Ялгыз имән.
материал по теме

Это рассказ о судьбе человека.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yalgyz_imn.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Ялгыз имән.

        Авыл кырыенда бормаланып-бормаланып киткән киң юл сузылган. Шул юл читендә күпне күргән карт бер имән үсеп утыра. Аны юл сакчысы да, юл каравылчысы да дип атый авыл кешеләре.

        Чыннан да, ул, мәңгелек сакчы кебек, юлда япа-ялгызы басып тора. Аның яныннан көн дә кемнәр генә үтми. Кемдер җәяүләп уза, кемдер машинада элдертә. Алар һәрберсе аны сәламләп уза. Ул да аларны сәламли: киң ябалдашлы ботаклары белән әле алга, әле янга бөгелә, сыгыла. Кешеләр узып киткәч, имәннең тынгы белмәс яфраклары “сау бул, сау бул!” дигәндәй шаулаша, лепердәшә башлыйлар.

        Чү! Юлдан бер карт килә түгелме? Әйе, әйе. Бу бит Рәхимулла карт. “Бик олыгайган инде,” – дип уйлап алды карт Имән. Ул аның әле яшь, егәрле чагын хәтерли. Күз ачып йомганчы бер капчык чикләвек җыеп, җилкәсенә атып кына бәрә иде. Ә хәзер... Кара син  аны, аякларын да көчкә сөйри. Җитмәсә әле, карчыгы үлеп, имән кебек ялгыз да калган икән. Үзе дә бик нык авырый, ди...

        Имән дә бит гел ялгызы гына булмады. Аның да бар иде бит бәхетле, парлы  чаклары. Яшь Имән янында сылу Каен кызы үсә иде. Имән аны назлап, жил-яңгыр тидерми генә үстерде. Көн дә аның яшел бөдрә чәчләреннән сыйпады, сөйләшеп туя алмады. Ләкин бу бәхет озакка бармады. Көннәрдән бер көнне авыл агае, арба тәртәсенә дип, аның сылу Каенын кисеп алып китте. Шул көннән ул ялгыз. Аның кайгыдан яфраклары саргайды, коелды, ботаклары җилдә каерылды, сынды. Ул көннән-көн сулды, хәлсезләнде.

Шуннан соң күп гомерләр узды, ләкин табигать барыбер үзнекен итте: ул яңадан ныгыды, үсте, як-якка тирән тамырларын җибәрде. Имән тагын да матурланды, ямьләнде.

        ... Байтак гомер узды. Туган якларымны әйләнеп кайтыйм дип, юлга чыктым. Гүзәл табигатькә хозурланып, юл чатына җиткәнемне сизми дә калдым. Күзләрем белән карт имәнне эзләдем. Ни бу?! Агач урынында киң имән төбе генә утырып калган. Мин ирексездән шул төпкә килеп утырдым. Күңелемне ямансу, күңелсез уйлар чолгап алды. Бәлки, имән дә аның сылу каены язмышына дучар булгандыр, ә, бәлки, ул да ялгызлыкка түзә алмагандыр...

Ялгызлыкта яшәргә

  Беркемгә дә язмасын.

 Аның ачы газаплары

   Ишегегезне какмасын.

Шәйдуллина Тәнзилә Рәхимулла кызы.

Түбән Кама шәһәре, 6 нчы урта мәктәп.