Эш тәҗрибәсе
опыты и эксперименты по теме

Латипова Гульнур Гайнутдиновна

10 еллык хезмәтем дәверендә тупланган эш тәҗрибәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon publikatsiya.doc95.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Вахитов  районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесе

«96 нчы номерлы гимназия»нең

1 нче квалификацион категорияле

татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Латипова      Гөлнур     Гайнетдин

кызы


Эчтәлек

  • Укытучы турында шәхси белешмә
  • Укытучының эш тәҗрибәсе
  • Педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе
  • Укучыларның уңышлары
  • Укытучының уңышлары
  • Методик публикацияләр
  • Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфат үсеше
  • Фоторәсемнәр дөньясында


Укытучы турында шәхси белешмә

1. Фамилия, исем, әтисенең исеме Латипова Гөлнур Гайнетдин кызы

2. Туган елы 1981 ел, 19 октябрь

3. Белеме югары, КДПУ, татар теле, әдәбияты укытучысы,2004 ел

4. Курслар Укытучыларның белемен күтәрү институты “Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында татар теле һәм әдәбиятын укытуда дәвамчанлык” 108 сәг. 2013ел

5. Гомуми эш стажы 9 ел

6. Педагогик ел стажы 9 ел

7. Категориясе 1 нче калификацион категория, 2014нче ел

8. Эш урыны Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “96нчы номерлы гимназия”


Эш тәҗрибәсе

Хезмәтемнең сукмагыннан

Барган  чакта тиз-тиз атлап.

Гаделлек һәм таләпчәнлек

Йөртә мине һаман саклап.

Җиңел түгел барыр юлдан,

Тиз-тиз генә алга атлап.

Зилзиләләр көтеп тора

Борылышта мине кайчак.

Көтеп тора борылышта

Авырлык та, киртәләр дә.

Шатлыгы да бу тормышта.

Нәтиҗәмне күрим диеп,

Ялгышып та куям кайчак.

Төзәтеп шул хаталарны,

Алга таба атлыйм һәрчак.

    Укытучы һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле тәрбияче, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш. Һәр укытучының үз язмышын мәктәп белән бәйләве дә төрлечә. Берәүләр балачактан  ук үзләрен бу һөнәргә багышлаячакларын тоемлыйлар һәм шуңа омтылалар, әзерләнәләр. Икенчеләр исә балага белем бирү, аны олы тормыш юлына әзерләү кебек изге эшкә очраклы рәвештә кереп китәләр. Мин үземне шуларның беренчесенә кертер идем.

  Укытучылар нәселеннән түгел мин, шулай да нишләптер кечкенәдән үк минем хыялым-укытучы булу иде. Балачакта курчакларга билге куеп уйнасам, мәктәпне тәмамлаганда, туган телемә булган мәхәббәтем Казан дәүләт педагогика университетытының татар филологиясе факультетына алып килде.

    2004 нче лда югары белемле филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы икәнлегемне дәлилләүче документ-диплом алып,тормышка тәүге адымнарын атларга торган яшь укытучы идем.  Яшереп әйтмим, кая барырга,укыган белгечлек буенча китәргәме, әллә инде башка юнәлешне сайларгамы дигән сораулар алдында тукталып калдым. ”Барма мәктәпкә, бер кереп китсәң чыга алмыйсың, “Яңа гасыр балалары” белән эшләве бик кыен” дип әйтүчеләр дә булды. Шулай да мин, университетта белем биргән, тормыш дәрьясының югары баскычларына күтәргән остазым- Чулпан Мөхәрләмовнаның киңәшләрен тыңлап, юлламаны кулга тотып,  96нчы гимназиягә юл тоттым.

