Чанворд (Сконворд)
план-конспект занятия (5 класс) по теме

Сконворды для уащихся 5 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chaynvord_g.docx76.93 КБ

Предварительный просмотр:

Чайнворд Г. Тукай әсәрләре

Чайнвордны чишү өчен Г. Тукай шигырьләрендәге төшеп калган сүзләрне язарга кирәк.

  1. И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган ... аркылы.

  1. Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә ... укый – сакалын селкетә.

  1. ... башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

  1. Әйдәле, ... ! Өйрән син, арт аягың берлә тор:

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

  1. И туган ... ! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

  1. И куян, йомшак куян, куркак куян,

Моңланасың нинди хәсрәт, ... ?

  1. Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

“Мин ... , син котырган, син тилергәнсең”, - диләр.

  1. Ачыксалар карлыгачның балалар,

Чебен-черки тотып кайта ... .

  1. Күптән түгел безнең ... капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

  1. Мин качамын – ул куадыр, ул куадыр – мин качамын,

Шул кадәрле кыр тыныч, һичбер ... юк, ичмасам.

  1. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

... пешерә,

Тиргә төшерә.

Сүзлек:

Тел, рәхмәт, тау, Акбай, тел, кайгыдан, юләрсең, аналары, тәрәзә, кеше, кояш.

Чайнворд Г. Тукай әсәрләре

Чайнвордны чишү өчен Г. Тукай шигырьләрендәге төшеп калган сүзләрне язарга кирәк.

  1. Һималая тау өстендә алтын бишек,

... йоклый һәр кич саен шунда төшеп.

  1. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр ... килә.

  1. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;

Мәгърифәт нуры ачар ... нәрсәләрнең ялганын.

  1. Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәге ... карый.

  1. Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән ... сөзәм.

  1. Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә - ... .

Эшләп агачтан, бирелгәндер тыныч йокларга – төн.

  1. Кырга ак кардан

Юрган ябылган.

Җир ... чаклы

Уйкуга талган.

  1. Курыкмагыз, ...  , күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкать

Сайравыгызны тыңлармын.

  1. Әйт әле, ... !

Сөйләшик бергәләп!

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

  1. Иртә. Дөнья җанлана,

Мәшрикъ ягы аллана;

... чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Сүзлек:

Кояш, иренгәннән, күп, дәресен, суны, көн, язга, кошлар, күбәләк, кояш.

Кроссворд Г. Тукай әсәрләре

Кроссвордны чишү өчен горизонталь шакмакларга табышмакларның җавапларын язып, вертикаль баганада яшерелгән сүзне табарга кирәк.

  1. Үземне көтеп алалар, күрендемме –

Качалар.

  1. Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар.

Канатларын җәеп,

Балаларын туплар.

  1. Чуар йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

  1. Соскы борын бакылдык,

Күп сөйләшә такылдык.

  1. Аягы юк, кулы юк,

Ишек ачуга, өй эченә йөгерә.

  1. Түгәрәк, ә ай түгел,

Сары, ә кояш түгел,

Тәмле, тик шикәр түгел.

Койрыклы – тычкан түген.

  1. Кулы юк – балчык ташый, балтасы юк – өй ясый.
  2. Кем аны чишендерә,

Шул кеше яшен түгә.

Җаваплар:

Яңгыр, тавык, күбәләк, үрдәк, суык, шалкан, карлыгач, суган.

 

Кроссворд Г. Тукай әсәрләре

Кроссвордны чишү өчен горизонталь шакмакларга табышмакларның җавапларын язып, вертикаль баганада яшерелгән сүзне табарга кирәк.

  1. Башы – тарак, койрыгы – урак.
  2. Типкән саен уйный, сикерә,

Җирдә бер дә тик ятмый.

Һаваларда очып йөри,

Суга төшсә дә батмый.

  1. Җаен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

  1. Ак кием кигән,

Яшел чугын элгән.

  1. Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.

Җаваплар:

Әтәч, туп, куян, каен, йолдыз.