә багышлаулар:

  1. “Яңа үрләр яуларга” (Түбән Кама ТЭЦының директоры Рамил Рәвгать улы Хөсәеновка)
  2. “Яктырсыннар утлар” (Түбән Кама 2 нче ТЭЦының 20 еллыгына)
  3. “Рәхмәтебез менә кемнәргә” (Түбән Камадагы 2 нче ТЭЦ хезмәткәрләренә)
  4. “Салынгансың изге нигезгә” (Түбән Кама шәһәренең 30 еллыгына)

Дуслары, якыннары, күршеләренә багышлаулар:

  1. “Ак бәхетләр генә юрасын” (Татэнергоның генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиевкә)
  2. “Ил бәхете өчен туган җаннар” (Сабакташы Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллинга)
  3. “Синең кебек дуслар булганга” (Хезмәттәше Җәүдәт Биҗановичка)
  4.  “Үссен иде безнең оланнар” (Күрше Кәрәкәс авылыннан Марат Талбиевка)
  5. “Серле дөньяң ныграк ачылсын” (Гаилә дусты Сәлия Мияссәр кызы Гатинага)
  6. “Егылырмын кебек куеныңа” (Дусты Фават Сәхап улы Фәрхетдиновка)
  7. “Үз кыйблаңны саклап калгансың” (Аксубай районындагы Чәтрән авылына)

- “Исән чакта кирәк барларга” (Түбән Кама шәһәре 3 нче хастаханәсенең баш табибы Гамир Гариф улы Исмәгыйлевкә)

- “Еллар аша сиңа кайттым” (Укытучысы Мәрьям апага)

Җырга әйләнгән шигырьләр авторы:

Х. Җәгъфәрнең һәр шигыре җыр итеп җырларлык. Аның күп кенә шигырьләренә композиторларыбыз көйләр язганнар.

Рәфыйк Таҗетдинов, Мөхтәр Минһаҗев, Рамил Мифтахов, Илһам Хисмәтуллин, Минәхмәт Фәйрушин, Гүзәлия Сабирова, Чулпан Зиннәтуллина кебек композиторларыбызның көй язганда аның шигырьләренә мөрәҗәгать итүләре гаҗәп түгел, чөнки шагыйрь җырлап тора торган ягымлы, моңлы, чын мәгънәсендә халыкчан шигырьләр иҗат итә.

Х. Җәгъфәрнең түбәндәге шигырьләренә көй язылган:

- “Рәхмәт сиңа барысы өчен” (Рәфыйк Таҗетдинов музыкасы)

- “Ешрак кайтыйк” ( Мөхтәр Минһаҗев музыкасы)

- “Кошларда да бала хәсрәте” (Рамил Мифтахов музыкасы)

- “Ак теләкләр теләп” (Мөхтәр Минһаҗев музыкасы)

- “Якты өмет булып балкыдың” (Рәфыйк Таҗетдинов музыкасы)

- “Адаштырмас мине юлларым” (Илһам Хисмәтуллин музыкасы)

- “Калдыр мине тынычлыкта” (“Кардәшләр” төркеме музыкасы)

- “Соңарган мәхәббәт” (Минәхмәт Фәйрушин музыкасы)

- “Синең язларыңа сусадым” (Гүзәлия Сабирова музыкасы)

- “Их, тагын бер очрашасы иде” (Чулпан Зиннәтуллина музыкасы)

- “Елмаеп төшемә керсә дә” (Илһам Хисмәтуллин  музыкасы)

- “Сөеп туймас ярым бул” (Рамил Мифтахов музыкасы)

- “Күңелеңә язлар китерермен” ( Рамил Мифтахов музыкасы)

Без бу җырларны радио, телевидение аша яратып тыңлыйбыз һәм үзебез дә рәхәтләнеп җырлыйбыз.

