Сәләтле балалар белән эш
рабочая программа (10 класс) по теме

Муслимова Кадрия Усмановна

Сәләтле балаларны фәнни-гамәли конференцияләргә һәм олимпиадаларга хәзерләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sltle_balalar_beln_esh_programmasy.doc169.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Казан шәһәре Совет районының “124 нче рус-татар гомуми урта белем мәктәбе”

Каралган

МБ утырышында

беркетмә №1

                             

              А.И.Никитина                

             ___________     2013 нче ел                                

Килешенгән

Милли эшләр буенча

директор урынбасары

                               

     Л.А.Давыдова                          

    ___________  

2013 нче ел

Раслый

мәктәп директоры

                                                                                     

В.Р.Козловская  

 _______________                  

2013 нче ел

2013/2014 нче уку елы өчен

2013/2014 нче уку елы өчен

5-11сыйныф укучылары өчен оештырылган “Сәләтле балалар белән эш”  түгәрәгенең

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче:  югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслимова Кадрия Усман кызы

Казан -2013

Түгәрәккә йөрүче укучылар  исемлеге

Укучының фамилиясе, исеме

Классы

1.

Гаделшина Айгөл

  2.

Степанова Инна

3.

Абдулваһапов Камил

4.

Мөхәммәтҗанова Эльвира

11а

5.

Миннахметова Айзилә

11а

6.

Хамидуллина Динара

11а

7.

Юлдашова Зарина

11а

8.

Гильмиева Дина

11а

9.

Хайруллина Динара

10а

10.

Зарипова Лейсан

11.

Давыдова Лена

12.

Тазеева Алия

Укучылар белән эшләү расписаниесе

Көне

Вакыты

Классы

Чәшәмбе

14.00 - 16.00

9-11

Җомга

14.00 -16.00

5-6

Сәләтле балалар белән эшләүнең максаты:

1. Укучыларның сәләтләрен һәрьяклап ачу һәм үстерү өчен реаль шартлар булдыру.

2. Милли –төбәк компоненты материаллары белән танышу һәм аларны үзләренең эшләрендә кулланулары.

3. Язучыларыбызның иҗатларын тирәнрәк өйрәнү.

4. Дәрестә алган грамматик, орфографик,пунктуацион, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү.

5. Иҗат эше белән шөгыльләнү һәм материалларны төрле басмаларга тәкъдим итү.

6. Фәнни эшләр белән шөгыльләнү өчен җирлек булдыру.

8. Фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашу.

7. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашу.

Сәләтле балалар белән эшләүнең бурычлары:

  1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплексын булдыру.

  1. Сәләтле балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.

  1. Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.
  2. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив)тәрбияләнүнең  яңа технологияләрен тудыру, эш системасы булдыру. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү.
  3. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен программалар төзү.
  4. Укучыларны мәктәп, район, республика күләмендәге конкурсларда һәм олипиадаларда катнашуларын тәэмин итү.
  5. Укучыларның район һәм республика күләмендә оештырылган чараларда  катнашуларын оештыру, аеруча призлы урыннар алуларына ирешү. Дәрестә һәм дәрестән соң даими эш алып баруга кызыксынуларын үстерү.
  6. Олимпиадалар үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район,     республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру.
  7. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.
  8.  Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Аңлатма язуы

Укытуның төрле  этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать  дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.

       Дәрес материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайлана.

       Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы, барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга  туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль  һәм аерым (индивидуаль) якын килү һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрелә.

        Татар теле һәм әдәбиятыннан өстәмә белем бирү курсы буенча төзелгән “Сәләтле балалар белән эшләү программасы” укучыларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен ачуны һәм үстерүне күздә тота. Программа нигезендә эшчәнлек дәресләрдән соң уздырыла. Анда балаларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү, аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Курска татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнергә теләгән балалар йөри.

        Сәләтле бала тәрбияләгез.

(Дэвид Льюи)

  1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.

      2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

      3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

      4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

      5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

      6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

      7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы  нәрсәләрне даими укыйм.

      8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

      9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

     10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

     11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

     12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

     13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

     14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үзләштерергә тиешле күнекмәләр

Үткәрү вакыты

1.

Оештыру. Максат һәм бурычлар белән таныштыру. Фәнни берләшмәләргә бүленү.

2

Укучыларның үз бурычларын аңлаулары, максат һәм бурычларын билгели алулары.

04.09.

2013

2.

Татар теле һәм әдәбиятына кереш курс.

2

Татар теленнән һәм әдәбияттан нинди бүлекләргә басым ясарга тиешлеген билгеләү.

06.09.

2013

3.

“Кызыклы грамматика” дәресләре.

2

 Фонетика бунча булган белем-күнекмәләрен системага салу, киңәйтү.

11.09.

2013

4.

Транскрипция.

2

Сүзләргә транскрипция ясау.

13.09.

2013

5.

Дифтонглар.

2

Сүзләрдә дифтонгларны таба алулары.

18.09.

2013

6.

Сингармонизм төрләре.

2

Татар теленең сингармонизмга буйсынган сүзләрен башка тел сүзләре белән чагыштыру.

20.09.

2013

7.

Тартыкларның охшашлануы һәм чиратлашуы.

2

Тартык вавзлардагы үзгәрешләрне таба алулары.

24.09.

2013

8.

Язу тарихы турында.

2

Татарларның язу тарихы белән тирәнтен танышу.

27.09.

2013

9.

Фонетикадан тестлар эшләү.

2

Белем-күнекмәләрен практикада кулллана алулары.

02.10.

2013

10.

“Кызыклы гармматика” дәресләре.

2

Сүз төркемнәрен кабатлау, аларга морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру.

04.10.

2013

11.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре

2

Дәрестә үзләштергән материалларны ныгыту.

09.10.

2013

12.

Ярдәмче сүз төркемнәре.

2

Дәрестә үзләштергән материалларны ныгыту.

11.10.

2013

13.

Сүзләргә морфологик анализ.

2

Белем-күнекмәләрен практикада кулллана алулары.

16.10.

2013

14.

“Кызыклы грамматика” дәресләре.

2

Татар теленең сүзлек составына күзәтү, сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләү.

18.10.

2013

15.

Сүзләр уйнатыйк.

2

Сурәтләү чараларын  текстан эзләү һәм табу күнекмәләрен булдыру.

23.10.

2013

16.

Фразеологик әйтелмәләр.

2

Тел байлыкларын арттыру.

23.10.

    2013

17.

Сүзлекләр. Төрле сүзлекләр белән эш.

2

Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

25.10.

2013

18.

“Кызыклы грамматика” дәресләре.

2

Җөмлә төрләре, аларга синтаксик анализ ясау күнекмәләре.

29.10.

2013

19.

“Кайда сорау, кайда нокта?..”

2

Гади җөмлә турында булган белем-күнекмәләрен киңәйтү, ныгыту.

29.10.

2013

20.

Җөмләләр турында...

2

Кушма җөмләләр турында булган белем-күнекмәләрен киңәйтү, ныгыту.

01.11.

2013

21.

Тезмә кушма җөмләләр.

2

Тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәләрен ныгыту.

08.11.

2013

22.

Иярченле кушма җөмләләр.

2

Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәләрен ныгыту.

13.11.

2013

23.

Татар теле галимнәре.

Татар теле галимнәре турында мәгълүмат бирү.

15.11.

2013

24.

Сайлап алган темаларга тестлар үтәү.

2

Тест үтәү күнекмәләрен ныгыту.

20.11.

2013

25.

Татар язучылар һәм шагыйрьләренең юбилейлары.

2

Язучылар һәм шагыйрьләр турында төгәл даталарны истә калдыру.

22.11.

2013

26.

Олимпиадаларга хәзерләнү.

2

Олимпиадага хәзерләнү, белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

27.11.

2013

27.

Мәктәп олимпиадасында катнашу.

2

Мәктәп олимпиадасында катнашу.

29.11.

2013

28.

Бөтенроссия олимпиадасында катнашу.

2

Бөтенроссия олимпиадасында катнашу.

04.12.

2013

29.

Халыкара  олимпиадада катнашу.

2

Интернет буенча халыкара олимпиадасы биремнәрен үтәү.

06.12.

2013

30.

Татар язучылары  иҗатларына күзәтү.

2

Әдәби әсәрләр өстендә эшләү күнекмәләрен үстерү.

11.12.

2013

31.

Татар шагыйрьләре иҗатына күзәтү.

2

Шигъри әсәрләр өстендә эшләү күнекмәләрен үстерү.

13.12.

2013

33.

Әдәбият терминнары.

2

Әдәби терминнарны искә төшерү, яңа терминнар турында төшенчә алулары.

18.12.

2013

34.

Милли бизәкләр.

2

Халкыбызның милли бизәкләре турында сөйләнгән әсәрләрне уку.

20.12.

2013

35.

Татар халык авыз иҗаты.

2

Татар халык авыз иҗаты һәм аның төрләре белән танышуны дәвам итү.

25.12.

2013

36.

Әкиятләр һәм аларның төрләре.

2

Әкиятләрне тематик яктан төрләргә бүлү күнекмәләрен үстерү.

15.01.

2014

37.

Тылсымлы әкиятләр.

2

Тылсымлы әкиятләрнең үзләренә хас үзенчәлекләрен ачыклый алулары.

17.01.

2014

38.

Хайваннар турында әкиятләр.

2

Хайваннар турында булган әкиятләрнең үзләренә хас үзенчәлекләрен ачыклый алулары.

22.01.

2014

39.

Тормыш-көнкүреш әкиятләре.

2

Тормыш-көнкүреш әкиятләренең үзләренә хас үзенчәлекләрен ачыклый алулары.

24.01.

2014

40.

Әкияттәге образларны туплау һәм аларга хас сыйфатларны билгеләү.

2

Әкияттәге образларны туплау һәм аларга хас сыйфатларны билгели алулары.

29.01.

2014

41.

Татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып өйрәнү.

2

Татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләренә хас булган образларны, детальләрне таба алулары.

31.01.

2014

42.

Табышмаклар.

2

Акыл-зиһеннәрен үстерү.

05.02.

2014

43.

Мәкальләр һәм аларның тематикасы.

2

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаулары һәм тематик яктан аера белүләре.

07.02.

2014

44.

Сынамышлар.

2

Сынамышларны асылын аңлый алулары.

12.02.

2014

45.

Интернет материалларыннан дөрес файдалану.

2

Интернет материалларыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.

12.02.

2014

46.

Татарча викепидия.

2

Татарча викепидия белән кулланырга өйрәнү күнекмәләре булдыру.

14.02.

2014

47.

Электорон китапханәдән ничек файдаланырга.

2

Электрон китапханәләр белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

18.02.

2014

48.

Газета-журналларга күзәтеп бару.

2

Вакытлы матбугат битләренә күзәтү ясау күнекмәләре булдыру.

21.02.

2014

49.

Аудитория һәм оратор.

2

Аудитория алдында чыгыш ясау кагыйдәләрен өйрәнү, оратор нинди булырга тиешлеген ачыклау.

26.02.

2014

50.

Фәнни-гамәли конференцияләргә тема сайлау.

2

Фәнни-гамәли конференцияләргә бирелгән тема буенча үзеңә подтема сайлау.

28.02.

2014

51.

Фәнни-гамәли конференцияләргә план

 төзү.

2

Бирелгән темага катлаулы план төзергә өйрәнү.

05.03.

2014

52.

Рефератларга план буенча материал хәзерләү.

2

План буенча интернет һәм китап материалларын, фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен бергә тупларга өйрәнү.

07.03.

2014

53.

Рефератларны тиешле калыпка салу.

2

Рефератларны дөрес калыпка салу, титул битләрен дөрес язу күнекмәләре булдыру.

12.03.

2014

54.

Матбугат битләренә күзәтү.

2

Вакытлы матбугат битләренә күзәтү ясау күнекмәләре булдыру.

14.03.

2014

55.

Кроссвордлар һәм ребуслар чишү.

2

Акыл-зиһеннәрен үстерү, сүзлек заапсларын арттыру.

19.03.

2014

56.

Кроссвордлар һәм ребуслар төзү.

2

Акыл-зиһеннәрен үстерү, сүзлек заапсларын арттыру.

21.03.

2014

57.

Нәрсә ул тезис? Аны ничек язарга?

2

Тезис турында төшенчә, аны язу күнекмәләре булдыру.

02.04.

2014

58.

Нәрсә ул мәкалә?

2

Мәкалә язарга өйрәтү.

09.04.

2014

59.

Мәкалә язу серләре.

2

Газета-журналлардагы мәкаләләрнең төзелешен өйрәнү.

11.04.

2014

60.

Каләм тибрәтүчеләргә.

2

Мәкалә, шигырь, хикәя язуның серләренә төшендерү.

16.04.

2014

61.

Шигырь конкурсларында катнашу өчен шигырь сайлау.

2

Шигырь конкурсларында катнашу өчен шигырь сайлау, аларны уку күнекмәләре булдыру.

18.04.

2014

62.

“Казан – минем туган йортым” конкурсына хәзерләнү.

2

Туганяк, туган җир турында шигырьләрне дөрес уку күнекмәләре булдыру.

23.04.

2014

63.

“Тукай йолдызчыклары” конкурсына әзерләнү.

2

“Тукай йолдызчыклары” конкурсына шигырьләр әзерләү.

25.04.

2014

64.

“Кояшлы күпер” конкурсына әзерләнү.

2

“Кояшлы күпер” конкурсына шигырьләр әзерләү.

30.04.

2014

65.

Сәнгатьле уку күнегүләре.

2

Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш.

07.05.

2014

66.

Яшь тәрҗемәчеләр көне.

2

Рус теленнән татар теленә, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

14.05.

2014

67.

“Зирәк тиен” бәйгесендә катнашу

2

“Зирәк тиен” бәйгесендә катнашу.

16.05.

2014

68.

Язгы табигатькә экскурсия.

2

Язгы табигатьтә үзләре иҗат иткән әсәрләрне уку.

21.05.

2014

69.

Милли китапханәгә экскурсия.

2

Татарстанның милли китапханәсенә экскурсия ясау, аның эше белән танышу.

23.05.

2014

70.

Еллык эшкә анализ ясау.

2

Еллык эшкә анализ, укучыларны тәбрикләү.

28.05.

2014

Кулланылган әдәбият:

  1. Д.М.Абдуллина, Л.Г.Гыйләҗева. Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен тестлар һәм иҗади биремнәр. К., 2008.
  2. Л.Н.Ногманова. Ш.Ф.Садыйков. Н.В.Максимов. Бердәм республика экзаменына әзерләнәбез. Татар теле. К., 2007.
  3. Л.Н.Ногманова. Г.Д.Садыйкова. Г.Г.Минһаҗева. Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма, К.,2008.
  4. “Мәгариф” журналлары.
  5. Н.В.Максимов. Татар теленнән тестлар, К., 2002.
  6. Татар халык авыз иҗаты. Табышмаклар.
  7. Ф.С.Сафиуллина. Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. К., 1998.        
  8. Ф.С.Сафиуллина. Г.Ә.Нәбиуллина. Татар теленнән тестлар. Синтаксис. К., 2006.
  9. Ф.С.Сафиуллина. М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 2002.
  10. Интернет материаллары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.

Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....

"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"

"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

Сәләтле балар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен,иҗади башлангычын үстерү....

Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен) эш программасы

Рус телендә урта гомуми  белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы (рус балалары өчен)Эш программасы...