"Буш вакыт" (ачык дәрес)
план-конспект урока (7 класс) по теме
7 сыйныфта (рус төркеме) "Буш вакыт" темасына үткәрелгән ачык дәрес.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Буш вакыт-алтын вакыт
Максат: «Буш вакыт» темасын өйрәнүне дәвам итү; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү; бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; укучыларда ихтыяр көче тәрбияләү
Җиһазлау: Компьютер, мультимедия проекторы, экран.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты:
-Исәнмесез, укучылар!
-Исәнмесез, хәерле көн!
-Бүген сыйныфта кем дежур?
Дежур укучының рапорты.
II. Актуализация:
1.Үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Интерактив тактадан сүзләрне дөрес укып , тәрҗемәләрен әйтү, җөмләләр төзү.
( 1нче презентация)
2.Өй эшен тикшерү.
“ Буш вакыт” текстын укып, сорауларга җавап бирү.
3. Төп өлеш:
1) Тема буенча әңгәмә уздыру
-Укучылар, буш вакыт- нинди вакыт ул?
Укучыларның җаваплары:
-Буш вакыт- бөтен эшләр беткәннән соң калган вакыт.
-Буш вакыт-дәресләрдән тыш вакыт.
-Буш вакыт- ял вакыты, ирекле вакыт.
Укытучы:
Вакытны файдалы итеп үткәр, вакытыңнан дөрес файдалан. Сез бу ки-
ңәшләр белән ризамы? Ничек итеп буш вакытны файдалы итеп узды-
рып була?
Укучыларның җаваплары:
-Минемчә, ул- китап уку, саф һавада йөрү, әти-әнигә булышу.
-Үзеңнең яраткан шөгылең белән мавыгу, спорт белән шөгыльләнү
- Ә мин буш вакытымда рәсем ясарга, чигәргә яратам
2) Укучыларның алдан әзерләп килгән презентацияләрен яклау.
“ Буш вакытым”,( 2нче презент.)
“Якын дусларның яраткан шөгыле”(3нче презент.)
“Яраткан шөгылем” (4нче през.)
”Мин спорт яратам”(5нче през.)
-Афәрин,укучылар! Бик матур презентацияләр әзерләгәнсез,матур итеп
сөйләдегез. Вакытыгызны бик файдалы итеп уздырасыз икән. Хәзер презентацияләрегез буенча иптәшләрегезнең фикерләрен тыңлыйк әле.(Укучыларның фикерләрен тыңлау.)
Ә хәзер ял итеп алабыз. ( Күзләргә гимнастика ясау)
-Укучылар, сез буш вакытында тик ятучы, урамда теләсә ничек йөрүче балаларга нинди киңәшләр бирер идегез?
Укучылар үзләренең киңәшләрен бирәләр.
IV. Ныгыту.
1.9нчы күнегүне эшләү.
Диалогларның кайсысы ошады? Ни өчен?
2.Парлы эш: тема буенча диалоглар төзеп сөйләшү.
V.Йомгаклау.
1.Җөмләләрне дәвам итегез.
Минем буш вакытым аз, чөнки... .
Минем буш вакытым күп,шуңа күрә... .
Интерактив тактадан киңәшләрне укып , нәтиҗәләр ясау.(6 презент.)
VI. Өй эше.
11нче (2) күнегү. (Биремен аңлату)
VII. Билгеләр кую.