Кол Гали
материал (10 класс) по теме

Баширова Айгуль Исламовна

Кол Гали буенча реферат

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kol_gali.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек.

  1. Кереш........................................................................................3
  2. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик

әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе...........................................4

  1. Йомгаклау ................................................................................8
  2. Кулланылган әдәбият.............................................................9

1. Кереш.

Болгар чоры мәдәнияте һәм поэзиясенең югары ноктасы, әлбәттә, — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы.
Кол Гали — татар халкының болгар чоры бөек шагыйре. Риваятьләр буенча, 1183 еллар тирәсендә Чулман буендагы шәһәрләрнең берсендә туган. Харәземдә белем алган. Соңыннан, иленә кайтып, 1233 елда «Кыйссаи Йосыф» әсәрен тәмамлаган. 1236 елда монгол яулары Биләр шәһәрен җимереп яндырганда олы затлы бәкләр белән бергә мәйданда җәзалап үтерелгән.
«Кыйссаи Йосыф» — «Йосыф китабы» —татар халкының гомер-гомергә җан азыгы булып, яшәү дәрте, рухи көч биреп килгән иң сөекле әсәре, татар поэзиясенең чишмә башы, көзгесе. Ул үзеннән соңгы шагыйрьләргә, халык авыз иҗаты үсешенә көчле йогынты ясаган, җырларда макталган, аның шигъри үлчәвендә бәетләр чыгарылган, көйгә салып, күмәкләп укылган, яшь киленнәр аны кияү өенә күчкәндә, тансык бүләк итеп, сандык төбендә алып барганнар. Китапның язмышы нинди игелекле, бәхетле һәм сөенечле!
Гүзәл Йосыф турындагы кыйссаның сюжеты борынгы израил-леләр арасында яһүд дине формалашкан вакытта ук барлыкка килгән, һәм ул изге китап Тәүратта урын алган, ислам башка тарихи шартларда дөньякүләм диннәрнең яңасы булып барлыкка килсә дә, аның формалашуында яһүд диненең тәэсире көчле булган, Мөхәммәд пәйгамбәр үзен хәтта Ибраһимның (Авраам) 27 нче буын кешесе итеп саный. Гүзәл Йосыф турындагы сюжет изге Коръәнгә дә килеп керә, һәм ул анда иң гүзәл кыйссалардан санала. Шушы гүзәд кыйсса сюжеты бигрәк тә ислам дөньясында күп әдипләр, шагыйрьләр өчен төрле жанрларда әсәрләр язарга нигез итеп алынган. Бу сюжетка корылып язылган «Йосыф вә Зөләйха» исемендәге поэма Фирдәүсигә нисбәт ителә. Нәкъ менә шунда Йосыфка мәхәббәт тоткан мәгъшука Зөләйха исеме белән аталган. Болгар-татар шагыйре Кол Гали каләме белән язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы төрки халыклар әдәбиятында беренчеләрдән санала.
Әсәрнең тулы эчтәлеген сөйләп тормыйча, аның юнәлеше хакында гына берничә сүз әйтү кирәктер. Асылында дини сюжет яткан поэмада вакыйгалар, персонажларның хәрәкәте илаһи көч тарафыннан алдан ук билгеләнгән тәкъдир — язмыш кушуы буенча бара. Анда мәхәббәттә тугрылыклы булу, кешеләр арасында дуслыкны саклау, атаның балага, баланың атага иң югары дәрәҗәдәге ихтирамы һәм җәмгыятьне тотып тора алган һәм аның киләчәктә үсешен тәэмин итеп, халыкны бәхетле тормышка ирештерерлек көчкә ия булган гадел хөкемдар, гаделлек нигезендә идарә итү кебек дөньякүләм мәсьәләләр көчле бизәкләү чаралары, рухи кичерешләргә бай образлар аша хәл ителәләр. Кол Гали кешеләрнең иң изге, тормышчан, дөньяви уйларын сүз дигән кодрәтнең тылсымлы бизәкләренә төреп бирә алган.
Әсәрдә геройлар мөнәсәбәтендә зур урын тоткан, яшәү көче бирә, яшәртә торган мәхәббәтнең тылсымлы тәэсирен сурәтләгән күренешләр үзләре бер сихри дөнья.

2. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе

Йосыф сюжеты дөнья культурасының уртак хәзинәсенә әверелгән.

Н. Хисамов

Кол Гали − моннан сигез гасырлар элек яшәгән шагыйрь. Аның уй-хисләргә бай гуманистик рухлы әсәре халкыбыз белән бергә яшәгән, яши һәм яшәячәк. Бу - шагыйрь өчен иң зур бәхет.

"Йосыф китабы" гасырлар буе татар мәдрәсәләрендә уку китабы булып йөргән. Халык аның махсус көен чыгарган, ул көйнең вариантларын эшләгән, әсәр сюжетының фольклор төрдәшләрен барлыкка китергән, шуңа охшатып яңа әсәрләр: бәетләр, җырлар иҗат иткән.

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы халкыбызда тугрылык, сабырлык, әдәплелек, оптимизм кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм иткән. "Йосыф китабы" татар халкының яраткан китапларыннан булганга, андагы геройлар балаларга исем кушканда үрнәк саналган. Йосыф сюжеты дөнья культурасының уртак хәзинәсенә әверелгән. Яһүди һәм мөселман Көнчыгышында, христиан Көнбатышында аңа нигезләнеп йөздән артык әсәр язылган.

Кол Гали поэмасы − Йосыф сюжетына язылган бердәнбер әсәр түгел, ә аның күпләгән версияләреннән берсе. Йосыф сюжеты бик күп авторлар өчен иҗтимагый-гуманистик яки мәхәббәт-әхлак темасын эшкәртүгә бәрәкәтле җирлек биргән. Фирдәүси, Кол Гали һәм Дүрбәк поэмаларында игътибар үзәгенә ата һәм угыл мөгамәләсе куелса, Шәйяд Хәмзә өчен ата-угыл һәм мәхәббәт темасы бертигез дәрәҗәдә. Җами мәхәббәтне төп тема итеп ала һәм шуңа бәйле рәвештә Зөләйха аның поэмасында үзәк фигураларның берсенә әйләнә. Кол Галинең "Кыйссаи  Йосыф"ы сюжетның шигъри эшкәрмәләре тарихында мәгълүм этапны төгәлләп, яңа сәхифә ача.

XIII гасыр башы төрки шагыйре юнәлеш биргән бу этапның үзенчәлеге сюжет үзәгенә хөкемдар проблемасын күчерүдә һәм, Зөләйха образын камилләштереп, мәхәббәт сызыгын көчәйтүдә күренә. Шулай итеп Кол Гали поэмасының кыйммәте, барыннан да элек, аның үзәк проблемасында һәм аны халыкчан-демократик рухта хәл итүендә.

Хөкемдар һәм халык бәхете мәсьәләсе шагыйрьнең замандашлары тарафыннан да күтәрелә, әмма Кол Гали куелышының үзенчәлеге аның аңлы, максатчан халыкчанлыгында. Хөкемдар һәм халык бәхете проблемасын хәл итү өчен күпчелек төрки авторлар Йосыф сюжетын сайлап алган. Тагын шунысы бар: урта гасырдагы Шәрекътә Йосыф образы тарихи шәхес буларак кабул ителгән, аңа бәйле вакыйгалар исә документаль тарих итеп саналган. Шуңа күрә дә Йосыф образы әдәби күренеш буларак тарихи затлар образыннан камилрәк һәм кызыклырак килеп чыккан.

Ислам дине идеологиясе хөкем сөргән шартларда пәйгамбәрләр арасында үткен иҗтимагый-гуманистик һәм фәлсәфи-этик проблемаларны гәүдәләндерерлек башка персонаж булмаган. Йосыф иң кулай персонаж булып алга чыккан. Шунлыктан урта гасыр авторы Йосыф сюжеты ярдәмендә барлык катлам кешеләренә тәэсир итә алган. Автор үзенең поэмасы белән кешелекнең гүзәллек һәм рухи камиллеккә омтылышын туган халкы һәм бөтен урта гасыр төрки әдәбияты өчен дә уртак күренешкә әверелдергән. Шуңа күрә дә поэма дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе булып тора.

