5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) по теме

Низамиева Рузиня Гадиевна

Әлеге тема укучылар өчен катлаулы темаларның берсе. Презентация куллану  яңа теманы аңлату өчен уңышлы алым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_5kl_sl._obr.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф (татар төркеме)

Татар теле

Тема. Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы.

Максат. Сүз ясалу ысуллары турында төшенчә бирү, кушымча ялгану ысулын аңлату, сүз төркемнәре, лексика бүлеге буенча үткәннәрне искә төшерү, материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек, тест сораулары,компьютер, интерактив такта.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, тест сорауларына җавап бирү, иҗат итү.

Предметара бәйләнеш. Рус теле, физкультура, музыка.

Яңа педагогик технология. Компьютер технологиясе.

Дәрес төре. Яңа теманы аңлату, үткәндәресләрдә өйрәнгән темаларны ныгыту.

Дәрес барышы

     I  Уңай хисси халәт тудыру.

  • Балалар, исәнмесез. Кышның соңгы көннәре.Урамда яз һавасы. Шундый матур көндә без сезнең белән татар теле-туган телебезнең серле дөньясында сәяхәт итәрбез. Сез татар теленең никадәр бай һәм матур тел булуын беләсез инде. Ул – туган телебез, ул - әти-әниебез теле. Шуңа да  якын һәм кадерле ул безгә.

    II  Актуальләштерү.

  • Укучылар, теге яки бу телнең сүзлек байлыгы ничек дип атала?
  • Лексика дип атала.
  • Дөрес, татар теленең лексикасы, ягъни сүзлек составы нинди сүзләр хисабына байый дип уйлыйсыз?
  • Алынма сүзләр, яңа сүзләр.
  • Яңа сүзләр нинди ысуллар белән ясала?

 Тема. Сүзләрнең ясалу ысуллары

 III  Яңа белемнәр формалаштыру.

Менә бүген без сезнең белән сүз ясалу ысулларының берсе белән танышырбыз. ( Ысул – юл). Сез аны үзегез күзәтерсез һәм әйтерсез. Килештекме?

  • Укучылар, рәсемдә нәрсә күрәсез?

(1 нче слайд. Кыш. )

-Кыш булган вакыт ничек дип атала? (Кышкы)

  • (2 нче слайд. Кояш рәсеме) Язып куйыйк.

Кояш. (3 нче слайд). Кояш елмаеп торган көн ниди була?

Кояшлы.                                 Кояш – кояшлы (көн)(с.)

  • Сүзнең тамырын билгелик.
  • (4 нче слайд. Урман, юл рәсеме.)
  • Бу – юл.
  • (5нче слайд. Юлда баручы кеше рәсеме) Бу кем?
  • Кеше. Юлдан баручы кеше. Ул – юлчы.
  • Язабыз, тамырын билгелибез.

                                            Юл – юлчы (ис.)

  •  (6 нче слайд. Чаңгы рәсеме) Бу – чаңгы. (лыжи)

 (7нче слайд) Чаңгыда баручы кеше чаңгычы.

                                      Чаңгы – чаңгычы. (ис.)

  • ( 8нчы слайд. Төлке рәсеме) Төлке нишли?

-     Куян аулый.                                         Ау – аулый (ау-ла)-охотится

  • Куян нинди төстә?
  • Ак төстә.
  • Ул  төс нәрсәгә охшаш?
  • Кар төсенә.
  • Шуны башкачарак әйтик әле.
  • Кардай ак.

                                      Кар – кардай (р.)

