Нур Әхмәдиев Амбразура
материал по теме

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Шагыйрьнең сугыш фаҗигасен тасвирлаган әсәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Нур Әхмәдиев Амбразура11.5 КБ

Предварительный просмотр:

(Нур Әхмәдиевнең "Амбразура" шигыре

 
Кара кырның канлы кара күзе
Карап тора кайнар ут чәчеп.
Ам-бра-зу-ралар,
Ары китеп булмый,
Урап үтеп булмый,

Алга таба булмый юл ачып.
Яу мәйданы кайнар казан кебек,
Көйдермәгән бер дә кыры юк.
Ам-бра-зу-ралар,
Пуля кайный тора,
Үлем сайлый тора,
Ярты рота калды кырылып.


Шул сызыкта туктап калыргамы,
Үтәмичә хәрби антыңны?
Ам-бра-зу-ралар,
Инде сафлар сирәк,
Нинди көчләр кирәк
Сүндерергә шушы ялкынны?


Батырларның ура тавышыннан
Ут төкергән дзот тетрәде.
Ам-бра-зу-ралар,
Алга китәр өчен,
Сытып үтәр өчен
Калкан булды солдат күкрәге.