Хат язу
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Хат язу 

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon 345_vdd.pdf62.38 КБ
Microsoft Office document icon riza_fhreddin_hikmtle_suzlre.doc37 КБ
Microsoft Office document icon dya_ga_zerlnbez.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

                       

             

                 

Ризаэддин   Фәхреддиннең  хикмәте  сүзләре – әдәп  вә  хая.

                     

2014 нче ел

Тема: Ризаэддин   Фәхреддиннең  хикмәте  сүзләре – әдәп  вә  хая. Фатих  Әмирханның  «Нәҗип»  хикәясенә  анализ.

Максат: Укучыларның  фикерләү  сәләтен  үстерү,  үзеңә  бәя  бирү;  әдәплелек  сыйфатлары  тәрбияләү.

Җиһазлау:  Р.  Фәхреддинең  «Балаларга  үгет – нәсыйхәт»  китабы,  дәреслек.

                                        Дәрес  барышы.

I. Оештыру.

II. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

-  Р.  Фәхреддин  кем  соң  әле  ул?  Аның  нинди  хикмәтле  сүзләрен  белдек?

-  Җавап: Ул  галим,  әдип,  педагог,  философ  була.  Балаларга  үгет -        нәсихәт  бирә,  тәрбияли.  Хикмәтле  сүзләрен  әкиятләрдән  дә  таптык.  «Үги  кыз»,  «Таңбатыр»  әкиятләреннән.  

1)  кешенең  матурлыгы – аның  тәрбияле  булуында.

2)  әдәпкә  күнсәң – адәм  булырсың

     яманга  күнсәң,  әрәм  булырсың.

III. Уку  мәсьәләсен  кую.

-  Әйе,  дөрес. Шул  хикмәтле  сүзләр  янына  без  әдәп  вә  хая  сүзләрен  дә  өстибез. Әдәп – тәрбия,  гүзәл  әхлак  икәнен  сез  беләсез.  Ә  менә  хая – оялу,  начар  эшләрдән  саклану,  тартыну  дигән  сүз.  Тагын  да  яхшырак  аңлашылсын  өчен  без  “Нәҗип”  хикәясенә  тукталыйк.  Алдагы  дәрестә  хикәя  белән  танышкан  идек,  өлешләргә  бүлеп,  берләштергән  идек.  Бүген  әсәрнең  эчтәлеген  искә  төшереп,  нәтиҗәләр  чыгарырбыз.

IV. Уку  мәсьәләсен  чишү.

-  “Нәҗип”  хикәясенең  кыскача  эчтәлеге  сөйләнә.

-  Өлешләрне  берләштергән  идек,  модельләштерәбез.

Нәҗипнең  макталасы  килә.( Өй  түбәсенә  менә, койма  өстенә          менә,  кызыл  балчыктан  “Мәрфуга  апасын” ясый)

Мактамыйлар

Борчыла, үч  алу  теләге  туа

Үз  эше  өчен  ояла,  үкенә.

-  Әйе, ояла.  Ояла  да  үзе  кылган  эшләренә  (елый,  кычкыра,  апасын  үрти,  курайны  тартып  ала...)  үз  күзе  белән  бәя  бирә  ала  бит  әле.

- Мисаллар  китерик  әле.  Нәҗип  ничек  үзен  тәнкыйтьли,  орыша.

                                                                  ( Дәреслектән  табып  укыла.)

- Җавап: “Акылсыз  малай  дип,  Мәрфуга  апа  уйлагандыр  инде.  Кызлар  хәтле  дә  куәте  юк  икән,  дип  уйлагандыр  инде. Әнигә  дә  әйткәндә  мин  елап  җибәрдем.  Мәрфуга  апа  бигрәк  елак  малай  икән  бу,  кыз  балалар  шикелле,  дип  уйлагандыр...”

- “Мине  бер  дә  батыр  дип  тә,  егет  дип  тә  уйламады”  һ.б.

 Укучылар  укыйлар,  мисал  китерәләр.

- Шулай  итеп  Нәҗиптә  каршылык  туа.  Нинди  каршылык?

Җавап:  Эчке  каршылык.

Алар  да  гаепле  кебек  →  мактамыйлар,

                      ↨

үзе  дә  гаепле  кебек  →  макталасы  килә.

- Эчке  кршылыкны  таптык,  тышкы  каршылык  кайда?

- Җавап:  Гомәрнең  һөнәре  бар

                                  ↓

             Нәҗипнең  һөнәре  юк  әле.