     Бала күңелен мин бәллүр ваза белән чагыштырам. Әгәр дә аны ватасын икән, ничек кенә кире ябыштырырга теләсәң дә, барып чыкмый.  Мин куркып калдым, Ничек дөрес эшләргә, нинди метод һәм алымнарны кулланырга, бала күңеленә юлны кайдан табарга?  Рус телле укучылар белән ничек эшләргә? Җиңел булды димим хезмәтемнең тәүге баскычларын.  Беренче сентябрь, үземнән 5-6 яшь кенә кече укучылар алдына дәреслек тотып кереп басулар, калтыранган тавыш белән тема аңлатулар бүгенгедәй хәтеремдә... Хәзер исә мин укытучы исемен горур итеп күтәреп йөрер дәрәҗәгә ирешкән хезмәт иясе! Ә хәзер исә  менә шул  мине куркытырга теләгән “яңа гасыр балалары” белән эшләргә теләгән ,бүгенге катлаулы тормышта аларга үз юлларын табарга, белемле, теләкләренә ирешә алырдай, намуслы ,рухый яктан нык,тәрбияле,мөстәкыйль фикер йөртә белүче,милләтен һәм мәдәниятен яратырдай шәхес тәрбияләргә теләгән гади бер зат.

   Мин – татар теле укытучысы. Дәрескә керер алдыннан мин укучыларымның һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән керәм, чөнки баланың сизгер йөрәген алдый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең.

   Элек-электән укытучы хезмәте - гаять катлаулы һәм җаваплы хезмәт булып саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый.

     Нинди генә  заманда, кайсы гына вакытта эшләмәсеннәр , укытучылар алдында зур бурычлар ,яңадан – яңа таләпләр куела . ФГОС программасы буенча курсларда булып кайткач, мин яңа стандартларның “Укырга өйрәтү”, “Яшәргә өйрәтү” һәм “Эшләргә өйрәтү”, “Бергә эшләргә өйрәтү” икәнен аңладым. Чөнки яңа стандартлар буенча белем алганда укучының белем дәрәҗәсе бермә-бер үсә, логик яктан фикер йөртергә өйрәнә, максатка ирешергә омтылышы барлыкка килә. Һәм иң мөһиме-укучы мөстәкыйль белем алырга өйрәнә, бу очракта укытучы ярдәмче.

     Шушы дүрт этап бер берсе белән бәйләнеп барырга тиеш, шул очракта гына дәрес камил дәрәҗәгә ирешә ала.

    Дәресемне балалар өчен кызыклы итәргә теләп, төрле алымнар һәм чаралар кулланам. Мәсәлән, төркемләп эшләүне бик нәтиҗәле күрәм. Балаларда  сорауга җавап бирү, проблеманы чишү  барышында бер-берсе белән ярышу, үзен яхшырак, белемлерәк итеп күрсәтү өчен күбрәк мөмкинлекләр ачыла. Киңәшләшү, фикер уртаклашу мөмкинлекләре ачыла. Әлеге төр эшчәнлек вакытында , бер төркемнең икенче төркемгә сорау бирә белүен дә максат итеп куюым, балаларның сөйләм  телен үстерүгә ярдәм итә дип саныйм. Бүген укытучы укучыга белемнәр суммасын җиткерүче булып кына кала алмый, киресенчә, ул баланы мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтергә тиеш.

   Хәзерге заман укучысын татар телен яратуга ничек этәрергә, аны ни белән кызыксындырырга?  Шул турыда фикерләгәннән соң, мин үземнең методик темам итеп “Хәзерге заман укучысын эзләнү эшчәнлегенә тарту юлы белән интеллектуаль иҗатын үстерү” дигән теманы алырга булдым. Методик теманың уңышлы булуы аның нәтиҗәлелегенә бәйләнгән. Ә нәтиҗәдә баланың фикер үсеше тора. Эзләнү эшемнең максатлары һәм бурычлары түбәндәгеләр:  Укучыларны эзләнү эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурычлар:

-чыганаклар белән эшләү тәртибен өйрәтү

-яңа технологик алымнар кертергә өйрәтү

- балаларны киләчәк тормышка әзерләү

-укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар,  җаваплылык хисе тәрбияләү

   Эзләнү эшендә мин укучыларыма дәрестә үтелә торган темаларны тәкъдим итәм.  Мәҗбүр итеп эшләтеп, ирекле кеше тәрбияләп булмый. Һәр баланың үзе теләгән теманы сайлау мөмкинлеге бар. Өй эше итеп бирелгән проектларны төзү эшендә әти-әниләр дә катнаша. Димәк, бала ата-анасы белән аралашудан да шатлык ала. Шул рәвешле балалар күңеленә күпер салына. Иҗат итү шатлыгы һәркемне яңа эшләргә рухландыра. Мин сыйныфта һәр укучыга үз эшен яклау, аның өстенлекләрен күрсәтү, аңлату мөмкинлекләрен тудырам. Бала әнә шулай итеп ачыла бара, мөстәкыйль эшләргә өйрәнә. Укытучының үзенә ышануын тойган укучы бернинди кыенлыктан да курыкмаска өйрәнә. Баланың яшерен талантын ачу, аңа ышаныч белдереп, катлаулырак эшләргә тарту аңарда тормышның бар кыенлыкларын җиңәрлек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Эзләнү эшендә китапханәләр белән генә чикләнеп калмыйча, укучыларым теманың асылына төшенергә ярдәм итәм. Мәсәлән, күренекле меценат Әсгать Галимҗанов турында фәнни эш язганда, без иң беренче чиратта, аның турында мәгълүматларны җыйсак, игелекле йөрәкнең үзе белән очрашып сөйләшү балалар күңелендә яхшы төсмерләр калдырды. Әле аның белән генә чикләнеп калмыйча, Әсгать Галимҗановның эшчәнлеген өйрәнүче һәм туплаучы – «Ватаным Татарстан» гәҗитенең баш редакторы урынбасары Ризванов Габделбәр Газиз улы белән дә очрашу оештырдык. Казанның 1000 еллык мәйданында - төзекләндерелгән скверда Хәйриячегә ачылган һәйкәлне карап кайттык. Игелекле йөрәк турында барлык мәгълүматларны җыеп бетергәч, фәнни эшебезне язарга керештек.  Шул вакыйгадан бирле хәзер без һәр ел саен укучыларым белән хәйрия акцияләрендә катнашабыз, республикабызның ятимнәр йортында тәрбияләнүче балаларга ел саен әбиләребез бәйләгән җылы оекбашларыбызны илтәбез.  Балаларга изгелекнең очы-кырые юк икәнен төшендерү, аларның күңел кылларын нечкәртә алуым, күңелләрендә мәрхәмәтлелек очкынын уята алуым белән мин бик горурланам.

   Хәзерге вакытта данлыклы татар атларын өйрәнү буенча фәнни-гамәли 9нчы сыйныф укучылары белән фәнни-гамәли эш яза башладык. Эшкә керешкәнче, атлар темасын үзенең хезмәтендә киң яктырткан журналист Искәндәр Сираҗи белән очрашу үткәрдек. Әңгәмәдән соң бу тема балаларда зур кызыксыну уятты. Алар атлар турында материаллар җыя башладылар. Татар атлары алар саргылт төстә, кыска буйлы...... Биектау районынның Камай авылында Рафаэль Бадретдинов исемле ага татар атлары үрчетә. Болар Чыңгыз хан заманнындагы тарихка кереп калган данлыклы атлар токымы. Укучылар белән шунда барып кайтканнан соң, аларның тәэсирләрен сүз белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел. Балада бу эшкә теләк уяту, аларның канатланып эшләвен күрү минем өчен зур бәхет.       

“Чынбарлыкның асылында практика ята” дип юкка гына әйтмиләр философлар. Мин моның белән тулысынча килешәм. Гади генә мәктәптә эшләп, нинди генә милләт баласы белән эшләсәк тә, югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә урыннар яулау, имтихан вакытында укучыларның югары баллар алуы, төрле конкурсларда катнашу- болар барысы да укытучының системалы эшенә бәйләнгән. Укучыларымның уңышлар-минем уңышларым! Күпме озын эш көннәре, йокысыз төннәр кергән анда. Һәрбер чарага әзерләнер өчен, чиксез күп ихтыяр көче, түземлелек, белем һәм осталык кирәк. Һәрбер диплом-грамотада, мактау кәгазе, рәхмәт хатында үзеңнең эш нәтиҗәнне күрәсең, балаларның активлыгы арта барган саен горурлык тоясың, гомереңнең заяга узмаганың, туган телеңә файда китерүеңне аңлыйсың.

   Барлык эшләребезне интернет челтәренә урнаштырып барырга тырышам. edu.tаtар.ru; nsportal.ru челтәрләрендә үземнең шәхси сайтым, торкемнәрем бар, укучыларымның эшләрен “Ал паруслар” дигән сайтта урнаштырам. Эшебезнең төп максаты- башкалар белән фикерләрне уртаклашу, аларны тыңлау, киләчәккә тәҗрибәне арттыру.

    Дәресләр, проектлар, фәнни эшләрне башкару дәверендә без татар әдәбияты белән генә чикләнмичә башка предмет укытучылары белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Аларның ярдәмнәре белән, уңай нәтиҗәләргә ирешәбез. Гомумән алганда, укучыларым өчен, чит һөнәр ияләре белән очрашуларны еш оештырырга тырышам. Язучымы  ул, табипмы, китапханәчеме-барысы да балага тәрбия һәм белем бирү сиситемасында зур ярдәмче булып торалар. Хәзерге “китап укымый” торган заманда “Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән очрашу, бала күңелендә якты хатирәләр калдырды.

   Укытучылар өчен эшләнелгән БДИ системасының да уңай яклары бик күп. Бу һәрберебезгә белемнәребезне күтәрергә ярдәм итә. Яңадан китап, дәреслекләргә кереп чумасын, барлык кагыйдәләрне кабатлыйсың, уйлау дәрәҗәсен үстерәсең. Һәр укытучы профессиональлеккә омтылып яшәргә тиеш.

   Татар филологиясеннән методик әдәбиятны уку белән генә чикләнмичә, җәмгыятьтә барган  барлык сәяси вакыйгалардан һәм яңалыклардан да хәбәрдар булырга тырышам. “Эхо Москвы” дулкыныннан “Ата аналар җыелышы” дигән тапшыруны атна саен көтеп алам һәм кызыксынып тыңлыйм. Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Уздырган әңгәмәләре, биргән һәр дәресе кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Ирешелгәннәр белән генә канәгать булып яшәү кешенең алга таба үсешен туктата, ә укытучының бер урында таптанып торырга, ярты юлда туктап калырга хакы юк. Ирешелгәннәр әле соңгы чик була алмый. Тагын да югарырак үсешкә ирешү өчен тырышырга, бөтен барлыгыңны эшкә җигәргә, вакыт-вакыт көрәшергә дә туры килә. Тормышның төп мәгънәсе әнә шунда. Рухи дөньясы бай кеше генә башкаларны үзе артыннан ияртә һәм аларга белгәннәрен өйрәтә ала. Укытучының төп миссиясе әнә шунда. Бары шул чакта гына ул бәхетле була!

     Хәзерге вакытта мин 7нче сыйныфларның сыйныф җитәкчесе. Мин алар белән төрле музейларда, театрларда, сәяхәтләрдә булам. Төрле конкурсларда, кичәләрдә катнашам. Сыйныф җитәкчесе булгач, турнирларда йөгерәсең дә, командир да буласың, җырлыйсың да, биисең дә, сәхнәдә артист та буласың, кирәк чакта режиссер да буласың икән. Шул чакларда укытучы һөнәре белән беррәттән тагын берничә һөнәргә ия булуыңны аңлыйсың. Рус сыйныфы булуга карамастан, без күбрәк татарча аралашабыз.Сыйныф сәгатьләрен дә татар телендә уздырырга тырышам. Әти-әниләр белән даими элемтәдә торабыз. Аларга татар телен өйрәнүдә булган кыенлыклар белән уртаклашалар, бер-беребзгә ярдәмләшеп яшибез.

   Мин –бәхетле, әле кичә генә тормыш сукмагыннан атлап барган тәҗрибәсез укытучы кыз идем, борылып карасам, 10 ел вакыт үтеп киткән. “Очасым” килә, белем үрләренең иң биек ноктасына күтәреләсем, кешеләргә файда китереп яшисем килә. Яшәгән саен яшьнисем килә!

Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы-минем һөнәрем!

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар дип уза көннәрем!


Педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе:

Укучыларымның уңышлары:

Уздырылган чара атамасы

Нәтиҗә

Конкурсның статусы

Дәлилләүче документ исеме

9нчы сыйныфлар арасында олимпиада

призер

муниципаль

Диплом

4нче сыйныфлар арасында олимпиада

2 урын

муниципаль

приказ №333

Фәнни-гамәли конференция «Гасырлар авазы»

1 урын

муниципаль

Диплом

“Без тарихта эзлебез”

2 урын

республика

Диплом

Тукай тууына 125 ел уңаеннан оештырылган шигырь сөйләүчеләр конкурсы

3 урын

шәһәр

Диплом

«Татар егете-2011»

Номинация “Батыр егет”

муниципаль

Диплом

«Татар кызы-2012»

3 урын

муниципаль

Диплом

«Мин туган телемдә сөйләшәм”

катнашу

федераль

Сертификат

Г. Тукайга багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсы

лауреат

федераль

Диплом

Иҗади интеллектуаль конкурс “Тамчы шоу”

1 урын

федераль

Диплом

                   

               

   

 


Минем уңышларым:

  1. Казан шәһәре Вахитов районы буенча муниципаль белем бирү Башкарма комитеты грамотасы “Белем өлкәсендә яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен”(2009нчы ел)

 

  1.  Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “96нчы номерлы гимназия”нең “Укучыларны конкурсларга һәм ярышларга уңышлы әзерләгән өчен” рәхмәт хаты (2013нче ел)

  1. Казан Идел буе федераль университеты, Филология һәм сәнгать институтының “Укучыларны “Мин туган телемдә сөйләшәм” иҗади эшләр конкурсына әзерләгән өчен” рәхмәт хаты (2012нче ел)

  1.  “Татарстан- Яңа гасыр” ОАО Телерадиокомпаниясенең рәхмәт хаты (2013нче ел)

  1. Татарстан- Яңа гасыр” ОАО Телерадиокомпаниясенең дипломы “Тамчы-шоу” программасына укучыларны әзерләгән һәм җиңү яулаганы өчен”(2013нче ел)

  1. Казан Идел буе федераль университеты педагогика факультеты каршындагы методологик семинарда “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану» темасы астында даими рәвештә эш алып барганы өчен диплом(2013нче ел)

  1. Казан Идел буе федераль университеты педагогика факультеты каршындагы теоретик семинарда “Укыту-тәрбиянең инновацион технологияләре”темасы астында чыгыш ясаганы өчен диплом

  1. Актаныш районында уздырылган “Туган телем-шагыйрьләр теле” республика конкурсында катнашканы өчен диплом(2013 нче ел)

  1. Уңышлы БДИ тапшыру (2013 нче ел)

  1. Ятимнәргә ярдәм иткән өчен“Альпари” оешмасының рәхмәт хаты (2011нче ел)

  1. Укучылар белән икенче халыкара сайтлар “ТопСлайд” конкурсында катнашкан өчен рәхмәт хаты (2012нче ел)

             

               

   

     

   


  1. Белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең социаль челтәрендә шәхси сайтымда ( nsportal.ru порталында)
  2. Укучыларымның иҗат эшләре(“Ал паруслар” сайтында)

Методик публикацияләр:

Материалның исеме

Статусы

Басылган урыны

Елы

Аналитик-рефлекс материал «Үзгәртәсе килә дөньяны»

республика

Татарстан Республикасы белем бирү институты сайтында (www.irort.ru)

апрель 2013

Презентация «Игелекле йөрэк бар»

республика

ТР Электрон белем бирү сайтында edu.tatar.ru

2012

«Туган телем-шагыйрьләр теле»

федераль

Белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең социаль челтәрендә

2013

«Рус төркемнәре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары”

республика

ТР Электрон белем бирү сайтында edu.tatar.ru

2012-2013

Презентация “Фразеологизмнар”

федераль

ТР Электрон белем бирү сайтында edu.tatar.ru

2012-2013