Дүрт фасылның дүрт бәйрәме
материал (5 класс) на тему

Галимова Гөлнара Хаҗип кызы

Укучыларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан үткәрелгән бәйрәм өчен сценари.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл сценарий20.85 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Дүрт фасылныӊ дүрт бәйрәме

Максат:

1. Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру;

2. Укучыларда халкыбызның йолаларына, гореф – гатәдләренә  мәхәббәт тәрбияләү;

3. Мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү.

(Бер укучы Нәүрүз- яз кызы булып яшелдән киенеп чыга, калганнар кулларына чәчәкләр, таякка беркеткән күгәрчен рәсеме тотып чыгалар)

Яз кояшы күӊелләргә

Көндә  җылысын өсти.

Инде көннәр төнгә тигез

Тиздән җәй җитәр төзелеп

           Нәүрүз килә җиргә, илгә

           Нәүрүз Нәүрүз,  Нәүрүз

           Шатлык белән, бәхет белән,

           Түрдән уз, түрдән уз

" Нәүрүз ” сүзе  "яңа көн” дигәнне аңлата. Бик  борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.

Нәүрүз көннәрендә йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган.  Нәүрүз такмагын    яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

 

Борын үткән заманнан

Болгар белән Казаннан

Җаек белән Иделдән,

Бу бәйрәм безгә килгән

Бергә:  Нәүрүз мөбарәкбад

Әйдә, кояш, сип нурыӊны

Кызганма бер дә,

Зур бәйрәм, күӊелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә.

Торыгыз, тор, хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәмсез?

Бергә:  Нәүрүз мөбарәкбад.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Бергә:  Нәүрүз мөбарәкбад.

 

Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калак кирәк...

Майланган коймак кирәк

 

Өйдәме түтәй?

Җәтрәк бир күкәй!

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Бергә:  Нәүрүз килде яз килде, 

             Нәүрүз мөбарәкбад.

 

(Татар халык биюен бии укучылар төркеме алмашына. Аларга алмашка куларына сөлге, кулъяулык, колга тоткан укычылар керә. Татар халкыныӊ Сабан туй бәйрәме турында сөйлиләр)

Шатлыклар өстәп күңелгә,

Кояш елмая күктә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Халык гөрли мәйданда.

Көрәшик тә. Узышыйк та,

Көч сынашыйк, кил өйдә,

Сабан туе, сабан туе!

Шундый кызык күңелле,

Ник чыкмаска көрәшергә

Мин соң егет түгелме?

(Татар халык биюен бии –бии  укучылар төркеме алмашына. Аларга алмашка куларына кәрзин белән яшелчәләр, башаклар тоткан укычылар керә.

Елның сихри фасылында – көз белән төн тигезләшкән вакытта Сөмбелә бөйрәме уздырылган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. “Сөмбелә”- башак дигән сүз.

Көз килде

Уӊыш булды.

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус

Көзге бәйрәмгә.

Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап – сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче, кем белә?

Бергә: Сөмбелә, Сөмбелә

Сөмбелә мин, Сөмбелә

Мине һәркем дә белә.

Илгә байлык китерәм

Җиргә муллык китерәм.

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул “Сөмбелә”

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек “Сөмбелә”

(җыр “Яфрак бәйрәме”)

Яӊгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле              2 тапкыр

Кушыл син яӊа җырга.

Сары сары, сап сары

Агачныӊ яфраклары.

Җил исә, ява яфрак

Көзнеӊ матур чаклары

(Татар халык биюен бии – бии укучылар төркеме алмашына.  Кыш бабай, кар кызы hәм кар бөртекләре булып киенәләр.)

Нардуган, нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбәрәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын!

Яңа елыгыз котлы булсын,

Ашлыгыгыз яхшы булсын,

Сыерыгыз сөтле булсын,

Атыгыз көчле булсын!

Нардуганым нар булсын

Эче- тышы нур булсын!

Нардуган җырын кем җырласа,

Ул бик бәхетле булсын.

(Беренче төркем укучылары чыга, елныӊ дүрт фасылы да бергә җыела)

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур  сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәӊ йөрәк,

Изге сүзләр, җылы куллар- шатлык кирәк!

                 Матур сүзләр белән беррәттән,

Бергә:      Яшәсен матур гадәтләр!