- Нәҗипнең  эчке  каршылыгы  әсәрдә  ничек  бирелә?

   Ни  өчен  көн  төрлечә  үзгәрә? ( Дәреслектән  укыла)

- Җавап:  Болытлар  куера,  давыл  көчәя,  тагын  бераз  тына,  тагын  куәтләнә,  тагын  бераз  тына...  Җил  болытны  куды,  болыт  астыннан  кояш  чыкты.  Дөнья  яктырты,  ямьләнде,  елмайды...

- Бу  күренешкә  бәя  бирик. ( Нәҗипнең  ачуы  көчәя, һөнәре  туа,  мактыйлар.)

- Җавап: Нәҗипнең  теләге  белән  туры  килә. (Ачуы  көчәя,  басыла..)

- Ә  хәзер  әсәрнең  башына  һәм  ахырына  игътибар  итик.  Әсәр  башында  һәм  ахырында  алар  нишлиләр?

- Җавап: Уйныйлар.

- Әйе,  уйныйлар,  модельләштерәбез.

                                                  УЕН

әсәр  башында                                                       әсәр  ахырында                                    

  ат – ат  уены                                                суда  көймә  йөздертәләр

            ↓                                                                                ↓

күп  көч  куя,  арба  тартылмый         көймә  агым  уңаена  начар

                                                                                         йөзә

            ↓                                                                                ↓

макталасы  килде  (көч  куйды)                   рәсем  ясады,  күрделәр

            ↓                                                                                ↓

Мактамадылар  (эш  бармый)                       мактадылар, шатланды

- Димәк,  авторның  яшеренгән  фикере  (идеясе)  нәрсә  инде?

- Җавап:  Тормышта  агым  уңаена  барырга,  тормыш  җаена  барырга,  агымга  каршы  йөзмәскә  икән.

- Р.  Фәхреддинең  хикмәте  сүзләренә  таяныйк  әле. “Балаларга  үгет – нәсыйхәт”  укыла,  дәфтәрләрдә  таблица  тутырабыз.

- Нәҗип  нинди  бала? Җавап: Тәрбияле  бала.

- Ни өчен  тәрбияле  бала?                                 

Тәрбияле  бала                                                    Тәрбиясез  бала

              ↓                                                                            ↓

1.Кылган  эшләренә  башка кеше    1.Үзенең  хаталарын  аңламас, аны  

  күзе  белән  бәя  бирә  алды.           төзәтү  хисабында  булмас.

2.”Бу  эшем  тиешсез  икәнен үзем  2.Яман  сүзләр  илә  җавап  бирер.

 дә  белдем,  моннан  соң  икенче

мәртәбә  кыйлмам”, - дияр.

3.Ямьсез  булса  да, тәрбияле          3.Гүзәл  булса  да, аны  беркем  дә  

булганы  өчен һәркем  яратыр.                                                    яратмас.

4.Үскән  саен  яхшы  белән                4.Үскән  саен  яманны аера  

яманны  аера  белер.                                                                      белмәс.

5. Үз  кулың  белән  эшләү, тир  агызып  байлык  табу  һич  тә  гаеп

                                                                                                           булмас.

6.Һөнәр  бел. Егет  кешегә  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз.

V. Рефлексия.

Димәк,  балалар, без  никадәр  хикмәтле  сүз  белдек.  Мин  инде  уйлыйм, хәзер  сез  үзегезгә  бәяне  дөрес  бирә  аласыз.  Алдагы  дәресләрдә  без  Р.  Фәхреддиннең  хикмәтле  киңәшләрен  тагын  өйрәнербез.

  Ә  хәзергә  әйтегез  әле;

  - Сез үзегезгә  нинди  тәрбия, нинди  сабак  алдыгыз?  

VI.Йомгаклау

   



Предварительный просмотр:

“ДЙА га әзерләнәбез” түгәрәген үткәрү планы.

Укытучы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь  кызы

Аңлатма язуы

“ДЙА га әзерләнәбез” түгәрәге атнага 1 сәг. исәбеннән елга 34 сәг. үткәрелә. Түгәрәктәге дәресләр 9 нчы сыйныфта татар теленнән укучылар белән ДЙА га әзерләнү өчен планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды.Түгәрәк  файдалы,  мәвыктыргыч булсын өчен  тестлар , сорау- җавап формалары, төрле әдәби текстлар, сочинение өчен темалар кулланам. Дәрес материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә материаллар да үтеләчәк.

Түгәрәк  чәршәмбе  көнне 13 сәг. 30 минутта үткәрелә.

Максат:   укучыларның  татар теленнән алган  белемнәрен системага салу,

ныгыту; татар теле белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын белү; укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә  өйрәтү,  имтиханга әзерләнү  этапларына төшен-

дерү, изложение һәм сочинение язу методикасын аңлату,  А,В өлешләрен мөстәкыйль дөрес итеп эшли белү күнекмәләре бирү.

Программа

1.Фонетика.Графика. Лексика. 

Бу сүзләрне дөрес язу, дөрес әйтү, дөрес куллану.

Төрле сүзләрдә басымнарны билгеләргә өйрәнү.

Аваз һәм хәреф, аларның үзгәреш үзенчәлекләре.

Басым, интонация турында төшенчә.

2.  Лексикология. Сүз ясалышы.

Сүзләрнең лексик, грамматик мәгънәсе.

Татар теленең сүзлек составы.

Сүз төзелеше, ясалыш ысуллары.

 3.Морфология.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре, аларның грамматик үзенчәлеге.

Җөмләләрне морфологик яктан тикшерү.

 Төрле эш кәгазьләре үрнәкләре язу һәм аларны үзара тикшерү.

4. Синтаксис.

Сүзтезмә. Җөмлә:гади һәм кушма. Җөмлә төрләре.

Туры һәм кыек сөйләм.

Стилистика.

Пунктуация.

Грамматик анализ ясаганда кулланыла торган шартлы билгеләр.

                                   Тематик планлаштыру.

         

   Дәрес темасы

   Сәг. саны.

  Дата

Искәрмә

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Гариза.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Беркетмә.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Автобиография.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Ышаныч кәгазе.

Фонетика фәне. Сузык һәм тартык авазлар.

Сингармонизм, аның төрләре.

[в ,w] тартыклары. Дифтонг.

Иҗек калыплары. Ачык һәм ябык иҗекләр.

Фонетик анализ.

Лексика. Синоним, антоним, омонимнар.

 Лексикография. Сүзлекләр белән эш. Татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре.

Морфология. Исем, аңа хас грамматик категорияләр. Морфологик анализ.

Сыйфат,аңа хас грамматик категорияләр.Морфологик анализ.

Алмашлык,аның төркемчәләре. Морфологик анализ.

Рәвеш,аның төркемчәләре.Морфологик анализ

Фигыль, аңа хас грамматик категорияләр.

Җөмләләрне морфологик яктан тикшерү

Рим цифрларын укырга һәм язарга өйрәнү

Төрле сүзләрдә басымны билгеләргә өйрәнү.

А1 –А7 биремнәре өстендә эшләү. Аларга тәкъ-

дим ителгән 4 җавапны  практик эшли белергә өйрәнү методикасын төшендерү.

А өлешен теоритик яктан эшли белергә өйрәтү.

А өлешен практик яктан 8 вариантта эшләү.

В1-В9  биремнәре өстендә эшләү. Аларга тәкъ-

дим ителгән тектлар өстендә  практик эшли белергә өйрәнү методикасын төшендерү.

В1-В9  биремнәре өстендә теоритик яктан  эшли

белергә өйрәтү.

Тыңлау өчен бирелгән тектлар өстендә эшләү, изложение язу методикасын төшендерү.

10 вариантта бирелгән текстлар буенча изложение язу.

10 вариантта бирелгән текстлар буенча изложение язу.

Изложение  эченнән микротемалар табарга өйрәтү.

Изложение  эченнән микротемалар табарга өйрәтү.

Бирелгән тексттан файдаланып С 2 биремен яза белү методикасын өйрәтү.

 Бирелгән темалар буенча сочинение язу.

Бирелгән темалар буенча сочинение язу.

Бирелгән темалар буенча сочинение язу.

Йомгаклау.

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

        

        1

1

         1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

                                                  Кулланылган әдәбият

1. Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. 9 нчы сыйныф, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, “Гыйлем” нәшрияты. 2013 ел.

2.Татар теле кагыйдәләр җыентыгы, анализ үрнәкләре. Н.С.Гыймадиева, Р.В. Галләмова, “Гыйлем” нәшрияты, 2012 ел.

3.Татар орфографиясенең кыен очракларына  дидактик материаллар. Сафиуллина А.Н. 5-9 нчы сыйныфлар өчен.

4.Татар теленнән  изложениеләр, диктантлар, контроль эшләр, тестлар.Фатыйхова Р.Н.