Алмашлык
презентация к уроку (5 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

алмашлык

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Алмашлык56 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Алмашлык

Максат:  1.Алмашлыклар турында мәгълүмат бирү.

2. Аларны җөмләдә дөрес билгеләү, укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

3.Якташ язучыбыз Гаяз Исхакыйның иҗатына кызыксыну уяту.

 Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, мультимедиа, компьютер .

Дәрес барышы

I.Дәресне оештыру.

Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәрте.

Уе изге баласына

Булышыр табигатьтә.

Эшкә тотыныйк, дусларым

Хуш, хәерле сәгатьтә!

II.Актуальләштерү.

Өч җөмләгә морфологик анализ ясарга. Сүз төркемнәрен кабатлау.

-Укучылар бүгенге дәрескә мин сезгә кроссворд  әзерләдем, кроссвордны чишәр өчен безгә табышмакларның җавабын табарга кирәк. (Презентация)

1.Чылт –чылт күзле

Адәм төсле йөзле

Үчекләшер үзе ,

Ходайның боерыгы ,

Бардыр койрыгы. (Маймыл )

2. Үзе ага, яры юк, барып җиткән җире юк. (Болыт )

3. Уты юк, төтене бар. (Томан)

4. Вак-вак итеп турыйсың, тураганда елыйсың. (Суган )

5. Җәй дә яшел киемнән, кыш та яшел киемнән. ( Чыршы )

6. Армый талмый, синең артыңнан калмый. (Күләгә )

7. Рөхсәтсез керер, түргә йөгерер. (Суык)

8. Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда сатылмый. (Акыл)

                                                        4  5

2

3

6

7

1

8

- Бик дөрес, укучылар. Бигрәк тапкырлар икән  сез. Ә хәзер кроссвордтагы билгеләнгән урта шакмакларга карыйк әле. Нинди сүз килеп чыкты ?

- Алмашлык .

- Бик дөрес. Ә кем әйтер икән, бүгенге безнең дәресебезнең темасын? Нинди сүз төркемен өйрәнербез икән без ?

- Бүгенге дәресебезнең темасы -  алмашлык .

III. Яңа тема.

 Әйе, укучылар, бүгенге дәресебезнең  темасы алмашлык, ә максатыбыз дәрестә алмашлыклар белән танышу, аларны җөмләдә табарга өйрәнү.

- Укучылар, тактага карыйбыз, анда мәкальләр бирелгән. Шушы мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатабыз һәм алмашлыкларны табабыз .

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт .

Сөйләгән һәрбер сүзгә, ышанма .

Алай түгел, болай ул: арпа түгел, бодай ул .

Бер өйдә ике кыз: берсе энә, берсе без .

- Бик дөрес, ә хәзер, укучылар, әйдәгез алмашлыкларга сораулар куябыз һәм нинди сүз төркеменә караганлыгын әйтәбез .

  • Алмашлыклар нинди  сүз төркемнәрен  алыштырып киләләр ?
  • Сан, сыйфат, исем, рәвеш.
  • Укучылар, кем кагыйдәне  әйтеп карый .
  • Алмашлык ул исем, сан, сыйфат, рәвешне алыштырып килә торган сүз, мөстәкыйль  сүз  төркеме.
  • Ә хәзер кагыйдәне тулыландырып башваткычны чишик әле . Сүзләрне алфавит тәртибендә укыйбыз  һәм кагыйдәне тулыландырып  әйтәбез.  

Аны   коткаралар   җыйнак   сөйләмне   матур

                         Г             В                  Д              Ә             Е                          

   

итәләр һәм  Алмашлыклар кабатлаудан  яңгырашлы

                    З        Е                А                     Б                    Ж

-Тагын бер кат кагыйдәне кабатлыйбыз һәм тулыландырып әйтәбез.

Укучылар, мәгънә төркемчәләре ягыннан алмашлыклар җиде төргә бүленәләр  (таблица ) һәм алдагы дәресләрдә без сезнең белән мәгънә төркемчәләренә, ясалышларына аерым тукталып үтәрбез .     

IV. Ныгыту.

     

- Ә хәзер китапларыбызның 138 нче битен ачабыз, кагыйдәне укыйбыз һәм 238  нче күнегүдәге биремне үтәп,  3 зат алмашлыкларын 1 зат алмашлыкларына алыштырып хикәяне  укыйбыз .

-Ә хәзер тактага карыйбыз. Без сезнең белән укыган әсәрдән өзек бирелгән. Укучылар, укып чыгабыз – нинди әсәр икәнен искә төшерәбез.

  • Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа саплы калач китерә. Өр- яңа читек.

       Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була. Аның олтаны болгар олтаны кырыеннан киселгән ярып ук киселгән. Үзе кып-кызыл төсле.

  • Укучылар, әсәрдән алмашлыкларны табабыз һәм сорау куябыз.

  • Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәре.      

  • Г.Исхакыйның портреты (Презентация) .

Физминутка:

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп

Башларны чайкап карыйк

Куллар билгә, өскә яңга

Утырып торып алыйк

Куш аяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

Укучылар утырдык. Хәзер карточкалар белән эшлибез. (Бер укучы компьютер артына утыра). Нокталар урынына алмашлыклар куеп языгыз:

... татар теле дәресләрен көтеп алам.

... бүген дәрестә бишле алдың.

... дәрестән бик канәгать калдык.

 

Карточкаларны тикшерү.

Дәресебезне дәвам итеп, алдагы күнегүне эшлибез. Нокталар урынына төшеп калган  зат алмашлыкларын куеп язабыз.

 ... әни иртәгә бәйрәм ашы пешерә. ... читек алып кайта. ... кәвешем әле өр –яңа. Өр – яңы . ... ... кимәгәнгә, әзрәк кибеп киткән. Әби әле ... суга салып  куйды. Аннан соң әби каз мае белән майлый, ул өр-яңа була.

Файдалану өчен алмашлыклар: Безнең, миңа, минем, мин, аны.

V. Йомгаклау.

  • Укучылар, әйдәгез әле, искә төшереп үтик, бүген без дәрестә нинди сүз төркеме белән таныштык. Кагыйдәне кабатлыйбыз.

Өйгә эш:  (1 төркем)  Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәреннән   алмашлыклар кергән 5 җөмлә язып алырга,

(2 төркем) 239 нчы күнегү, (3 төркем) алмашлыклар кулланып “Безнең гаилә” дигән темага хикәя язарга.

 IV. Билгеләр кую, дәресне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык. Тест. 6 нчы класс.

"Алмашлык" темасына 6 нчы класс өчен тест....

Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Местоимение).

Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Месстоимение)....

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Алмашлык ( тест)

"Алмашлык" темасы буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест...

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

"Алмашлык" темасын кабатлау дәрес планы.

Алмашлык сүз төркемен кабатлау. План-конспект. 6 нчы сыйныф....

Презентация "Алмашлык"

"Алмашлык" темасын кабатлау дәресенә презентация. 6 нчы сыйныф. татар теле...