Әсәрнең кыйммәтле хәзинәгә әверелү сәбәпләрен күпләп күрсәтергә мөмкин. Шуларның берсе, алда әйтелгәнчә, − ирекле хөкемдар проблемасы. Бу проблема барлык урта гасыр төрки әдәбиятының үзәгендә торган. Гадел хөкемдар турындагы хыял шул чор шагыйрьләрен дулкынландырган. Бу ихтыяҗ аларның алтын дәвер хакындагы хыялларында чагылган. Шагыйрь һәм философлар халыкның тигезлектә, татулыкта яши торган идеаль шәһәрен коруга чынлап торып ышанганнар. "Кыйссаи Йосыф"та шундый шәһәрнең чагылышы бар. Кол Гали үзенең каһарманыннан "Әмин" (ягъни, иминлек, рәхәтлек) исемле шәһәр төзетә. Йосыф үзенең якыннары һәм фикердәшләре белән шунда күчә.

Гадел хөкемдар мәсьәләсе Идел буе төрки поэзиясендә Мөхәммәдьярга чаклы барлык күренекле шагыйрьләр тарафыннан куелып килгән. "Кыйссаи Йосыф" поэмасы күп кенә төрки әдәбиятлары тарихында мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, Азәрбайҗан галимнәре аның азәрбайҗан теле һәм әдәбияты тарихында билгеле бер роль уйнаганлыгын әйтәләр. Төрек әдәбиятында "Кыйссаи Йосыф" турыдан-туры Шәйяд Хәмзәгә йогынты ясый. Ш. Хәмзә поэмасының сюжеты гына түгел, теле дә "Кыйссаи Йосыф"ныкына бик якын.

"Йосыф китабы" татар язма поэзиясе һәм халык иҗатына гына түгел, ә географик һәм мәдәни яктан татар халкына якын торган башка халыклар әдәбияты һәм фольклорына да йогынты ясаган. Күп халыклар үзләрендә әсәрнең төрле вариантларын булдырганнар. Анда күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр халыклар өчен уртак булган.

Поэма туганнар ызгышын дәлилле гаепләве, бердәмлекне яклавы белән халык күңеленә хуш килгән. Әсәрдәге бердәнбер мәхәббәт һәм ныклы, тугры гаилә идеясе, мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләсе дә халыкны дулкынландырган. Әсәр халыкның әхлагына, йолаларына туры килгән, олы тәрбияви вазифа башкарган. Шуңа күрә халык әсәр геройларын, аларның изге эшләрен мактаган, җырларына керткән.

Кол Гали тагын бер мөһим мәсьәләне күтәргән: ул − тынычлык пафосы. Йосыф җитәкләгән ил берәүгә дә сугыш белән янамый, анда бернинди кан кою юк. Йосыфның басып алулары турындагы юллар да очрамый. Аның тирә-яктагы даны юмартлыгы, илендәге муллыгы хакында гына.

Кол Галидән соңгы шагыйрьләр үз әсәрләрендә "Кыйссаи Йосыф"тагы фикерләрне үстергәннәр. Шулай итеп, Йосыф сюжеты бөек әдипләрнең һәм шагыйрьләрнең кешелеккә әйтәсе сүзләрен аның йөрәгенә якын телдә әйтү чарасы булган.

Кол Гали аек акыл, ачык караш белән үз әсәрен мәңгелекнең гадел хөкеменә тапшырды. Шагыйрь укучыларыннан һәм тыңлаучыларыннан үзенә рәхмәт укуын өмет итеп калды. Поэманың "Хәтимә" өлешендәге шигырь юллары шул турыда сөйли.

Укыганнар, тыңлаганнар дога кылыр,

Бу зәгыйфь кол дога көтә, тәңре белер,

Дога белән күп гөнаһлы кичерелер,

Ярлыкауга алар лаек булыр имди...

