Дәрес
рабочая программа (7 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Хәсән Сәрьян.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres.docx20.85 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Хәсән Сарьян «Бер ананың биш улы» повестен йомгаклау дәресе.

Максат:  1) «Бер ананың биш улы» повестен йомгаклау;

                 2) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

                 3) ата – анага,туганнарга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Материал:  1) дәреслек – 7 нче сыйныф; 255 – 285 нче битләр;

                    2) Х. Сарьян «Бер ананың биш улы» җыентыгы

Дәрес  тибы:  әдәби  әсәрне йомгаклау

Ысуллар: эзләнү

Җиһазлар:  Хәсән Сарьян җыентыклары;

                    И. Бәдретдинова җырлары кассетасы;

                    Р. Миңнуллин сүзләренә язылган «Әнкәй безне Сөннән алып

                    кайткан» дигән җыр кассетасы;

                     магнитофон

 

                                План – конспект

I.                  Оештыру.

 

  Уңай психологик халәт тудыру.

 

II.               Өй эшен тикшерү.

 

    Дәреслектә бирелгән бүлекләргә төзелгән планны уку; эчтәлеген сөйләү.

 

III.           Актуальләштерү.

 

     Текст сорауларына  җавап бирү.

 

IV.            Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 

1.     Геройларга характеристика бирү. «Әдәби геройны таны» викторинасы.

2.     Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны табу, геройлар мисалында аңлату.

3.     Төркемнәрдә эш.

1)     I төркем – «Маһисәрвәр апаның хис – кичерешләре» дигән темага хикәя язу;

2)     II төркем – үзеңә ошаган өлешләрне уку һәм ни өчен ошаганын аңлату.

4.     Илсөя Бәдретдинованың «Ялгыз ана» җырын тыңлау. Ике ананы чагыштыру.

V.               Йомгаклау.

 

1.     Дәрескә нәтиҗә ясау.

2.     Р. Миңнуллин сүзләренә язылган «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» җырын тыңлап, дәрескә йомгак ясау.

3.     Билгеләр кую.

 

 

 

 

 

                         Дәрес барышы.

 

I.                  Оештыру.

 

     Уңай психологик халәт тудыру.

 

II.               Өй эшләрен тикшерү.

 

     Укытучы. Укучылар, узган дәресләрдә без Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестен укыдык. Өстәмә рәвештә сез аны тулаем укырга тиеш идегез.

     Өйгә эш дәреслектә бирелгән бүлекләргә план төзергә һәм шул план буенча кыскача төп моментларны әйтергә бирелгән иде. Әйдәгез, өй эшләрен тикшерәбез.

 

   Укучылар планнарын укыйлар һәм кыскача гына эчтәлек сөйлиләр.

 

III.           Актуальләштерү.

 

    Укытучы.  Хәзер сезнең әсәрне ни дәрәҗәдә игътибар белән укуыгызны тикшереп алам.

 

     Укучыларга тест сораулары таратам.

 

     Якынча тест сораулары.

1.     Биш малайның әтиләре кем булып эшләгән:

а) игенче;

б) көтүче;

в) тимерче.

2.     Әниләренә кайсы малай күбрәк охшаган:

а)   Әдрән;

б)  Мирза;

в) Хәвадис.

3.     Авыллары кайсы елга янында урнашкан:

а)  Идел;

б) Нократ;

в)  Агыйдел.

4.     Сирин  Уфада нинди предметтан укыта:

а)  география;

б) тарих;

в) физкультура.

5.     Ана ничә улын югалта:

а)  3 ;

б) 4;

в) 5.

 

 

6.     Раббани ничек үлә:

а) сугышта;

б) хулиганнар белән сугышып;

в) фаҗигале рәвештә, пристаньдә.

7.     Хәвадиснең үлеме нәрсәдән:

а) йөрәк чире;

б) үпкә чире;

в) эчкечелек.

8.     Сириннең хатыны:

а)   Дилбәр;

б) Диләра;

в) Любовь Васильевна

9.     Әдрән кайсы спорт төре белән шөгыльләнә:

а) көрәш;

б) чаңгы;

в) йөгереш.

10. Повесть кем исеменнән сөйләнә:

а) ана;

б) Сирин;

в) Әдрән.

 

     Тестны  күмәк  тикшерәбез.

 

IV.            Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 

      Укытучы. Тестлар нәтиҗәсе буенча повестьны игътибар белән укуыгыз күренеп тора. Ә хәзер «Геройны тап» уенын уйныйбыз. Мин сезгә биш ул турында кыскача гына әйтәм, сез кем икәнен танырга һәм аңа тулы характеристика бирергә тиеш буласыз.

1)     «Ул барысыннан да бигрәк әниләренә охшаган. Гармунда оста уйный. Ләкин гомере бик кыска булып чыга».

-         Кем ул?

Укучы. Хәвадис.

      «Хәвадис семьяда өченче малай. Башкаларына караганда йомшак күңелле, кыюсыз. Язгы ташу вакытында ташуга эләгеп, гомерлек үпкә чирен ала. Дәваланып карый, файдасы тими. Ул гармунда оста уйный. Клубта гел Хәвадиснең уйнавын көтеп торалар. Биш бала арасыннан беренче булып Хәвадис үлә».

      Укытучы.  «Сугыштан исән - сау кайта. Өйләнә, хатыны Тәрҗимә, дүрт баласы бар».

     Укучы. Раббани.

     «Раббани гаиләдә иң олы бала. Әтиләре үлгәч, колхозда эшли, әнисенә булыша. Сугыштан исән – сау  кайта, тик аягы гына имгәнә. Өйләнә, дүрт баласы туа. Әйбәт кенә яшисе урында, ул хәмер белән дуслаша. Әниләренең каршы килүенә карамый, әнисенә биргән антын боза. Башкаларны кыстый – кыстый эчертә. Шул хәмер аркасында дебаркадердан төшеп һәлак була».

    Укытучы. «Ул да сугышта була. Исән – сау кайтып, Кырым кызына өйләнә»

    Укучы.  Мирза.

    «Мирза икенче малай. Сугыштан исән – сау әйләнеп кайта. Казанга кайткач, милиция лейтенанты булып эшли. Хатыны Нилүфәр - Кырым кызы. Алар бер – берсен аңлап, бер – берсенә ягымлы эндәшеп яшиләр. Мирза гадел, кыю, дөреслек өчен көрәшә. Урамда хулиганнар кулыннан һәлак була».

    Укытучы. «Бу повесть аның исеменнән сөйләнә».

    Укучы. Сирин.

     «Повестьтә Сириннең хис – кичерешләре, туганнарына карата уңай карашы, олы мәхәббәт  кичерүе, диннәре туры килмәү сәбәпле, Любовь Васильевна   белән бергә булмавы, татар кызы Диләрага өйләнүе, уллары Рәшит тууы турында әйтелә. Сирин тырыш, үз дигәненә ирешә. Туганнарының үлемен бик авыр кичерә».

    Укытучы. «Ул  - төпчек малай. Көрәшче, өйләнгән. Әнисе янында тора»

     Укучы. Әдрән.

    «Әдрән колхозда эшли. Хатыны Зөлфия исемле. Көрәшче. Ул да салырга ярата».

    Укытучы.  Молодцы, укучылар. Һәр геройны тулы итеп тасвирладыгыз.

    Укытучы. Биш бала- биш төрле язмыш. Шушы биш ул аркылы повестьтә берничә төрле проблема күтәрелә. Хәзер сез шул проблемаларны атап, мисаллар китерергә тиеш буласыз.

 

    (Берничә укучы катнаша. Проблемаларны атый, геройлар аша күрсәтә)

 

     Укучы. Ата – анага карата мәхәббәт, балалар һәм аналар арасындагы мөнәсәбәт.

  -  Биш ул һичшиксез әниләрен яраталар, хөрмәт итәләр. Аналары изге күңелле кеше. Ул улларының сөенече булса – сөенә, көенечләре булса – көенә. Ана улларының хәмер белән  дуслашуларына һич тә риза түгел. Аракы куелган өстәлгә ул якын да килми. Ана аны гөнаһ дип саный. Маһисәрвәр апа улларының үлемен авыр кичерә, ләкин сынмый, сыгылмый. Ул бик сабыр. Аның әле оныкларын тәрбиялисе бар.

   Укучы. Әсәрдә мәхәббәт проблемасы да матур бирелгән.

    - Раббани белән Тәрҗимә мәхәббәте гаилә кору белән тәмамлана. Аларның дүрт балалары бар.

     - Мирза белән Нилүфәр. Алар бер – берсен бик яраталар. Бер – берсенә матур җырлар җырлыйлар, матур сүзләр әйтеп сөйләшәләр.

     - Иң матур мәхәббәт тарихы – Сирин белән Любовь Васильевнаныкы. Диннәре төрлелеге аларның кавышмауларына сәбәп булгандыр. Сирин Диләра исемле татар кызына өйләнә.

    Укучы. Әсәрдә тагын бер проблема күтәрелә. Ул кешеләрне юк итүче,  гаиләләрне таркатучы, хатыннарны тол, балаларны ятим итүче  – алкоголизм чире. Бу чир әсәрдәге геройларны да читләтеп үтми. Раббани аның коткысына бирелеп, дүрт баласын ятим, хатынын тол итеп фаҗигале рәвештә үлә. Дебаркадердан егылып төшкәндә ул исерек, ә кулында аракы шешәсе була.

-         Милиция лейтенанты Мирза да эчкечеләр кулыннан һәлак була.

    Укытучы. Молодцы, укучылар! Сез әсәрне тулаем аңлагансыз. Проблемаларны да дөрес таптыгыз.

-         Ә хәзер, укучылар, төркемнәрдә эшләп алабыз.

 I төркем. «Маһисәрвәр апа – изге күңелле ана» дигән темага кыскача чыгыш әзерли.

II төркем.  Әсәрдән үзенә ошаган өлешләрне укый һәм ни өчен икәнен әйтә.

 

      (Укучылар берничә минут хәзерләнәләр, җаваплар тыңланыла. Нәтиҗә ясала.)

      Укытучы.  Әйе, аналар темасы әдәбиятта киң яктыртыла. Аларга багышлап роман, повесть, хикәяләр языла. Җырлар да бик күп. Ә хәзер Илсөя Бәдретдинова башкаруында «Ялгыз ана» җырын тыңлыйк. Әсәрдәге Маһисәрвәр апа белән чагыштырабыз.

             (Җыр  тыңлау)

 

     Тактада эшләү. Уртак һәм аермалы якларын билгеләү.

     

        Маһисәрвәр     апа                                                 Ялгыз ана

                                        Уртак яклар:

·        Икесендә дә биш бала бар.

·        Улларын яраталар.

·        Янәшәдә төпчек малай яши.

 

                  Аермалы  яклары:      

   Ананы уллары ярата, хөрмәт                       Ананы уллары ташлаган: берсе

 итә; гел кайгыртып торалар,                          Себердә, берсе Мәскәүдә, берсе

 хәлен беләләр; бик мәрхәмәтлеләр.             төрмәдә. Янәшәдәге улы соңгы

                                                                            шәлен сатып эчкән, өеннән куган.

 

       - Кайсы ана бәхетле икән? Әлбәттә, Маһисәрвәр апа. Әйдәгез, нәтиҗә ясыйк. Әниләребез бәхетле булсын өчен без аларны яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез. Алар безне кадерләп, саклап кына үстерәләр. Һәр бала әнисенә игелек күрсәтергә тиеш. Дөньяда ялгыз аналар булмасын иде!

 

V.               Йомгаклау.

 

      Укытучы. Укучылар, без бүген Х. Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестен тулысынча кабатлап, анализлап чыктык. Сезгә әсәр ошадымы? Ни өчен?

     Укучы.  Бу әсәр кешелекле булырга өйрәтә. Начар гадәтләрне юлдаш итмәскә өнди. Әти - әниләрне яратырга, туганнарны хөрмәт итәргә өйрәтә.

     Укытучы. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям.

 - Дәресне Р. Миңнуллин сүзләренә язылган «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» җыр тыңлау белән тәмамлыйбыз. Җырдагы ана белән Маһисәрвәр апа арасында охшашлык, уртаклык бар. 

-         Өйгә эш итеп шул охшашлык нидә чагыла икән? Шуны уйлап килегез.

 

 

                            Дәрес  тәмам.