Рәвеш
презентация к уроку (6 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Рәвеш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Рәвеш40.5 КБ

Предварительный просмотр:

                            Дәрес барышы.

 

                 I.Белемнәрне актуальләштерү.

 

  Кроссворд чишү.

 Укытучы.Кросвордныдөресчишкән очракта,урта багана-

да бөек шагыйрьнең фамилиясен укырга мөмкин.

Бер сүз белән әйтергә мөмкин.

а)бердәтуктап тормыйча;

б)тау шикелле;

в)куркаклар кебек бирешү;

г)аю кебек атлау;

Җаваплары:

бертуктаусыз,таудай,куркакларча,югары аюдай.

-Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Рәвеш)

-Нинди сүз килеп чыкты? (Тукай)

-Г.Тукай кайчан һәм кайда  туган?(1886 ел,26 апрель.Арча Кушлавыч.)

-Аның туган көнен ничек билгеләп үтәләр?( Шагыйрҗ бәй- рәме үткәрелә.)

-Аның нинди әсәрләрен беләсез?

-Әйе, апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай дөнҗяга килә .Быел аның тууына 117 ел тула.Без дә Г.Ту- кай иҗатының бер өлешен күздән кичереп үтәрбез.

II. Төшеп калган рәвешләрне өстәп, Плакаттагы җөмлә- ләрне күчереп язарга, рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.

Бөек шагыйребез Г.Тукай ... ... (бик аз) гомер эчендә... (гаять) бай иҗат мирасы калдырды. Ул үзе чакта ук та- тар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп та- нылды, иҗаты ... (югары)  бәя алды. Аның исеме күңелебез- гә ... ... (бик якын).

-Димәк , рәвешләр кайсы җөмлә  кисәге булып килә ала?

( Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

III.Сайланма диктант яздыру.Рәвешләрнең төркемчәлә- рен билгеләргә, шигырьләрнең исемен әйтергә.

 1.Су анасы куркып, этләрдән кирегә йөгерә. (“Су анасы”)

2.И җүләр!Кысканга былтыр,кычкыралармы быел. (“Шү- рәле”)

3.Кич иде. Шатлык белән

         нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак;

        агачлар калтырый. (“Пар ат”)

4.Күп эшләде иренмичә; бара-бара чыгарды ул матур-ма- тур балалар да.(“Карлыгач”)

5.Китсен бездән чыгып

      Кәҗә белән Сарык

Ашап ята бушка гына

     атлар азык.(“Кәҗә белән сарык”)

6.Яңак, маңгай җыерылмаган,

          тешләр дә сау,

 Яшьлщрчщ саф. Ачык чыга

         Аныж съзе. (“Бабай”)

-Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар? Алар нинди сорауга җавап бирәләр? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

        IV.Рәвешләргә морфологик анализ ясарга.

Менә бераздан сабан туеҗитте.Мине сабан туе көнне иртән үк уятып,кулымв янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.

 Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да,бүген  сабан туе бәйрәм көне булганга, бигрәк тә иртән торганнар , вә һәр өйдә һәм һәркемгә көләч йөз, тәмле сүз иде.

Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, ятим калган мулла баласы икәнемне искә алга, миңа башка малайларга биргән кеби конфет,бер – ике прәннек кенә бирмич,һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде.

Шунлыктан минем капчыгым буялган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем.башка малайлар һаман йореп калдылар шикелле.

Г.Тукай(“Исемдә калганнар”)

Мәсәлән.  

Бераздан- рәвеш; күләм –чама рәвеше; җитте сүзен  ачыклый, күләм хәле булып килгән, ясалышы ягыннан кушма сүз.

V.Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Л.Фәттаховның “Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай” дигән  картинасы буенча язма эш.(Рәвешләрне кулланып, кыска хикәя язарга)

VI.Комьтерга кертелгән тестлар ярдәмендә укчыларның белемен тикшерү.

      1.Рәвеш нәрсәне белдерә?

    а) предметның билгесен;

    ә)эш- хәлнең билгесен;

   б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.

    2.Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә? 

а) ничек? кайда? кайчан? күпме?

ә) нинди? кайсы? ничек? кая?

б)күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

3.Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

а) дүрт  ;   ә) алты  ;  б) җиде  ;

4.Рәвешләрнең үзләренә гнә хас ниндибилгесе бар?

а) зат-сан белән төрләнә;

ә) исемләшә;

б) төрләнми торган сүз төркеме;

5.Рәвешләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була?

 а) хәл ; ә) тәмамлык ; б) аергыч ;

6.Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?

а) тамыр, ясалма. парлы;

ә) кыскартылма , ясалма, тамыр;

б) тамыр, ясалма, кушма. Парлы, тезмә;

7.Тәкъдим ителгән  җаваплар арасыннан дөресен сайлап алырга.Җөмләләрдә рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге булып килгәнлеген ачыкларга.

 

Шактый биек ярда басып торабыз.Бүген дә кыр казларын күзәтәбез.Быел, нидәндер алар бик аз.

а) хәл, хәл, хәл, хәл, хәбәр;

ә) хәл, аергыч, хәбәр, хәл, хәл;

б) ия, хәл, аергыч, хәл. хәбәр;

8.Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә килә алалар?

а) артыклык, чагыштыру, кимлек;

ә) гади, кимлек, чагыштыру;

б) чагыштыру , артыклык;

      9.Бу сүзләрнең төркемчәләре нинди?

    Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юкка, тиз.

а) вакыт, күләм- чама, охшату – чагыштыру , урын, сәбәп- максат, саф;

ә) саф,күләм-чама, вакыт,охшату- чагыштыру,сәбәп-мак- сат,урын;

б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату-чагыштыру, саф;

        

10.Бирелгән сүзләрнең ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга.        

Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы.көмештәй, кинәт;

 а )тамыр,парлы,тезмә, кушма,ясалма;

ә)кушма, парлы, тезмә,ясалма, тамыр;

б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма;

VII.Йомгаклау. Билгеләр кую.

        

                Биектау урта гомуми белем мәктәбе

“Рәвеш” темасын кабатлау

        

               (6 нчы класс)

        Укытучы:Гарипова Г.Х.