Ачык дәрес
материал по теме

5 нче сыйныфта ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5kl_g._tukai.doc90.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. БСҮ. Г. Тукай иҗаты буенча

Максат. Шагыйрь Г.Тукай яшәгән заманны күзаллап, аның кечкенә Апуштан зур Тукай дәрәҗәсенә күтәрелә алуын, бөеклеккә нинди фаҗигаләр бәрабәренә ирешүен тирәнтен аңлату; укучыларда Г. Тукай иҗатына кызыксыну уяту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның  иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру. Г. Тукай әсәрләре аша укучыларны  илхамландыру, рухландыру проблемасын Тукайның иҗаты аша ачыклау.

Җиһазлау.

1. Дәреслек.

2. Сүзлек.

3. Портрет.

4. Компьтер

5. “Г.Тукайның тормыш юлы” презентация;

6. Рәсемнәр.

7. Г.Тукай сүзләренә язылган җырларның аудиоязмалары

Дәреснең барышы.

  1. Оештыру. Дәрескә хәзерлекләрен тикшерү. «Әллүки “  көе яңгырый.

26 апрель - татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Безнең мәктәптә дә бу атна Тукай атналыгы, Тукай көннәре буларак билгеләп үтелә.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

Китә басуга.

Урагын ура,

Бу кайчак була?

                                                                (Җәй көне)

Без дә, укучылар, үзебезне җәпнең матур, кояшлы көнендә дип хис итеп, сезнең белән елга буйлап көймәләрдә "Тукайның тормыш мизгелләре" буйлап сәяхәткә чыгарбыз.

Ә сәяхәткә чыгу гади генә түгел. Көймәләргә утыру өчен, аңа беркетелгән карточкалардагы биремне дөрес итеп үтәргә кирәк. Биремдә Г.Тукай шигырьләреннән алынган дүртьюллыклар, икеюллыклар. Сез аларның нинди шигырьләрдән алынганын әйтергә тиеш.

II. Үткән белемнәрен актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү.

а) Шигырьләрдән алынган өзекләр:

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән .(Гали белән Кәҗә)

Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә  үлгән Бүре башын таба. (Кәҗә белән Сарык)

.“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр:

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр…” “Шүрәле”

...Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?..”  “Бала белән Күбәләк”

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул! (Кызыклы шәкерт)

III. Яңа теманы формалаштыру.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда,ул үлә. Әнисе,аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып,Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана.

Чыннан да, Г.Тукай бик авыр һәм катлаулы тормыш юлы уза. Ул дөньяда бары тик 27 ел  яшәсә дә, аның әсәрләре иң кадерле мирас булып яши. Аның иҗаты яши һәм үсә.

Тукай балаларны, сезне, бик яраткан. Ул сезнең өчен бик күп шигырьләр, җырлар, әкиятләр язган. Тукайның шигырьләрен сезнең әби-бабаларыгыз укыган,әти-әниләрегез ятлаган, ә хәзер сез шул эшне дәвам итәсез.

Әйе, балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз.  Аның язган шигырьләрен, әкиятләрен укыйбыз. Балалар, әйтегез әле сез Г. Тукайның  нинди шигырьләрен беләсез?

“Бала белән күбәләк”

“Гали белән кәҗә”

“Кызыклы шәкерт”

Кайсыларын яттан сөйләп күрсәтә аласыз?

(Шигырьләрен тыңлау.)

IV. Белемнәрен ныгыту.

Тукайның нинди әкиятләрен беләсез? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Аның “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләренә безнең композиторларыбыз балетлар язганнар. 

         “Шүрәле” әкиятенә   Фәрит Яруллин балет язган. Ул Мәскәүдә татар опера студиясендә укыганда ук инде ул халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты белән кызыксына һәм беренчеләрдән булып яңа өлкәгә- әкияттәге фантастика дөньясына үтеп керә.Аны музыка телендә сурәтләве белән сәнгатьтә ачыш ясый.  1958 елда Ф.Яруллинга "Шүрәле” балеты өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

Ә  “ Су анасы” поэмасына нигезләнеп Әнвәр Бакиров   “Алтын тарак” исемле  балет иҗат итә.

Ә нәрсә соң балет? Балет- ул бию сәнгатьнең бер төре. Спектакльләрдә  үзләренең уй хисләрен  бию аша тасвирлауны балет дип атыйлар.

5 нче сыйныф

1.Г. Тукай туган авыл.

