Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың
план-конспект урока (6 класс) по теме

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

(6 нчы сыйныфта татар теленнән табигатьне саклау турында мәкалә язар өчен фикер туплау максатыннан уздырылган  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Балтач муниципаль  районы Балтач гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

(6 нчы сыйныфта татар теленнән табигатьне саклау турында мәкалә язар өчен фикер туплау максатыннан уздырылган  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

  1. укучыларның экологик белемнәрен арттыру;
  2. халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту;
  3. укучыларны табигатьне сакларга өйрәтү;
  4. бердәм эшләү күнекмәләрен ныгыту;
  5. бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

        Җиһазлау: мультимедия чаралары (компьютер, экран, ноутбук), слайдлар, табигать күренешләре рәсемнәре, ватман, маркерлар.

              Кулланылган әдәбият: Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры”.

              Дәрес барышы.

-Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Без бүген сезнең белән  “Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?” дигән сорауга җавап эзләрбез.

( 1 нче слайд)

   -Ә чыннан да, ни белән юып була соң? (Балалар җавабы).

  - Әйе, мин сезнең белән килешәм. Кыш көне кар белән юып була. Ә бит җәй көнендә кар булмый. Безгә ни эшләргә кала инде? (Балалар җавабы).

- Дөрес. Димәк безгә сулыкларны пычратмый сакларга кирәк. Без бүген сезнең белән табигать, аның байлыклары хакында сөйләшербез. Дәресебез “Экологик уйланулар”дип атала. Нәрсә соң ул экология? Сез аны ничек аңлыйсыз? (“Экология” сүзенә аңлатма бирелә: Экология – үсемлек һәм хайваннарның, тере һәм тере булмаган табигатьнең үзара янәшә яшәве барышында килеп чыккан каршылыкларны өйрәнә торган фән).Ә алдагы дәрестә сез, алган белемнәрегезне туплап, табигатьне саклау турында мәкалә язарсыз.

(2 нче слайд)

- Укучылар, сез экранда язылган җөмләне ничек аңлыйсыз? (Балалар фикере тыңлана).

- Әйе, кеше гомер-гомергә табигать белән бердәмлектә яшәгән. Табигать аны ашаткан-эчерткән, киендергән, салкыннан һәм эсседән саклаган, дәвалаган.

- Кеше аларны табигатьтән акча түләп аламы?

(3 нче слайд)

- Дөрес әйтәсез.Табигать ул – хуҗасыз байлык. Димәк, хуҗасыз булгач, безгә нишләсәк тә ярый? Менә хәзер без төркемнәрдә эшләп алырбыз.Һәр төркемнән берәр докладчы чыгыш ясар.

Төркемнәрдә эш.

1 нче төркем “Нәрсә ул экологик культурасызлык?” дигән сорауга;

2 нче төркем  “ Нәрсә ул экологик җавапсызлык?”

3 нче төркем “Нәрсә ул экологик белемсезлек?” дигән сорауларга җавап эзләр.

(Төркемнәрнең эшен тыңлау).

-Укучылар, табигатьне кыерсытучыларны беркайчан да яратмаганнар. Татар халкында табигатьне саклау турында 4000 меңнән артык мәкаль һәм әйтемнәр бар. Менә шуларның берничәсе:

(4 нче слайд) “Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер”, “Кошларны рәнҗетмә, каргарлар”, “Бер дә юкка үлән йолкысаң, кулың корыр”, “Баканы үтермә, кайгыдан башың чыкмас”.

- Әлеге әйтемнәрне ишеткән кеше әшәкелеккә барыр микән?  Игътибар итәсездер: шәһәр урамнарының ике як баганаларында нәрсәләр күзгә ташлана? (Балалар җавабы)..

- Әйе, ә мин әнә шул рекламалар урынына табигать турында сүзләр язар идем. Менә хәзер сез төркемнәрдә әлеге реклама такталарына язардай җөмләләр уйлагыз.

(Төркемнәрдә эш. Тактага эленгән ватманнарга җөмләләр язалар).

(5 нче слайд).

“Уйла, Кеше! Уйлап кара, Кеше! Син үз әнкәсен җәзалаган кыргыйга охшап калмадыңмы? Син томалап үтергән чишмәләр сыкравы борчымыймы сине?Уйлан, Кеше! Без яшәгән мохит көннән-көн пычрана бара. Меңәрләгән завод-фабрикалар төтене һавабызны каплый. Инде яңа афәт: Татарстанда җир тетри. Без тетрәнә белмәгәнгә тетри бит ул. Уйла, Кеше! Бүген уйла, Безнең оныкларыбызга бездән ни калыр?”

-Менә шушы сүзләрне язар идек без реклама такталарына. Ә табигатебезне сакламасак, ни булыр соң?

(6-7 нче слайдлар)  (Балалар рәсемнәр буенча сөйлиләр).

 Энергизатор “Яңгыр”.

-Әйдәгез, бергәләп, яңгыр яудырып алыйк. Җәйге яңгыр акрын гына яварга тотынды: бер, ике (бармаклар белән парталарга  да шыбырдаталар).Яңгыр көчәя, көчәя, көчәя...(кул чабалар). Ялтырап кояш чыга, елмаеп, бер-беребезгә карыйбыз.

- Табигатьтә һәрнәрсә кирәк, һәрнәрсәнең үз урыны бар. Менә мин сезгә хәзер “Ни өчен ярканат яктыда очмый?” дигән бер әкият укып китәм.

(8 нче слайд)

Ни өчен ярканат яктыда очмый?

Борын-борын заманда кояш бер көнне айга әйткән, ди:

— Уф, эссе! Ардым. Нигә без болай йөрибез дә йөрибез әле? Тик кенә торсак ни булган? Әйдә, без зур бер җыелыш җыеп, барлык җан ияләренә, кош-кортларга шул турыда белдерик, алар да риза булса, моннан сон йөрмик. Без урныбызда тик торсак та, аларга барыбер безнең яктыбыз төшәр,— дигән.

Икесе дә шул уйга килгәннәр, бик зур мәҗлес җыйганнар. Менә барлык кош-кортлар, барлык җан ияләре дә җыелып беткән. Кояш белән ай аларга әлеге уйларын белдергәч, башкалар да, шулай шул дип, бар да моңа риза булганнар, бар да шуңа кул куйганнар. Куллары булмаганнары аякларын, аяклары булмаганнары койрыкларын куйганнар, ди.

Шуннан инде барыбыз да кул куеп бетердекме икән дип тикшереп карасалар, арада бары тик берәү генә кул куймаган,— ул да булса,  ярканат булып чыккан. Аңардан сораганнар:

—        Барыбыз да    кул куйган эшкә    нишләп бер син генә куймыйча калдың?

Ярканат әйткән:

—        Шуның өчен куймадым, чөнки бит әгәр дә кояш белән ай бер җирдә генә торсалар, җил дә бер генә яктан исәр, агачлар бар да шул җил астына гел бер якка кәкре булып үсәр. Аннары игеннәр дә кояш төшкән турыда гына үсәр. Төшмәгән җирдә ничек үсәр? — дигән.

Шулай дигәч, бар да торып шаулаша башлаганнар:

—        Дөрес әйтә бит бу. Кояш төшмәгән җирдә иген дә үсми шул,— дигәннәр.

Шуннан бөтен җыелыш ярканат ягына ауган да киткән. Бар да кулларын кире ала башлаганнар. Юк, кояш белән ай бер генә җирдә тормасын, элекке кебек һаман әйләнеп йөреп торсыннар дип, яңадан карар чыгарганнар, ди.

Шуннан соң кояшның ярканатка бик каты ачуы килгән, ди.

—Мин сине үз яктылыгымда йөртсәм, исемем кояш булмасын! — дип әйткән, ди.

Ай әйткән:

—Мин сине кояш кебек пешермәм пешерүен, алай да сак бул, мин җиргә йөзем белән торганда,   күземә күренмә,— дигән, имеш.

Шуннан бирле ярканат көн яктылыгында бөтенләй оча алмый, ярыкта посып ята. Айның да кечерәк бала чагында яки бик бетеренгән, картайган чагында гына чыгып йөри ала, имеш. Әмма ләкин кояш белән айның шулай әйләнеп йөрүе бөтен кош-кортлар, бөтен җәнлек-хайваннар, бөтен халыклар өчен дә бик җайлы эш булып чыккан. Ул елның-елында игеннәр үсә, ул алмалар, җир җиләкләре дә вакытында пешә, ди, малай. Аннары җил дә бер дә юкка җүләрләнеп гел бер якка гына исеп, агачларны аудармый. Малайлар да, кояш йөрү аркасында, вакытында ятып, вакытында торып мәктәпкә бара; ашау вакыты аш белән, эшнең вакыты эш белән, уенның вакыты да уен белән үтеп тора, ди.

-Табигатьтә ни өчен ни булган? дигән сорауларга җавапны сез Нәкый Исәнбәтнең “Балалар фольклоры” исемле китабыннан укып белә аласыз (китапны күрсәтү).

- Укучылар, табигать турында балалар да өлкәннәр кебек үк борчыла икән. Мин сезгә 14 яшьлек Энҗе Афзалова язган шигырьне укып китәм.

(9 нчы слайд) 

Җир елый, ишетәсезме?

                                                  Мин ишетәм!

          Челтерәп аккан чишмәләрем

                                                  Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

                                                  Мин ишетәм!

    Сандугачлы талкайларны

                                                  Кемнәр кискән?

    Табигатьне кемнәр шулай

                                                  Әрәм иткән?

    Кешеләрдә миһербанлык

                                                  Кая киткән?

 Җир елый, ишетәсезме?

                                                  Мин ишетәм!

     Бу гүзәллек, бу Җир шары

                                                  Яшәр микән?!

Рефлексия.

  • Ә хәзер без сезнең белән синквейн дип аталган шигырь төзеп карарбыз.

(10 нчы слайд)

   Синквейн - 5 юлдан торган сүзләр тезмәсе:

  1. Төп эчтәлекне ачыклаучы сүз.
  2. Әлеге сүзне ачыклаучы 2 сыйфат.
  3. Төшенчәнең эшен, хәрәкәтен белдерүче 2 фигыль.
  4. Төп мәгънәне белдерүче кыска 1 җөмлә.
  5. Бу төшенчәгә карата фикерне белдергән 1 сүз.

Мисал өчен: агачлар сүзе.

1.Агачлар.

2.Биек, яфраклы.

3.Үсәләр, кислород бүлеп чыгаралар.

4.Агачларны сындырырга ярамый.

5.Яшеллек.

-Ә хәзер табигать сүзенә бергәләп төзибез.

-Мәкалә язган вакытта, бүген өйрәнгәннәрне дә кулланырсыз.

Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.