Иҗат җимешләре

Х. Җәгъфәрнең китаплары

Х. Җәгъфәрнең 4 шигырь җыентыгы дөнья күрде: (Кушымта 2)

1. “Адаштырмас мине юлларым” (Х. Җәгъфәр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1997 ел, 127 бит)

2. “Эх, бер урап гомер юлларын..” (Х. Җәгъфәр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел, 205 бит)

3. “Алданмасын, дуслар, күңелегез” (Х. Җәгъфәр. Казан. Татарстан китап нәштирияты, 2006 ел, 238 бит)

4.”Кичерә һәм сөя белсеннәр” (Х.Җәгъфәр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел, 255 бит)

Газета һәм журналларда басылган әсәрләре

  1. Х. Җәгъфәр. Авылдан аерылгач: (Шигырьләр)/ Х. Җәгъфәр // Туган як. – 1996. – 12 сентябрь.

2. Х.Җәгъфәр. Ак теләкләр теләп: (Шигырь- әниләргә багышланган) / Х. Җәгъфәр // Туган як. – 1996. 12 ноябрь.

3. Х.Җәгъфәр. Бөтенесен онытып ... : (Шигырьләр) / Х. Җәгъфәр // Мәдәни җомга.-2000.-21 гыйнвар.

4. Х.Җәгъфәр. Булсак иде гел бергә: (Шигырьләр) / Х. Җәгъфәр // Ватаным Татарстан. – 2002. – 15 март.

5. Х.Җәгъфәр. Гомеркәйләр үтә йөгереп...: (Шигырьләр)/ Х. Җәгъфәр // Туган як. – 2005.-22 ноябрь.

6. Х. Җәгъфәр. Егылырмын кебек куеныңа (Шигырь) / Х. Җәгъфәр // Туган як.- 1998. – 1 октябрь.

7. Х.Җәгъфәр. Ешрак кайтыйк: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр. // Туган як.-1996.-10 декабрь.

8. Х.Җәгъфәр. Замана такмаклары / Х.Җәгъфәр // Туган як. – 1997. – 16 декабрь.

9. Х.Җәгъфәр. Ил бәхете өчен туган җаннар: (Шигырьләр) // Х.Җәгъфәр.// Ватаным Татарстан. – 2000.-9 декабрь. Туган як. 1996. – 3 август.

10. Х.Җәгъфәр. Искә алыйк малай чакларны: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр  //Ватаным Татарстан . – 1999. – 22 октябрь.

11.Х. Җәгъфәр. Искә төшермә: (Шигырь) / Х.Җәгъфәр Мәгърифәт. 2006. – 23 декабрь.

12.Х. Җәгъфәр. Эх, бер урап гомер юлларын...: (Шигырьләр) /Х. Җәгъфәр Туган як. – 2000. – 17 февраль.

13. Х.Җәгъфәр. Кадерләрен белик...: (Шигырьләр) /Х. Җәгъфәр./ Ватаным Татарстан. – 1997.                    -12 декабрь. – (Әллүки).

14. Х.Җәгъфәр. Көзге уйлану: (Шигырь) / Х.Җәгъфәр. // Туган як. 1996. – 3 декабрь.

15. Х.Җәгъфәр. Мин тормышка гашыйк: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр / Туган як. – 1997. – 22 декабрь.

16. Х. Җәгъфәр.Минем дусларым: (Шигырь) / Х.Җәгъфәр // Ватаным Татарстан. – 1992. – 22 декабрь.

17.Х. Җәгъфәр. Нәрсә булды сиңа, Россия? : ( Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр. // Туган як. – 1996. – 12 ноябрь.

18. Х.Җәгъфәр. Олуг бәйрәм Рамазан: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр  Туган як. – 1997. – 9 гыйнвар.

19. Х.Җәгъфәр. Рәхмәт сиңа барысы өчен: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр  // Туган як. – 1998. – 5 март.

20. Х.Җәгъфәр. Сагынырсыз авылларны...: (Шигырьләр) / Х. Җәгъфәр. // Туган як. – 2003. – 27 ноябрь.

21. Х.Җәгъфәр. Салынгансың изге нигезгә: (Шигырь-Түбән Камага багышланган.)

22.Х. Җәгъфәр. Серле дөньяң ныграк ачылсын: (Шигырь) /Х. Җәгъфәр  // Туган як. – 2001. – 2 октябрь.

23. Х.Җәгъфәр.Соңарган мәхәббәт: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр ./ Ватаным Татарстан. – 1996. – 27 сентябрь.