а) Кырлай;                ә) Кушлавыч;                б) Өчиле.

2.Г.Тукай ничәнче елны туган?

а)1882;                ә)1886;                б) 1913.

3.Кырлай авылында Г. Тукайны тәрбияләгән гаилә.

а)Мөхәммәтвәли- Газизә;                ә)Сәгъди- Зөһрә;                б)Бәдри- Гаишә.

4.Автобиография нәрсә ул?

а)үз тормыш юлың турында язу;

б)кемнең дә булса тормыш юлы турында язу.

5.Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл табигате сурәтләнә?

а)Кушлавыч;        ә)Өчиле;                б)Кырлай.

6.Шүрәле ул –

а)Г. Тукай үзе уйлап тапкан образ;

ә)татар халкының борынгыдан килгән мифик образы.

7.Былтыр образына характеристика бирегез.

а) ялагай, икейөзле;                ә) куркак, алдакчы;        б) акыллы, тапкыр, зирәк.

8.”Пар ат” шигырендә шагыйрь  кайсы шәһәр белән хушлаша?

а)Җаек;                ә)Казан;                        б)Уфа.

9.Г.Тукай  “Пар ат” шигырендә кайсы шәһәр белән күрешү сөенечен җиткерә?

а)Җаек;                ә)Казан;                б)Уфа.

10.Чагыштыру- нинди сурәтләү чарасы ул?

а)бер предметны яки күренешне икенче предметка яки күренешкә охшатып әйтү;

ә)күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт;

б)әйберне яки күренешне гадәттән тыш киметеп, кечерәйтеп әйтү.

11. Г.Тукай яшәгән еллар.

а)1886-1913;                ә)1886-1916;                б)1884-1911.

12. Г.Тукайны тудырган ата-анасының исемнәре.

а)Газизә-Галиәсгар;                ә)Мөхәммәтгариф-Мәмдүдә;                б)Сәгъди-Зөһрә.

1(ә), 2(ә), 3(ә), 4(а), 5(б), 6(ә), 7(б), 8(а), 9(ә), 10(а), 11(а), 12(ә)

V

Халыкның бөеклегенә, аның зур иҗат көче булуына нык ышанган Г.Тукай бик яшьли (9-10  яшьләрдә) халык җырларын һәм гомүмән халык әдәбияты белән кызыксына башлый. Озакламый ул халык җырларын җыя, халык көйләрен өйрәнә башлый.

Тукай халык көйләрен өйрәнүче,җырларын җыючы булу белән бергә аларны башкаручы да булган.

Г.Тукай халык җырларына бик югары бәя биреп кенә калмый, ул кайбер борынгы җырларның тарихын яза,ахырдан шул җырларны ничегерәк көйләргә икәнен дә әйтеп калдыра.

 “Тәфтиләү” җырының көе янгырый.

VI

Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ

Бергәләп җырлыйк

Бергәләп җырлыйк "Туган тел" җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек.

Һавада — кояш, җирдә — туган тел

Булмаса әгәр — зураймас идек.

И туган телем, Идел-ил җыры,

И әнкәм теле, тере изгелек!

Югалсам — таптың, янсам — син генә

Ирнемә сулар тигердең килеп.

Сөенеп җырлыйк туган тел җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп.

Мин ятим түгел икән әле, дип,

Сабыйлар иртән уянсын көлеп.

Җырлаган әнкәм: дөньядан балам

Китмәсен, диеп, үземнән элек...

И туган телем, сиңа да шундый

Изге теләкләр тели Мәңгелек.

Резеда ВӘЛИЕВА

Тукайлы ил - Татарстан 

Тукайлы ил — Татарстан,

Моң-җырлы ил — Татарстан.

Бүген бездә Тукай көне,

Бәйрәм итә Татарстан.

Кошлар моңлы сайрый бүген,

Кояш көлеп карый бүген.

Кояш кебек Тукай рухы

Назлый бүген илем күген.

«Зиләйлүк»не, «Туган тел»не

Җырлыйбыз без барыбыз да.

Тукай безнең телебездә,

Тукай безнең җаныбызда.

Җаныбызда, каныбызда

Тукай моңы, Тукай теле,

«Туган тел»не җырлый-җырлый

Улын зурлый татар иле.

Тукайлы ил — Татарстан,

Моң-җырлы ил —Татарстан.

Тукай рухлы халкым белән

Мәңге яшә, Татарстан!

VIII


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Ачык орлыклылар

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү....