Мин
материал (5 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Мин

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Мин , Гайнуллина Сэрвижамал Нэфыйгулла кызы 1915 елда Кочек авылында доньяга килгэнмен.19 яшемдэ Нэбиулла атлы егеткэ тормышка чыктым .Бу гаилэдэ без 6 кеше яшэдек:кайнанам, 2 каениш , 1 сенлем хэм ирем белэн мин . 6 ел бергэ яшэгэч сугыш чыкты , иремне сугышка алдылар .Э мин йокле килеш анны озатып калдым,Каенишларым да сугышка киттелэр.Бар авырлык безгэ , хатын-кыз жилкэсендэ калды .Сугыш башланганда чэчу тэмамаланган иде , калганы безгэ калды. Без чынлап эшкэ керештек.

   Ел да носилка белэн тошып буе будык ,утын эзерлэп мэктэпкэ хэм кэнсэлэргэ ташый идек.Чана юлы тошкэч , кыш чыгу очен утынны узебезгэ ташый идек.Арба белэн чана кулдан тошмэде инде.Печэн ослэрендэ карт-коры ирлэр белэн 5 ел буе печэн чаптым,Ашарга токыр иде ,  хэллэр бетэ иде.Аш сыек булгач,юа жыеп ашка салып куертып ашадык.2-3 атна болында торып кайта идеек.Аннан кайтуга уракка тошэбез.Кояш чыкканнан, кояш баеганчы кадэр ура идеек.Норманы тутырмыйча калмадым.Шулай булса да , кеше котыртып кайтма , жирендэ ял итеп ят диделэр.

    Башта колтэлэрне моржа башына куя идек. Аннары бригадалап колтэлэрне лачинкалап салып кибэнгэ ташыдык .Мин узем кибэнгэ куя идем.Син куя белэсен , дип мина кушалар иде. Болында да , син куя белэсен , дип кибэн остендэ узем тордым , узем кибэнне очлый идем.

    Соныннан колтэлэрне авылга ындырга сугарга ташыдык.Кыш коне кар тирэн булгач , атларны эле беребезнекен , эле беребезнекен алга чыгарыпердыра идеек. Узебез кук атлар да арык иделэр.Ерак болыннан печэнне дэ шул рэвешлекар ерып атлар белэн ташыдык.

Чэчу вакытында сыерлар белэн тырмаладык.Симэнэне жир остенэ тартып керткэнче куздэн утлар куренэ иде. Ризыгыбыз черек бэрэнге булды.Ос-баш начар ,аякта чабата иде.

    1 капчык арышны чанага салып ике кеше Рыбныйга тартыпалып бара торган идеек план утэу очен.Кышына 5 тапкыр бара идек.Э яз житкэч торле жирдэн имэнэ ташыттылар.

    Пычрак ерып янэшэ-тирэ авыллардан симэнэ ташыдык.Тремячкадан хэм Бондовкадан биштэрлэп борчак алып кайтканны яхшы хэтерлим.И-и ул Мэшлэк урманында утын кисулэр.Анда 15 кон торып утын кисеп кайта идем.Нэрсэ ашыйсын , нэрсэ эчэсен дигэн кеше булмады.Кырдан черек бэрэнге жыеп , анын кумэчлэрен , коймакларын пешереп ашый идек.Бик тэмде дип ашый торган идек. И Раббым , моннан ары черек бэрэнге ашарга язмасын иде.Кешем булмагач , 25 сутый жирнее берузем казып бэрэнге утырта идем.5 елдан сон сугыш бете дип хэбэр иттелэр.Шул коне безне Балдовкага симэнэгэ жибэрделэр.Сутыйда жырлашып бэйрэм  итэлэр.Безгэ алар , бу шатлыклы кондэ кая барасыз диделэр.Безгэ шул коннэн тол хатыннарга исэп тоште.Ирлэре исэн кайткан хатыннар бик соенештелэр.Аларнын ирлэре кайтып,кайгысы  булса да , шатлыгы булса ад бергэ уртаклашып гомер иттелэр.Шул хатыннар ирлэре кайткан коннэн, минем ирем эшли дип эштэн туктадылар.Э без эшебезне шул ирлэр белэн дэвам иттек.

    Сугыш беткэс тэ безгэ ансат кына жинеллек килмэде.Ирлэр булса да ,саламын эскерткэ оюлэргэ кадэр эшлэдем , туктамадым.

    12 ай кайнана йортында хезмэт иткэч,кызым белэн икебезне аерып чыгардылар.Сугышка киткэн ирлэрнен хатыннары уз йортларында калдылар.Ул вакытларны сойлэгэндэ, тыныч кына сойли алмыйм.Сыер биреп чыгарганнар идее.Ой салырга булар диеп, сыерны саткан идем, акча алышынып, ул акча да юкка чыкты.Шулай да бик авырлыклар белэн, уз тырышлыгым белэн 4 тэрэзэле ой алып чыкты.Бик булыштылар да инде.Ойнен бурэнэлэрен яз коне омэдэн тартып ташыдык.Хатын-кызлар жэллэп 2 шэр юлга барып тартып алып кайттылар .Ой олгергэнче безне апай уз гаилэсенэ сыендырды.Анда 3 ел апай , анын 5 баласы белэн бергэ яшэдек.Жизни дэ сугыштан кайтмады.Ирем Нэбиулла 1941 елда сугышнын ин кызу жирендэ, Ленинградта башын салды.Шул гомерлэн бирле мин кызым белэн яшэдем.2 тапкыр йорт салырга туры килде.Эйткэнемчэ берсе 4 тэрэзэле, икенчесе 5 тэрэзэле иде.

    Шулай эшлэп пенсиягэ чыктым.Эшлэгэн дэвердэ яхшы эшлэдем, бик куп грамоталар,булэклэр белэн булэклэндем.2 ел депутат булып сайландым , 2 медаль бирделэр.

Кызым кияугэ чыккач та бергэ кияу кулында яшэдем.Хэзер инде киявем вафат.Хэзерге вакытта анын малаенын гаилэсе белэн кызым да бергэ яшибез.

Иремнен вафатына 60 ел.Кем очен башын салды у лбу канкойгыч сугышта? Ирлэре сугышта улгэн диеп, безгэ бернинди ташламалар да булмады.Бер тиен акча алмаган кое заемнарга , кул куй , диеп кул куйдыралар иде.Анын остенэ 40-45 кг ит тулэтэлэр иде.Ирлэребез булмагач, безгэ бу тулэулэрне тулэу бик авырга туры килэ идее.Баштарак ирлэре улгэн хатыннарга пособие тулилэр идее.Соныннан ансын да бетерделэр.Дорес хокумэт эшлэгэн очен пенсия тули.Хэзер инде 85 яшем белэн барам.Аллага шокер, гомер иттем,ким-хур булмадым.Бугенге конгэ шокрана итер соенепкенэ яшэрлек.Кияргэ бар, ашарга бар, Аллага шокер.Кайбер яшьлэрбелми генэ зарланалар.Инде балаларыбызга сугыш афэтлэре китермэсен Аллах Тэгалэ.Без кургэнне курмэсэлэр идее.Эмма бу сугышны онытмасыннар.Алар эйбэт кенэ яшэсен очен, миллионлаган яшь гомерлэр башларын салды бу сугышта.Суземне тэмамлыйм шуны эйтэсем килэ, без кургэннэрне яза башласан бер китап булыр идее могаен.Барыгызга да исэнлек саулык , имин коннэр телэпГайнуллина Сэрвижихан эбиегез Нэфйыйгулла кызы.