24.Х. Җәгъфәр.. Сөеп туймас ярым бул: (Шигырь)/ Х.Җәгъфәр . // Туган як. – 1998. – 15 октябрь.

25.Х.Җәгъфәр.. Ташкын булып хисләр кузгалганда...: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр. // Туган як . – 2004. – 20 апрель.

26.Х.Җәгъфәр.Тормышымның бетмәс назыдыр: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр  // Туган як. – 1997. – 20 май.

27.Х. Җәгъфәр Туган авылыма: (Шигырьләр ) / Х.Җәгъфәр  // Ватаным Татарстан. – 1997. – 14 февраль. Туган як. – 1996. – 3 июнь.

29.Х. Җәгъфәр. Туган якның якты язына. Бер сылуы итеп: Эх, бер урап гомер юлларын. Тол хатынга. Игенче син. Кошлар телен белмәсәм дә. Онытылган гармун. Туфраккаен килә үбәсем: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр  Ватаным Татарстан. – 2004. – 28 май.

30. Х.Җәгъфәр.. Туган туфрак: (Шигырь) / Х.Җәгъфәр  // Туган як. – 1996. – 8 октябрь.

31. Х.Җәгъфәр. Уяу булыйк: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр  // Туган як. – 1996. – 16 май.

32. Х.Җәгъфәр..Хафаланмыйк әле: (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр // Туган як. – 1996. – 17 октябрь.

33. Х.Җәгъфәр.. Һай, гомер итүләре...: (Шигырь) / Х.Җәгъфәр  Туган як. – 2007. – 27 гыйнвар.

34. Х.Җәгъфәр.. Һаман юлда. Юллар уң  булсын.  (Шигырьләр) / Х.Җәгъфәр  Туган як. – 2001. – 29 март.

35. Х.Җәгъфәр. Чит илләрне көлдереп: (Шигырь) / Х.Җәгъфәр  // Хезмәттәш авазы – 1993. – 15 декабрь.

36. Х.Җәгъфәр. Юлың үтсә киң елгалар аша: (Шигырь) / Х.Җәгъфәр // Туган як. – 1996. – 24 сентябрь.

37.Х. Җәгъфәр. Яктырсыннар утлар: (Шигырь) /Х. Җәгъфәр  // Туган як. – 1999. – 23 декабрь.

Аның турында

1. Н. Габдуллина. Куктә очмый егет, җирдән атлый: (Шагыйрь Х. Җәгъфәр  иҗаты турында) / Н. Габдуллина // Хезмәттәш авазы. – 2004. – 14 февраль

2. Н. Габдуллина.. Шигырьләре шаулап ага: ( Шагыйрь Х. Җәгъфәр  турында) / Н. Габдуллина // Хезмәттәш авазы. – 2007. – 22 февраль.

3. З. Дәүләтшина.  Шагыйрь белән очрашу: (Шагыйрь Х.Җәгъфәр  белән Түбән Кама педагогия училищесында очрашу турында / З. Дәүләтшина // Туган як. – 2006. – 20 июнь.

4. Х.  Җәгъфәр.  Сикәлтәле юллар аша, Без дә җиттек иллегә... (Шагыйрь үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында) / Х. Җәгъфәр  / Туган як. – 2002. – 14 март.

5. Р.Зарипов.  Игезәкләр: (Шагыйрь Х. Җәгъфәр  Һәм игезәк сыңары Хәсән турында) / Рәис Зарипов // Ватаным Татарстан. – 2007. – 24 апрель.

6. М.Зәйдуллина.  Х.Җәгъфәр  “Игезәкләрең сине ташламас” (Шагыйрь Х.Җәгъфәр турында) / Марина Зәйдуллина // Шәһри Чаллы. – 2007. – 21 март.

7. Р.Муллин.  Исәнме, Хөсәен: (Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрь Х.Җәгъфәр  турында) / Р. Муллин // Мәдәни җомга . – 1998. – 24 июль

8. Р. Муллин. Хөсәенннең үз йөзе бар: (Шагыйрь Х.Җәгъфәрнең . иҗат һәм тормыш юлы турында) / Р. Муллин / / Туган як. – 1998.  24 июль.

