Без мираслы халык.
материал по теме
Предварительный просмотр:
Ризаэддин Фәхреддингә багышланган – музыкаль кичә
Без мирасны саклыйбыз.
Әзерләде:
Зәй муниципаль районы Түбән Биш гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Шигабутдинова Гөлнара Риф кызы.
Түбән Биш, 2012нче ел
Максат: 1. Күренекле Татар галиме, тарихчы, мәгърифәтче, педагог, дин әһеле, язучы Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы, әдәби мирасы белән танышу.
2. Укучыларның сөйләм телен үстерү.
3. Балаларда халкыбызның бөек кешеләренә ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.Фәхреддин портреты, китапларыннан күргәзмә.
Кичә бер укучы башкаруында “Әссәләмәгаләйкем” җыры белән башлана.
Укытучы сүзе. Исәнмесез, укучылар. Без бүген сезнең белән бар аңлы гомерен газиз халкына хезмәт итүгә багышлаган, аның күңеленә зыялылык нуры чәчкән , диненә гыйлем, затлылык төшенчәләре сеңдергән бөек акыл иясе, олуг җәмәгать хадиме, олпат дин әһеле, мәгърифәтче, вәгазьче, нәсихәтче, тарихчы, археограф, әдип, педагог, мөхәррир, публицист Ризаэддин бине Фәхреддиннең иҗаты, тормыш юлы белән тирәнрәк танышырбыз. Сүзне укучыларга бирәм.
1 укучы. Ә бит бар кешеләр-
Шәхесен ватмаган,
Хаклыкны сатмаган,
Вөҗданны саклаган.
Әйткәннәр: тарихтан
Терелсәм, тереләм,
Изелсәм, изеләм –
Әмма да бөгелмәм!
2 укучы. Һәр милләтнең үзенә генә хас бөек шәхесләре, илаһи кешеләре була. Безнең милләттә хәзерге заманда да, үткән чорларда да талантлар күп булган. Шуларның берсе- Ризаэддин Фәхреддин.
3 укучы. Әйе, Ризаэддин Фәхреддин татар мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбияты үсешендә зур роль уйнаган бөек шәхес. Аның ярты гасырга сузылган күп тармаклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге халыкка хезмәт итү, милләтнең аң-белем дәрәҗәсен күтәрү, киң күпчелеккә аңлаешлы татар әдәби телен гамәлгә ашыру теләге халыкчанлык рухы белән сугарылган иде.
4 укучы. Ризаэддин Фәхреддин 1859 нчы елның 17 нче гыйнварында элекке Самар губернасының Бөгелмә өязенә караган Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә (бу авыл хәзер Татарстанның Әлмәт районына керә).Ул белем серләренә өендә төшенә башлый,иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Сәйфетдин хәзрәттән ала.7 яшенә җиткәч,аны мәдрәсәгә бирәләр.Аннары зур мәдрәсәле Түбән Чыршылы авылына илтәләр.Ул анда ун елга якын белем ала.Һәр нәрсә белән кызыксынучан,сәләтле, эш сөючән, тырыш шәкерт Ризаэддин мәдрәсәдә укыган елларында да,соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә.Ризаэддин шәкерт елларында ук Ш.Мәрҗәни йогынтысында була. Мәшһүр галим белән 1886 елда Казанга килгәч очраша.
5 укучы. Мәдрәсәдә укуын төгәлләгәч, Р.Фәхреддин укыту эше белән шөгыльләнә. Укыту эше белән беррәттән,ул фәнни эш белән мавыга,бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза,татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя,тәртипкә сала.1887 елдан ул имамлыкка имтихан биреп,бу вазифаны да намус белән җиренә җиткереп башкара.
(Бер укучы Г.Тукайның «Таян аллага» шигырен укый)
6 укучы. Р.Фәхреддин «Сәлимә» һәм «Әсма» әсәрләрен яза. «Асар» исемле библиографик хезмәтен матбугатта бастыра башлый. «Асар»да борынгы Болгар чорыннан алып егерменче йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык мәшһүр тарихи шәхес турында кыйммәтле мәглүматлар тупланган.Болардан тыш, Р.Фәхреддин «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Нәсыйхәт», «Шәкертлек әдәбе», «Әдәбе тәглим», «Мәшһүр хатыннар», «Мәшһүр ирләр» китапларын бастырып чыгара.
7 укучы. 1906 елдан Р.Фәхреддин Уфадан Оренбург шәһәренә күчә. “Вакыт” газетасында, 10 ел буе “Шура” журналында эшли. Р.Фәхреддин тарафыннан барлыгы 50 исемдә 147 китап бастырыла.Шулай ук аның 100 томга якын зур күләмле кулъязма хезмәтләре барлыгы билгеле.
8 укучы. 1918 елда Р.Фәхреддин Уфа шәһәренә күчә.1922 елда аны мөфти итеп билгелиләр.Ул бу хезмәтенә тиешле сәгатьләрен бирсә, калган бөтен вакытын фәнгә багышлый, архивта эзләнә, тарихи хезмәтләр өстендә эшләвен дәвам итә.Фән өчен гаять зур әһәмияткә ия булган “Болгар тарихы” дигән күләмле әсәрен яза.
(Бер укучы башкаруында «Әллүки» җыры башкарыла)
9 укучы. Совет хакимлеге елларында Р.Фәхретдин, авыр дини Вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы - аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.
10 укучы. Р.Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә 77 яшендә Уфада вафат була һәм шундагы татар зиратына күмелә.
11 укучы. Галим, мәгърифәтче, дин әһеле, акыл иясе, мили рухлы Ризаэддин Фәхреддин бөтен гомерен халкына хезмәт итүгә багышлады, анны битү максаты белән армый- талмый эшләде. Халык үзенең бөек улын онытмас, каберенә эзне суытмас.
12 укучы. Кеше гомере судай ага
Кояш баю ягына,
Табигатьнең шул канунын
Үзгәртеп булмый гына.
Серле, сихри әдәбиятның
Бар шул бер хасияте:
Үлемсезлек, мәңгелектә
Яшәү аның сәләте.
13 укучы. Мәңгелектән дәшә сыман
Безгә Риза Фәхреддин:
“Яшик әдәп-әхлак белән,
Көнебез үтәр имин”.
Мәгърифәтле, азат татар илен
Күрер өчен янды, көйде ул.
Әсәрләре белән күңелләргә
Мәңгеллеккә килеп керде ул.
14 укучы. Әхлак белән әдәбият
Яшәр бергә янәшә.
Әдибебез Фәхреддин,
Яшә,мәңгегә яшә.
Укытучының йомгаклау сүзе. Чыгышыбызны Ризаэтдин Фәхреддиннең сүзләре белән тәмамлыйм: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз.Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр.”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)
Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү. 2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...
Доклад по татарской литературе "Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү"
Материал можно использовать в преподавании Татарской литературе...
Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.
Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла. Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"
Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