  • Укучылар, без сезнең белән күпме яңа сүз ясадык. Әйтегез әле, бу яңа сүзләр нинди юл белән барлыкка килде?
  • Кушымчалар белән.
  • Әйе, бик дөрес. Менә дәресебезнең темасы. Кушымча ялгау ысулы. (Суффиксальный способ)
  • Укучылар, без бик дөрес нәтиҗәгә килдек. Сүзнең тамырына яки нигезенә ясагыч кушымча ялгап, яңа сүз ясау кушымча ялгау ысулы дип атала.Бу ысул белән  нинди сүз төркемнәре ясалды?( 19 нчы слайд)

Кушымча ялгау ысулы

Сыйфат             Исем                     фигыль                        рәвеш

кышкы                юлчы                      ау-ла                         кардай

кояшлы              чаңгычы

-  Балалар, әлеге сүзләрне кертеп, җөмләләр төзеп карыйк. (1) Бер кышкы кояшлы көнне урманга киттек. 2)  Анда чаңгычылар ярышы бара иде. 3) Безгә шәһәргә таба баручы юлчы очрады. 4) Аучылар бүре ауларга киттеләр. 5) Алар кардай ак киемнәрен кигәннәр)

- Укучылар, әйтегез әле, сез спортны яратасызмы? Спортның  нинди төрләре сезгә аеруча ошый?

- Чаңгыда, тимераякта шуу, футбол, волейбол.

- Спорт белән шөгыльләнгән кеше нинди була?

- Сәламәт була.

- Сәламәтлек сүзенең нинди синонимнары бар?

Исәнлек, саулык, тазалык.(Экранда күрсәтелә)

IV Белемнәрне ныгыту.

Түбәндәге текстны укыгыз. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне күчереп  языгыз. (Эш интерактив тактада башкарыла)

 1.  Спорт – сәламәт... нигезе.

 2. Хәрәкәт... кеше озын гомер... була.

3. Тәмәке тарту яшь организм өчен зарар... .

4. Башта уй..., аннары эш... .

- Әйдәгез ял итеп алыйк. (Укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар)

Кышын чаңгыда йөрибез

Җәен суда йөзәбез,

Сикерәбез, йөгерәбез

Һәм нык булып үсәбез.

309 нчы күнегү (телдән үтәлә)

Тестлар эшләү

1. Ясагыч кушымчалар исемнәр ясаган.

А) кар-лы, уй –ла, кар-дай.

ә) урман –лык, юл –чы, сыйныф -таш.

2. Ясагыч кушымчалар фигыльләр ясаган.

А) эз –лә, баш –ла, дус –лаш;

Ә)эш –чән, кызык –лы, баш –лык

      3. Ясагыч кушымчалар сыйфатлар ясаган.

А)боз –лык, эш –лә, төлке –дәй;

Ә) күңел –ле, томан – сыз, яз –гы.

    4. Ясагыч кушымчалар рәвешләр ясаган:

     А) кыш-ын, татар –ча, ут-тай;
    Ә) кояш-лы, аш –а, эш-лә

(11 слайд. Эшләрне үзләре тикшерәләр, билгеләр куялар, җыеп алына.)

   V Нәтиҗә.

  1. Без нинди темаларны кабатладык? (Лексика, синонимнар, сүз төркемнәре)
  2.  Нәрсә белдек? ( Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы)
  3. Үзебез өчен нинди файдалы фикерләр ишеттек? (Һәр ел фасылы үзенчә матур. Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен файдалы.)

   

 VI  Рефлексия.

- Укучылар,  кыш кайсы яклары белән сезнең исегездә калды?

  • Кар, саф һава, тимераякта шуу, хоккей уйнау.
  • Өйдә түбәндәге темаларның берсенә хикәя язып килегез.  Кушымча ялгау ысулы белән ясалган сүзләр дә булсын. (12 нче слайд)

1.   Кышның истәлекле көне.

  1. Сәламәт кеше – бәхетле кеше.

3.  Cәламәтлек турында мәкальләр язып килергә.

- Балалар, акыллы, бәхетле, сәламәт булыгыз.

 ( “Җәй дә рәхәт, кыш та рәхәт”җыры башкарыла)

                                                                       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

3 нче сыйныфта татар теленнән "Тамыр һәм кушымча" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Максаты:  1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә      яңа сүзләр ясарга өйрәтү. ...