9. М. Харисов  Игелекле игезәкләр : (Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрь Х.Җәгъфәр  турында) / М. Харисов // Ватаным Татарстан. – 2002. – 15 март.

10 .М. Хафизов  Керәч тавы: (Шигырь шагыйрь Х. Җәгъфәргә  багышланган) / М. Хафизов. Мин ярата беләм. К., 1999 – Б. 249.

Йомгаклау

    Эзләнү – тикшеренү эшемнең төп максаты якташым шагыйрь Х. Җәгъфәрнең шигърият дөньясы,  иҗатының үзенчәлекле яклары белән танышу, өйрәнү иде. Куйган максатыма ирештем, дип уйлыйм. Шагыйрь иҗатының төрле юнәлешләрен өйрәнеп, тупланган материалларны системага салып, мин Х.Җәгъфәрнең  тормышы, иҗаты турында күп кенә өстәмә мәгълүматлар  алдым.

Ул – Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүче, сөекле аналарга мәдхия җырлаучы, багышлаулар авторы, җырга әйләнгән шигырьләр авторы.

Х.Җәгъфәр – поэзиягә авыл моңнарын җырлап килүче шагыйрь. Аның “Туган туфрак”, “Туган авылыма”, “Зәңгәр күлем”, “Керәч-тау”, “Башка җирдә түгел”, “Өй каршында үскән чыршылар” кебек шигырьләрендә туган як, Ватан темалары яктыртыла. Аларда гаҗәеп җылылык, мәхәббәт хисләре сизелә.

Шагыйрьнең әниләргә мәдхия җырлаучы шигырьләре – шигъриятенең олы казанышы. Бу шигырьләре аның әниләргә тирән мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән сугарылган. Х.Җәгъфәрнең иҗатында багышлаулар зур урын алып тора. Күп кенә шигырьләрен ул газиз әнисе Рәсимә апага, әтисе Гомәр абыйга, тормыш юлдашы Лилиягә, хезмәттәшләренә, дусларына, туганнарына багышлап язган.

Х.Җәгъфәр- җырга әйләнгән шигырьләр авторы да. Күп кенә һәвәскәр композиторларыбыз аның шигырьләренә җырлар язганнар. (Рамил Мифтахов, Рәфыйк Таҗетдинов, Мөхтәр Минһаҗев, Гүзәлия Сабирова, Илһам Хисмәтуллин). Шагыйрь җырлап тора торган ягымлы, моңлы, чын мәгънәсендә халыкчан шигырьләр иҗат иткән.

2009 нчы елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шәһәребезнең сөекле шагыйре Х.Җәгъфәр  иҗатын тирәнтен өйрәндем, дип уйлыйм. Хөрмәтле якташымның бай иҗат дөньсы белән мин чын күңелемнән горурланам.

Кулланылган әдәбият

  1. Г. Әхмәтова. Эзләнү – тикшеренү эшенең тышкы күренешенә таләпләр. // Мәгариф – 2008.- №:1 . – 27 бит.
  2. Адаштырмас мине юлларым (Х. Җәгъфәр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1997 ел, 127 бит)

3. Эх, бер урап гомер юлларын.. (Х. Җәгъфәр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел, 205 бит)

4. Алданмасын, дуслар, күңелегез (Х. Җәгъфәр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2006 ел, 238 бит)

5. Н. Габдуллина. Күктә очмый егет, җирдән атлый. // Хезмәттәш авазы – 2004., 14 февраль.

6. Р. Муллин. Хөсәеннең үз йөзе бар. // Туган як, 1998.,  17 март.

7. Ф. Моратова. // Туган як – 1998., 11 август.

8. Р. Муллин. Исәнме, Хөсәен. // Мәдәни җомга, 1998, 24 июль.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул

Конспекты открытых уроков...

“Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,Тукай – өч йолдыз ул”

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән рус әдәбияты арасындагы бәйләнешне күзәтү дәресе....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз

Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал т...

Внеклассная работа (в русских группах) "Йолдыз сәгате"

"Г. Тукай - гордость татарского народа"....

Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .

2 нче сыйныфта уку дәресенә план-конспект....

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...