Кол Гали әсәренең шифалы тәэсире бүгенге әдәбиятта да сизелә. "Кыйссаи Йосыф" − әдәбиятыбызның бәһасез хәзинәсе.

3. Йомгаклау

Татар әдәбияты өчен генә түгел, дөнья мәдәниятының да кыйммәтле ядкәре булган “Кыйссаи Йосыф” поэмасын язган әдип турында бүген бик аз билгеле.
Аның туган елы да, вафат булган вакыты да мәгълүм түгел. Әдәбият галимнәре бу фактларны авторның әсәреннән чүпли.
Мисал өчен, “Кыйссаи Йосыф” поэмасының йомгак өлешндә мондый юллар бар:


Моның язган ул зәгыйфьнең аты Гали,
Егерме дүрт иҗек белән төзде юлны.
...Кыл мәрхәмәт-шәфкать миңа – Кол Галигә,
Кайгылы бу җанымны син шат кыл имди.


Күрәсез, автор үзен Кол Гали дип атаган. Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, беренчесе аның үз исеме, икенчесе әдәби кушаматы булырга тиеш.
Яшәгән еллары да ахыргача ачыкланып бетмәгән. Галимнәр аны 1183 елда туган дип фаразлый. Ә үлү елы итеп XIII гасырның 30нчы еллар азагы – 40нчы еллар башы алына. Туган җиренә килгәндә, Чулман (Кама) буе шагыйрьнең туган җире итеп бирелә. Шул ук вакытта Зәй тамагы, Кашан (Кышан) каласы, дип фараз кылучылар да бар. Соңгысы хәзерге “Сорочьи горы” янында булырга тиеш диләр. Күрәсез, шул кадәр популяр әсәр авторы турында мәгълүмат тулысынча фаразларга корылган.
Кол Галинең Болгарда, аннан Харәземдә һәм башка мөселман төбәкләрдә белем алуы билгеле. Аның туган теле – болгар-татар теле. Ләкин һәр чорның укымышлы кешесенә хас сыйфат буларак, ул да үз теленнән башка бүтән телләрне дә камил белгән. Безнең очракта бу – гарәп һәм фарсы телләре.
Авторның безгә бер генә әсәре билгеле. Ләкин аның даны еракларга таралган. “Кыйссаи Йосыф” поэмасы заманында мәдрәсәләрдә дәреслек итеп кулланылган. Аның кулъязма һәм басма вариантларын кулдан-кулга йөрткәннәр, әсәрне затлы бүләк буларак файдаланганнар. Поэманың гаять киң таралуы аның төрки телләрдә төрле вариантлары барлыкка килүе раслый. Кол Гали поэмасы,үзенең чагыштырмача архаиклыгына карамастан, татарлар арасында иң популяр һәм теле, поэтик агышы ягыннан аңлаешлы, халыкның милли рухына якын әсәр булып кала бирә.

4. Кулланылган әдәбият

1. Корьән Кәрим

2. Кыйсасел-әнбия. Пәйгәмбәрләр тарихы, - Казан:”Мәтбугат йорты, 2003

3. Хисамов Н.Ш. Бөек язмышлы әсәр. Казан, 1984

4. http://kolgali.blogspot.com/

5 Госманов М. Үткәннән – киләчәккә/ М. Госманов.- Казан: Тат.кит.нәшр.,1990

6. Казан утлары, №9, 1983.

7. kitap.net.ruabilov.php


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Галиев."Без-Тукай оныклары"

5нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация  һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Посещение национально-краеведческую библиотеку им.Кол Гали.

Посещение с учащимися 8 класса национально-краеведческую библиотеку имени Кол Гали.Ознакомились с творчеством татарского писателя.Ребята были заинтересованы и с желанием взяли произведения знаменитого...

Презентация. "Галия Кайбицкая".

Презентация к уроку литературы, 7 класс (русскоязычная аудитория) по теме "Галия Кайбицкая - оперная артистка"...

презентация Ш.Галиев

"Шәвәлигә ничә яшь?" презентация Ш.Галиев...

«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»

“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү...