халык тормышында юрау-ышанулар
статья (11 класс) по теме

бу язмамда халык телендә еш кулланыла торган юрау-ышанулар бирелә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazan_yurau.docx27.64 КБ

Предварительный просмотр:

Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылындагы

юрау-ышанулар мисалында

Галимуллина Зөлфия Марсил кызы

Кукмара 4 нче гомуми белем бирү мәктәбенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Безнең тормышта ышану-юраулар тулып ята. Алай гына да түгел, һәр ым-хәрәкәтне, төчкерү-йөткерүне ниндидер ышануга бәйлибез, нәрсәгә дә булса юрыйбыз. Иртән караватның кайсы ягыннан, кайсы аяктан торып басудан башлап, көн дәвамында ниләр кылуыбыз, нәрсәләр күрүебез, ничек ятып йоклавыбыз – барысы да диярлек ниндидер юрау-ышануларга барып тоташа.

Юрамышлар – халыкның мифологик күзаллауларында мөһим урын тоткан жанр. Аны, хәтта, мифларның башлангычы, нигезе, тамыры, идеясе дип тә атарга мөмкиндер.Чөнки һәр юрамыш – бөтен бер мифологик сюжет тууга сәбәпче булган мотивны, сурәт-образны, эш-гамәлне эченә ала.

Кеше һәрвакыт киләчәккә күз текәп яши, алда үзен ниләр көтүе турында уйлана, шушы хакта төрле фаразлар кора. Халык иҗатындагы афористик жанрларның кайберләре нәкъ менә шундый максатка хезмәт итәләр. Алар арасында юраулар аеруча үзенчәлекле урын алып тора.

Юрау-ышануларда ясала торган прогноз иҗтимагый тормыш хәлләренә, хуҗалык итүгә, гаилә-көнкүрешкә, кешенең тереклегенә һ.б. өлкәләргә җәелә. Кеше тормышында нинди генә вакыйгалар булмый. Һәрбер вакыйганы халык алдан ук нәрсәгәдер юрарга тырышкан, күп мәртәбәләр сынаган. Мәсәлән, аяк табаны кычытса – басмаган җиргә басасың; каш кычытса – ояласың; сул кул кычытса – акча чыга; уң кул кычытса – акча керә; иреннәр кычытса – күчтәнәчкә; уң колак кычытса –  җылыга; сул колак кычытса – салкынга.

Әлбәттә, жанрга бәя биргәндә, без аңа хорафат, кара ышану дип түбәнсетеп карарга тиеш түгелбез. Чөнки юраулар – халык күңеленең көзгесе, аның уй-теләкләрен, хыял-өметләрен, шатлык-куанычларын гәүдәләндергән  әсәрләр. Гади генә тормыш күренешләреннән дә халык нинди дә булса яхшылык галәмәте табарга тырышкан. Әйтик, берничә кеше үзара сөйләшеп утырганда, арадан берсе: “Ай битем кычыта”,- дип куйды, ди. Шундагы икенче берәү бу сүзгә җавап йөзеннән: “Битең кычытса, сине сагыналар икән”,- дип, аның күңелен күтәреп  җибәрә. Очкылык тотамы – димәк, сине кемдер исенә төшерә, битең янса – кемдер тетмәңне тетеп яманлый. Мондый характердагы  юрау-ышанулар күркәм бер гадәт сыйфатында, хәзерге көндә дә телебездә актив кулланышта. Авылыбызда әбиләр телендә түбәндәге ышанулар еш кулланыла: Табан астың кычытса – юлга чыгасың. Телне тешләсәң – кайдадыр синең хакта начар сөйлиләр. Керфегең төшсә – бәхеткә. Өреп очыр да теләгән теләгең кабул була.

Татар халкының әхлакый йөзе, рухи байлыгы турында сүз барганда, аның кунакчыллык сыйфаты бик еш мактап телгә алына. Бу тема юрауларда да киң чагылыш тапкан. Көнкүрештә очрап торган әллә нихәтле билгеләрне халык кунак киләсенә юрый, шуларга карап  кунак көтү куанычын кичерә: “Мәче битен юса, кунак килә”, “Самовыр озак кайнаса, кунак килгәнен көтә” һ.б. 
       Бик борынгы заманнардан ук очлы башлы, үткен әйберләр, бигрәк тә яу кораллары ир затыннан, ирлек билгесе булып исәпләнгәннәр. Ә менә йомры, түгәрәк, чәлпәк, куыш эчле әйберләр, бигрәк тә аш-су кораллары, хатын-кызлык билгесе, символы булып йөргән...
“Пычак төшсә, чәнечке төшсә, ир кеше килә”, “Кашык, калак төшсә, хатын-кыз килә”, дигән әйтемнәр шуннан калган. Авылымда: “Пычак очыннан ашасаң, зәһәр телле булырсың”, - дигән ышану да бар.

Иске Пенәгәр авылында: Борын эче кычытса, кунак килер, күчтәнәчкә, ашаганда сыныгың калса, яки шул сынык янына икенчесен алсаң, кунак килер, ашаганда тончыксаң, ашыгып кунак килер; ашап утырганда кунак килеп керсә, мактап йөри, ашап бетергәч килеп керсә, хурлап йөри, дип кунакны каршы алганнар. Өй кыегына саескан кунса, мендәр төшсә – табыныңны әзерли башла, кунак килер. Кунак киткәч, артыннан өй җыештырырга ярамый, кунак тиз килмәс, кебек ышанулар еш кулланыла.

Яшь буында үз-үзеңне матур итеп тота белү, чисталык, пакьлек, ашау-эчү  әдәбе һәм башка күркәм күнекмәләр тәрбияләүдә халык бу төр әсәрләрдән киң  файдаланган. “Әгәр шуны эшләсәң, шундый хәл була” дип, төрле ямьсез гадәтләрне кисәтү өчен, ул кайбер ышануларга аңлы рәвештә  бераз “шагыйрәнә ялган” да кушкалаган. Мәсәлән, Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң,  киявең шадра булыр, имеш, чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коелыр, Өстәлгә кием куярга ярамый – чир иярер. Киемне кигән килеш тексәң, бәхетеңне тегәсең. Киемне югач уң ягы белән эләргә ярамый, киемең мәет тели. Күп сөйләшсәң (белсәң) – тиз картаерсың, яки урыс алып китәр.

Ашагач өстәл өстен кәгазь белән сөртсәң, талашуга. Ашагач урындыкны алып куймасаң, ирең ялкау булыр. Ашаганда аякны селтәп утырырга ярамый, шайтан алып китәр. Күп еласаң, мәеткә. Ашаганда күп сөйләшсәң, ашның тәмен белми калырсың. Киемне сул ягы белән төрергә ярамый, бәхетсезлек теләр. Тоз чәчсәң, тавыш-гаугага. Кеше өлешен ашарга ярамый, бәхетсезлек. Өстәлгә, тәрәзә төбенә, тупсага утырырга ярамый, чир иярер. Баш киеме белән уйнарга ярамый, башың авыртыр. Китек савыттан ашарга ярамый, бәхетең китек булыр. Өйдә сызгырсаң, янгын чыгар. Күп көлсәң, еларсың. “Ярамый” сүзен белмәгән бала бәхетсез булыр. Май күп ашасаң, күзең күрмәс булыр. Кояш баегач өй җыештырсаң, кер юсаң, йорттан бәрәкәт китәр, игелек күрмәссең.Чи камыр ашасаң, чи күренерсең. Савыт-сабаны юмыйча ятсаң, пәри туй үткәрер. Кайчы белән уйнасаң, талашырсың. Себергән чүпне кул белән җыеп алырга ярамый, хәерчелек. Идән юганда чүп калса, ирең шадра булачак. Балалар еласалар, сүз тыңламасалар, Шаһи килә дип, яки бөкәй алып китә дип куркытканнар. (Шаһи – ярлы кеше булган, йорт саен кереп, тамак хакына кешеләрнең эшен эшләп йөргән).

Көзгегә кагылышлы ышанулар бик күп. Шуларның әбиләр телендә еш кулланыла торганнары: Көзгеңне кешегә бирергә ярамый, бәла килер, бер көзгегә иптәш кызың белән икәү карарга ярамый, сөйгән яр уртак булыр, ватык көзге кыйпылчыгыннан карама, чирләрсең, кечкенә баланы көзгегә каратма, сөйләшә алмый яки тотлыга торган булыр... Көзге ватсаң, бәхетсезлеккә. Юлга чыгып киткәндә, кире керергә туры килсә, көзгегә карап йорт иясе белән исәнләшәсе.

Яшь балага кагылышлы ышануларны авыл әбиләре бик теләп кулланалар:

Күлмәк белән туган бала – бәхетле, озын гомерле  була. Күз тимәсен өчен бала башына тоз сибәләр. Яшь бала киемен йорт эшләре өчен тотсаң, бала авырый. Буш бишекне тирбәтергә ярамый, бала елак булыр. Бала озак сөйләшмәсә, баш түбәсендә яңа пешкән ипи сындыралар. Баланыңберенче чәчен әтисе алырга тиеш, әнисе алса, бәхетсезлеккә. Яшь баланы  тәрәзә төбенә бастырып каратсаң, кәтүк булып калыр.

Кызыклы ышанулардан тагын мондыйлары да бар. Мәчегә бәйле юраулар да төрлечә аңлатыла, кайсыбер милләтләрдә кара мәчегә юлыгу уңышсызлык билгесе дип кабул ителсә, мисырлылар мәчене, нинди генә төстә булуына карамастан, яхшылык кына китерүче хайван дип саныйлар. Элек-электән халыкта яңа йортка иң беренче итеп песи керткәннәр. Хәзер бу йоланың мәгънәсе онытылып бара. Күпләр кулларына мәче алалар да, үрелеп ишек аша кертеп җибәрәләр, яисә бөтенләй үк кертеп куялар. Бу дөрес түгел. Чөнки өйгә мәче кертүнең мәгънәсе дә шунда: яңа өйгә мәче керерме? Моны белү өчен мәчене ишекнең тышкы ягына, тупса (бусага) төбенә куялар. Мәче кереп китсә, өйдә шатлык-иминлек булачак, кермичә борылып китсә, өйдә нидер бар, анда ниндидер явыз рухлар кереп өлгергәннәр инде. Мәче керергә теләмәгән өйне “сафландырырга” кирәк, явыз көчне, рухны артыш агачы ярдәмендә куып чыгарырга кирәк. Мәсәлән, өй почмакларына артыш ботаклары элеп калдырырга мөмкин. Кайчакта артыш агачын яндырып, ыслап та алалар. Моннан соң мәчене тагын кереп карыйлар. Шунысы да мөһим: мәче хуҗаларның үзләренеке булырга тиеш. Авылымда түбәндәге ышанулар да яшәп килә: өч төсле мәче күрсәң – бәхеткә дип тә юрыйлар. Юлга чыкканда  юл уңсын, эшләр уңай барсын өчен йорттагы эт һәм мәчегә бер телем ипи бирергә кирәк. Песи кашынып утырса, кунак килер.

Халыкта:” Тулы чиләкле хатын-кыз очраса, юлың уңа, буш чиләкле хатын-кыз очраса, юлың уңмый“ дигән юрамыш-ышану бар.
Су бик борынгы дәверләрдән ук муллык, уңдырышлылык, чисталык-сафлык билгесе булган. Су, дым булса, иген уңышы күкрәп уңган, йортка байлык кергән. Шуңа күрә дә тулы чиләк очраса, юл уңачак, иминлек, бәхет ташламаячак, дип уйлаганнар.Ә инде буш чиләкле кешегә тап булсалар, борчылганнар, кайгырганнар һәм тормышларына борчу керәсен сабыр гына көтә башлаганнар.

Үрмәкүч үтерсәң – зур гөнаһка батасың, йорттан изгелек, иман китә, нигез җимерелә.Үрмәкүчне өй иясе белән дә тиңлиләр.Үрмәкүчнең изгелеге мөселман мифологиясе белән дә ныгытыла. Мөхәммәт пәйгамбәрне дошманнары эзәрлекләгәндә, ул мәгарәгә кереп качкач, үрмәкүч тиз генә пәрәвез үреп куя. Дошманнар: ”Монда күптән кермәгәннәр”, - дип китеп баралар.Үрмәкүч ашка егылып төшсә, кунак килер. Үрмәкүчкә төкерсәң, телең корыр, телсез калырсың. Үрмәкүч алдыңа төшсә, яңа киемгә. Үрмәкүчне үтерсәң, янгын чыгар.

Аш яки ботка артык тозлы булып китсә, димәк, хуҗабикә гашыйк булган дигән сүз. Син ашаганда ризыкның бер өлешен икенче кеше ялгыш алып капса – сер уртак була. Ике адаш уртасына туры килсәң, сәгать телләре тәңгәл саннар күрсәтсә (әйтик 12.12), теләк теләргә кушалар, кабул була, имеш. Бер өйдә бер үк исемле кешеләр булса – бәхеткә юраганнар. Кош томшыгы белән тәрәзәне чукыса, хәбәр китерә. Чәй чүбе чәй өстендә йөзеп йөрсә – шатлыклы хәбәр. Чәйнек сызгырып кайнаса – акча керә яки көн җылыта. Суган әрчегәндә еласаң – кайнанаң усал була.

       Юраулар өчен бик күп төрле билге-галәмәтләр нигез булып  тора: табигатьтәге яшерен көчләргә, мифик затларга, бәхетле һәм бәхетсез көннәргә,  аерым хайваннар һәм кошларның,  агачлар һәм үләннәрнең,  ташлар һәм металларның тылсымына ышану, кешенең тән төзелешендәге үзенчәлекләр, төш күрүләр. Язын аҗаган күргән кешене гомере буена ачы язмыш, зур афәтләр, көтелмәгән газап-михнәтләр, фаҗигале хәлләр эзәрлекләр, тормышы тоташтан бәла-казалы, зар-интизарлы булыр. Өй янына каен агачы утыртырга ярамый, кайгыдан башың чыкмый. Миләш агачы күз тиюдән саклый. Артыш агачы булган йортка җеннәр, шайтаннар керә алмаган. Тәнендә миңе күп кеше бәхетле була диләр. Миңнәре үзе күрә алмый торган җирендә, әйтик, аркасында булса, андый кеше бигрәк тә бәхетле, имеш. Җиде саны уңыш китерә, өч, унөч саннары уңышсызлыкка дип юраганнар.

Кеше бәхеткә шатланган, бәхетне һәрвакыт көткән, бәхетне кинәнеп каршы алган, бәхеткә анык булган.  Ике кеше сөйләшкәндә икесе берьюлы бер төрле сүз әйтсәләр – бәхеткә, бәхетең уртак булсын диләр. Савыт-саба ватылса – бәхеткә. Киемне сул яктан кисәң – бәхеткә, яки яңа киемгә. Салават күперенең җир белән тоташканын күрсәң – бәхетле буласың. Керпе аягын күргән кеше бәхетле була. Малай кеше әнигә, кыз кеше әтигә ошаса – бәхетле була. Өй кыегына яки киртәгә, коймага кунган саескан авыру кешенең тиздән тереләчәген хәбәр итә. Үзеңнең күчтәнәчеңнән авыз итсәң – озын гомерле буласың. Тулган айны уң ягың белән күрсәң – бәхеткә.

Хәсрәттән, бәла-казадан, афәттән халык курыккан. Гаиләләрендә беркайчан да бәхетсезлек булмасын дип күп юрамышлар белергә тырышканнар. Ә хәсрәткә икәнлеген белгәч, борчылганнар, кайгырганнар һәм тормышларына борчу керәсен сабыр гына көтә башлаганнар...

Борын очы кычытса – мәет. Козгын карылдаса – мәет. Ашагач өстәл өстен кәгазь белән сөртсәң – талаш. Күп еласаң – мәеткә яки хәсрәт. Гөлләр корый башласа – йортта тынычлык, тигезлек бетә. Киемне сул ягы белән төрергә ярамый – бәхетсезлек тели. Тоз чәчсәң – тавыш-гаугага. Китек савыттан ашарга ярамый, бәхетең китек була. Күп көлсәң – еларсың. “Ярамый” сүзен белмәгән бала бәхетсез була. Үрмәкүч оясын кич белән кузгатмыйлар – бәрәкәт бетә. Кояш баегач өй җыештырсаң, кер юсаң – йорттан бәрәкәт китә, игелек күрмәссең. Кайчы белән уйнасаң – талашырсың. Себергән чүпне кул белән җыеп алырга ярамый – хәерчелек яки чир. Баз капкачы өстендә йокларга ярамый – чирлисең. Күп талашу, кычкырышу – бәхетсезлеккә, йортта игелек бетә. Ике кеше берьюлы сөлгегә кул сөртсәләр талашуга.

      Юрамышларны өйрәнеп, мин шундый нәтиҗәгә килдем: әби-бабаларыбыздан сакланып калган, хәзерге көнгә кадәр җиткән рухи байлыкны югалтырга, онытырга тиеш түгелбез. Теләгем: бу юрамышларны кызыксынып өйрәнеп, тормышта кулланырга мөмкин, әмма аларга илаһи канун итеп карамаска кирәк. Борынгы юрамышларны бүгенге яшәешебез кануннарына көйләргә өйрәник. Шулай да, онытмыйк: алар – ата-бабалар сүзе,  халык акылы, өлкәннәр кисәтүе, ягъни күп мәртәбәләр сыналган һәм инанылган тормыш, яшәеш дәресе.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эшемдә юрауларның кеше тормышына йогынтысы зур икәнлекне исбатладым. Юрау-ышануларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, билгеле. Безнең дин юк-бар ышануларга ышанырга да кушмый. “Бисмилла”ны (догалар белсәң, бигрәк тә яхшы) күбрәк укып, хорафатларга бирелмичә, яхшы уй-ниятләр белән генә йөрсәң, серле дөнья ямьле күренә, гомер матур, мәгънәле узадыр ул. Шулай узсын!

Кулланылган әдәбият:

  1. Әдәбият. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – (Ф. М. Хатипов, Ф. Г. Галимуллин) -  Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. -  147-148 б.
  2. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – (Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанова)  –  Казан: Татар. кит.нәшр., 2012.  – 152-184 б.
  3. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1996. – 124-140 б.
  4. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан: Татар кит.нәшр., 1987. – 5, 30-31 б.
  5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – (баш редактор профессор Ф.Ә.Ганиев) – Казан “Матбугат йорты” нәшр., 2005. – 700, 723 б.
  6. Энҗе чәчтем – энҗе җыям. Халык афоризмнары. Беренче китап. - Казан: “Мәгариф”нәшр., 2002. – 5-6, 14-22 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Проектная работа На тему:"Проценты в жизни человека" Фэнни эзлэну эше: "Кеше тормышында процентлар"

Проценты – одно из математических понятий, которое часто встречается в повседневной жизни. В настоящее время понимание процентов и умение производить процентные расчеты, необходимы каждому человеку: п...

Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Әти-әниләр җыелышына материал...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...